Итоговое занятие в татарской логопедической группе "Урман мәктәбендә"
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) на тему

Конспект итогового занятия в татарской логопедической группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya.docx20.13 КБ

Предварительный просмотр:

 “Урман мәктәбендә”

(мәктәпкә әзерлек татар логопедия төркемендә

уку елы ахырында йомгаклау шөгыле)

Тема:  Ел буе үткәннәрне йомгаклау

Максат:

  1.Түбәндәге бүлекләр буенча балаларның ел буе үзләштергән белем һәм күнекмәләрен аныклау:

- авазларны дөрес әйтү;

- яңгырау һәм саңгырау тартыкларны, калын һәм нечкә сузыкларны аеру;

- сүзгә иҗек-аваз анализы ясау;

- грамматик яктан дөрес, тулы җөмлә төзү;

- җөмләдә сүзләр саны, тәртибе;

- уң, сул, ас, өс, ал, арт төшенчәләрен аеру, дөрес куллану;

- текстның эчтәлеген тулы, эзлекле сөйләү;

- рәсем буенча эзлекле хикәя төзү;

- уку, язу күнекмәләрен ныгыту.

  2.Дөрес һәм матур сөйләмгә омтылыш, белем алуга теләк, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: мольберт, урманны сурәтләү өчен агачлар,  бүкәннәр (урман мәктәбе парталары),  ел вакытына картиналар,  “Актүш Һәм аның дуслары” рәсеме, предметлы рәсемнәр,йомшак уенчык эт, “рәсем-уен” әсбаплары, маркерлар, салфеткалар, сүз-иҗек-аваз символлары, кечкенә такталар, хәреф кассалары, уку өчен текстлар, сүзләр һәм хәрефләр язылган карточкалар.

Шөгыль барышы: 1. Оештыру.

Логопед: Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, исәнләшик әле. (исәнләшәләр) 

- Бүген бездә гадәти шөгыль түгел, чөнки без урман мәктәбенә юл тотабыз. Белгәнегезчә, урманда җәнлекләр, кошлар яши. Сез беразга җәнлекләргә әверелеп торырсыз. Ә аның өчен җәнлекләр турында табышмаклар әйтергә кирәк. Нинди табышмаклар беләсез?

(алдан өйрәнелгән табышмакларын әйтәләр, табышмакның җавабын әйткәннән соң, балага шул җәнлек битлеге бирелә, ул аны киеп, “урман мәктәбенә” үтә)

Табышмаклар:

- Камыт аяк ярата

Бал, җиләк һәм кырмыска.

Май җыя да җәй буе,

Өненә кача кышка. (аю)

- Алпан-тилпән атлый ул,

Балны кире какмый ул.

Гәүдәм авыр бит, дими,

Бик матур итеп бии. (аю)

- Башы ут кебек җирән,

Койрыгы җиргә тигән.

Балалар белә аны:

“Хәйләкәр” дигән даны. (төлке)

- Мамык йомгак сикерә,

Куак астына керә.        

Тәмләп кишер кимерә,

Озын колак селкенә. (куян)

-Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле тунын кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым”,- диеп сөя. (керпе)

-Болан түгел – аңа охшаш,

Мөгезләре тоташ-тоташ. (поши)

2.Логопед (ябалак битлеген киеп): Ә акыл иясе ябалак сезнең укытучыгыз булыр.

- Я, әйтегез, дусларым,

Бик күп беләсезме сез?

Хәзер сынап карармын.

Сорауларны тыңлагыз.

Сораулар: Хәзер кайсы ел вакыты? Яздан соң кайсы ел вакыты килә? Ә яз алдыннан? Яз айларын санап чыгыгыз. Кыш алдыннан кайсы ел вакыты килә? Көз айларын санагыз. Бүген атнаның нинди көне? Иртәгә? Кичә? Ял көннәре?

Ябалак: Булдырасыз, җәнлекләр!

-  Хәйләкәр төлке елмая,

Нидер әйтмәкче була.

Сезнең белемнәрегезне

Сынап карыйдыр ул да.

Төлке битлеге кигән бала та табышмак әйтә:

-  Яңгырлы да карлы,

Ә каеннар сулы,

Бөреләр туп-тулы –

Елның кай фасылы?

Ябалак (балалар җавабыннан соң):  Ягез, дусларым, яз көне ниләр күргәннәрегезне сөйләгез әле.  

(рәсем буенча 1-2 бала яз турында сөйли)

Ябалак: Поши да белә табышмак,

            Табышмагың әйтеп бак.

Поши:  Агач, үлән ямь-яшел,

           Җиләк пешә, кызара.

           Эссегә түзә алмый,

           Балалар су коена.

           Бу кайчак?

Балалар җавап бирәләр, җәй турында хикәяләр сөйлиләр.

4. Ябалак:  Сөйләдегез бик күркәм,

                 Уйнарга вакыт җиткән.

                Җәйге урман аланында

                Уйныйлар бит куяннар да.        

(“Куяннар һәм бүре” уены)

5. Ябалак:   Курыкма, куян, рәхим ит,

                Табышмагыңны әйтеп кит.

Куян: Кырлар буш кала,

         Яңгырлар ява.

         Җирләр дымлана,

         Бу кайчак була?

Балалар җавап бирә. Көз турында хикәяләр сөйләнә.

Ябалак: Керпене дә тыңлап карыйк.

            Нәрсә әйтер икән ул?

Керпе:  Тәңкә кардар сипкән,

            Җирне ап-ак иткән.

            Чыршы, каен, имән

            Кардан чикмән кигән. Бу кайчак?

Балалар җавап бирә. Кыш турында сөйлиләр.

6. Ябалак: Бик матур сөйләдегез. Ә менә җөмләдә сүзләр санын әйтә алырсыз микән? Тыңлагыз әле: “Яз көне кошлар җылы яктан кайта”.

-Бу җөмләдә ничә сүз бар?

-Өченче сүз нинди? Бишенче? Соңгы?

-Җөмләдә беренче сүз нинди хәрефтән башлап языла?

-Җөмлә беткәч, нинди билге куела?

-“Кошлар” сүзендә ничә иҗек бар?

-Беренче иҗектә ничә аваз?

-Авазлар турында сөйләгез (авазларга характеристика бирү).

-“Урман” сүзенең схемасын төзү, кисмә хәрефләрдән язу.

7. Ябалак: Ягез, җәнлекләр, уйнап алабыз.

“Аваз, урыныңны тап!” уены

Бер якка сузык, икенче якка тартык аваз символлары куела. Балаларга хәрефләр таратыла. Музыка яңгырый, балалар бииләр. Музыка туктауга, һәр бала үз авазы символы янына барып баса.

8. Ябалак (йомшак уенчык эткә күрсәтеп):

- Дусларым җәнлекләр, сезнең белән дуслашырга теләп, бирегә Актүш тә килгән. Ниндидер рәсем дә алып килгән әле ул. Утырышыгыз, мин сезгә Актүшнең дуслары турында хикәя сөйлим:

        - Актүшнең тәпие шешкән. Аны Сания күреп алды. Ул иптәш кызы Сылуга әйтте. Сылу, өйдән бинт алып килеп, Актүшнең тәпиен бәйләде. Сания Актүшнең башыннан сыйпый: Тәпиең бик тиз төзәлер, - ди. Актүш үзенең дуслары Сания белән Сылуга рәхмәт әйтә.

(берничә бала хикәянең эчтәлеген сөйли)

Ябалак: Актүш сезнең ничек шөгыльләнгәнегезне карап утырырга тели

(уенчыкны якынга урнаштыра).

9. Ябалак: Ә урман мәктәбендә җәнлекләр укый-яза беләләрме икән? Менә мин биредә нинди хәрефне язарга икәнен белеп бетермәдем. Булышмассызмы?

(“Рәсем-уен” әсбабында язылып бетмәгән сүзләр. Ч-җ, ә-а, к-т хәрефләренең тиешлесен язарга).

10. Ябалак: Мәктәптә бик игътибарлы булырга кирәк бит. Тикшереп карыйм әле мин сезне.

“Дүртенчесе артык” уены.

- алма, кишер, чия, груша

- карга, бүре, чыпчык, күгәрчен

- помидор, кыяр, слива, кәбестә

- з, җ, п, д.

11. Ябалак: Укуларыгызны да тикшереп карыйк әле. Биредә текстлар, үзегез сайлап алыгыз.  (текстлар алалар, укыйлар)

12.Ябалак: Җәнлекләр мәктәбендә дәрес тәмам. Бик күп беләсез икән. Чын мәктәптә дә яхшы укырсыз дип ышанып калам. Ә хәзер сезгә кечкенә дустым Актүш күчтәнәчләр өләшер. Аңа сезнең җавапларыгыз бик ошады.

(балаларга күчтәнәчләр өләшәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект итогового занятия в средней логопедической группе

Конспект  итогового логопедического занятия для средней группы с ОНР...

Конспект итогового занятия в подготовительной логопедической группе для детей с ОНР. Тема: "Волшебная книга знаний"

Занятие  развивает познавательную активность детей, поддерживает интерес к интеллектуальной деятельности, доставляет удовольствие от игр развивающей направленности....

Итоговое занятие по татарскому языку

Это занятие проводится по татарскому языку в подготовительной группе с русскоязычными детьми в конце года....

Конспект итогового занятия по татарскому языку в средней группе на тему: "Талсымлы хат"

Конспект итогового занятия по татарскому языку в средней группе на тему: "Талсымлы хат"...

Конспект итогового занятия по татарскому языку «Волшебное письмо» - «Тылсымлы хат»

Конспект итогового занятия по татарскому языку "Волшебное письмо"-"Тылсымлы хат"...

Конспект по УМК итогового занятия по татарскому языку «Волшебное письмо» «Тылсымлы хат» с детьми средней группы

Основная предметная область: развитие речи (татарский язык).Интеграция областей: «Социально- коммуникативное развитие», «Художественно-эстетическое развитие», «Познавател...

Конспект итогового занятия по татарскому языку по проекту “Минем өем” в средней группе “Сказка”

Тема:  “Волшебная коробка”  (Тылсымлы тартма)Цель: закрепление пройденного лексического материала по темам «Гаилә», “Ашамлыклар”, “Уенчыклар&rd...