Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай.
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему
дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү; Тукай иҗаты аша китап укуга теләк булдыру; авырлыкларга каршы тора белү, ихтияр көче , кызгану һәм башкалар өчен шатлана белү хисләре тәрбияләү ; әти-әни кадерен белергә өйрәтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukay_._uku_drese.doc | 140.93 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Мәшһүр татар шагыйре – Габдулла Тукай.
Максат: дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү; Тукай иҗаты аша китап укуга теләк булдыру; авырлыкларга каршы тора белү, ихтияр көче , кызгану һәм башкалар өчен шатлана белү хисләре тәрбияләү ; әти-әни кадерен белергә өйрәтү.
Материал: Р.Х.Ягъфәрова. Уку китабы 4. Г.Тукай “Исемдә калганнар”, “Китап”.
Җиһазлау: дәреслекләр, Г.Тукай китаплары, Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр, презентация «Тукай эзләре буйлап», кроссворд.
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше.
- Яңа материал өстендә эш.
- Кроссворд чишеп, теманы һәм максатны ачу.
| 1 | ||||||||||
2 | |||||||||||
3 | |||||||||||
4 | |||||||||||
5 | |||||||||||
6 | |||||||||||
7 | |||||||||||
8 |
- “Сөткә төшкән .....”мәсәлнең исемен дәвам итегез.
- Габдулланы кечкенә вакытында нинди кушамат белән йөрткәннәр?
- Кәҗә кем белән бик тату яши?
- Г.Тукайның туган авылы.
- Тукай беренче тапкыр кайсы рус язучының шигырен укый?
- “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме.
- Кәҗә белән сарык нәрсәнең башын капчыкка салалар?
- “...Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар.” Бу юллар кайсы әкияттән?
- Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты?
- Кроссворд кемгә багышланган?
- Без бүгенге дәрестә кемнең тормышы һәм иҗаты белән танышырбыз?
- Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
- Бу иллюстрацияләр нинди әсәрләргә ясалган? (Балалар эше)
- Кроссвордта килеп чыккан сүз сезгә нәрсәне хәтерләтә? Аның турында нәрсә әйтә аласыз? (Тукай сүзләренә язылган халык җыры, татарның гимны.)
- Туган тел җырын башкару.
- “Тукай эзләре буйлап”- презентация карау.
- Китаплар күргәзмәсе белән танышу. “Исемдә калганнар” китабы белән таныштыру.
- “Исемдә калганнар “ автобиографик хикәя.
- Аңлатмалы сүзлектән автобиография сүзенең мәгънәсен ачыклау.(Өй эше итеп бирелергә мөмкин.)
- Дәреснең эпиграфын уку. (Дәрес ахырында ачыкларбыз.)
“... Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр.”Г.Тукай.
- Хикәядән өзекне тыңлау. (Малайларга өй эше итеп бирелә. Алар өзекне яттан сөйлиләр.)
- Хикәя өстендә эш:
- Хикәядә кемнәр искә алына?
- Бу өзекне тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?
- Габдулланың сабыйлык еллары нинди вакыйгалардан тора? Нинди вакыйга сезне бигрәк тә тетрәтте?
- Габдулла өчен сөенеп, аның өчен куанып утырган урыннар булдымы? Ул кайсы өлештә? Габдулла үзен ничек хис итә? Ни өчен?
- Ишеткәнегезчә габдулланың тормышында авырлыклар, газап чигүләр күп булган. Ә сезнең тормышта да ниндидер авырлыклар, үзегезне начар хис иткән вакытлар буламы? Сез бу вакытта кемгә яки нәрсәгә ярдәм сорап киләсез, бу уңайсызлыкларны ничек җиңәсез?
- Ә Габдулла бу юлдан чыгуны ничек тапты икән? Бу сорауга җавапны без Г.Тукайның “Китап” дигән шигырен укыгач табарбыз.
- Г.Тукайның “Китап” шигыре өстендә эш.
- Шигырьне ничә өлешкә бүләргә мөмкин? (2 өлешкә. 1нче – шагыйрьнең авыр минутлары; 2нчесе китапның кешене үзгәртүе.)
- Беренче бүлекне нинди интонация, нинди тон белән укырга кирәк?
- Ә икенче бүлекне?
- Шигырьне укыганда күз алдыгызга нәрсәләр килде? Китапны башка бер әйбергә, башка предметка охшатмадыгызмы? (Мин үзем кояшка охшаттым.)
- Йомгаклау.
А)- Дәрес башына яңадан әйләнеп кайтыйк. (Эпиграфны кабат уку)
- Эпиграфны ачу. (Кеше үзенең тормышында нинди генә кыенлыкларга очраса да, нинди генә газаплар кичерсә дә бу авырлыкларны китап ярдәмендә җиңә ала. Китап начарлыкларга каршы безнең төп коралыбыз икән. )
- Китап турында мәкальләр әйтү. (Балалар белгән мәкальләрен әйтәләр .)
Б) – Дәрес сезнең өчен файдалы булдымы? Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз? (Әти-әниләрнең кадерен белергә, аларны яратырга, хөрмәт итәргә кирәк.)
- Өй эше. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” хикәясен тулысынча укырга.
- Билге кую.
| 1 | ||||||||||
2 | |||||||||||
3 | |||||||||||
4 | |||||||||||
5 | |||||||||||
6 | |||||||||||
7 | |||||||||||
8 |
- “Сөткә төшкән .....”мәсәлнең исемен дәвам итегез.
- Габдулланы кечкенә вакытында нинди кушамат белән йөрткәннәр?
- Кәҗә кем белән бик тату яши?
- Г.Тукайның туган авылы.
- Тукай беренче тапкыр кайсы рус язучының шигырен укый?
- “Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме.
- Кәҗә белән сарык нәрсәнең башын капчыкка салалар?
- “...Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар.” Бу юллар кайсы әкияттән?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая...
Презентация " Габдулла Тукай"
Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...
Презентация " Габдулла Тукай"
Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...
Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)
Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....
Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"
Урок на тему Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” был проведен в 1 классе с рускоязычными учащимися. На уроке использовались мультфильмы, с сайта http://balarf.ru/о-бала....
Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....
: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....