Яхшы укучы
презентация к уроку по чтению (4 класс) на тему
4класс укучылары белән әдәби укудан башкарган эзләнү эше
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yahshy_ukuchy.pptx | 199.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
темасы буенча проект эше "Әйбәт укучы"
әйбәт укучы булу өчен кирәкле сыйфатларны ачыклау Бурычлар : 1. Иң әйбәт укучыга хас сыйфатларны өйрәнү 2. Әдәби уку дәреслегендә укучыларга хас сыйфатларны яктырткан авторларның әсәрләрен өйрәнү 3.Анкета сорауларына җавапларга нәтиҗә чыгару Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны тормышка ашырырга кирәк: 1.Әйбәт укучыларының сыйфатларын өйрәнү. 2.Әдәби уку дәреслегендә тема буенча бирелгән әсәрләрне өйрәнү, өлкәннәрдән яхшы укучы сыйфатларына карата фикерләрен сорашу һәм анализлау. Максат :
Алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? -мәктәпкә соңга калмый килә, тәртип бозмый, яхшы укый; - авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора; - аны өлкәннәр мактый, хөрмәт итә; - ул иң элек башкалар турында уйлый, ярдәмчел була; - киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша; - егет булачак кечкенә кеше беркайчан да куркып калмый ; -әти-әнисе,туганнары, якыннары турында кайгырта, аларның кадерен белә; - әйбәт укучы- табигать баласы, ул матурлыкны күрә һәм саклый белә. Ә кемнәр соң ул чын кешеләр,әйбәт укучылар?
1.В.Нуруллин"Буреләр,үгез һәм без", 2. Ш.Камал"Курай тавышы", 3. Г.Ибраһимов"Яз башы", 4. Ш. Маннур"Әткәм-әнкәмнең теле...", 5. Ф. Хөсни"Сөйләнмәгән хикәя", 6. Г.Бәширов "Язгы Сабантуйлар", 7.Ә.Еники "Матурлык" Әдәби уку дәреслегендә укучыларга хас сыйфатларны яктырткан авторларның әсәрләре
Әсәрләр сыйфат В.Нуруллин "Бүреләр, үгез һәм без" Ш.Камал "Курай тавышы Г.Ибраһимов "Яз башы", Ш.Маннур"Әткәм-әнкәмнең теле..." Ф.Хөсни "Сөйләнмәгән хикәя", Г.Бәширов "Язгы Сабантуйлар", Ә.Еники "Матурлык" -мәктәпкә соңга калмый килә, тәртип бозмый, яхшы укый; +(Нәҗимов), Гәрәй +шәкерт - авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора; +(Нәҗимов) +Шәйхелислам - аны өлкәннәр мактый, хөрмәт итә; +Нәҗимовны председател ь мактый +Хәсән Фәйзулла мактый +шәкертне әнисе мактый - ул иң элек башкалар турында уйлый, ярдәмчел була +(Нәҗимов) - киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша; +(Нәҗимов) +Хәсән +Биктимер - егет булачак кечкенә кеше беркайчан да куркып калмый ; +(Мәхмүт) Әти-әнисе,туганнары, якыннары турында кайгырта, аларның кадерен белә; +(Нәҗимов) +Бәдертдин - әйбәт укучы- табигать баласы, ул матурлыкны күрә һәм саклый белә. +Мәхмүт +Шәйхи +шәкертләр
. 1)Мәктәпкә соңга калмый килә, яхшы укый."Таш яуса да, мәктәпкә соңарырга ярамый миңа. Чөнки узган көз үземне укырга алганда, мин- директога сәбәпсез дәрес калдырмаска, тәртипле булырга, яхшы укырга вәгъдә иткән кеше.",-ди ул. 2)Авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора " Юк,болай ятып эш чыкмаячак: утын үзеннән-үзе килмәячәк, ә дәрес калачак. Ни булса да булыр, барып карарга кирәк.",- дигән юллар шуңа дәлил булып тора. 3) Аны өлкәннәр мактый,хөрмәт итә -"Анысын да үзең әйбәт булганга, җәйге каникул вакытында калхузга булышкан өчен генә бирәм."Бу юлларны автор председатель Мөбин абый авызыннан әйттерә. Иң әйбәт укучы - В.Нуруллинның "Бүреләр, үгез һәм без" әсәрендәге Нәҗимов. Ул сигез сыйфатның алтысына(75%) ия
4)Ул иң элек башкалар турында уйлый,ярдәмчел була "Әле күптән түгел генә Мәхмүткә тиресләрен түгештем. Ә Гәрәйләргә узган ял көнендә генә утын кисешкән идем.“ 5) Киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша ."Бу мәсьәлә минем өчен күптән хәл ителгән: милиционер булмакчы идем мин. Әйбәтләп укып чыгып, милиционер булырга һәм дөньяда гаделлек урнаштырырга телим ". 6)Әти-әнисе,туганнары,якыннары турында кайгырта,аларның кадерен белә."Мин әнине бер дә рәнҗетергә теләмим,кимендә йөзгә кадәр яшәтергә тиеш мин аны. Әтием өчен дә яшәргә тиеш ул"
1. “Иң әйбәт укучы"сыйфатлары гына әйбәт булу өчен җитәме ? 2.Үзегездә нинди сыйфатларны үзгәртер идегез ? 3. Үзегезне әйбәт укучы дип саныйсызмы? Анкета сораулары
1.Яхшы уку өчен, китапны яратырга, укыганны аңларга кирәк. Моның өчен китап белән дуслашырга кирәк, чөнки китап-белем чишмәсе. 2.Элек-электән үк кешеләр белемгә омтылган кешеләрне яраткан,үз иткән. Без белемле, тәрбияле кеше булырга тиешбез. Вакытның кадерен белергә кирәктер ,тырышлык та комачауламас.. 3.Мин китап укырга яратам. Кайбер китапларны мин кат-кат укыйм. Ә укыгач анда язылганнар турында дусларыма сөйлим, шигырьләрен ятлыйм. 4.Безнең гаиләдә барысы да укырга яраталар. Мин шигырь ятлый башласам, мине уздырып сөйләргә тотыналар.Мин шаккатам, ничек алар ничә елдан соң да шуны хәтерлиләр! 5 . Күп укыган күп белә, дигән мәкаль миңа бик ошый. Чыннан да, күбрәк укысаң, өй эшләрең әйбәт эшләнә , укытучы да ,әти-әни дә канәгать,мактыйлар,мактау сүзләре ишеткәч, үземә дә рәхәт булып китә. 6.Бүген урамда XXI гасыр. Белемле кеше генә уңышка ирешә ала, дип уйлыйм. Моның өчен мәктәптә тырышырга кирәк.Чөнки мәктәп безгә беренче белемне, күнекмәләрне бирә. Җавапларның кайберләре:
Шулай итеп,яхшы укучы үзендә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш икән: мәктәпкә соңга калмый килә, тәртип бозмый, яхшы укый; авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора; аны өлкәннәр мактый, хөрмәт итә; ул иң элек башкалар турында уйлый, ярдәмчел була; киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша; беркайчан да куркып калмый ;әти-әнисе,туганнары, якыннары турында кайгырта, аларның кадерен белә; әйбәт укучы- табигать баласы, ул матурлыкны күрә һәм саклый белә. Нәтиҗә:
Нәҗимов, Гәрәй, Мәхмүт , Бәдертдин кебек малайларның тормыш юлларында очраган киртәләрне ничек җиңгәннәрен истән чыгармыйк. Үзебезнең тыныч , мул тормышта ,әти-әни назына күмелеп яшәвебезгә сөенә-сөенә "Яхшы укучы " исеменә лаек булыр өчен бар көчебезне бирик.
Без яшәгән гүзәл җирдә Гел аяз булсын күкләр. Бәхетле балачак, озын гомер Телиләр безгә күпләр. Дөн ья матур, илләр имин булсын, Тыныч булсын туган җиребез Сәламәтлек,шатлык, бәхет белән Узсын безнең һәрбер көнебез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
Авыр укучы белән эш
Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүнең яңа технологияләрен тудыру, укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (олимпиада, конкурсларда җинү, уку күрсәткечләре яхшыру,...
Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".
Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу" темасына презентация....
«Шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен өйрәтүдәге проблемалар».
«Шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен өйрәтүдәге проблемалар»....
Укучым
Үзең укыткан укучыларым да миңа бик якын. Берсе турында язарга уйладым гына, барсы да яныма «килеп басты»....
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфтан тыш чара “Көзге уңыш”
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара“Көзге уңыш” Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме. “Яфрак бәйрәме” җыры 1...