Тукай- шигъри чишмэбез
план-конспект занятия по чтению (4 класс) на тему

Габдулла Тукайнын тормыш хэм ижат юлын ойрэну.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klasstan_tysh_chara_tukay-shigri_chishmbez.docx27.39 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай-шигъри чишмәбез

Максат: Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү; Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

«Тәфтиләү» көе ишетелә.

 Сәхнә алдына милли киемнәр киенгән алып баручы Кыз белән Егет чыга.

Кыз.

Әйләнәңдә - гөлләр...

Сүзен, гүя,

Шулар аша әйтә күңелләр:

- Туган көнең белән! - дигән сыман

 Елмаялар кебек бу гөлләр.

Егет.

Килә, Килә... Язлар саен

 Сиңа Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомрен

Кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә.

Кыз.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа,

Мәхәббәтен Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Егет.

Син күрмәгән яңа буын килде,

 Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

 Ишетәсең «Туган тел»еңне.

Халык гөмере –мәңгелек диләр,

Ә син,Тукай,халык  куенында,

Мәңгелекнең олы юлында

               Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә,күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән,аның берсе һичшиксез, Габдулла Тукай булыр.Аңа бит үлгәндә дә барлыгы егерме җиде яшь кенә иде.1886елның апреле һәм 1913 елның апреле. Яз аенда туган,яз аенда үлгән.

Кушлавычта туган бер малайга

Габдулла дип исем кушылган...

Каккан-суккан аны ачы язмыш,

Пар канаты сынган кош сыман.

Сәхнә артыннан тавыш

-Асрамага бала бирәм,кем ала-а-а?

-Асрамага бала-а-а!

Кыз

Печән базарында шундый аваз

Тетрәткәндер сабый баланы...

Ятим баскан чит бусага бозлы,

Ятим капкан ризык –санаулы.

Барын күрә...Барына да түзә...

Күкрәгенә җыя җир зарын..

Мәгърур шагыйрь Тукай күтәрелә,

Ил күңеленнән алып җырларын.

“Шагыйрь” шигыре укыла

-Җен! Җен! Җен! Җен!

(Зал аша Су анасы күтәрелә. Кулында  зур тарак. Су анасы,сәхнәнең бер почмагына урнашып,чәч тараган булып кылана. Арттан аяк тавышлары ишетелә. Су анасы эчкәрәк залдан күренмәслек булып, күчеп утыра. Тарагы сәхнәдә кала. Бер малай керә. “Су анасы” әкиятен укый башлый.)

Малай:

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада

Малай таракны күрә һәм кулына ала.

(Су анасы үзе күренми.)

Су анасы:

Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак!

(Малай сәхнәнең бер ягына чигенә. Икенче яктан Су анасы күренә. Ул малайга кычкыра.)

Су анасы;

Ник качасың? Качма! качма! Тукта! Тукта, и карак!

(Куышып сәхнәдән чыгалар. Арттан эт өргән тавышлар ишетелә. Су анасы,сәхнә аша кирегә йөгереп уза. Малай кире керә.)

Малай:

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.
Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.
Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

Әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

Су анасы:

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Малай:

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам:
«Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым. 

(Бүреләр улаган тавыш ишетелә. Малай йөгереп чыгып китә. Ике бүре сәхнәгә үтәләр. Берсе өчаяк, икенчесе казан күтәргән. Берничә бүре арттан керәләр. Алар өчаяк бастырып казан асарга маташалар.

Күбәләк килеп керә. Бүреләр  тирәсендә  әйләнеп бии,җырлый.)

Күбәләк:

Мин торам кырларда, 
Болында, урманда; 
Уйныймын, очамын 
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя 
Кояшның яктысы; 
Аш буладыр миңа 
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска: 
Бары бер көн генә,— 
Бул яхшы, рәнҗетмә 
Һәм тимә син миңа!

(Бүреләрнең берсе күбәләкне тотарга маташып, куып йөри,ләкин тота алмый. Күбәләк бии-бии чыгып китә.)

1бүре:  У-у-у! Ашыйсым килә,

Пешәме инде ашың?

2бүре:

У-у-у! Ите юк пешсә дә!

Нинди тәме бар соң?

3 бүре:  (Казан болгата)

Бәлки тәмлерәк булыр,

Гөмбә җыеп салыйк...

1бүре: У-у-у! Эләктерә алмадык

Шунда берәр сарык!

2бүре: У-у-у! У-уу!

Безнең хәлне белгәннәр

Үзләре

Үзләре

Үзләре киләләр.

Барысы да:   Кем у-у-ул?

Нәрсә у-у-ул?

Кайда у-у-у-ул?

3 бүре:  Безгә таба килә

Кәҗә белән Сарык.

Пешерәбез...У-у-уу

Казанга салып.

(Шул куплетны сөйләп бүреләр казан тирәсендә биеп алалар. Сәхнә артыннын. Кәҗә, Сарык тавышы.)

Кәҗә: Мә-ә! Син тот!

Сарык: Ә-әй-лә,син тот!

Кәҗә: Син тот!

Сарык: Син тот!

(Капчыкның ике ягыннан тотып сәхнәгә керәләр һәм катып калалар. Кәҗә телгә килә.)

Кәҗә:  Мә—ә-ә!

Исәнмесез, дуслар,бүре әфәнделәр!

1бүре.(икенчесенә)

Ашыйбыз без бу икәвен тотабыз да.

2бүре.  У шәп булды ит табылды боткабызга.

Кәҗә:

Кайгырмагыз, бездә ит күп; 
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук! 
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык! 
Капчыктагы Бүре башын китер алып!

(Сарык капчыктагы бүре башын ала, Бүреләр куркып, бер-берсенә карашалар.)

Кәҗә:

Микикики! микикики! 
Капчыктагы Бүре башы бит уники! 
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык, 
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!

3бүре (үзалдына)

Ничек табыйк качу юлын?

Ничек качыйк?

Ах, баш бетә. Кайда бармы посар урын?

1Бүре: Туктагыз., мин тиз генә су китерим

Суы бик аз безнең ботка пешәр коры. (китә)

2Бүре:  Беләсезме аңарга бит ярдәм кирәк

Икәү барсак,китерербез суны күбрәк. (китә)

3Бүре: Мин дә барам.(китә)

(Кәҗә белән Сарык аяк бөкләп, казан янына утыралар.)

Сәхнә артында тавыш: Тыру-у!

Кәҗә:   Урманга килгәндер безнең хуҗабыз

Тотып алмасын безне ул...

Сарык:  Сызабыз! (капчыкны ике ягыннан эләктереп йөгерәләр. Сәхнәгә укучы керә)

Укучы:

Нәкъ Казан артында бардыр

 Бер авыл —«Кырлай» диләр

Җырлаганда көй өчен,

 Тавыклары җырлай, диләр.

Бик матур бер айлы кичтә

 Бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга,

Ялгызы бер ат җигеп.

(Җырлый-җырлый Былтыр керә. Билбавына агач балта кыстырган.)

Былтыр “Туган авыл” җыры.

(Җиңнәрен сызганып балта белән агач кискәндәй хәрәкәтләр ясый. Кинәт кенә артыннан Шүрәле авазы ишетелә. Былтыр катып кала.)

Былтыр: Тукта,чү! Ямьсез тавышлы

Әллә нәрсә кычкыра.

(Шүрәле керә. Былтыр аңа карап тора.)

Былтыр:

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Шүрәле:

Бер дә шикләнмә,егет,син,

Мин карак-угры түгел.

Юл да кисмимен шулай да

Мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне

Кытыклап үтерәм;

Мин әле,күргәч сине,

Шатлыгымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр

Минем бармакларым,

Булгалыйдыр көлдереп

Адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз

Бармакларыңны селкет,и

Яшь егет! Килче икәү

Уйныйк икәү кети-кети.

Егет:  Яхшы,яхшы,сүз дә юктыр,

Мин карышмый уйныймын.

Тик сине шартыма күнмәссең

Диеп мин уйлыймын.

Шүрәле:  Нәрсә шартың,сөйлә,

И бичара адәмчеккенәм!

Тик тизүк уйныйкчы зинһар,

Нәрсә кушсаңда, күнәм.

Былтыр:  Сөйләем шартымны сиңа,

Яхшы тыңлап тор:әнә

Шунда бар ич бик озын һәм

Бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч ярдәм бирермен,

Әйдә иптәш кузгалыйк,

Шул агачны бергә-бергә

Ошбу арбага салыйк

Бүрәнәнең бер очында

Бар әчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син

Тот, и урман сарыгы!

(Шүрәле бүрәнәгә тотына Былтыр чөйгә суккалый. Шүрәле кинәт кычкырып җибәрә)

Шүрәле:  Кысты! Кысты!

(сызланып егеткә эндәшә)

Шүрәле:  

Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;
Моннан ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,
Аңарурмандайөрергә мин үземкуштым, диеп.

(егет үз эшен карый,агач кисә)

И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

Былтыр:

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал:
Чын атым «Былтыр» минем.

Бу егет абзаң булыр,

Тик белеп тор син, энем!

(Былтыр чыгып китә, Шүрәле өзгәләнеп кычкыры)

Шүрәле:

Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»

(бик каты кычкырып. Шүрәлеләр җыела.)

1Шүрәле:  Кычкырма әле,тик тор!

2шүрәле: Кем кысты шулай?

Шүрәле (сәхнә буйлап бүрәнә сөйрәп йөртә)

Былтыр кысты! Былтыр!

Ах, үләм! Бетәм! Бетәм!

1 шүрәле:  Син җүләрсең, син котырган

 Син тилергәнсең икән!.

2шүрәле: (күсәк күтәреп)

Чү,тиле! Кычкырма син,

Тиз яхшылык белән тыел.

3шүрәле: И юләр! Кысканга былтыр

 Кычкыралармы быел!

(Шүрәле кычкыра. Барысы да җыелалар.)

“Сабыйга җыры”

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән тулган көннәрең

Шуңа, ахры,искә алынмыйча

Үткән синең көннәрең..

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

Халкың килде сиңа,мәхәббәтен

Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган телеңне”

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,

Язлар сиңа гөлләр ташырлар.

Халык моңы-синең моңың булды,

Халык күңеле-синең күңелең

Ил гомере, халык гомере кебек,

Озын булыр,шагыйрь,гомерең!

“Туган тел” җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....