Фольклор кичә Тема: “Капка төбендә” (Уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия (старшая группа)
Максат: 1..Милли мәдәният белән таныштыруны дәвам итү.
2. Күңел ачу бәйрәмнәре аркылы балаларның күзаллауларын киңәйтү, күңелләрендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kapka_tobende.doc | 41 КБ |
Предварительный просмотр:
Фольклор кичә Тема: “Капка төбендә” Уртанчылар төркеме
Максат: 1..Милли мәдәният белән таныштыруны дәвам итү.
2. Күңел ачу бәйрәмнәре аркылы балаларның күзаллауларын киңәйтү, күңелләрендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыру.
Уен барышы.
“Әссәләмәгаләйкем” җырын җырлап балалар залга уза , аларны тәрбияче каршы ала . – Күптән көтәм мин сезне , бергә күңел ачып алырбыз дигән идем. Сезне көтеп утырган чакта минем кулыма нәрсәдер сикереп кунды . Карагыз әле балалар нәрсә соң бу? -Чикерткә . – Әйе , бик дөрес әйтәсез . Әйдәгез әле аңа үзебез өйрәнгән “Чикеткә” әйтеүен сөйләп күрсәтик . – Әйт әле , чикерткә Сине нәрсә сикертә ? Сайрый белми сайрыйсың Бер туктамый кич , иртә Бер сикердең – котылдың Ике сикердең – котылдың Өченчесендә тотылдың Һап ! - Балалар , чикерткәне сыйлыйк та кире үзенең өенә чирәмгә җибәрик . Без бит сезнең белән такмаклар да беләбез , әйдәгез “Йөзек салыш” уенын уйныйбыз , ә җәзага такмаклар әйтербез . “ Елак каз “ Әтәч бии урамда Тавык гармун уйната Шул тавышка чыдый алмый Ата каз елап ята . “ Бур кәҗә “ Кәҗә кергән бакчага Яшел суган ашарга Яшел суган кикерткән Читән аша сикерткән . “ Эшчән песи “ Безнең песи бигрәк уңган Комганга су тутыра Бозавыбыз мич башында Оек бәйләп утыра . – Рәхмәт балалар бик матур сөйләдегез . Ә хәзер әйдәгез җырлы- бию “Кәрия –Зәкәрия”не искә төшерик . Уен уйнала . – Дусларым , әйдәгез мәкаль әйтешеп уйныйбыз . Мәкальнең яртысы минем телемдә , ә яртысы менә шушы төендә ( Төенне кемгә бирсәң,шул дәвам итә) 1. Туган илем – ( иркә гөлем ) 2. Эш беткәч, – ( уйнарга ярый ) 3. Эшләмәгән ( ашамый ) 4. Тирләп эшләсәң (тәмләп ашарсың ) 5. Дустың булмаса ( эзлә ) - Ә хәзер биеп алыйк . Бию “ Әпипә “ Бии торгач эссе булып китте , әйдәгез әле балалар Яңгырны чакырыйк : Яңгыр , яу , яу , яу Көмеш кадак , ука бау Илдә уңыш мул булсын Игеннәр дә уңсын ... – Яңгыр күп яуды , яңгырны туктатыйк инде Кояшны чакырыйк : Кояш чык , чык , чык Майлы ботка бирермен Майлы ботка казанда Тәти кашык базарда. – Дусларым , әйдәгез җырлап – биеп алабыз “Куш кулым “ татар халык җырлы уены . Урман буйларына менәм Урман буе ямь генә Бир кулыңны мин дә бирәм Дус булырга мәңгегә . Менә сиңа уң кулым , Менә сиңа сул кулым Син бит минем якын дустым , Менә сиңа куш кулым . – Балалар , сез миңа бик ошадыгыз , бергәләп күңел ачтык . Таралышыйк инде , әниләребез көтәдер .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
Максат:Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)
Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....
“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект
Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра. Ата-ана үрнәг...
“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...
" Су буенда кичке уен " (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)
Максат:1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенчаүткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;2). Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;3). Уен ба...
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе "Әбием сандыгы"
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе...