1 сыйныфта математикадан ачык дәрес
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему
Кушылучыларның урыннарын алыштыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 79.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Балтач муниципаль районы
Алан төп гомуми белем мәктәбе
I сыйныфта математика фәненнән бирелгән ачык дәрес
Тема: “ Кушылучыларның урыннарын алмаштыру”
Башлангыч сыйныф укытучысы: Газимова Гөлүзә
Фәрит кызы
2014
Технологик карта
Дәрес темасы | Кушылучыларның урыннарын алыштыру |
Дәреснең максаты һәм бурычлары | 1)Укучыларны кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми дигән төшенчә белән таныштыру; 2) Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу законны куллана белергә өйрәтү; 3)анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү; 4) игътибарлылыкларын арттыру, күмәк, парларда эшләү күнекмәләрен ныгыту. |
Көтелгән нәтиҗәләр | Кушылучыларның урынын алыштыру законын белү; Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу законны куллана белү; Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. |
Төп төшенчәләр | 1 нче кушылучы, 2 нче кушылучы, сумманың кыйммәте; Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми. |
Предметара бәйләнешләр | Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку |
Ресурслар: - төп - өстәмә | “Математика” дәреслеге, 1класс- 2 кисәк, А.Л. Чекин; мөст. эшләр дәфтәре Ноутбук, проектор, интерактив такта. |
Дәрес этаплары | Дәреснең максаты | Укытучы һәм укучы эшчәнлеге | Көтелгән нәтиҗәләр (универсаль уку күнекмәләре) |
I этап. Оештыру | Укытучы максаты: Укучыларда белем алу өчен уңай атмосфера тудыру Метод: әңгәмә Укучы максаты: Дәрескә әзерлекне тикшерү, белем алуга омтылыш булдыру Метод: Үз-үзеңне тикшерү | 1.Укытучы: - Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек .Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле. - Хәерле көн,балалар, сезгә! Хәерле көн һәммәгезгә. Математиканы өйрәнүдә Уңыш юлдаш булсын безгә. – Барыгыз да дәрескә әзерме, балалар? Әйдәгез , елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз! Иң элек биредәге шигырь юлларын укыйк әле: (Слайд 1) “Уйла җитез, уйла тиз! 5 кат үлчә, бер кат кис! Дәфтәрең чиста булсын! Китабың көлеп торсын!”( Ш.Маннур)
| I этап. Оештыру өлеше. Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора? |
II этап . Актуальләштерү | Укытучы максаты: Укыларның телдән исәпләү, логик фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау. Балаларның актив булуына ирешү Метод: фронталь һәм индивидуаль тикшерү Укучылар максаты: Биремнәргә тиз һәм хатасыз җавап бирү. Үзеңне һәм иптәшеңнең җавабын тикшерергә өйрәтү Метод: Үз-үзеңне тикшерү |
| Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:, үз фикереңне тулы әйтә белү Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү |
III этап. Яңа тема өстендә эшләү | Укытучы максаты: Алдагы белемнәргә нигезләнеп, яңа теманы аңлату. Укучыларның белемгә омтылышын, игътибарлыкларын үстерү Метод: әңгәмә, проблеманы чишү Укучылар максаты: Күзәтергә, игътибарлы булырга Метод: проблемалы чишү юлларын табу | 3. -Ә хәзер Ришат белән Илнурны мин такта янына чакырам. Мин Ришатка 3 дәфтәр, Илнурга 2 дәфтәр бирәм . Алар әлеге дәфтәрләрне Фидәлиягә бирсеннәр . Әмма игътибар итик, башта Ришаттагы 3 дәфтәрне бирәбез, аннан соң Илнурдагы 2 дәфтәрне бирәбез. Дилшат тактага язып барачак. Балалар әлеге ситуацияне нинди гамәл белән эшлик икән ? ( Кушу гамәле....) 3+2=5 Димәк безнең Фидәлиядә 5 дәфтәр булды. Рәхмәт. -Ә хәзер инде киресенчә башта Илнурдагы 2 дәфтәрне, ә аннан соң Ришаттагы 3 дәфтәрне бирик. Әйдә Дилшат яз әле, ничек язабыз (2+3=5). -Рәхмәт укучылар.
-Рәхмәт урыннарга утырдык. | Регулятив универсаль уку гамәлләре: укучылар тарафыннан белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү Танып-белү универсаль уку гамәлләре: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү |
IV этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту | Укытучы максаты: Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү, Укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру, җавапларның дөреслеген тикшереп бару. Метод: Бергәләп тикшерү Укучы максаты: Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу кагыйдәне куллана белү; Биремнәрне мөстәкыйль эшләү, кешең эшен тикшергәндә игътибарлы булу. Метод: Үз-үзеңне, күршеңне тикшергәндә игътибарлы булу |
| Танып-белү универсаль уку гамәлләре: проблеманы кую һәм аны чишү Танып-белү универсаль уку гамәлләре: фикер алышуда катнашу, җавапларны дәлилли белү. Танып-белү универсаль уку гамәлләре: фишкалар кулланып биремнәр үтәү Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү. |
V.этап. Йомгаклау | Укытучы максаты: Дәрескә нәтиҗә ясау, укучыларның яңа материалны ничек үзләштерүләрен тикшерү Метод: әңгәмә Укучы максаты: Үз эшеңә нәтиҗә ясарга өйрәнү Метод: үз-үзеңне тикшерү. |
| Регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе
1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...

1 сыйныфта математикадан эш программасы
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...

Математикадан ачык дэрес!!!
Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...
Математикадан ачык дәрес 4 класс
Дәрес темасы: "Масса үлчәү берәмлекләре"Максат: укучыларны масса берәмлекләре таблицасы белән таныштыру; алар белән эш итү алымнарына өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик ...
2 нче сыйныфта математикадан эш программасы
2 нче сыйныфта математикадан эш программасы...