Б хәрефе
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему
Әлифба укытканда куллану өчен материал.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
b_hrefe.docx | 16.97 КБ |
b_hrefe.ppt | 504 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: «Тартык [б] авазы һәм Б, б хәрефләре»
Максат: 1. Тартык[б] авазы һәм Б,б хәрефләре белән таныштыру;
2. Өйрәнелгән хәрефләрнең әйтелешен кабатлау, сузык һәм тар-
тык авазлар турында белемнәрен тирәнәйтү;
3. Укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү
өстендә зшне дәвам итү.
Җиһазлау: компьютер, слайдлар, экран, Шүркә рәсеме, схема, ребуслар.
Материал: Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов «Әлифба» дәреслеге, 57нче бит,
« Салават күпере » журналы.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше:
Исәнләшү.
II. Төп өдеш:
1. Хәерле булсын безнең дәресебез,
- Хәерле булсын һәрбер эшебез.
- Бүген дәресебез гади генә дәрес түгел, әкияти дәрес. Без «Хәрефләр иле» нә сәяхәтне дәвам итәрбез.( 1слайд.«Хәрефләр иле» ) Үзебез белән Шүркәне сәяхәткә алырбыз.
- Кәефләрне билгеләү.(2 слайд. Йөзләр.) Укучылар йөзләрдә авызларны ясыйлар.
2. Укучылар, мин сезгә табышмак әйтәм:
Канаты бар, очалмый.
Зәңгәр күкне кочалмый.
Җирдә оя коралмый.
Чөнки сусыз торалмый. (балык)
3слайд.( балык рәсеме һәм Б,б хәрефләре)
- Балык сүзенә иҗек- аваз анализы ясау.
- ничә иҗектән тора?
- беренче иҗек?
- икенче иҗек?
- тартык авазларны нинди төс белән буйыйбыз?
- сузык авазларны нинди төс белән буйыйбыз?
- беренче нинди аваз?
- бу аваз яңгыраумы, саңгыраумы?
- [б] авазы укуда һәм язуда Б,б хәрефләре белән тамгалана. Димәк, без Б шәһәрендә кунакта.
- Б хәрефе нәрсәгә охшаган?
4. Фонетик күнегү үткәрү:
- Бам-бам-бам
Бом-бом-бом
Бум-бум-бум
Бим-бим-бим
Бым-бым-бым
5. Абак белән кушылмалар төзү һәм уку (ба, бә, бу, бү,бы,би, бе)
6. Дәреслек белән эш. (баганалап бирелгән сүзләрне уку)
Текст өстендә эш.
- Рәсемдә нәрсәләрне күрәсез?
- Алар кайда йөзәләр?
- Бака нинди тавыш чыгара?
- Алар ничек йөзә7
Текстны бергәләп кычкырып, аннан чылбыр буенча уку.
7. Ял минуты.
8. « Мәзәк хәлләр, гаҗәп хәлләр» хикәясен уку.[б ] авазы кергән сүзләргә кул чабу.
-Нинди ялгышлар ишеттегез?
9. Шүркәнең биремнәрен үтәү:
- Чәчелгән хәрефләрдән сүзләр төзү.(1төркем- балан, 2төркем- балык)
- 4 слайд.( б, а, л, н, ы, к, б, а, л,а хәрефләре)
- 5 слайд.( балан, балык сүзләре) Дөреслеген тикшерү.
- 6 слайд. Балан сүзендә яшеренгән сүзләрне табу.(бал, бала, алан, ала, ал)
- 7 слайд. Ребуслар.
1. 5ек.
2. Иҗек һәм хәрефләрдән сүзләр төзү.(сабан,табан, кабан, сабак. табак, кабак)
3. Бүре рәсеме + к (бүрек)
10. Ял минуты. « Күрсәт әле, үскәнем »көенә хәрәкәтләр ясау .
11. Төркемнәрдә эш.
1төркем – чәчәкләрдән Б хәрефе төзи;
2 төркем – кипкән яфраклардан Б хәрефе төзи;
12. Хәрефләр кассасы белән эш.(бәби, бала, басу, бәти, карга сүзләрен төзү)
13. Нәтиҗә ясау. Дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?
8слайд. .«Хәрефләр иле. Рәхмәт »
III. Йомгаклау.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
б Б
а л ы к Б Б а а н л
Балан Балык
Балан
5 ек
Ба н са та ка к
Хәрефләр иле Рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"
Урок в 1 классе помогает правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....
Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.
Язарга өйрәнү дәресенә презентация....
Әлифба 1 класс к хәрефе
Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...
Әлифба.1кл.Щ хәрефе.
Әлифбадан 1 класс өчен дәрес планы....
"С" хәрефе
"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 нче сыйныфта уздырылган татар теле дәресе....
М хәрефе булган сүзләрне уку
Әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...
Тема: м хәрефе һәм авазы
1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...