Конференция
проект по чтению (1 класс)

Сафина Рания Саубановна

“Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”.  Г.Ибраһимов.“Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”.  Г.Ибраһимов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл safina_r.s.konferentsiya.docx34.53 КБ

Предварительный просмотр:

Арча муниципаль районы “Социалистик  Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе

РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны  Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге    «Бәхет биргән җирем»   укучылар  һәм укытучыларның  төбәкара   фәнни -гамәли  конференциясе

 “Дәресендә креатив фикерләү үстерү алымнары”

Сафина Рания Сәүбән кызы

 башлангыч сыйныф укытучысы

                                              Арча муниципаль районы “Социалистик  Хезмәт Герое                                                                                                    Стелла Зәки кызы Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе

 

с. Новый Кинер

Кереш өлеш

“Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”.  Г.Ибраһимов.

Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көндә укытучы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияләргә тиеш.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.

 Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – креатив фикерләү үстерү алымына күзәтү ясыйк.

Бу технологиянең актуальлеге:

 укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Максат: укучыларның интеллектуаль һәм креатив фикерләү сәләтләрен үстерү;

 танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлар:  укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту;

 белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Төп өлеш

 Балачактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

                                                                                                               Р. Фәхреддин.

 Тәрбия генә түгел, ә мәктәптә алынган белем дә. Яңа заман укучыдан белем таба һәм аны куллана алуны, эш-гамәл башкара алу осталыгына ия булуны, башкалар белән яши белүне һәм үз-үзеңне үстерә алуны сорый.  Белем бирү учреждениеләре алдына куелган яңа укыту стандартлары нәкъ шул карашларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән дә инде.

  Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары укытучылар алдына катгый, әмма гадел таләпләр куя:

 укучының шәхес буларак үзүсешен булдыра алырлык уку эшчәнлеген оештыру;

  • махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә универсаль уку гамәлләрен (шәхси, регулятив, танып-белү, коммуникатив) формалаштыру;
  • укучының дәресләрдә алган белем һәм күнекмәләрен башка фәннәрне өйрәнгәндә дә куллана алуын булдыру.

 Укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт  яңара: укучы белем алырга килә, ә укытучы аның белем алуын оештыра, укучыны эшчәнлеккә өйрәтә.

   Эшчәнлеккә өйрәтү – бу:

  • укытуны мотивацияле итү;
  • укучыны үз алдына максат куярга өйрәтү;
  • аны тормышка ашыру юлларын һәм чараларын таба белү;
  • укучыга үзен контрольдә тоту күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итү.

 Белгәнебезчә, эшчәнлекнең 4 төре бар:

 Шәхси эшчәнлекигътибарлылык, итагатьлелек, зирәклек, гомумкешелек сыйфатларын формалаштыруга юнәлдерелгән.

 Регулятив эшчәнлекуку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, иң яхшысын сайлап ала белү, чишү, укучының үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәләрен формалаштыра.

Танып-белү эшчәнлегефикер йөртү, дәлилләү, аңлый белү һәм хәтердә калдыра алу күнекмәләрен формалаштыра.

 Коммуникатив эшчәнлек укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерү өчен юнәлдерелгән.

 Креатив фикерләү үстерү алымына корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.

Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

 Эшчәнлекле метод технологиясенең база нигезе – яңа белем ачу дәресе.

 Аның этаплары:

1. Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру.

   - уку эшчәнлегенә караган таләпләр актуальләштерелә (“кирәк”);

- уку эшчәнлегенә кереп китү теләген уяту өчен шартлар   тудырыла (“телим”);

- тематик рамкалар куела (“булдырам”).

 2. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр   

         урыннарны билгеләү:

-  укучылар яңа биремнәр үтәр өчен белемнәрнең җитеп   бетмәвен ачыклый,

проблеманы хәл итүнең үз варианларын  тәкъдим итә.

 3. Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

- укучы моңа кадәр башкарган гамәлләрен вербаль чаралар һәм    шартлы тамгалар ярдәмендә торгыза (“авырлык кайчан һәм кайда туды-әйтеп күрсәт”);

- үзенең гамәлләрен элек кулланган гамәлләре белән чагыштыра,  нәкъ менә

шушы типтагы биремнәрне үтәр өчен   нинди белем һәм күнекмәләр җитмәвен әйтеп бирә.

 4. Авырлыктан чыгуның проектын төзү. Уку мәсьәләсен чишү юлын эзләү.

     -  үзара аралашу процессында укучылар уку эшчәнлегенең проектын төзиләр; максат куялар, эшнең темасын хәл итәләр,    эшчәнлек ысулын сайлыйлар, максатка ирешүнең планын    төзиләр, нинди чаралар кулланачакларын, вакытны билгелиләр.

 5. Проектны тормышка ашыру

  - укучылар фикерләрен әйтәләр, беренчел проблемалы ситуациядән

       чыгу юлының моделен төзиләр;

- укучылар тәкъдим иткән төрле вариантлар бергәләп   тикшерелә, уңышлысы сайлап алына;

- проблемалы ситуация бергәләп сайлап алынган ысул   ярдәмендә чишелә. Соңыннан яңа белемнең  гомуми билгеләре ачыклана, проблеманы хәл итү ысулы истә калдырыла.

   6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

- коммуникатив эшчәнлек формасында (парларда, төркемнәрдә, бергәләп), яңа эшчәнлек ысулына караган типик биремнәрне   башкару, чишү ысулларын бер-берсенә сөйлиләр.

 7. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль  эшләү.

-  индивидуаль эш оештырыла: яңа типтагы биремнәр мөстәкыйльэшләнә, белемнәр эталон ярдәмендә үзлектән тикшерелә,укучылар хаталарын ачыклыйлар, төзәтәләр.

Авырлык туган урыннар билгеләнә, хаталарны кисәтү юллары ачыклана.

Укытучының максаты – һәр укучы эшчәнлегендә уңыш ситуациясен тудыру.

 8. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.

 - яңа белемнәрне куллану чикләре ачыклана, ярым иҗади биремнәр башкарыла   

Нәтиҗәдә өйрәнелгән нормалар буенча аң эшчәнлеге автоматлаштырыла һәм алда өйрәнеләчәк яңа материалга җирлек тудырыла.

9. Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия.

- дәрестә өйрәнелгән яңа эчтәлек ныгытыла, билгеләп куела; укучы  үз эшчәнлеген бәяли, рефлексия оештырыла;

  • максат нәтиҗә белән чагыштырыла, туры килү дәрәҗәсе ачыклана, алдагы дәрескә максат куела.

Элеге этапта куелырга тиешле сораулар:

  • Нәрсәгә өйрәндек?
  • Нинди яңалык белдек?
  • Нинди ысуллар белән өйрәндек?
  • Белемнәрне кайларда кулландык?
  • Тагын кайларда кулланырга мөмкин?
  • Яңа ситуацияалдагысыннан ничек аерыла?
  • Авырлык кайда очрады?
  • Сыйныфның (синең) эш нәтиҗәсе нинди?
  • Кемне мактый алабыз?

Уңышлы дәрес кагыйдәләре:

  • укучыны бүлдермичә, аңа үз фикерен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирү;
  • параллель диалогларны булдырмау;
  • укучыларга фикер йөртү өчен азык биреп тору;
  • бирелгән сорауларны җавапсыз калдырмау;
  • дәрестә фикер алышуны кул күтәрмичә генә алып бару;
  • билге куйганда укучының эшчәнлеген мактарга, ә укучыны үзен түгел;
  • билгене гадел куярга тырышырга, гаделсезлек, белгәнебезчә, конфликт тудыра.

Эш барышында мин Америка психологы А.Маслоу фикерен өйрәнеп, иҗади үсешнең төп шартларыннан берсе - укучы шәхесенең өйрәнүгә омтылыш механизмын эшләтеп җибәрүне, һәм профессор В.И.Андреев әйтүенчә, стимуллар системасын кулланам. Өйрәнгән һәрбер яңа темадан соң укучыларым үзләре шундый нәтиҗә ясыйлар:
- бу кызык!
- минем фикерем...
- бу аңлаешлы!
- мин моны үзем ясадым!
- мин дә эшли алам, мин дә сәләтле!

  Укучы әзер белемне кабул итүче түгел, аны эзләп алучы буларак карала. Ул уку эшчәнлегенең формасын да, эчтәлеген дә аның нормалар системасын да аңлап кабул итә, үз эшчәнлеген камилләштерүдә катнаша.

 Технология укучыда универсаль уку гамәлләрен уңышлы формалаштырырга ярдәм итә.

 Балаларның  яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тоткан технология, эчтәлек һәм методикалар дәрәҗәсендә тәкъдим ителә.

Укучыларда дөнья (табигать, җәмгыять, үзе турында, фәннең     башка фәннәр арасындагы урыны) турында гомуми кузаллау    формалаша.

 Белем бирү процессында стресс тудыручы барлык факторлар да юкка чыгарыла, мәктәптә һәм дәресләрдә үзара диалогка корылган дустанә мохит тудырыла.

 Сайлап алу ситуациясендә укучыларда, проблемалы ситуациядән чыгуның төрле вариантларын карап чыгып, адекват карар кабул итә белү күнекмәсе формалаша.

 Белем бирү процессында укучылар тарафыннан иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе туплануга максималь юнәлеш бирелә.

 Технология нинди мөмкинлекләр бирә?

 -  уку процессын кызыклы һәм иҗади итә;

-теләсә кайсы фәнне өйрәнгәндә кулланыла ала;

-уку эшчәнлеген оештыруда балага сайлап алу мөмкинлеген бирә;

-төрле дәрәҗәдәге белем бирүгә уңайлы шартлар тудыра;

-төшенчәләр үзләштерүнең барлык кирәкле этапларын үтәргә мөмкинлек бирә;

-баланың укуга кызыксынуын үстерә, иҗатка күнектерә, мөстәкыйль шәхес формалаштыруга ярдәм итә.

  Укучыларның иҗади эшчәнлекләре дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да үстерелә.

   Мин үзем дәресне укучыларым нәтиҗәле эшләсен өчен, уңай шарт тудырудан башлыйм. Дәресләремне әхлак, дуслык, иптәшлек темасына кечкенә тәрбияви хикәяләр укудан башлыйм. Ул укучыларны уйланырга, фикер йөртергә этәрә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә мөмкинлек бирә. Минем өчен һәр укучымның җавабы мөһим. Дәресне уен белән, я укучыларның бер-берсенә әдәпле сүзләр әйтүе белән башлап җибәрәм. Алар дәрес башында ук эшкә тартылалар һәм актив эшлиләр. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.   Дәресләрендә исә теманы аңлатканда проблемалы ситуация халәте тудырам, һәр укучы шушы проблемалы чишүдә кашнаша. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып эшлим. Дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Шулай ук презентацияләрне кулланам. Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз.Анда төрле сүзләр,җөмләләр,рәсемнәр,таблица,схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә тулы бер дәрескә яки дәреснең аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр классны активлаштыра һәм дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша.Зур экранда иллюстрацияләрне

 төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә,иң әһәмиятлеләрен аерып алып ,төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин.

  Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була.

Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә.Ә эмоцияләр ,кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күззаллауларын үстерә. Предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп, сөенү, куану хисләрен тудыра.

Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен,аңарда соклану һәм канәгатьләнү тойгылары уятырга,аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк.

Шундый эш төрләренең берсе-синквейн.

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата.Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план белән языла,биш юлдан тора,предметны ачыклый.

“Синквейн язу” ысулы.

Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә,дөрес бәяләүгә,үзаллы карар кабул итәргә өйрәтә.зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә,катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә.Мондый иҗади эш башкару-җиңел,күңелле ,файдалы.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны,йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән әйтеп бирүне таләп итә.

Ел фасылы.( 1 исем)

Карлы, буранлы.(2 сыйфат)

Суыта,өшетә,чеметә.(3 фигыль)

Бик күңелле вакыт.(фраза)

Кыш.(Төп фикер,резюме)

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.

Дидактик уен һәм материаллар; татар һәм рус теленнән грамматик уеннар, мавыктыргыч күнегү һәм проблемалы мәсьәләләр; теге яки бу тел фактын тануга корылган әкиятләр, мәзәкләр, диалог һәм башваткычлар, логик, стилистик күнекмәләр өчен уен күнегүләре – туган телне өйрәнү белән укучыларны мавыктыру, сыйныфта грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү, балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап җиңел үзләштерүләрен булдыру теләгеннән чыгып кулланыла.

Уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уята.

 Төрле әдәби жанрларга, бигрәк тә әкиятләр укуга игътибар итәм. Әкият геройлары булып уйнау, алар булып сөйләшү укучыларның үзләренә дә бик ошый.

Укучыларның белем сыйфатын үстерүдә дәресләремне уен төрләренә (мәсәлән, уен – дәрес, кичә – дәрес, сәяхәт – дәрес һ.б.) игътибар итәм. Урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләремне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатлары ачылуга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда кызыксынуны уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.Дәресне җанландырып җибәрә “Нәрсә югалды?”, “Очты – очты”, “Серле капчык” уеннары.

Укучыны үзеңә тиң әңгәмәдәш итеп тоеп, аның белән иҗади хезмәттәшлектә булганда, сөйләмгә өйрәтүнең көтелмәгән яңа мөмкинлекләре ачыла. Гадәттә, алар төрле танып – белү уеннары белән бәйле була. Мәсәлән, “Календарь” уены. Тактага, киңрәк ара калдырып, 1-дән алып 7-гә кадәр саннар языла. Җиде укучыга атна көннәре исемнәре язылган карточкалар бирелә. Укучылар, чиратлап, үз карточкаларында күрсәтелгән атна көне саны янына басарга һәм көн исемен әйтергә тиеш. Соңыннан бер укучы атна көннәре язылган карточкаларны өстәлгә тәртибе белән тезеп куя.

“Сүз яса”

 Ла – лә, лу – лү, лы – ле, ли иҗекләренә кирәкле иҗек кушарга.

 Кушарга мөмкин иҗекләр: са, су, ку, ка, кү, ба, бу, көй, сөй, та, ла,  буй, ту, тү, җы, бе, ки, эз, төп, я, и, ю.       

Үрнәк: бала, сала, сөйли, җылы.

“Иҗек аукционы”

Иҗек сатып алып сүз яса.

Лек, лы, ле, таң, тәм, таш, так, мак, куй, дәф, кай, чүл, җи,

кар, ка, ал, сап, ши, ма, бас, ау, кыр, су, күз, та, ләк, там.

Үрнәк : бас – ма,   бал – та.

         “Сүзләр уйлау”

Укытучы дәрестә яңа хәреф үткән саен бу уенны куллана ала.Үрнәккә: укучылар без бүген ф авазын әйтергә өйрәндек һәм ф хәрефе белән таныштык. Ә хәзер шул авазга башланган сүзләр әйтеп уйныйбыз. Кем күбрәк әйтер микән?

“Игътибарлы бул!”

Бу уенны һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Укытучы сүзләр әйтергә тиеш, әгәр билгеләнгән аваз ишетелсә укучылар кул чабалар.Урнәк : Т авазы                 тамыр(кул чабалар),  кием( тын гына утыралар)һ.б.

 “Бер сүз белән әйт”

 Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтәләр.

Үрнәк :    куян, керпе, кабан -    (җәнлекләр)

                 киви, кура җиләге карлыган – ( җиләк - җимеш)

                 карандаш, китап, дәфтәр -   (уку әсбаплары)

                 кашык, чынаяк, кастрюль – (савыт – сабалар)

“Яңа сүз”

Бу уенда укытучы үзе төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.

Үрнәк: Ташлык сүзеннән яңа сүзләр: таш, шат, каш, шатлык, ашлык, кыл, кал, лак, ал, ак, аш, тал,так, кыш, тыш......

 “Тылсымлы чылбыр”

Һәр  сүз алдан килгән сүзнең соңгы иҗегеннән башлана.

 Бала  - лачын  - чынаяк – яка – кара - .........................................

Арба – батыр – тырма – матур - ..................................................

“Югалган хәрефне тап”

А...ыздан чыккан сүз – һа...ага җәелә, түз.

А...ылга килгән бүз арзан, а...ызга килгән сүз арган.

Я...ымлы елны гөмбә күп, ...акытын белеп эш ит.

 “Яңа сүз яса”

Бирелгән сүздән, бер яки ике хәрефне алып ташлап, яңа сүз яса.

 Тимер – тир,     карт – кар, тарт - ...........,  сарык - ...........,

Табан - .........,    коймак - ............,  табак - ..............., кабак - .......

Суган - ..........,  бармак - .............., балан- ................, кала - ..........

(дәвам итергә мөмкин)

“Булсаң зирәк - әйт тизрәк”

  Укытычы сүзләр әйтәргәукучылар аларны башкача әйтергә тиеш:

  Үрнәк:  балалар – ( сабыйлар яки нәниләр)

          өй –

          зур -                                                    

          йөгерә -

          күңелле -

         матур -

         ярата -

         дус –

 “Күз алдыңа ни килә?”

Укытучы бер сүз әйтә, укучылар бу сүзне ишеткәч күз алдына нәрсәләр(берәр әйбер, вакыйга, күренеш) килә икәнен әйтәләр.

Үрнәк: әби – (авыл), цирк – (клоун)

             Кояш -                              кибет –

             Чыршы -                          светофор

             Салават күпере -              балалар бакчасы –

             Сөт -                                туган көн –

            Градусник -                      яз –

            Җыр -                                дус –

 “Кем тизрәк”

 Аерым битләрдә, бирем язылган. Кайбер сүзләрдә бер хәреф төшеп калган. Шул төшеп калган хәрефне тиз һәм дөрес итеп куярга кирәк.

 Яхшы тел яз кебек, яман  .ел – көз кебек.

Телең озын булса – гомерең кыска б.лыр.

Кылыч яр.сы бетәр, тел ярасы бетмәс.

Туган илем - .уган анам.

Тел.  барның – иле бар.

Әткәм йөрты – а.тын бишек.

Әтк.м – шикәр, әнк.м – бал.

Күп укыган к.п белә.

Тирләп эшл.сәң, тәмләп ашарсың.

Хезмәт кеш.се – хөрмәт кешесе. 

Нәтиҗә

 Шулай итеп, критик фикерләү технологиясе ярдәмендә мин балаларны уйларга, анализларга, тәкъдим итәргә, тәнкыйтьләргә һәм тәнкыйтьне кабул итә белергә өйрәтергә тырышам. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы.Минем уйлавымча, һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. 

Кулланылган әдәбият  

1.Бакулина Г. Укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү. - Казан, Мәгариф нәшр., 2001

2."Мәгариф" журналлары, №5, 2006; №8, 2006; №12, 2006

3.Креативная педагогика. Методология, теория, практика. / под ред. д. т. н., проф. В. В. Попова, акад. РАО Ю. Г. Круглова. - 3-е изд. - М. : БИНОМ. Лаборатория знаний, 2012. - 310 с. : ил.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конференция

Урок-игра по правам человека,4 класс ...

Дипломы для школьной конференции

Дипломы к школьной конференции: учащимся, педагогам...

Урок конференция по окружающему миру.

Урок учит детей работать с разными источниками информации, рассуждать, быть коммуникабельными. ...

Презентация к научной конференции "Тайна имени"

Данная презентация кратко передает содержание исследовательского проекта, выполненного учащимся 3 класса кузнецовым Сергеем...

Благодарность за достижение высоких результатов в заключительной районной научно-практической конференции "Мой край в судьбе России"

Благодарность за достижение высоких результатов в заключительной районной научно-практической конференции "Мой край в судьбе России"...

Конференция на тему: ЗОЖ для учащихся начальных классов Конференция «Мы за здоровый образ жизни» Автор: Захарина Н.Л.- учитель начальных классов

Сценарий исследовательской конференции  по привитию навыков здорового образа жизни. Включает в себя прграмму и концертные омера. Можно применять в работе учителям начальных классов...

Сценарий открытия школьной научно- практической конференции " Будущее-это мы" и резолюция конференции по итогам работы за год

Школьный проект- это коллективная работа. Итоги проекта  ежегодно проводятся в виде  научно- практической конференции. Это всегда интресно, неожиданно и творчески. Для организаторов такого с...