Статья конференция Р.Фахретдин
статья по чтению (4 класс) на тему
Әйе, әдәбият –тәрбия фәне. Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә. Җәмгыятьнең төп бурычы - яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү. Яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен Р. Фәхреддин дә бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
statya_konferentsiya_r.fahretdin.docx | 22.31 КБ |
Предварительный просмотр:
Бареева Роза Ивановна
МӘШҺҮР МӘГЪРИФӘТЧЕ – ГАЛИМ, ПЕДАГОГ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ТӘҖРИБӘСЕННӘН
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”
Ризаэддин Фәхреддин.
Әйе, әдәбият –тәрбия фәне. Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә. Җәмгыятьнең төп бурычы - яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү. Яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен Р. Фәхреддин дә бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый.
Татар халкының тарихында биниһая күп хезмәтләре һәм фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади һәм фәнни мирасы гаять күпкырлы. Киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе, рухи тормышның төрле тармакларында йөзләгән хезмәтләр иҗат иткән шәхес буларак, Ризаэддин Фәхреддин XIX йөз азагы XX йөз башында татар тарихи әдәбияты, иҗтимагый фикер үсеше һәм мәдәниятендә үзәк урыннарның берсен биләп торучы асыл зат. Ул бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Гомере буена халкы күңеленә армый-талмый якты нурлар чәчеп яшәгән мәшһүрләрдән мәшһүр татар галиме, бөтен барлыгы, меңнәрчә тамырлары белән татар җире, татар рухы белән бәйләнгән зыялы,укымышлы нәсел вәкиле. Танылган педагог та, журналист та, тарихчы да, философ та,олуг дин әһеле дә Ризаэддин Фәхреддин.Чынлап та, күпкырлы талант иясе Риза Фәхреддиннең үгет нәсыйхәтенә, хезмәтләренә салынган тирән фикерләре милли мәгарифнең теләсә кайсы тармагын тиешле дәрәҗәдә өйрәтә алырлык хезмәтләре әти-әнигә, тәрбиячегә, укытучыга – өстәл китабы булып торырлык.
Балага дөрес тәрбия бирү, аны әхлаклы миһербанлы, намуслы, тәрбияле шәхес итү – һәр ата-ананың һәм укытучыларның изге бурычы. Ата-ана, укытучылар нинди үрнәк күрсәтә, нәрсәгә өйрәтә, бала да шул сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша. Без болганчык заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек ныграк тамыр җәя. Тулы булмаган гаиләләр саны көннән-көн арта. Телевизордан укучылар психикасына начар тәэсир итә торган фильмнар күрсәтелә. Балалар күп вакытларын саф һавада түгел, ә компьютер каршында уздыралар. Татар халкының күп гасырлар буенча тупланып, үсеп, камилләшеп килгән әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын гомумиләштереп, “халык педагогикасы”дигән төшенчәгә кертергә мөмкин. Нәкъ менә шушы халыкчан методика тәрбия эшендә безгә ныклы таяныч була ала. Заман бүгенге мәктәп алдына һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү кебек катлаулы бурычларын куя. Милли мәгарифне үстерүдә, мәктәптәге укыту-тәрбия процессында Риза Фәхреддиннең педагогик хезмәтләреннән файдалансак, бик отышлы булыр, чөнки галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә дә туры килә.
Минем татар әдәбияты укытучысы буларак төп юнәлешем – укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә игътибарлылык, инсафлылык кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү.
Әдәбият дәресләрендә әсәрләр, андагы геройлар үрнәгендә тәрбияләү-безнең кулдан килә торган гамәл. “Казаныңа ни салсаң, чүмечеңә шул эләгә”- дип бик дөрес әйткән халык. Бу максаттан текстларны өйрәнү белән бергә Р. Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» («Укыту кагыйдәләре»), “Нәсыйхәт” хезмәтен файдалану уңышлы дип саныйм. Чөнки аларда бүгенге яшәешебезгә туры килердәй күркәм нәсыйхәтләр, тирән мәгънәле киңәш-үгетләр бик күп.
5-6 сыйныфларда без укучылар белән һәр эшкә, вакыйга, кешегә, сыйфатларга бәя бирергә өйрәнәбез. Һәр дәрес ахырында мин Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләреннән мисаллар китерәм.”Кешенең матурлыгы – аның тәрбияле, эшчән, намуслы булуында, олыларны олы итеп, кечеләрне кече итеп яши белүендә” икәнлеге дәрестән-дәрескә сеңдерелә бара.Әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләгәндә дә “Ата-ана”, “Туганнар”, “Кардәшләр” бүлекләреннән өзекләр китерәм. Укучыларга бу үгет-вәгазьләр бик ошый. “Кайбер бүлекләрне өйдә әти-әниләр белән өйрәнегез дә, фикерләрегезне хикәя рәвешендә дәфтәргә язып килегез”,-дип өй эше дә биреп җибәрәм.
5 нче сыйныфта Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен укыганда мондый фикерләрне мисал итеп китерәм: «Холкы гүзәл булган бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ... укыган вә холкын тәрбияләгән бала – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ... мондый балалар – кардәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт өчен вә бөтен халкы өчен мактаныч булыр», «Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дип дәлиллим.
7 сыйныфта Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясен укыганда Р.Фәхреддиннең мондый нәсыйхәтен мисалга китерәм: «Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..»,Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр»,«И, газиз балалар! Көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! »
8 нче сыйныфта Ш.Камалның «Буранда»хикәясен өйрәнгәндә. « Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш» дигән фикерне файдаланам.
10 нчы сыйныфта Г.Исхакыйның «Бай углы» повестын укыганда галимебезнең мондый сүзләре ярдәмгә килә: «Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп вә эш юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр. Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр.Тереклек итәр өчен кулда һөнәр дә булмас.Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да- булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз!».
Шулай ук Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрен өйрәнгәндә катнаш никах мәсьәләсе килеп туа. Ул вакытта Р.Фәхреддиннең “Өйләнү әдәпләре”ннән өзек укыла. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”, Ф.Яруллинның “Ана” әсәрләре белән танышкач, “Ата вә ана” нәсыйхәтләрен куллану отышлы. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин.
Татар теле дәресләрендә дә бу хезмәтләрнең файдасы искиткеч зур. Мәсәлән,6 нчы сыйныфларда сүз төркемнәре бүлеген үткәндә сүзләргә морфологик анализ ясау өчен күнегүләрне «Олуглар вә бөекләр өчен» китабындагы нәсыйхәтләрдән алам. Гомумән, Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре- тиңсез хәзинә, файдалана гына белергә кирәк.
Укытучы дәрес алып баручы гына түгел, ул сыйныф җитәкчесе дә, тәрбияче дә. Сыйныф җитәкчесе вазыйфаларының берсе- тәрбия сәгатьләре үткәрү.
Р.Фәхреддин әйткәнчә, әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, намус, яхшылык һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны бала күңеленә салу - һәрбер сыйныф җитәкчесенең төп максаты дип уйлыйм мин.
Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә аналарның бурычы зур. Ата-аналар җыелышларында “Әдәплелек, инсафлык, кешелеклелек”, “Мөгамәлә әдәпләре”, “Ватандарлык, туган илне ярату”, “Әти – әни туганнар”, “Олыларга хөрмәт”, “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларыннан өзекләр китерәм. Әлеге үгет –нәсыйхәтләр бала тәрбияләүдә җибәргән хаталарын танырга һәм булдырмаска ярдәм итә. “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачаклар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез”.Ризаэддин Фәхреддиннең моннан 100 ел элек әйткән гыйбарәләре бүгенге көндә дә әһәмиятле, актуаль...
Сыйныф сәгатьләре үткәргәндә темага туры китереп укучыларның тәртипләренә, тәрбияләренә, әдәпләренә, әхлакларына багышланган “Тәрбияле бала” исемле “Гыйльме әхлак” («Гыйлем әхлагы») сериясенә кергән өзекләрдән чын тәрбияле бала нинди булырга тиешлегенә мисаллар китерү урынлы булыр дип саныйм. Бу галимнең хезмәтенең әһәмияте - әйтеп, бәяләп бетергесез зур. Ул ир баланың да, кыз баланың да, ничек итеп үз-үзләрен һәр очракта да тәртипле, әдәпле тотарга, ничек итеп гыйлем өйрәнү серләрен үзләштерергә, ничек итеп үзләрен тәрбияләп, кадерләп үстергән ата-аналарга, якыннарына, җәмгыятькә лаеклы, файдалы шәхесләр булып үсеп җитешергә, ә ата-аналарга ничек итеп тәрбияләү кебек үтә дә җаваплы аеруча зур игътибарлы һәм үзләренә дә балаларына бөтен яктан үрнәк кирәклеген бәйнә-бәйнә, тәфсилләп һәм җентекләп өйрәтә.
Тәрбия! Чынлап та, бүгенге көндә иң кирәкле,иң актуаль көнүзәк мәсьәлә. Баланы дөрес тәрбияләү- ата-аналарның изге бурычы икәнен ассызыклап әйтү белән бергә, мондый җаваплы гамәлнең җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат-кат искәртеп “Җәвамигуль- калим шәрхе” исемле китабында болай дип яза: “...Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә - яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер...”.
Һәрберебезнең изге бурычы – балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас». Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.
Риза Фәхреддин хезмәтләре халык тәҗрибәсенә нигезләнгән. Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтебез белән горурлану хисләре уятуда Р.Фәхреддин хезмәтләре, аның тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора. Безнең тарихыбыз булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен без онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип санарга тиеш.
Әдәбият
1. Әнвәр Хәйри. Бөек галимебез. Казан утлары, 2009 нчы ел, 1 нче саны,149-153 нче битләр.
2. Балаларга үгет-нәсыйхәт.-Казан: «Дом печати» нәшрияты. -2001.-192 бит.
3. Галимнең тарихи хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе. Диләрә Гыймранова.Мәйдан, 2009 нчы ел,1 нче саны, 150-151 нче битләр.
4. Низамов А .М.“Милли мәктәп.Тәрбия нигезләре”.”Мәгариф” нәшрияты,2005.
5. Ризаэддин Фәхреддин. "Җәвамигуль-кәлим” шәрехе. Казан. "Рухият” нәшрияты, 2005.
6.Ризаэддин Фәхреддин. Адабе тәгълим.(Укыту кагыйдәләре). Гыйлем әхлактән тугызынчы кисәк. Икенче басма. Казан, 2006.
7. Татарның олуг улы. Мәгариф. 2009 нчы ел, 1 нче саны.
8.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Баш редактор Ф.Ә.Ганиев.. Казан.”Матбугат йорты” нәшрияты, 2005, 751 бит.
9. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.”Тәрбия дәресләре”. –Казан : Матбугат йорты , 1998
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация, посвященная творчеству Р.Фахретдина
Эта презентация посвящена жизни и творчеству Ризы Фахретдина...
Городская научная конференция педагогов Статья "Воспитание толерантности, межэтнической терпимости и чуткости "
Данная статья поможет учителю наладить воспитательнкю работу в многонациональных классах, раскроет приёмы толерантного воспитания. Теоретические приёмы раскрывают опытные педагоги и воспитатели, а пра...
Городская научная конференция педагогов Статья "Теоретическое обоснование и научные подходы методистов к решению проблемы роста орфографических ошибок у учащихся начальных классов"
В данной статье дано научное обоснование для выбора эффективных методов борьбы с орфографическими ошибками.Раскрывабтся взляды методистов на проблему орфографических ошибок. Было проведено иссле...
“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу)
Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә.Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү ки...
Классный час "Заочное путешествие в мемориальный музей Р. Фахретдина".
Классный час направлен на ознакомление учащихся с жизнью и творчеством Р. Фахретдина,воспитанию милосердия и толерантости....
Интегрированный урок математики и финансовой грамотности в 3 Е классе МБОУ"Гимназия №1 им.Р.Фахретдина",учитель начальных классов Шарафутдинова Гузель Наилевна.
Финансовая грамотность. Урок математики и финансовой грамотности в 3 ЕУчитель: Шарафутдинова Гузель Наилевна, учитель начальных классов .Тема урока: «Деньги» и «Карманные ...
Риза Фахретдин - о детях
Афоризмы о детях...