Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сценарий «Әкияттә кунакта»
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән муниципаль районы
Башкарма комитетының
«Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль бюджет учреждениясе»
гомуми үстерешле 37нче балалар бакчасы
«Әкияттә кунакта»
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сценарий
Татар теле тәрбиячесе
Миндубаева Г.С.
РТ, Түбән Кама
Катнашучы геройлар:
Алып баручы, Көз, әкиятче бабай, Әлифба,Убырлы карчык, Яз,Вафа, патша, Карчәчәк, җиде гном, песи, атаман, юлбасар,
Алып баручы малай, кыз керәләр.Зал уртасына басалар.
Алып баручы:
Бу нинди матур кичә?
Бу нинди шатлык бүген?
Кыз:
Бумы? Иң истәлекле көн-
Тантаналы көн бүген!
Малай:
Бакча белән саубуллашу көне-
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы
Шундый көн бу - олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.
Алып баручы:
Без бәйрәмгә барсын да чакырдыкмы?
Кыз:Әйе!
Алып баручы:(малайга) Берәүне дә онытмадыкмы?
Малай: Юк!
Алып баручы:
Шатлыклы бию көйләре көчлерәк яңгырасын!
Чөнки безнең янга кунаклар ашыга.
Кыз:
Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык барыр юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
Малай:
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә .
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк барыбызга да. Шулаймы?!
Кунаклар җавап бирә «Әйе»
Алып баручы:
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,
Үзе бәйрәм-балачак!
Балачакның шат җырлары
Мәңге истә калачак.
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм- балачак!
(Уенчыклар белән күнегүләр)
Бала:
Без уйныйбыз залда,
Ни генә юк анда:
Тун кигән аюлар,
Кыланчык маймыллар,
Тиеннәр, керпеләр,
Куяннар, төлкеләр,
Мөгезле пошыйлар,
Мыеклы песиләр,
Әтәчләр, тавыклар.
Бала:
Кәҗәләр,сарыклар.
Батыр без курыкмыйбыз
Аюдан, маймылдан
Кочаклап алабыз
Маймылның муеныннан.
Ә хәзергә саубулыгыз, уенчыклар,
Алда безне мәктәп көтә.
(Уенчыкларны алып куялар).
1бала:
«Дуслык» дип атала
Безнең гүзәл бакчабыз.
Истәлекле көн бүген-
Бакча белән хушлашабыз.
2 бала:
Җитте хушлашу сәгате,
И күңелле бакчабыз,
Һәм мондагы бик кадерле
Барлык апаларыбыз.
3 бала:
Ничә көннәр, ничә айлар,
Кышын да, җәен дә
Сагынып килә идек
Бакчага һәммәбез дә.
4 бала:
Туган йорттай син кадерле
Нык якын күңелләргә
Ничек кенә хушлашасы,
Китәсе килми бер дә.
5 бала:
Тик нишлисең, яшең тулгач,
Тормыш бит шулай куша,
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.
Җыр «Хушлашабыз бакча белән»
1 бала:
Бакчада без өйрәндек,
Бик күп төрле һөнәргә:
Матур рәсемнәр ясарга,
Җырларга һәм биергә.
Әйдәгез әле бүген, менә шушы сәгатьтә без боларның барысын да искә төшерик.
2 бала:
Әйдәгез, бакчадагы бер көнне генә алыйк әле. Ә алар бездә ничәү иде.
1 бала:
Бакчада ничек уйнаганны, нәрсә эшләгәнне без сезгә хәзер сөйләп бирербез,
ә бәлки кайсын күрсәтербез дә.
2 бала:
Безнең бер генә буш вакыт та юк икәнен һәркем белә.
Сәгать телләре ашыга-ашыга алга йөгерә, безгә боегып утырырга бирмиләр.
1 бала:
7 сәгать 30 мин. Сәгать телләре алга чаба. Иртәнге гимнастикага соңга калмас өч ен һәркем вакытында килергә тиеш.(1бала сәгать телләрен күчерә).
2 бала:
8 сәгать 30 минут –безнең ботка ашар вакыт. Сәгать 9 ны сукты. Шөгыль вакыты җитте. Без анда саннар язабыз, саныйбыз , мәсьәләләр чишәбез .
Җыр «Бер ике, өч»
1 бала:
9 сәгать 30 минут. Безне хореографиядә көтәләр.
Дөрес итеп басарга, йөрергә өйрәтәләр..
Бию «Рус халык биюе».
2 бала:
Сәгать 10 җитте, сөйләм теле шөгыле.Барыбыз да хәрефләрне язарга өйрәнергә
тиеш.
Әлифба керә.
Әлифба:
Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кечкенә дусларым. Минем исемемне укып әйте- гез әле. Мин кем? (Балалар укый).
Әлифба:
Дөрес, мин-Әлифба. Минем табышмакларыма җавап биреп карагыз әле.
1.Сумка тотып керәсең,
Белем төяп чыгасың.(мәктәп).
2.Төрле-төрле төстә,
Төрле-төрле эштә.(каләмнәр).
3.Агач түгел, яфраклы,
Тун түгел тегелгән.(китап).
4.Озын, юка, төп-төз ул,
Билгели ул иң төз юл,
Юллары озынлыгын
Беләм санап сызыгын. (линейка).
Уен «Сүз төзе»
1 Алып баручы:
Менә шул кадәр яңалык, кызыклы мәгълүмат алдык без үзебезнең шөгыльләрдән, бәйрәмнәрдән.
2 Алып баручы:
Балалар, үзебезнең бәйрәмебездә бу матур карусельне күреп мин аптырап калдым.
Карусельдә бит җәй көне генә атынырга мөмкин.
Ә бу карусельнең биредә булуы, үзе бер тылсым түгелмени?
1 Алып баручы:
Без бакчада уйнап, шөгыльләрдә утырып кына калмадык. Берсеннән- берсе күңелле бәйрәмнәр үткәрдек. Әйдәгез, аларны да искә төшерик.
Көз керә.
Көз:
Менә мин дә килеп җиттем. Көзге сәламнәр сезгә, дусларым.
Бүген мин сезгә соңгы тапкыр килдем. Иртәгә сезне 1 нче класс көтә. Ә сез боегып тормагыз. Әйдәгез бер җырлап алыйк.
1 бала:
Агачлардан яфраклар коелган чакта, без сезнең белән «Сөмбелә» Бәйрәмен үткә- рә идек.
Җыр «Көз турында».
(Көз китә).
2бала:
Ел саен кыш көне безгә Яңа ел килә.
Утларны кабызып чыршы тирәли әйләндерә.
Убырлы (керә):
Нигә мине көтмәдегез? Нигә бу матур бәйрәмгә мине чакырмадыгыз? Хәзер менә капчыгыгызны урлармын да сезне бәйрәмсез калдырырмын әле (эзли). Кая соң ул?
Алып баручы:
Нинди капчык? Безнең бит чыгарылыш кичәсе. Без Яңа елны искә төшереп утыра идек. Әйдә безнең белән, бергә искә төшерик.
Җыр «Яңа ел җыры»
(Убырлы карчык балаларны куркыта.Куркыта алмагач үпкәләп чыгып китә.)
3 бала:
Күктә язгы кояш балкып көлгәндә, без әниләр бәйрәме -8нче мартны бәйрәм итә- без.
Яз кызы:(керә)
Мин - Яз кызы сезнең янга кунакка килдем. Шундый язгы бер матур көнне
сезне мәктәпкә озату кичәсенә чакыруыгызга мин бик шатмын.
Күңелсезләнмәгез, әйдәгез бергәләп бәйрәмне дәвам итик.
Җыр «Яз килә».
1 бала:
Әгәр бу карусель чыннан да тылсымлы икән, әйдәгез, без аннан бүгенге бәйрәме-
безне яраткан әкият геройлары белән үткәрүен сорыйк. Утырыгыз, әйдәгез, киттек.
1бала:
Күпме шатлык, сөенеч
Күпме көлү шаяру.
Уңга, сулга әйләндереп
Бөтен балаларны бөтерде.
2 бала:
Нинди хикмәтле карусель. Әйләндер, әйләндер безне бертуктаусыз.
Атларда, жирафларда без бик җитез чабып узарбыз.
Әкиятче бабай(керә):
Исәнмесез , кадерле балалар һәм өлкәннәр. Бу балачак вакытында мин сезгә
күпме әкият сөйләдем, һәм ул геройларның сезне бик нык күрәселәре, зур юлга
мәктәпкә озатасылары килә.
Алып баручы:
Бик яхшы. Без алар белән бик теләп очрашырбыз.
Әкиятче бабай:
Мин сезгә, тылсымлы таяк бүләк итәм. Аның белән каруселегез дә тылсымлы булачак.Тик тылсымлы сүзләрне генә онытмагыз.
Карусель әйләндерсен, әйләндерсен ,
Көткән кунагыбыз барлыкка килсен.( карусельнең утлары яна).
Әкиятче бабай:
Балалар бүгенгә мин сезнең белән саубуллашам, мәктәпкә сезнең янга килергә сүз бирәм. Тылсымлы әкиятләрне күбрәк укыгыз. Әкиятче бабагызны онытмагыз.
Алып Баручы:
Безнең хикмәтләр башлана, киттек әйдәгез.
Җыр «Карусель».
Вафа:
Исәнмесез мин соңга калмадыммы? Балалар , сезме ул мәктәпкә барасыз?(...) Димәк, мин, мин дә сезнең белән..
Алып баручы:
Тукта, ә син кем соң?
Вафа:
Кем, кем. Бу мин-Вафа Вафлетдин.
Алып баручы:
Без бик шатбыз. Мәктәпкә барыр өчен күп нәрсәләр белергә кирәк ?
Ә син?
Вафа:
Нәрсәләр белергә соң? Мәктәп тә өйрәтерләр әле.
Алып баручы:
Син нәрсә инде. Балалар 5 ел буе балалар бакчасына йөрделәр, күп нәрсәләргә өйрәнделәр.
Вафа:
Ярар, булышасыгыз килми икән, булышмагыз, мин үземнең бер элекке дустыма әй- термен, ул миңа булышыр (агач янына бара).
Песи:
Кем әле бу минем караңгы урманыма килгән?
Вафа:
Бу әле мин. Минем мәктәпкә барасы килә.
Песи:
Мин күреп торам, син мәктәпкә гел әзер түгел.
Синең хәтта портфелең дә юк.
Вафа:
Нәрсәгә кирәк ул миңа, мин болай да бик күп беләм.
Песи:
Ә хәзер без моны тикшереп карыйк.
Уен «Портфелеңне тутыр». (кирәкмәгән әйберләр җыя).
Песи:
Бу әйберләр мәктәпкә гел кирәк түгел.
Вафа:
Сезгә кирәкмәсә-кирәкмәс, ә миңа алар бик кирәк.
Песи :
Бар әкиятләр буйлап кит, үзеңә белем җый (песи китә,Вафа йөгерә).
Песи:
Аның артыннан кузгалыгыз, балалар. Чөнки сездән башка ул бернәрсә дә эшли алмаячак.
Күмәк бию «Полька дошколят».(песи китә)
Алып баручы:
Ярый, балалар, әйдәгез юлга.
( карусельгә утырып тылсымлы сүзләр әйтәләр. Атаман юлбасарлар керә)
Атаман:
Тизрәк сөйрә, селкенегез инде, я.Хәзер бу таланган байлыкларны бүләргә кирәк
(кара-каршы утыралар).
Юлбасар:
Нинди уңышлы көн! Бик шәп эшләдек бүген (бүләләр).
Атаман:
Бу миңа, бу сиңа, бу миңа, бу тагы миңа.
Юлбасар:
О, кара әле кем килгән монда.Әйдә әле аңлашып килик.
Атаман:
Барысы да нинди матур, бизәнгәннәр, күпме кыйммәтле әйберләр.Тиз булыгыз,барысын да салыгыз! (үзләренә кияләр).
Алып баручы:
Үзебезнең кая килеп чыкканны мин аңладым, ахры,балалар.Бу бит «Бремен музыкантлары» әкиятенең юлбасарлары. Кадерле юлбасарлар, әйдәгез без сезнең белән ачуланышмыйк әле, киресенчә, безгә булыша алмассыз микән. Сез Вафаны күрмәдегезме?
Атаман:
Ә Вафанымы? Күрдек, күрмичә. Без әле аның портфелен картага да оттык.Бөтенесен урталай бүлдек.(күрсәтәләр).
Алып баручы:
Бу урталай бүлүме? Сез бит саный да белмисез икән. Әйдәгез, балалар, аларны санарга өйрәтик .
Уен «5,6,7».
Юлбасар:
Яле күрсәт, күпме анда синең? (талашалар, китәләр).
Алып баручы:
Вафаны эзләп, киләсе әкияткә киттек.
Җыр «Зәңгәрсу вагон».
Бала:
Дөньяда әкиятләр бик күп. Шуның берсендә Карчәчәк һәм җиде кәрлә яши. Алар безне борчуга салдылар. Кәрләләр бит хәрефләр өйрәнмәгәннәр. Аларга йокларга да шаярырга гына булсын. Әйтегез инде, нишләргә соң хәзер Карчәчәккә?
Карчәчәк:
Ничек соң сезгә оят түгел? Бар кешедән дә юләрерәк каласыз бит. Кошлар,хайваннар, алар бар да сездән акыллырак.
1 кәрлә:
Мәктәпкә барыр өчен портфель җыясым килми минем.
2 кәрлә:
Мәктәпкә барыр өчен иртүк торып калын-калын китаплар укырга кирәк.
3 кәрлә:
Син безне ачуланма, безнең күңел ачасыбыз килә.
Карчәчәк:
Юкка гына болай уйлыйсыз.Укый белмәү куркыныч бит. Дөньяда әкиятләр күп, аларның бөтенесен дә укыйсы килә.
Алып баручы:
Ачуланма син аларга, Карчәчәк, аларның мәктәпкә барасылары килми, чөнки алар мәктәптә бик кызык икәнен, күп нәрсәләргә өйрәнергә булганын белмиләр. Менә тыңлагыз әле, мәктәптә нәрсәләр эшгәнне.
Җыр «Өйрәтәләр мәктәпләрдә».
4 кәрлә:
Белмәгән әйбер кызыклы сыман. Ялкауланып ятмыйк. Укый башлыйк. Безгә бит әле 7 яшь кенә.
5 кәрлә:
Кырда апабыз барса, без барырбыз мәктәпкә. Кызыклы белем үрләрен яулап алырбыз.(мәктәпкә китәләр).
Бию «Татар халык биюе».
Патша чыга, койма буйый.
Патша:
Алтын тауларым бар минем. Ашарыма да күп. Ә менә коймаларны буярга кеше юк. Яман атым чыкмасын дип үземә буярга туры килә (Вафа керә).
Вафа:
Әй, патша, патша.
Патша:
Бутап куйдың да соң. Йөрәкләрем кысылып куйды. Кем соң син? Минем патша- лыгымда нишләп йөрисең?
Вафа:
Миңа мәктәпкә кирәк иде дә соң.
Патша:
Ярый бик яхшы. Хәзер мин синең мәктәпкә әзерлегеңне тикшерәм. Тест үткәрәм мин синең белән.
-Һәрбер укучы мәктәпкә нәрсә алып барырга тиеш?
-Парик.
Патша:
Балалар, дөресме? Дөрес җавап ничек?
-Ручка тотып язар өчен әзерләдек без (дәфтәр).
-Кровать.
-Безнең альбомны буярга булыша...(карандашлар).
-Саквояж.
-Карандашлар югалмасын дисәң, тутыр аларны...(пеналга).
-Подвалга.
-Китаплар алып кулга, кем бара ул мәктәпкә?(укучы)
-Очучы.
-Барысын да белсәң, сиңа мәктәптә куялар... (билге).
(Вафа нәрсә әйтергә дә белми).
Патша: Эх, син. Бер генә дөрес җавап та бирмәдең бит. Ялкау малайдыр инде син.
Вафа: Нәрсә, нәрсә үртәшәсең?
Патша: Ярар , мин сиңа икенче бирем бирәм. Менә бу коймаларны буяп чык әле(боза).
Патша: Нәрсә дип эшлисең син бу этлекләреңне минем әкиятемдә. Синең башыңны кисәргә боерам. Сакчылар,сакчылар! (Вафа кача, патша аның артыннан).
Алып барчу:
Менә шулай, Вафа. Куып тотсалар, башыңны кисәләр бит. Ә безгә, балалар, бакчада өйрәнгәнне күрсәтү бер дә оят түгел. Әйе бит, балалар.
Оркестр
Вафа:
Көчкә качып качып котылдым. Аякларым һаман калтырап тора.
Алып баручы:
Әйе, Вафа, бик җиңел котылдың әле син. Үзеңнең эшең өчен һәрвакыт җавап бирер- гә онытма.Синең дусларың бармы соң, әйт әле?
Вафа:
Әй сез сандыктан чыгыгыз. Хәзер мин сезне алар белән таныштырам әле.
-Нәрсә, хуҗам, ни кирәк?
Вафа:
Хәзер менә шулай. Менә болай итегез. Нәрсә эшләргә соң әле миңа?
Алып баручы:
Эх,Вафа, Вафа! Мәктәпкә барыр өчен бик күп нәрсә белергә кирәк шул.
Вафа:
Әй сез, тинтәкләр, сез күп нәрсә эшли беләсезме?
-Әйе, әйе бөтен нәрсәне дә.
Вафа:
Я, әйдәгез эшләгез.(нәрсәдер эшләргә җыеналар).
Алып баручы:
Ә сез нәрсә эшләргә җыенасыз соң?
Вафа:
Нишләптер минем карным ачып китте. Син утын яр, ә син камыр бас. Алай түгел бит инде. Кирегә эшләргә кирәк .
Алып баручы:
Вафаның биремен сез үтәп чыга алмадыгыз. Булмаса, минем биремемне үтәп кара- гыз. Саннарны хәрефтән аерырга кирәк(бутыйлар).
Вафа:
Алай түгел бит инде, киресенчә.
Алып баручы:
Ә хәзер, балаларның ничек эшләгәнен карап карагыз.
Уен «Саннар-хәрефләр»
Алып баручы:
Нәрсә,Вафа, син барысын да аңладыңмы? Бик күп нәрсә өйрәнергә кирәк .Мәктәпкә барырга әле сиңа иртәрәк. Ә сез сандыгыгызга кире кереп китегез. Безне көлдергәнегез өчен, сезгә бик зур рәхмәт.
1тинтәк:
Юк, безнең чын осталар буласыбыз килә. Шуңа күрә укырга кирәк.
2 тинтәк:
Үзебезнең сандыгыбызда бик озак утырдык. Әйдә, Вафа, без синең белән.Безгә дә бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк.
1Алып баручы:
Менә шулай, кадерле балалар. Әкиятләребез буенча сәяхәтебез тәмам.
2Алып баручы:
Барлык биремнәрне дә зур горурлык белән үтәп чыктыгыз.Вафа үти алмаган бирем
нәр алдында да куркып калмадыгыз, димәк сез мәктәпкә әзер.
1 бала:
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
2бала:
Хуш, сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз, апалар.
Кала курчакларыбыз,
Безне көтә парталар.
3 бала:
Сагындырыр, сагындырыр.
Бакчабызның һәр көне,
Туган йорттай якын булган
Һәр бүлмәсе, һәр төше.
Җыр.
1Алып баручы:
Безнең бәйрәмгә, сезнең белән саубуллашырга дип, кунаклар килгән . Аларның сез- не котлыйсылары килә.Ләкин алар бик оялчаннар.Балалар, чакырыгыз аларны.
(2 нче кечкенәләр төркеме чыгышы).
2 Алып баручы:
Ә хәзер без сезне соңгы тапкыр бергәләшеп биер өчен «Саубуллашу вальсы»на чакырабыз.
«Саубуллашу вальсы»
1бала:
Спасибо воспитателям,
За ласку, за тепло
Нам было с ними рядышком,
И в хмурый день светло.
2 бала:
Вы жалели, нас любили,
Вы нас как цветка растили
Жаль, что не можем вас
Взять с собой 1-ый класс.
3 бала:
Нашей нянечке спасибо,
За тысячу улыбок.
За внимание, за уют,
За сердечный добрый труд.
4 бала:
Спасибо нашим докторам,
Что не страшна простуда нам.
Что на кого не посмотри
Все как одни богатыри.
5 бала:
Говорим мы поварам:
От души спасибо вам
Обойди хоть целый свет
Лучше вашей каши нет.
6 бала:
Спасибо тем, кто нас учил
И петь и танцевать,
И крепко музыкой дружить,
Любить и понимать.
7 бала:
Спасибо тем, кто нас учил
Ходить, стоять, бежать.
По физической культуре в школе будет
Стоять оценка пять.
8 бала:
На занятия к нам часто
Приходила методист.
Помогала нам учиться
Рисовать, читать, лепить.
9 бала:
У заведующей нашей
Круглый год забот не счесть,
Чтобы в садике ребятам
Было, что и пить и есть.
Чтобы книг у нас хватило,
Чтоб радостно всем было,
Дарим мы от всех ребят
Ей рисунок «Детский сад».
10 бала:
За то, о чем мечтали мы
Здесь столько лет подряд.
За то, что было, будет, есть,
Все:
Спасибо детский сад
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
Максат:Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...
“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...
Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...
Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...
“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)
Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....
«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек
Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...