3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.
календарно-тематическое планирование по математике (3 класс) на тему

Миннуллина Гульфия Ривхатовна

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту. Мәсьәләләр чишү. УМК -“Россия мәктәбе” (“Школа России”) М.И.Моро “Математика” дәреслеге . Казан Татарстан китап нәшрияты. 2011ел.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_uroka.doc260 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.Мәсьәләләр чишү.УМК -“Россия мәктәбе” (“Школа России”)   М.И.Моро “Математика” дәреслеге .Казан,Татарстан китап нәшрияты.2011ел.  

Осиново гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миңнуллина Гөлфия Ривхат кызы.

Дәреснең технологик картасы.

                     

Дәреснең этаплары һәм дидактик максатлар

   Укытучы эшчәнлеге

   Укучылар эшчәнлеге

Методик коментарийлар

I .Оештыру өлеше.

Укучыларны тынычландыру,дәресне тыңларга әзерләү.

Психологик уңай халәт тудыру.

II.Юнәлеш бирү этабы.

.

1..Уку мәсьәләсен кую, дәреснең максатын билгеләү.

Алган белемнәрне актуальләштерү өчен,яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру өченшартлар тудыру.

III.Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген планлаштыру.

Дәрестә уку эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудыру.

IV  Төп өлеш

1. Уку мәсьәләсен чишү.

1.1.Телдән исәпләү.

Бирем:Тиешле санны куй

             

Белемнәрне ныгыту,тиешле гамәлне сайлап кую,мәсьәләне чишү.

1.2. “Төшеп калган сан” уены

1.3.Проблемалы ситуацияне чишү

Уйлау өчен җирлек тудыру.    

Алган белемнәрне килеп чыккан ситуациядә  куллана белү.

.

1.4.Физкультминут.

Математика терминнарын кулланып аңлату.

1.5.Геометрик материал өстендә эш.

Бирем:Бирелгән фигураларга караган  аңлатмаларны күрсәтергә.

1.6.Катлаулы мәсьәлә чишү.

.Уйлау сәләтен үстерү.

-тиешле ысулны сайлап алу;

-Элек үзләштергән  белем һәм күнекмәләрне дәрестә куллана белү.

-логик фикерләү сәләтен үстерү.

 Бирем:

1.7  Кыскача шартына карап, мәсьәлә уйларга.

V.Йомгаклау өлеше. Рефлексив кабатлау.

VI.Өй эше бирү.Дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-Балалар,бер-беребезгә матур итеп елмаеп исәнләшәбез.Күтәренке күңел,яхшы кәеф беләк дәресебезне башлап җибәрәбез.

Мин сезгә күтәренке кәеф һәм дәрестә актив булуыгызны телим.

-Укучылар,безнең сыйныф исеменә Белмәмештән хат килеп төште:

 “Исәнмесез,3 а сыйныфы укучылары.Минем дә сезнең сыйныфта укыйсым килә,Ләкин мин тапкырлау таблиөасын да белмим,мәсьәләләр дә чишәргә өйрәнәсем килә.Булышыгызчы.”

Слайд №1.Белмәмеш рәсеме.

-Укучылар,сез Белмәмешкә ярдәм итәргә әзерме?

Биремнәрне үтәр өчен безгә нинди булырга кирәк

-Биремнәрне бергәләп үтәсәк.Чишелешләрне аңлатсак,Белмәмеш күп нәрсәгә өйрәнер иде.

-Әйе,безгә узган дәресләрдә алган белемнәребез һәм тырышлыгыбыз да ярдәм итәр.

-Уйлап карагыз әле,без бу дәрестә ниләр башкарырбыз.

-Тагын фигураның мәйданын һәм периметрын табарбыз.

Хәзер бүгенге дәресебезнең темасы белән танышыйк.

Слайд №2

-Хәзер әйтегез, сезнең уйлаганнарыгыз дөрес булганмы?

Бу кабатлау дәресеме,әллә яңа белем һәм күнекмәләр булдыру дәресеме?

-Шул темадан чыгып,бүгенге дәрескә максатлар куйыйк.Дәрестә нәрсәләр эшләрбез.

-Укучылар,һәрвакыттагыча,без бүгенге дәрестә дә план буенча эшләрбез.

-Бүгенге дәреснең схематик планы белән танышып үтик.

Карагыз әле,безгә бүген ниләр эшләргә туры киләчәк.

(Тактага ясалган схематик планны күрсәтәм:

Дәреснең схематик планы:

 -Укучылар,дәреснең һәр этабында үзегезнең эшегезгә бәя бирерсез.

-Үзегезгә нәрсәне бик яхшы белүегезне,нәрсәне өйрәнеп бетерергә тиеш икәнлегегезне ачыкларга  кирәк булачак.

-Дәфтәрләрне ачып,бүгенге числоны языгыз.

               

          Сыйныф эше

-Әйдәгез,нәрсәдән башлыйбыз?

-Ничек эшлибез?

-Әйдәгез,телдән исәпләүне башкарганчы,узебез белнән “серне” искә төшерик.

-берничәгә күп булса,

-берничәгә аз булса,

-берничә тапкыр күп булса,

-берничә тапкыр ким булса

-Игътибарлы тулыгыз, “башкатыргычлар” да булырга мөмкин. Әгәр аларга очрасагыз,кул чабыгыз.

-Кайбер укучыларның парталарында  ярдәмлекләр бар,аларны карап алырга мөмкин.

  • 1.Улына 8 яшь,Әтисе улыннан 4 тапкыр яшьрәк. Әтисенә ничә яшь?

2.Имәннең биеклеге 6 метр,ә каен  2 метрга кыскарак.Каенның биеклеге нинди?

3.Кәрҗиндә 16 алма,8 груша бар.Грушалар ничә тапкыр ким?

4. Әбисенә 50 яшь,оныгы 5 тапкыр яшьрәк.Әбигә ничә яшь?

5.Бер ручка 8 сум тора.Шундый 7 ручка ничә сум тора?

6. I сыйныфта 20 укучы бар, II сыйныфта 15 укучы укый. I сыйныфта укучылар ничәгә артык?

          Үзбәя.

-Ничәнче этапка җиттек?

-Мин сезгә “Төшеп калган сан” уенын тәкъдим итәм.

-Сез җиләк-җимеш урынына тиешле саннарны куярга тиеш буласыз.

  Слайд №3

-Бу биремне ничек үтибез?

-Тиешле санны куяр өчен безгә нәрсә белергә кирәк?

-Эшне башладык.

-Ә хәзер белемнәрне тикшерәбез.

(Слайдта Белмәмешләр урынына тиешле сан чыга).

Укучылар,соңгы мисалда 32 саны янында сорау билгесе тора,ни өчен дип уйлыйсыз?

-Кем дә булса бу мисалны чишә алдымы?

-Ничек чиштегез?

-Парларда эшләп карагыз.

(Кайбер укучылар алдында “ярдәмлекләр” бар.

-Укучылар,таблицада булмаган тапкырлауны да чишеп була икән.Чишелешнең 2 ысулы бар икәнен белдек.

Слайд № 4

Укытучы аңлата бара:

I ысул:

Тапкырлауны сумма белән алыштыру.

II ысул:

Икеурынлы санны разрядлы кушылучылар суммасы белән алмаштыру.

-Ә хәзер үзегез шуңа ошаган бер мисал уйлагыз да,аны ике ысулның берсе белән чишегез.

-Бер-берегезнең мисалларын тикшерегез.

-Парларда эшләп,мисалларның дөреслеген тикшерәләр.

Үзбәя.

-7 гә тапкырлау,бүлү таблицасын белүегезне  тикшерәбез.

Мин мисаллар әйтәм,алар дөрес булса,бер урында тыпырдыйсыз,кулларыгызны өскә күтәрәсез.Әгәр җаваплар дөрес булмаса,кул чабасыз.

7*7=49          14:7=2

4*7=32          7*8=56

7*5=32          28:7=3

63:7=8           7+15=22

Слайд №5. Белмәмеш чыга. Таблицаны беләм дип мактана.

-56:7=8     аңлатмасын математика телендә укып күрсәтегез.

-Үзегезнең белемнәрегезне бәяләгез.7 гә тапкырлау таблицасын ничек беләсез икән.

Тактада яклары 5 әр см булган квадрат Һәм яклары озынлыгы 5см ,7 см булгантурыпочмаклык ясалган. Аста түбәндәге аңлатмалар .

Кушымта №2.

-Бу фигураларга туры килерлек аңлатмаларны күрсәтегез.

-Бу аңлатмалар нәрсәне аңлаталар?

-Дәфтәрләрегезгә башта квадратка туры килгән аңлатмаларны,аннан турыпочмаклыкка туры килгәннәрен язып алыгыз.Аңлатма янына тиешле билгеләрне куегыз;

P, я S билгесе.

-Биремне ничек үтибез?

-Парларда биремне үтәгез,һәр фигурага туры килгәнаңлатманы табыгыз.

-Тикшерәбез.

-Кайсы аңлатма квадратка карый? Ни өчен?

-Кайсы аңлатма турыпочмаклыкка карый?

-Ни өчен?

-(5*2)+7 аңлатмасын кайда яздыгыз?

Хәзер турыпочмаклык белән квадратның мөйданын табу формуласын дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

-Дәреснең бу өлеше өчен үзегезгә билге куегыз.

 -Дәреснең кайсы этабына килеп җиттек?

-Беренче биремне карыйбыз.

Слайд №6.(Анда катлаулы мәсьәләнең шарты һәм чишелеше язылган.Шарт бер генә,ә чишелеш берничә)

-Ничек эшлибез?

-Нинди нәтиҗәгә килдегез?

Слайдта дөрес җавап күрсәтелә.

-Беренче чишелеш туры килсен өчен ,мәсьәләне ничек үзгәртергә кирәк?

-Икенче чишелеш туры килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Дүртенче  туры килсен өчен мәсьәләне ничек үзгәртәбез?

-Катлаулы мәсьәлә чишүне дәвам итәбез.Тактада мәсьәләнең кыскача шарты бирелгән.Шартка туры килерлек мәсьәлә уйлагыз һәм аның дөреслеген парларда тикшерегез.

Слайд №7 Анда канәгать кыяфәттә Белмәмеш күренә.
-Укучылар, Белмәмешкә карагыз әле.Ул бик шат,нигә икән?

-

-Сез дә бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез.

-Биремнәрне үтәр өчен,мәсьәләләрне чишәр өчен нәрсәне белергә кирәк?

- Схематик планга тагын бер карап алыгыз -,Дәреснең кайсы этабы сәзгә күбрәк ошады?

-Дәреснең кайсы өлеше авыррак булды?

-Кайсы материал өстендә күбрәк эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

-Бу дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

.Карап чыгыгыз әле дәреснең һәр этабына нинди билгеләр куйдыгыз икән.Шул билгеләргә карап,үзегезнең бу дәрестәге эшчәнлегегезгә гомуми билге куегыз.

-Кем үз эшеннән бик канәгать?

-Кем дәрестә иң актив булды?

-Кайсы пар бик әйбәт эшләде?

_Булдырдыгы,укучылар!Бу дәрестә бик тырышып эшләдегез.Белмәмеш сезгә бүләкләр әзерләгән

 .Һәр укучыгы индивидуаль карточкалар өләшәм.Анда 3 төрле катлаулылыктагы биремнәр язылган:

-1)катлаулы бирем:Бәясе,саны,кыйммәте зурлыкларын кертеп ,берничә тапкыр арттыруга , берничә тапкыр киметүәгә  мәсьәлә уйларга һәм чишәргә.

-2)уктача авырлыктагы бирем:берничә тапкыр арттыруга һәм арттыруга катлаулы мәсьәлә уйларга һәм чишәргә.

-3)җиңел  бирем:берничәгә арттыруга,я берничәгә киметүгә катлаулы мәсьәлә чишәргә.

=Өйдә мәсьәләләрне дәфтәрләргә язып,чишеп килегез.

Укучылар күзләре белән исәнләшәләр,елмаялар.

Укучылар хатны игътибар белән тыңлыйлар

-Әйе

-Без дус һәм тапкыр .

-Белемле.

-Үз фикерләребезне әйтә белергә,башкалар фикерен тыңлый,тулыландыра белергә тиешбез.

Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр:

-Без тапкырлау һәм бүлү таблицасын өйрәндек,аны искә төшерербез.

-Соңгы дәрестә 7 гә тапкырлау һәм бүлү таблицасын өйрәндек,аны кабатларбыз.

-Берничә тапкыр арттыруга һәм берничә тапкыр киметүгә мәсьәләләр чишәрбез.

-

Әйе.

-Кабатлау дәресе

-7 гә тапкырлау, бүлү таблицасын,алдан өйрәнгән таблицаларны кабатларбыз.

-Тапкылауга,бүлүгә ,берничә тапкыр киметүгә һәм берничә тапкыр арттыруга,чагыштыруга мәсьәләләр чишәрбез.

Укучылар дәрестә башкарылачак эшләрнең планы белән танышалар.

Укучылар адымлап,дәрестә башкарылачак эшләрне санап чыгалар:

1.Телдән исәпләү.

-мәсьәләне тиешле гамәл белән чишкү.

(сигнал карточкалары белән эш)

2. Мисалларга тиешле санны кую.

( мөстәкыйльэшләү,тикшерү)

3. физкультминут

4.Геометрик материал белән эш.

(парларда эшләү,тикшерү)

-Катлаулы мәсьәләләр чишү.

(парларда эшләү,тикшерү)

5.Үзбәя.

Укучылар уйларга,нәрсәне “5” кә, “4” кә, “3” кә белүләрен  ачыкларга тиеш икәнлекләрен аңлыйлар.

Укучылар схематик планга карап әйтәләр.

-Телдән исәпләү.Мәсьәләнең нинди гамәл белән эшләнгәнен  белергә тиешбез.

Сигнал карточкалары белән күрсәтәбез.

 +   (кушабыз)

  • (алабыз_
  • (тапкырлыйбыз)

  :      (бүләбез)

Йомшак укучыларның алларында ярдәмлекләр тора.

(Кушымта № 1)

Укучылар башкатыргычны күрсәләр,кул чабалар да дөреслиләр.,сигнал карточкалары белән тиешле билгене күрсәтәләр

-“Башкатыргыч”,яшьрәк диясе урынга,олырак дип әйтергә кирәк.

           * (тапкырлау) билгесе

_ (алу билгесе)

-: (Бүлү билгесе)

-“Башкатыргыч”.Әбигә ничә яшьдип түгел,оныгына ничә яшь,дип сорарга кирәк.

*  (тапкырлау билгесе)

-- (алу билгесе)

Укучылар үзләренә билге куялар.

-Икенче этапка җиттек.

Мисалларда төшеп калган саннарны куярга.

-

-Мөстәкыйль эшлибез,аннары дөреслеген тикшерәбез.

-Тапкырлау таблицасын һәм һәр гамәлнең нинди гамәл белән тикшерелүен белергә кирәк.

Укучылар эшне мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Укучылар слайдка карап ни өчен бу санны куйганнарын аңлаталар.

-Ул мисал тапкырлау таблицасыннан түгел.

(Чишкән укучылар кулларын күтәрәләор.)

-Тапкырлауны сумма белән алмаштырдым. 16=16=32

Укучылар парларда эшлиләр,үзләренең эш алымнарын бер-берсенә күрсәтәләр.

Авыр үзләштерүчеләр  “ ярдәмлекләр” белән эшлиләр

Укучылар үзлэренең “ачышлары” белән таныштыралар.

16 санын сумма белән алыштырып тапкырлау таблицасын кулланып эшлиләр.

 1.(10+6)*2=10*2+6*2=32

 2.(8+8)*2=8*2+8*2=32

 3.(9+7)*2=9*2+7*2=32

Укучылар слайдны игътибар белән карыйлар.

Укучылар үзләре мисаллар уйлыйлар,2 ысулның берсе белән чишәләр.

Бер-береңне тикшерү.

Дәреснең бу этабы өчен укучылар үзбәя куялар.

-Мисалның икенчесе “башкатыргыч” ул тапкырлау таблицасы түгел.

-

Укучылар төрле вариантларны әйтеп күрсәтәләр:

-56  һәм 7 саннарының өлеше.

-56 ны 7 тапкыр киметергә.

-56  7дән 8 тапкыр артык.

-56  8дән 7 тапкыр артык.

Үзбәя.

  • Периметр һәм мәйданны аңлаталар.
  • Укучылар биремне игътибар белән тыңлыйлар.

Йомшак укучыларга “ярдәмлекләр бирелә.

Укучылар планга карап әйтәләр:

-Парларда эшлибез,аннары дөреслеген тикшерәбез.

Парларда эшлиләр,дәфтәрләргә язалар.

Укучылар аңлаталар:

  • 5*4 квадратның периметры--Р
  • 5*5 квадратның мәйданы--    S
  • (5+7)*2 турыпочмаклыкның периметры—Р
  • 5*7 турыпочмаклыкның мәйданы—S
  • Беркая да язмадык,чөнки берсенә дә карамый.

Укучылар формулаларны язып куялар.

  Үзбәя.

-Без 5 нче этапта.

-Катлаулы мәсьәләләр чишәбез.

-Парларда башкарабыз.

Укучылар парларда эшлиләр,мәсьәлә шартына туры килерлек чишелешне табалар.

-Өченче чишелеш туры килә.

-Сорауны икенче төрле куярга кирәк.

Икенче ящикта күпме алма бар,дип.

-

-Мәсьәләнең шартында ничә тапкыр дип үзгәртергә кирәк.

Укучылар парларда эшлиләр.Берничә мәсьәләне тыңлыйбыз.

-Чөнки ул безнең белән күп нәрсәләргә өйрәнде.

-Тапкырлау таблицасын.

УКУЧЫЛАР ,ТАПКЫРЛАУ ТАБЛИЦАСЫ турында үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләп күрәтәләр.

Балалар үзләренең фикерләрен,уйларын әйтәләр.Белемнәрен  анализлыйлар.

Укучылар җавап бирәләр.

Укучылар биремнәрне игътибар белән тыңлыйлар,аңлашылмаса сораулар бирәләр.

Балаларның тиз һәм җиңел эш ритмына кереп китүләре.

Сыйныфның,җиһазларның әзерлеген тикшерәм)

Укучыларның узләре эшлисе зшләрен планлаштырулары.

Укучылар сигнал карточкалары белән күрсәтәләр.  

Дифференциаль якын килү.

Уйлау эшчәнлеген активлаштыру.

Игътибарны бер эштән икенчесенә күчерә белү.

Уйлау сәләтен үстерү.

Күз белән күргәнне хәтердә калдыру.

Алган белемнәрне ак

туальләштерү.

Үзләре башкарган эшне дә,иптәшләре башкарган эшне дә контрольгә алу.  

Ситуациядән чыгу юлларын эзләү.

Эзләнү эшчәнлеге

Укучының үзенә ысул сайлау мөмкинлеге калдыру.

Танып белү эшчәнлеген ныгыту.

Күрмә танып-белү эшчәнлеге.

Чагыштырма анализ ясау.

Дәрескә карата кызыксыну уяту.

Иҗади характердагы биремнәр.

Используемая литература:

  • Долженко Ю.А. Во Методическое сопровождение  личностно- ориентированного образования.   /Барнаул, 2003 г.
  • Кураченко З.В.  Личностно-ориентированный подход в системе обучения математике.  /Журнал. Начальная школа ,  2003 г.  №4.
  • Кульбякина Л. Я.  Работа над простой задачей на этапе поиска её решения.  /Журнал . Начальная школа  2002 г. №10.
  • Липатникова И. Г. Роль устных упражнений на уроках математики.  /Журнал.  Начальная школа  1998 г  №2.
  • Михайлова Г. И.  Развитие логического мышления на уроках в начальной школе.  /Смоленск  2002 г.
  • Тимашова Л. С.   Развитие логического мышления школьников на уроках математики.  /Журнал.  Начальная школа.  2000 г. №10.
  • Я иду на урок в начальную школу:  Математика. Книга для учителя.  /М.: Издательство «Первое сентября», 2000 г

                 Интернет- ресурсы:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика дәресенә тестлар

Тестларны математика дәресендә кулланырга була....

Математика дәресенә презентация

20 эчендә кушу темасы буенча йомгаклау дәресенә әзерләнгән презентация...

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  укучылар  җиңел үзләштертерсен өчен дәрес уен-сәяхәт формасында алып барыла...

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

математикадан    дәрес  план - конспекты(3 класс)...

Дәрес темасы: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

Дәрес темасы:  2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту....

2, 3,4,5,6,7 саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

  “Математика” дәресе 3 сыйныфта тәртип саны буенча 43 нче, тема буенча чирек ахырында йомгаклау дәресе булып үткәрелде. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, дәреснең заманча...