"4 не кушу һәм алу"
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
Актаныш муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Математикадан дәрес конспекты
1 сыйныф
“4 не кушу һәм алу”
Башлангыч сыйныф укытучысы:
Ганиева Гөлнара Мәҗит кызы.
2013, Декабрь
Тема : “4 не кушу һәм алу.”
Максат : 4 не кушарга һәм алырга өйрәтү; саннар төзелешен һәм 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен үстерү; сумманы , аерманы табуга мисаллар чишүне ныгыту; укучыларның логик уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү; туган авылга, туган ягыбызның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.
* Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;
* Математиканы әйләнә-тирә дөнья белән бәйли белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү: үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш утәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны ишет һәм
тыңлый белү.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре:
Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга жавап бирү.
Предметара бәйләнешләр: Математика. Әйләнә-тирә. Әдәби уку.
Кулланылган дәреслек һәм ярдәмлекләр: Математика дәреслеге 1 класс. 1 кисәк «Математика» Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова; Эш дәфтәре 1 класс, 1 кисэк. Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова.
Җиһазлау: Компьютер, биремле карточкалар, рәсемнәр.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты. (Уңай психологик халәт тудыру).
-Хәерле көн укучылар. Барыгыз да бер-берегезнең кулын тотыгыз. Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Кулларыгызны ныклап тотыгыз. Сезне кояш җылыта дип хис итегез, ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Нинди рәхәт булып китте. Шулаймы? Менә бу җылылык, елмаюлар безгә дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.
II. Актуальләштерү.
- Телдән исәпләү.
- 3 не 2 гә арттырырга?
- 3 не 2 гә киметергә?
- санаганда 5 тән соң килә торган санны күрсәтергә?
- 6 санының күршеләрен әйтегез?
- 1 һәм 2 саннарының суммасын күрсәтергә?
- Бүлмәдә 3 бала бар иде, 1 се чыгып китте. Ничә бала калды?
- Гамәл тамгаларын куярга. (тактада эш)
1 * 2=3
2 * 1=1
9 * 3=6
3* 3=0
4 * 3=7
2 * 2=4
- Телдән мәсьәләләр.
- Ботакта 3 чыпчык бар иде, тагын 3 чыпчык очып килде. Агачта барлыгы ничә кош булды? (6)
- Ике тычканның ничә колагы бар? (4)
- Тавыкның ничә аягы бар? (2)
-Молодцы! Сез сәяхәткә барырга яратасызмы? Без сезнең белән сәяхәт итәрбез.
-Тактада нокталар, нокталар янында цифрлар. Шушы нокталарны тоташтырырга кирәк.
И 2 .
Б 1 .
К 3 .
Ч 4 . Ә 5 .
6 . Н
Й 9 . Ә 8 . 7 . Т
-Нәрсә килеп чыкты?
-Без бүген дәрестә туган авылыбыз буйлап сәяхәт итәрбез.
-Әйдәгез әйбәтләп утырыйк. 1нче тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк.
-Без кайсы республикада яшибез?
-Туган авылыбызның исеме ничек?
-Менә без беренче тукталышка килеп җиттек.
Туган авыл турында сөйләү.
-Бик күп еллар элек Чулман суы ( хәзерге Кама) аръягыннан, Барҗа авылыннан Бикчәнтәй исемле карт үзләреннән ерак булмаган Салагыш авылы янындагы бер атауга күчә. Анда бер-ике ел яшәп, урынын ошатмый безнең якларны килеп карый.
Монда урманлык, куаклык һәм төрле җимеш агачларына бай урын була, иң яхшысы челтерәп аккан чишмәләре, уңдырышлы туфрагы кызыксындыра.
-Димәк, иң беренче безнең авылга күчеп килүче Бикчәнтәй исемле кеше була, һәм авылга да аның исеме бирелә.
- Без хәзер икенче тукталышта.
III. Уку мәсьәләсен кую. ( укучылар тактада парлап эшлиләр)
1+4= 5-4=
2+4= 6-4=
3 +4= 7-4=
4 +4= 8-4=
5+4= 9-4=
6+4= 10-4=
- Ә хәзер парлар алмашынып, бер-берегезнең эшләрен тикшерик.
- Без монда нинди эзлеклелек күрәбез? Дөрес, санга 4 не кушабыз, саннан 4 не алабыз. Дәреснең темасын әйтә алабызмы?
- Әйе, 4 не кушу һәм алу.
-Сәяхәтебезне дәвам итик. Туган авылыбыз чишмәсе турында сөйләү.
-Чишмә янына барып килик әле.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
- Дәреслек белән эш.
№ 6, 113 бит телдән.
V. Физминут.
-Һәр кешегә үзе туган яклар матур да, кадерле дә, якын да. Һәркемнең туган авылы турында мактап сөйлисе дә , җырлыйсы да килә һәм һәр кеше үзенең туган авылын тагын да үстерү, баету максатыннан үзенең өлешен кертә.
Әңгәмә.
VI. Дәфтәрләрдә эш.
- Дөрес итеп утырып, числоны язабыз.
- №1, 112 бит, дәфтәрдә чишәбез, парларда тикшерәбез.
- Авылда яшәүче кешеләр нинди эш белән шөгыльләнәләр? Иген үстерәләр, фермада эшлиләр һ. б.
- Сөйләшә - сөйләшә “ Урманга “ килеп җиткәнбез. Авылыбызны бик матур куе урманнар чолгап алган.
-Әйдәгез, уйлап алыйк әле.
3. № 5 бирем, 113 бит рәсемнәр буенча мисаллар төзергә һәм аларни чишәргә. (Укучыларның җаваплары)
Әңгәмә.(рәсем буеча)
-Урман җәнлекләре нишлиләр? Урманда нәрсә килеп чыккан? Пожар кайдан килеп чыккан икән? Урман безнең байлыгыбыз . Урманны сакларга кирәк. Урманда пожар чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне онытмаска кирәк? (укучыларның җаваплары)
4. № 7, 113 бит. Кисемтәләрнең озынлыгын үлчәү һәм чагыштыру.
“Урман җәнлекләренең” биремен үтәү.
- Эш дәфтәрләрендә эшләү.
№1 телдән.
№ 2 мөстәкыйль эшлиләр.
VII. Ныгыту.
- Сәяхәтебезне дәвам итик. “Буа” тукталышы.
Авылны ике урамга аерып торучы буа. Анда балык күп , диләр. Әйдәгез, кем күпме балык тота? Балыкларны чиләккә сала барабыз.
Компьютерда эш.
1. 3 һәм 2 саннарының суммасы
1) 6 2) 5 3) 4
2. 10 санын 3 кә киметергә.
1) 4 2) 5 3) 7
3. 9 һәм 4 саннарының аермасы
1) 3 2) 2 3) 6
- 5 не 5 кә арттырырга
1) 10 2) 3 3) 8
- 8 һәм 3 саннарының аермасы
1) 4 2)7 3) 5
2. Эш дәфтәрендә №5 биремне эшләү.
VIII . Рефлексия.
-Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Нәрсә белдек? Бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз? Нәрсә ошады? Сез нинди сорауларга төгәл җавап бирдегез? Ә кайсы сорау авырлык тудырды?
-Миңа сезнең дәрестә актив эшләвегез ошады. Туган авылыбызны яратырсыз, аны үстерүгә, табигатен саклауга өлешегезне кертерсез дип ышанып калам.
-Ә хәзер алдыгыздагы түгәрәкләр ярдәмендә бүгенге дәрестәге эшегезне бәяләгез.( кызыл- “5”ле, яшел- “4”ле, сары- “3”ле.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)
В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...
Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.
2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....
20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.
1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....
20 эчендә кушу
УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе. Тема: Сәях...
Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.
Максат: Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...
3не кушу һәм алу.
1 нче сыйныфта 3не кушу -алуны ныгыту өчен әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе. Чыршы бәйрәменә бәйле кызыклы дәрес килеп чыга....
3не кушу-алу,презентация.
3не кушу-алуны ныгыту өчен презентация....