Фольклор күренеш "Капка төбендә"
методическая разработка (старшая, подготовительная группа)

"Капка төбендә" фольклор күренеше балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен ачык чара буларак үткәрелә. Ул зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен язылган. Бу күренеш халкыбызның онытылып барган уеннарын, җырларын, такмакларын үз эченә ала. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kapka_tobend_folklor_kureneshe.docx21 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Сатыш “Кояшкай” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

           

Фольклор  күренеш:

«Капка төбендә”

Саба районы Сатыш  “Кояшкай”

                                                           балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                                       Исмәгыйлева Ләйлә Рафаэль кызы.                                                          

 

2024 ел

“Капка төбендә”

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркеме өчен)

                                                                     

Максат һәм бурычлар:

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк

кызыксыну уяту.

2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны

дәвам итү.

3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга

булышлык итү.

4.Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган

телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре

тәрбияләү.

 

 Җиһазлау: зал халкыбызның милли йолаларына туры китереп бизәлә. Балалар, Ләйлә  апа татар милли киеменнән.

Фольклор күренешнең барышы. 

(Салмак кына татар халык  көе ишетелә)

Татар милли киемнәрен кигән балалар залга керә.

Фирдүс : Кызлар! Малайлар! Әйдәгез әнә теге капка төбенә барып утырабыз.                     Бергәләп ял итәрбез: җырларбыз, биербез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп күңел ачарбыз! (Утыралар)

 Азалия:   Кердек алма бакчасына,

 Алма җиргә коелган.

Бер матур җыр җырлап алыйк

Якын дуслар җыелган.

Җыр:   «Балалар бакчасында» (Басып)

Мәрьям: Алма бакча – челтәр капка,

Ачыла ике якка,

Килдек, дуслар, сезнең белән

Уйнап күңел ачарга.

Әйдәгез, “Зәңгәр чәчәк”  уенын уйнап алыйк!

                                       “Зәңгәр чәчәк” уены.  

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

                                             Юл читендә зәңгәр чәчәк

                                            Якты нурлар тарата.

                                             Безнең кызлар һәм малайлар

                                            Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп  торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә  ипле  булыр -

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә.Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар  кул чабып торалар.

Уеннан соң утыралар.

Шакирова Ясминә :              

 Идәнегез  тигез  икән,

 Фанер җәйдегез мәллә.

 Килдегез дә утырдыгыз

 Тамыр җәйдегез мәллә?

 Әйдәгез әле, бер биеп алыйк,  ә сез кул чабып торыгыз.

                                                     Татар халык  биюе.

 Диана:  Капка төбе бик күңелле,

Биедегез сыздырып.

Әйдәгез бер җырлап алыйк,

Моңлы итеп, өздереп!

                                 Җыр «Кәләпүшем-калфагым»

Өйдән  Ләйлә апа чыга. Нинди җыр – бию, уен-көлке тавышлары килә икән монда, исәннәрмесез, саулармысез, балакайларым! Ни хәлләрегез бар? Без дә, сезнең кебек, яшь вакытта капка төбенә җыела идек.

Мәрьям: Ләйлә апа, ә сез нинди уеннар уйный идегез соң?

Ләйлә апа: Без, мәсәлән, Наза уенын яратып уйный идек. “Назалы”   ны,  әйдәгез, бергәләп уйнап карыйбызмы?

Балалар: Әйдәгез, уйныйбыз.

“Наза” уены.

Балалар, кара-каршы, кулга-кул тотынып, басалар. Бер бала алга баса. Кушымта җырлаганда, үзенә пар алып, уртадан чыга. Парсыз калган бала алга чыгып баса, уен шулай җыр беткәнче дәвам итә.

1.Су буеннан үттегез

Уенга килгән булсагыз,

Әйдә, рәхим итегез.

Кушымта:

Иделләре, иделләре,

Елгалары, күлләре

Сездә булса чәчкәләре,

Бездә аның гөлләре.

2. Дустым матурлыкларың,

Кайсы илләрдән сатып алдың

Мәхәббәт орлыкларын.  Кушымта

3.Чәчең озын билеңнән,

Чәчләрең озын билеңнән ,

Чыгармаслар илеңнән.   Кушымта

4. Яшел яф(ы)рак кына

Венера йолдызы кебек

Яшә ялтырап кына.   Кушымта

5. Исемнәре Фирдәвес,

Гөлләр арасына чәчтем,

Гөлләр арасында үс.   Кушымта

6. Аклы яулык килешә,

Аклы яулык бәйләгәннәр

Теләгенә ирешә.   Кушымта

7. Уртада кибетебез,

Менә шушы була инде

Гармунчы егетебез.   Кушымта

8. Кара костюм, ак яка,

Кара костюм , ак якага

Ялынмыйбыз без пока.   Кушымта

Ләйлә апа: Булдырасыз икән, балалар! Афәрин сезгә!!!

 Ясминә: Бер табышмак әйтәм, кем җавап бирер  икән?

 Табышмак әйтү: Кечкенә бөтерчек әбием кулында, матур җепләр сузыла аның барган юлында. (Орчык).

 Әйдәгез, орчык уенын уйнап алыйк. Уртага кем чыгасын үзем саныйм. Зәй,зәй,Зәйнәбем, атны кайда бәйләдең, алмагачка бәйләдем. Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп!

                                Җырлы-биюле уен  “Орчык”  

Түгәрәктә биеп, әйләнү. Бию көе туктауга, орчык тоткан бала бер иптәше каршысына килеп, икесе бергә орчыкны өскә күтәреп:  - Синдә калды орчык, әйдә, уртага чык! Орчыкны алган бала: - Без әйтәбез орчык, ә мин әйтәм – сыерчык, уенчык, чыпчык. (Уен 3яки 4 тапкыр уйнала)

Ләйлә апа: Бик матур итеп уйнадыгыз! Ә сез җырлый беләсезме соң?  

Балалар: Беләбез, без такмаклар  әйтешәбез.

Кызлар, әйдәгез, башлыйк.

Кызлар: Әйдә, дустым, безнең якка,

Безнең якта бәке бар.

Әйдә, дустым, безнең якка,

Утырырга сәке бар.

Кушымта:  Әй, кара каш, кара күз, замечательная,  

Капка төбендә утыру обязательная.

Малайлар:  Җәйнең матур көннәрендә

Бодай тараталмадым,

Күсе җигеп килмәкче идем,

Камыт ярата алмадым.

Кызлар:  Әлли- бәлли- бәү итәргә

 Бала салдым бишеккә.

 Тычкан җигеп килмәкче идем,

 Кереп китте тишеккә.

Малайлар:  Менә- төшә, менә- төшә

Безнең кое чиләге.

Сине    алмага  килгән  идем,

Әйдә, кура  җиләге.

Кызлар: Челтәрле күпер астында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дуслар, безнең якка,

Безнең якта күңелле.

Ләйлә апа. Без капка төбендә матур итеп бии идек тә әле.  “Парлашу”  уены итеп уйный идек. Гармунчы бию көе уйный, кисәк уйнаудан туктап, 2, 3, 4, 5 дип, бер сан әйтә, биючеләр шул сан кадәр тиз генә парлашырга  яки  җыелырга тиеш.

                                          “Парлашу” уены.

Ләйлә апа: Булдырдыгыз, афәрин !

Фирдүс:  Карагыз әле, кызлар, малайлар, күңел ачып кич җиткәнен дә сизми калганбыз.

Ләйлә апа: Рәхмәт, барыгызга да, балалар,  бик әйбәт ял иттек. биедек тә, җырладык та, уеннар да уйнадык.

Фирдүс:  Иртәгә дә чыгабызмы соң, дусларым?. Чыгарбыз, диләр.

Ләйлә апа:  Иртәгә дә килегез! Сезнең белән миңа да бик күңелле булды.

  “ Кара каш, кара күз”      көенә җырлап, чыгып китәләр.  

Әй, кара каш, кара күз, замечательная,  

Капка төбендә утыру обязательная!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Капка төбендә"

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар.Безнең ...

Итоговое занятие в татарской логопедической группе "Урман мәктәбендә"

Конспект итогового занятия в татарской логопедической группе...

Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»

      Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...

"Тәрәз төбендәге бакча"

quot;Тәрәз төбендәге бакча" проекты уртанчылар төркеме балалары өчен төзелгән. Бу проект барышында балаларның яшелчәләр турында белемнәре арта, үзләре яшелчәләр утыртырга өйрәнәләр.Хәтер, логик ...

Фольклор кичә Тема: “Капка төбендә” (Уртанчылар төркеме)

Максат: 1..Милли мәдәният белән таныштыруны дәвам итү.2. Күңел ачу бәйрәмнәре аркылы балаларның күзаллауларын киңәйтү, күңелләрендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыру....

Проект “Тәрәзә төбендә бакча”

Бу проект балаларның яшелчәләр турында күзаллауларын киңәйтә. Аларның  кызыксынучанлыкларын һәм күзәтүчәнлекләрен үстерүгә булыша. Балаларга кеше табигатьнең бер өлеше булуын, табигатьне сакларга...