Әлифба бәйрәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
МБГБУ “ Кенәбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”
Башкаручы: Галиәхмәтов А.М.
Әлифба бәйрәме.
Максат:
- 1нче класс укучыларының “Әлифба” дәреслеген тәмамлаулары, укый-яза белүләрен тикшерү.
- Шушы чор эчендә алган белемнәрен үстерүне дәвам итү.
- Халык аваз иҗатына карата кызыксыну тәрбияләу.
Җиһазлау:
хәрефләр, кисмә хәрефләр, мисал.мәсьәләләр, табышмаклар, бүләкләр.
Катнашалар:
Шәвәли, укытучы, укучылар.
Милли компонентлар:
Татар халык биюләре, җырлары, табышмаклары.
Бәйрәмне укытучы башлый.
- Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңеүгез Әлифбаны тәмамалавыгыз белән чын куңелдән тәбрик итәм. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз, укырга , язарга, санарга өйрәндегез. Әлифба үзара тату-дус, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Беренче бәйрәмегезгә сезнең якын дустыгыз – Шәвәли килде.
Шәвәли:
Мин – Шәвәли, Шук-малай
Ут малай!
Мин бик уңан, өлгер мин
Юк бар белән көлдермим!
Бик тапкыр мин, җыйнак мин,
Мин,мин,мин тыйнак мин!
- Исәнмесез, нәни дусларым! Әйтегез әле, сезне мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр?
Укучылар:
Укырга,язарга,санарга, дус,тату, әдәпле булырга, җырларга, биергә, туган илне, туган телне яратырга!Чын кеше булырга!
Шәвәли:
- Молодцы!
- Әйтегез әле, “Әлифба” сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?
(Әлифба сүзендәге хәрефләр булып киенгән укучылар шигырьсөйлиләр.)
- “ Әни” диеп, телем ачылган
Әни сөйгән назлаган,
Кайсыбыз соң дәфтәренә
Ә хәрефен язмаган?
- Күзләремнән яшьләр чыкты
Капкан идем лимонны
Сары булгач, бик татлыдыр
Дигән идем мин аны.
- Иген үскән, биек үскән
Башаклары тулып пешкән!
Комбайннар туктап тормый,
Ашлык суга, җырлый-җырлый.
- Фил бүрәнә ташып йөри ,
Кара урман эчендә
Хаман тора күз алдында,
Күрсәм дә тик төшемдә.
- Бәр барабан,уйна быргы,
Бар кешеләр ишетсен
Б дан башка бәйрәм югын
Барчасы күреп торсын!
- А хәрефе алмада,
А хәрефе агачта.
А хәрефен яратабыз
Өйрәнәбез иң башта.
(Кисмә хәрефләрдән “Әлифба” сүзе төзелә)
Әлифба син алып кердең
Безне белем иленә.
Ялкаулык та, тырышлык та,
Шушы илдә беленә!
Җыр: “Әлифба”
-Исәнмесез, балалар!
Менә Сезнең җырлаганны ишетеп мин дә килеп җиттем әле. Минем дә Сезнең бәйрәмдә катнашасым килде. Сезне сәяхәткә чыгалар диеп ишеттем. Мин дә Сезнең б-н барырмын. Авырлык килсә сезгә ярдәм итәрмен.
А.б. :
- Укучылар ! без бүген сезнең б-н шушы утырып сәяхәткә чыгарбыз. (Юлда җыр) “Күңелле балачак”. Тактада без барасы юлның планы язылган.
- Безнең беренче тукталышның исеме юк икән. Исемен чыгарыр өчен менә шушы кроссвордны чишәргә кирәк. Кроссвордны чишкәч утрауның исеме чыгачак.
- Күптән түгел генә туган көне булып узган сөекле шагыйребезнең исеме Габдулла. Сез аның нинди әкиятләрен,шигырләрен, җырларын беләсез?
- Ярый,укучылар, бик тырышкач, бу утрауның да исеме чыкты.
- Ә хәзер без сезнең б-н икенче утрауга китәбез.
Җыр: “Бөрлегән”
- Менә икенче тукталышка да килеп җиттек. Бу утрауның исеме: “Математиклар утравы”
- Бу утрауда без сезнең б-н кызыклы мәсьәләләр чишәрбез, мисаллар эшләрбез.
Уен “Тычканнар”.
Бию “Сигезле”
- Өченче утрау: “Азбука утравы”
- Бу утрауда үзегезнең өйрәнгән бик матур шигырьләрегезне сөйләп күрсәтерсез.
Җыр: “Үрдәкләр”
- Дүртенче утрау : “Тапкырларга табышмак”
- Бу утрауда бер бик матур серле агач үсеп утыра. Аның һәр яфрагында төрле кызык табышмаклар, башваткычлар . Сезгә шуларның җавапларын табарга кирәк булачак. Таышмакларның җавапларын тапсагыз сез җиңүчеләр булачаксыз.
(Табышмаклар әйтелә. Җаваплар тыңлана)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс
сценария праздника "Әлифба бәйрәме"...
Презентация "Әлифба бәйрәме"
Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....
Комментарии
Яхшы сценарий, рәхмәт
Яхшы сценарий, рәхмәт