Гаяз Исхакый
статья по чтению по теме
Реферат, посвящённый 135 летию со дня рождения Гаяза Исхакый, выдающемуся деятелю татарского национального движения, писателю, публицисту, издателю и политику.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.ishakyy._konkurs.docx | 40.82 КБ |
Предварительный просмотр:
Кереш сүз
Бар уем кичен – көндезен
сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык,
авыруың – минем авыруым.
Г.Тукай
Октябрь революциясен, большевиклар идеологиясен кабул итә алмаган бик күп атаклы шәхесләрнен кайберләре, Ватаннарын калдырып, чит илгә китәргә мәҗбүр була. Туган илләрендә калучыларның күбесе төрмәләрдә, сөргеннәрдә юкка чыгарыла. Тоталитар режим тарафыннан алар 70 ел буена хаксыз рәвештә «халык дошманы» булып кала, әдәбият, сәнгать мәйданыннан, рухи тормыштан алып ташлана. Тик сиксәненче еллардан башланган сәяси-рухи үзгәрешләр нәтиҗәсендә генә әдәбиятның үткән юлына яңача караш формалаша.
Соңгы елларда исемнәре һәм иҗатлары туган иленә әйләнеп кайткан зыялылар арасында Гаяз Исхакый исеме аеруча мөһим урын алып тора. Төрек-татар халыклар азатлыгы, матур тормышы һәм социаль тигезлеге өчен гомеренең алтмыш елын багышлаган бу олуг шәхес татар тарихында тирән эз калдырган. Г.Исхакыйнын милләт язмышы өчен көрәше язучы, мөхәррир һәм сәясәтче буларак эшчәнлегендә төп максат булып тора.
Гаяз Исхакый әдип буларак — кырык биш хикәя, роман һәм сәхнә әсәре белән Казан татарлары әдәбияты тарихының алтын чорын барлыкка китерүчеләрнең беренчеләреннән. XX йөз башында әдипнең иҗаты Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирханнар йолдызлыгында иң югары биеклектә тора. Аның иҗатын үз заманында тирән тикшергән әдәбият белгече Флүн Мусин «Г.Исхакыйның иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора»1, - дип язган. Гаяз Исхакый – бөек әдип. Ул үз каләме белән көчле! Гаяз Исхакый безгә еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдырган.
1 Флүн Мусин. Гаяз Исхакый, 180 бит
Төп өлеш
1 бүлек
Тормыш юлы
Гаяз Исхакыйның дөньяга һәм әдәбиятка килүе ХIХ йөзнең икенче яртысыннан татар хәятында башланган яңарыш белән бәйләнгән кебек. “Мин 1878 нче елда иске стиль белән февральнең 10 сында (яңа стиль белән 23 февраль ) җомга көн кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен”,1 - дип искә ала үзенең туган вакытын Г.Исхакый. Әтисе Гыйлаҗетдин – заманы өчен абруйлы дин әһеле – мулла була. Зирәк һәм белемгә омтылышлы булган Мөхәммәтгаяз бик яшьли (5 яшьтә ) укырга өйрәнә. Башлангыч белемне Яуширмә мәктәбендә алганнан соң ул Чистайда, Казанның Күл буе, Әмирхановлар мәдрәсәсендә укый. 1898 нче елда Оребургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә мөгаллим, 1903 нче елда туган авылы мәчетендә мулла, “Таң йолдызы”, “Тавыш” газеталары редакциясендә хезмәткәр булып эшли.
Г.Исхакый, дөньяны тирән аңлап белүче әдип, сәяси фикерләре өчен, 1906 һәм 1907 нче елларда патша тарафыннан кулга алына, өч елга хөкем ителеп, сөргенгә җибәрелә. Әмма ул 1908 нче елның җәендә сөргеннән качып, Петербургка килә, бераздан Төркиягә качып китә. Шуннан соңгы тормышы кабат Рәсәй, чит илләр – Харбин, Париж, Берлин, Варшава, Анкара, Истанбул шәһәрләре белән бәйле. Ул Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларны “Идел-Урал” бәйсезлек хәрәкәтенә тупларга омтыла. Берлинда “Яңа милли юл”, Кытайда “Милли байрак” газета-журналларына нигез сала.
Гаяз Исхакый 1954 нче елның 22 июлендә Анкарада вафат була. Үзенең васыяте буенча Истанбулда Әдернәкапы зиратында күмелгән.
1 Флүн Мусин. Гаяз Исхакый, 10 бит
2 бүлек
Мәктәптә Г.Исхакый иҗаты белән танышу
2.1.Г.Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе, аның әдәби мирасы – чын мәгънәсендә, рухи байлык. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала. Аның әсәрләре кешене тәрбияли, әхлакый яктан ныгыта. Хәзерге заман кешеләре өчен дә Гаяз Исхакыйның әсәрләре актуаль, чөнки язучының төп темалары булып катнаш никахлар, дорфалык, тәртипсезлек, милләтнең бетүе, искелек белән яңалык көрәше тора. Ә Гаяз Исхакый бу проблемаларны инде күптән күргән һәм моңа битараф кала алмаган. Шуңа күрә дә алга таба санап кителәчәк әсәрләрнең мәктәп программасына кертелүен бик урынлы дип саныйм.
2.2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) буенча Гаяз Исхакыйның түбәндәге әсәрләре өйрәнелә:
5 нче сыйныф: “Кәҗүл читек” хикәясе;1
8 нче сыйныф: “Сөннәтче бабай” повесте (өзек);2
9 нчы сыйныф: “Җан Баевич” комедиясе. Дәрестән тыш уку өчен “Зөләйха” әсәре.3
10 нчы сыйныф: “Ул әле өйләнмәгән” әсәре (өзекләр). Дәрестән тыш уку өчен “Кәләпүшче кыз” әсәре.4
Мин, башлангыч сыйныф укытучысы буларак, Г. Исхакый әсәрләрен балаларга башлангыч сыйныфлардан ук тәкъдим итү зарур икәнен әйтеп үтәр идем. Мәсәлән, “Кәҗүл читек”, “Калуш” хикәяләрен уку файдалы һәм кызыклы булыр иде дип уйлыйм.
1“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен), 85 бит
2 Шунда ук, 95 бит
3 Шунда ук, 98,100 бит
4 Шунда ук, 102, 103 бит
3 бүлек
Балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге.
Әдәбиятка шактый иртә килгән Г. Исхакый балалар әдәбияты өчен матур үрнәкләр бирергә, чын сәнгать әсәрләре тудырырга өлгергән. Аның “Кәҗүл читек”, “Калуш” хикәяләрен, “Сөннәтче бабай” повестын балалар бик яратып, кызысынып укыйлар.
“Кәҗүл читек ” хикәясенең сюжеты бик гади. Биредә кечкенә бала – Әхмадулла мәхдүмнең гает бәйрәме өчен тегелгән милли читек белән бәйләнешле хис-кичерешләре тасвирлана. Әтисе малаена читек алып кайтырга вәгъдә итә. Нәтиҗәдә, бала бик түземсезләнеп бәйрәмне һәм кәҗүл читекне көтә башлый. Әмма бу хыяллар тормышка ашмый, читек бәйрәмгә тегелеп бетми – корымга буялып яңартылган иске читек аңа кимсенү, күңел газабы һәм иптәшләре алдында уңайсызлану хисләре генә китерә.
Сюжет үстерелешендә Г.Исхакый бала булып фикер йөртә: баштарак читекне көтү белән бәйле хисләр, Миңлегали һәм башка дусларына читекне күрсәтеп балаларча мактану, малайларның “әбисенең башмагын кигән” сүзләреннән соңгы кичерешләр үзгәреше, финал – болар барысы да нәкъ менә балалар психологиясен аңлап-белеп язылганнар.
Минем уйлавымча, “Кәҗүл читек ” хикәясе, тәрбияви яктан, зурлар өчен дә әһәмиятле: биредә бала һәм өлкәннәр арасындагы үзара мөнәсәбәт тирән яктыртылган. Өлкәннәрнең бала күңелен аңлап бетермәве аерым очракларда бала өчен зур фаҗига да тудырырга мөмкин бит. Бала күңелен, аның нечкәлекләрен тоемлый белү – бездән, өлкәннәрдән, зур осталык, игътибар таләп итә.
4 бүлек
Программа буенча өлкән сыйныфларда өйрәнелә торган әсәрләр
4.1. “Сөннәтче бабай” повесты 1911 елда Истанбулда язылган. Беренче мәртәбә 8 томлык әсрләр җыелмасының икенче томында “Шәкерт бабай” хикәясе белән берлектә 1912 елда басылган. Бу повесть балалар өчен татар авылына хас милли бизәкләрне, гореф-гадәтләрне белеп, тормышчан итеп тасвирлавы һәм халыкчанлыгы белән кадерле.
Исеме дә инде күптән онытылган, (ә аның исеме Корбанколый була), яше дә билгесез Сөннәтче бабай – балалар һәм авыл халкы өчен дә үзенчәлекле шәхес. Үзе генә түгел, аның хәтта йорты да аерылып тора. Бу аерымлылыкның сере – аның һөнәре, малайларны сөннәткә утырту һөнәре белән бәйләнгән. Нәселе Аксак Тимергә, Мөхәммәт галәйһессәламнең үзенә барып тоташучы Сөннәтче бабай буыннан-буынга килгән гореф-гадәтне кадерләп, изге итеп саклый. Хатыны Гөлйөзем әби дә озак вакытлар аның яртысы булып, ире изге иткән күп нәрсәләргә табынып гомер сөрә. Әмма Гөлйөзем әби үлеменнән соң Сөннәтче бабай йортына килгән уңмаган карчыкның шушы кыйммәтләрне аңламавы төп геройның фаҗигасен тудыра. Сәлман Фәрси пәкесе – изге сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырган хатынын күрү – Сөннәтче бабайны үлем түшәгенә ега. Шушы вакыйгалар, төп персонажның үзе өчен иң кадерле әйбер – пәкене Мәхдүм кулына тапшырып, “Алла ” дип гомер куюы, авторның каберлектә үсеп киткән ике яшь каен турындагы сүзләре һәм азактан “Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды...” фикере тирән уйга сала. Күңелдә милләт язмышы, гореф-гадәтләр,кыйммәтләр турында борчу тудыра.
Хикәядә автор “кечкенә” кешенең драмасын фаҗига дәрәҗәсенә күтәрә, тормышның “вак-төяк”ләреннән тирән мәгънә чыгара һәм Гоголь кебек күз яше аша көлә. Әсәрдән изге йолаларга сак мөнәсәбәт, пөхтәлек һәм хөрмәт кирәклеге, шул вакытта өйнең тоткасы хатын-кыз икәнлеге дә ачык аңлашыла. Г.Исхакыйның хатын-кызны шулкадәр югарылыкка күтәрүен аңлаудан күзләргә яшьләр килә.
4.2. Мөһаҗирлектә1, гыйльми-сәяси хезмәтләр белән бергә, Г.Исхакый әдәби әсәрләр язуын да дәвам иткән. Аның бу әсәрләрендә татар халкы тарихындагы төрле проблемалар яктыртыла. 1923 нче елда язылган “Җан Баевич” комедиясендә автор бүген дә актуаль булган проблеманы күтәрә: әсәрендә тәрәкъкыйпәрвәр2 булам дип, үзенең милли яшәешеннән баш тартучылардан көлә.
4.3. Г.Исхакыйның заманында күп шау-шулар, бәхәсләр тудырган, ә егерменче еллар башында хаксызга гаепләүләргә сәбәп булган мәшһүр әсәре – “Зөләйха” пьесасы 1907 нче елда Чистай төрмәсендә языла башлый, 1911 нче елда Истанбулда дәвам иттерелә, 1912 нче елда Петербургта тәмамлана. Автор үзе аны драма дип атаган, ләкин күтәрелгән проблемалар, кискен иҗтимагый конфликт, геройларның язмышы буенча әсәр трагедия жанрына карый. Ул 1917 нче елда Мәскәүдә басыла. Казанда “Сәйяр” труппасы тарафыннан сәхнәгә куела. Ф.Әмирхан аны “Рухани фаҗига” дип атый. Бу әсәргә Солтан Габәши музыка яза. Октябрь революциясеннән соң “Зөләйха”ны “Сәйяр” труппасы тагын күрсәтә. Тиздән мәшһүр әдипкә караш үзгәрә, “Зөләйха”, русларга каршы юнәлдерелгән һәм ислам динен пропагандалаган пьеса дип, репертуардан төшерелә, татар әдәбиятында иң реакцион әсәр итеп карала башлый. Чит илләрдә үзешчән драма коллективлары аны берничә мәртәбә куялар. Ә Ватанында Г.Исхакый соңгы елларда гына (1992) яңадан сәхнәгә менә.
“Зөләйха” – ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер үк вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырган әсәр.
“Зөләйха” драмасында, автор әйтүенчә, Россиядә колониаль шартларда яшәгән татарларның тарихында булган хәл – аларны көчләп чукындыру вакыйгасы ята. Ире, балалары белән әйбәт кенә яшәп яткан гади бер татар хатыны Зөләйханың иреннән, өч баласыннан аерып, башта монастырьга ябылуы, соңыннан көчләп урыска хатын ителүе, ят дин һәм күңеленә ятмаган гореф-гадәтләргә тоткын ителүе җанны тетрәтә һәм йөрәккә тирән яра сала. Исерек ирен агулап үтергәне өчен Зөләйха унсигез ел төрмәдә була. Ләкин ул физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи җәберне, рухи богауларны авыр кичерә. “Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин анда (төрмәдә) мондагы кебек, иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазны укыдым. Теләгәнчә рузамны тоттым”3– ди ул. Авыр газаплардан соң үләр алдыннан ул балалары белән күрешә, урыстан туган улының да исламга кайтуын күреп, тыныч күңел белән мәңгелеккә күчә. Бу әсәрендә Г.Исхакый Зөләйха кебек көчле рухлы Милләт Анасы булганда милләтнең бетмәячәгенә, яшәешенә ышанычын белдерә һәм шуны укучыларга җиткерергә тырыша.
4.4. Г.Исхакый милләтне бетүгә алып баручы тагын бер мәсьәләне – катнаш никах проблемасын да үз вакытында күреп алган һәм аны “Ул әле өйләнмәгән иде” (1916) әсәрендә ачык сурәтләгән. Әсәрдә автор төп геройлар итеп укымышлы татар егете Шәмсетдинне һәм рус кызы Аннаны ала, бу ике герой белән ул бик күп темаларны яктырта. Шәмсетдин – авыл егете, татар авылында туып үскән. Ә инде еллар үтү белән , Шәмсетдин шәһәргә китә һәм шәһәр йогынтысына бирелә. Вакытлар үткәч, ул үзенә тормыш юлдашы эзли башлый. Аның татар диненнән булган кыз белән гаилә корасы килә. Ләкин Шәмсетдин рус милләтеннән булган Анна белән таныша. Анна хатын-кызларга хас барлык яхшы сыйфатларны туплаган була. Ул бик уңган, акыллы, кичерә белүче хатын итеп сүрәтләнә. Алар очраша башлыйлар, Шәмсетдингә Анна белән уңайлы була. Ләкин Шәмсетдин Аннаны яратмый, ул күңеле белән һаман да татар кызын эзләп яши. Анна да бик акыллы була, шуңа күрә ул Шәмсетдинне ашыктырмый. Алар бергә яши башлыйлар, һәм менә шул вакытта Шәмсетдин Аннага ияләшә дә инде. Ул Аннада үзенең хыялындагы татар кызын күрә башлый. Ә инде Анна Шәмсетдингә бала көткәнен әйткәч, Шәмсетдин ике ут арасында кала. Ул авылга кайтып китә, Аннаны онытырга тели. Авылда бик күп татар кызлары белән таныша, хәтта өйләнергә дә җыена, ләкин һәрбер кызда да Аннада булган сыйфатларны күрергә тели. Шул вакытта Анна аңа хатлар яза. Шәмсетдин Аннаны сагына һәм кире шәһәргә кайтып аның белән яши башлый. Ләкин Шәмсетдин Аннаның балаларны чиркәүгә алып кергәнен күргәч, аның өчен ул аяз көнне яшен суккандай була. Бу вакытта ул дине бетүен тоя.
Шәмсетдин – психологик тирәнлек белән эшләнгән образ. Аның Аннаны сөю хисләре дини-милли традицияләр белән каршылыкка керә. Балаларын Төркиягә алып барып, мөселман итәм дигән уйлары буш хыял гына булып кала. Анна образы идеаллаштырып, Тукайның кем икәнен дә белмәгән татар кызларына каршы куелып сурәтләнгән. Әсәрендә Г.Исхакый, бер яктан, катнаш никахның татар милләтенә зыян китерүен күрсәтсә, икенче яктан, Шәмси кебек зыялы егетләргә тиң Анна кебек укымышлы, мәдәниятле татар кызлары булуын тели. Һәм ул хаклы да.
4.5. Г.Исхакыйга әдиплелек таҗын кидерткән һәм аны таныткан әсәр – “Кәләпүшче кыз” повестенда татар җәмгыятендәге әхлакый бозыклыклар фаш ителә.. Әсәрдәге төп герой Камәрнең әтисе иртә үлә һәм гаилә караучысыз кала. Әнисе кәләпүш чигә, кибеткә куеп сата. 15 яшьлек тәҗрибәсез, чибәр, саф күңелле Камәр, энесе мәдрәсәдә кунып укый башлагач, кибеткә кәләпүшләр илтә башлый. Бераздан ул өлкән кибетче Вафа тозагына каршылыксыз диярлек эләгә һәм фахишәлеккә мәҗбүр ителә, гомере фаҗига белән тәмамлана.
“Бәхет белән тәүфыйк бер юлда йөри “4, - ди халык. Камәрнең язмышы – кыз балалар өчен гыйбрәтле язмыш. Шуңа күрә дә яшьләргә бозыклыклардан сакланырга , шул ук вакытта әти-әни сүзеннән чыкмаска һәм дөрес тәрбия алырга, акылны югары дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. “Кәләпүшче кыз” повесте идеясы ягыннан бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Бу әсәрне укыганнан соң, киңәш итеп: “Кызлар, ишетегез, тәүфыйкъле булыгыз!” – дип әйтәсем килә.
1 Мөһаҗирлектә - эмиграциядә
2Тәрәкъкыйпәрвәр –алдынгы карашлы кеше
3 Гаяз Исхакый.Сайланма әсәрләр, 450 бит
4”Мәгариф” журналы, 1993. № 9, 23бит
Йомгаклау
Гаяз Исхакый – халык язучысы. Ул һәрбер әдәби әсәрендә әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядан чыгып эш итә. Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, саекмас чишмәдәй саф, чиста мирасын халыкка бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең берсе ул. Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Гаяз Исхакый – Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – шуларның берсе. Бу олуг әдипнең безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. “Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз... бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк !”1, - дип язган Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк!
Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокулары мәсьәләсе алгы планга куела.
Г.Исхакый – татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Мәктәптә еш кына Г.Тукай, М.Җәлил көннәре үткәрелә. Әлеге исемнәр янына Г.Исхакыйны да өстәү яхшы булыр иде дип саныйм.
Г.Исхакый кебек шәхес белән мин дә горурланам! Тумышым белән мин Менделеев районыннан. Г.Исхакыйның туганнан туган абыйсы Риза Газизов2 (Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия абыстайның бертуган апасы Бибисәгыйдәбануның улы) Менделеев районының Турай авылыннан. “Сабый чагында әти-әнисе белән Гаяз Исхакый да бу авылга килгәндер, минем туган якларымда аның да эзе сакланадыр”, - дигән хисләр кичерәм.
1 Г. Исхакый. Әсәрләр. 1т., 16 бит
2 Риза Газизов – бөек татар галиме
Чыгышымны яшь шагыйрь Рифат Сәлах сүзләре белән тәмамлыйсым килә1:
“Милләтебез!” – диеп, янып – көеп,
Без яшәргә тиеш, без – бакый!
Дөрес юлны күрсәткәнең өчен
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, Исхакый!
Без атларга тиеш ялгышмыйча,
Туры юлда синең эз балкый!
Син яшәсәң, яшәр милләтебез,
Ышан безгә, ышан Исхакый!
1 Р.Сәлах.Яшел ай,13 бит
Әдәбият исемлеге
- Исхакый Г. Әсәрләр. Унбиш томда. 1. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.
- Гаяз Исхакый. Сайланма әсәрләр. - ТаРИХ, 2002.
- Исламов Ф.Ф., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты. 5 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2009.
- “Мәгариф” журналы, 1993, № 9
- Миңнегулов Х.Й., Гыймадиева Н.С. 10 нчы сыйныф өчен дәреслек- хрестоматия. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.
- Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан – ТаРИХ, 2003.
7. Мусин Флүн. Гаяз Исхакый. - Казан: Татарстан китап нәшрияты. 1998.
- “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен). –Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
- Сәлах Р. ”Яшел ай”. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
- Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
- Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар әдәбияты. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Эчтәлек
- Кереш. 1
- Төп өлеш.
1бүлек. Тормыш юлы 2
2бүлек. Мәктәптә Г.Исхакый иҗаты белән танышу
- Г. Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе 3
- Мәктәп программасына кертелгән әсәрләр 3
3 бүлек. Балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге 4
4 бүлек.Программа буенча өлкән сыйныфларда өйрәнелә торган әсәрләр
4.1. “Сөннәтче бабай” повесты 5
4.2. “Җан Баевич” комедиясе 6
4.3. “Зөләйха” пьесасы 6
4.4. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре 7
4.5. “Кәләпүшче кыз” повесте 8
3. Йомгаклау. 9 -10
4. Әдәбият исемлеге 11
Яр Чаллы шәһәренең Муниципиаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениясе
”9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары
Фәнни-эзләнү эшен башкаручы :
Яр Чаллы шәһәренең ”9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Сырышева Надежда Семён кызы
Яр Чаллы
2013
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
В.Исхаков. Айнурҙың дуҫтары
2 синыф өсөн Туған телдән дәрес өлгөһө...