“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)
материал (подготовительная группа) по теме
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
donyanyn_maturlygy_-_nkylrd_mktpk_zerlek_torkeme.doc | 70 КБ |
Предварительный просмотр:
“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат: Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү.
Зал бəйрəмчə бизəлгəн. балалар музыка астында, кулларына чəчəклəр тотып залга үтəлəр, чəчəклəр белəн бию, тезелү.
Әдилə: Яз көлə-көлə килə
Гөрлəвеклəр көлешə
Биек тауның башларнда
Ак каеннар серлəшə.
Тамчы җырын, кошлар моңын
Гүзəл яз алып килгəн
Юлларына бөрелəнгəн
Умырзаялар тезгəн.
Җыр: «Яз»
А.б: Көннəрне җылытып, алсу нурлар сибүче кояшы, түбəлəрдəн тамучы шаян, көмеш тамчылары белəн бергə күңелле яз киде! Ә сез белəсезме соң, язның иң беренче бəйрəме нинди бəйрəм əле?
Балалар: Әнилəр бəйрəме.
А.б: Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без сезнең барыгызны да яз бəйрəме белəн котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, гаилə бəхете телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын!
Наил: Бəйрəм бүген, бəйрəм бүген
Балалар бакчасында
Әнилəрне, əбилəрне,
Бакчадагы апаларны
Чакырдык барчасында.
Айнур: Әни синнəн башка тагын
Кем бар шундый бала бəгырьле
Кояш җиргə берəү булган кебек
Син дə миңа шулай кадерле.
Фирүзə: Әни сүзе иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң əйбəт кешелəр дə
Әни кебек булалмас.
Райнур: Минем əни бик əйбəт
Гел көлеп кенə тора.
Улым дип əйтеп
Сөеп, иркəлəп тора.
Җыр: «Ямьле язлар җиткəч»
А.б: Әни! Шушы кечкенə генə сүзгə ни кадəрле наз, җылылык сыйган. Алар безнең нəни генə шатлыгыбызны да зур итеп күрə белəлəр, кечкенə генə кайгыбызны да иң беренче булып уртаклашалар, шукланып алсак та кичерə белəлəр.
Әйдəгез əнилəрне беренче бəйрəм белəн котлап аларга иң изге, иң матур телəклəребезне, матур сүзлəребезне əйтик əле!
Тимерхан: Зур бəхетлəр юлдаш булсын сезгə,
Көнегезне шатлык бизəсен.
Сəламəтлек ярты бəхет, дилəр,
Шушы бəхет читлəп үтмəсен.
Наил: Имин булып атсын таң кояшы
Йөзегезгə нурлар сибелсен.
Һəр яңа таң сезгə бетмəс шатлык
Һəм гомерлек бəхет китерсен!
Камил: Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килə сезгə бүлəк итəсе
Дөньядагы матур сүзлəрнең дə
Иң җылысын сезгə əйтəсе.
Энҗе: Әнием – кадерлем!
Камил: Әнием – якты йолдызым!
Айнур: Әнием – бəгърем!
Наил: Әнием – бəхетем!
Илүс: Әнием – сөеклем!
Фирүзə: Әнием – җимешем!
Рөстəм: Әнием – алтынным!
Әдилə: Әнием – бердəнберем!
Алинə: Әнием – якты кояшым!
Марат: Әнием – йомшагым!
Райнур: Әнием – җилəгем!
Тимерхан: Әнием – йөрəк маем!
Зөлфəт: Әнием – чəчəгем!
Илшат: Әнием – матурым!
Марат: Бүген бүлəклəр, чəчəклəр
Сезгə иң тəмле сүзлəр
Бер көн түгел, ə ел буе
Дəвам итсен бу көннəр.
Чын күңелдəн əйткəн сүзлəр
Менə иң яхшы бүлəк
«Әнием, котлыйм»,-дип əйтсəң
Иң шəп бүлəк шул, димəк.
Балалар бүлəклəрен тапшыралар.
А.б: Ә хəзер башкарылачак татар халык биюе бу залда утырган барлык əнилəргə бəйрəм бүлəге булсын.
Татар халык биюе ( 4 кыз, Айнур, Илүс, Марат, Наил).
А.б: Балалар, əйтегез əле кем əнисен бик-бик ярата? Ә менə əнилəрне нəрсə өчен яратуларын без шигырьдəн белербез.
Энҗе: Минем əни бу дөньяның
Иң чибəре, сылуы
Нинди бəхет –
Һəр баланың
Үз əнисе булуы.
Минем əни, һич бəхəссез,
Иң сөйкемле əни ул!
Әйткəн сүзе,
Кылган эше –
Һəммəбезгə туры юл.
Борчыйсым килми əнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур əни икəнен,
Бөтен дусларым күрсен!
Рөстəм: Тормышта ямь бирүче
Иң кадерле əнием
Мең йолдызлар арасыннан
Тапкан сине əтием
Кояш кебек өебезгə
Нур сибеп торасың син
Синең ягымлы йөзеңə
Сокланып карыйм мин.
Бер бəхет бит бу дөньяда
«Әни !» дип дəшəргə.
Ходай язсын гомер буе
Бергəлəп яшəргə!
Әдилə: Кто любовью согревает
Все на свете успевает,
Даже поиграть чуток?
Кто тебя всегда утешит,
И умоет, и причешет,
В щечку поцелует – чмок?
Вот она всегд такая –
Моя мамочка - родная!
Илшат: С праздником сегодня
Маму поздравляю,
Крепко я за шею
Маму обнимаю.
Самая красивая
Мамочка моя
Целый день послушным
Быть обещаю я.
Тимерхан: Столько песен и стихов
Посветили мамам!
Мне чужих не надо слов
Для любимой самой.
Я для мамочки своей
Их искать не стану.
Все они – в душе моей,
Так люблю я маму.
Айнур: Это кто сидел за партой
Целый день до темноты,
Чтобы в день 8 марта
Маме подарить цветы.
Это я, сынок вихрастый,
Рисовал мимозы,
Три тюльпана, флоксы, астры,
Пять гвоздик и розы.
Ведь у мамы завтра праздник,
Подарю ей свой букет!
Что я не мужчина разве?
Мне уже почти 6 лет!
Җыр: «Мамочка моя»
А.б: Әнилəребез кояштай озын гомерле булсыннар. Гел шулай яшь, гөл чəчəклəр кебек балкып торсыннар.
Әнинең куллары иң-иң йомшак, иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга бөтен кайгыларың югала. Ә «Балам» дип əйтсə очар канатлар үсə. Әйдəгез, əнилəребезнең тавышларыннан танып карыйк.
(Әнилəр белəн уен. Бала əнисен тавыштан танып белə уены).
Мари биюе.
А.б: Әнилəрнең зирəклеген дə тикшереп карыйк.
1. Аны əнилəр ясый. Ул зур да, кечкенə дə, уртача да була. Ашап туйганнан соң əтилəр дə аңа еш таяна. Ул авылда һəрвакыт түрдə була, ə шəһəрдə аңа игътибар аз. Ялгыз кешелəр анны кочаклап ятарга ярата. Ул нəрсə? (Мендəр).
2. Ул чит иллəрдə генə бар иде. Хəзер газета-журналларда да басылып чыга. Озыны, кыскасы була. Ул эшмəкəрлəр өчен файдалы. (Реклама).
3. Аны һəркем ярата. Ул бер дə искерми. Ул елата, моңлата, күңеллəрне күтəрə. Әнилəр дə аның белəн балаларын йоклата. (җыр)
4. җирдəге бөтен кешелəр өчен дə иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни)
А.б: Әнилəребез дөньяда иң гүзəл затлар булу белəн бер рəттəн, иң тырыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы əнилəр дə əле алар. Алар кайларда гына эшлəмилəр.
Әнилəрегез эштəн бик арып кайталар, өйдə аларга сез ничек ярдəм итəсез икəн, əйдəгез тыңлап карыйк əле:
Алинə: Мин əнигə булышам,
Табак савыт юышам.
Чистарган савыт-сабаны
Шкафларга куешам.
Урын-җирлəр җыешам.
Гөллəргə сулар да сибəм.
Керлəрне дə юышам,
Идəнне дə юышам,
Әние кебек эш остасы
Булу өчен тырышам.
Рус биюе (4 кыз, Камил, Рөстəм, Тимерхан, Зөлфəт)
А.б: Дəү əнием, əбием! Балалар сез дə əйтеп карагыз əле бу сүзлəрне . нинди матур яңгырый бу сүз! Әни дигəн сүз кебек үк якын һəм кадерле. Сез аларның күзлəренə, кулларына игътибар иткəнегез бармы? Аларның куллары җыерчыклы, лəкин сезне иркəлəгəндə аннан да йомшак куллар юктыр мөгаен.
А.б: Сабыр, йомшак күңелле əбилəребез бүгенге бəйрəмгə килүегез өчен зур рəхмəт! Гел шулай якты йөзле, əмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, оныкларыгыз сезне сөендереп яшəсеннəр иде!
Фирүзə: - Балакаем, - ди əби
- Алмакаем, - ди əби.
Шикəрем син, балым син,
Иң кадерле җаным син.
Минем хөрмə җимешем,
Челтерəп аккан инешем…
«Каян таба сүзлəрен»
Тезə тəмле сүзлəрен
Мин алай əйтəбелмим
- Әбием, -дим, - əбием!
Зөлфəт: Мин əбине бик яратам
Бик сөйкемле булганга.
Әллə инде уңган кулы
Бар эшне булдырганга.
Минем əби алтын куллы,
Әллə нилəр пешерə.
Кирəк чакта эшлəп куя
Минем барлык эшне дə.
Мин əбине бик яратам,
Шундый уңган булганга
Горурланып йөрим əле
Минем əби булганга.
Җыр: «Без əбине яратабыз»
А.б: Бүгенге бəйрəм белəн без апаларыбызны, сеңеллəребезне дə тəбриклибез.
Илүс: Уйнагач уенчыгыңны
Җыеп куй дисəң əгəр
Төрле-төрле сылтау таба
Сеңлем бигрəк хəйлəкəр!
Үзе хəйлəкəр булса да,
Без аны яратабыз.
Җыйнак бул дип,
Пөхтə бул, дип
Иренми аңлатабыз.
Камил: Завтра милая сестра
Будет счастлива с утра.
Для нее, как и для мамы,
Я нарисовал букет.
Ведь сестренка – тоже дама,
Хоть пока ей мало лет,
И ее как младший брат,
Я всегда поздравить рад.
Яз кызы керə: (бер кулында чəчəклəр салынган кəрҗин тоткан, ə икенче кулында зонтик).
- Мин ерактан килдем Сезгə,
Язлар иленнəн
Урман аланының ал чəчəклəр
Үскəн җиреннəн.
Зəңгəр болытлы,
Лəйсəн яңгырлары белəн
Килдем язгы сулар кебек ашкынып.
- Исəнмесез, балалар! Исəнмесез, кунаклар!
Балалар һəм алып баручы: Исəнмесез, Яз кызы! Сине бик көттек.
Яз кызы: Белəм-белəм! сез мине бик яратасыз. Салкын кыштан соң мин җылы, озын көннəр, йөгерек сулар, Лəйсəн яңгырлар алып килдем!
А.б: Әйдə, Яз кызы, рəхим ит, түрдəн уз! Җылы Лəйсəн яңгырлардан соң җир йөзе яшəреп, шау чəчəккə төренер. Әйдəгез, кызлар, Лəйсəн яңгырын искə төшереп җырлап алыйк.
Җыр: «Лəйсəн ява» (зонтик белəн)
Яз кызы: Бигрəк матур җырладыгыз. Рəхмəт сезгə.
А.б: Әле безнең бик күңңлле биюебез дə бар. Аны да биеп алыйк.
Бию: «За-за»
А.б: Ана – изге Кеше. Әнилəребезне челтерəп аккан саф сулы чишмəлəргə тиңлəп була. Чөнки, чишмəлəрне элек-электəн изге урын итеп караганнар. Аларны карап, чистартып торганнар. Әнилəрне дə кадерлик, хөрмəт итик, рəнҗетмик! Аларга багышлап «Чишмə» җырын җырлыйк əле.
Җыр: «Чишмə»
А.б: Кадерледəн-кадерле əнилəребез, дəү əнилəребез, ак əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез. Сезне тагын бер кат бəйрəм белəн котлыйбыз! Сезгə зур уңышлар телəп кабат очрашканга кадəр сау булыгыз!
(Балалар музыка астында чыгып китəлəр)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
Максат:Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...
“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...
Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...
Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...
«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек
Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...
Сценарий праздника 8 марта в разновозрастной группе. «Красота всего мира – в материях» «Дөньяның матурлыгы –әнкәйләрдә!”
Катнаш төркемдә балалар иртәсе....
Сценарий совместного развлечения детей младшей группы с родителями праздника “Дөньяның матурлыгы – әнкәй-әткәйләрдәләрдә!”
Развлечение проводится для детей младшей разновозрастной группы совместно с родителями....