Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) на тему
Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:
- ел фасыллары турында белем;
- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;
- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;
- сүрәтләү хикәясе төзү;
- алдан өйрәнгән хикәянең эчтәлеген сөйләү;
- рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү;
- җөмләгә схема төзү, анализ;
- иҗек – аваз анализы ясау;
Ярдәмчеллек, дуслык хисләре тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 19.06 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының
“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы
Мәктәпкә әзерлек төркемендә
“Белмәмеш бездә кунакта”
темасына йомгаклау шөгыленең
план- конспекты
Төзеде:
I квалификацион
категорияле
укытучы- логопед
Салахутдинова Гөлнур
Расиховна.
Түбән Кама.
Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:
- ел фасыллары турында белем;
- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;
- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;
- сүрәтләү хикәясе төзү;
- алдан өйрәнгән хикәянең эчтәлеген сөйләү;
- рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү;
- җөмләгә схема төзү, анализ;
- иҗек – аваз анализы ясау;
Ярдәмчеллек, дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: ел фасылларына рәсемнәр, “Дүртенчесе артык” уены, һәр балага 2 рәсем, җөмлә схемасы, кассалар, авазлар- фишкалар, такта, яшелчә, җиләк – җимеш рәсемнәре, хикәя төзеп сөйләү өчен схема, “Кыш көне рәхәт” рәсеме.
Методик алымнар: күргәзмә һәм таратма материаллар куллану, уен, сорау- җавап, индивидуаль якын килү.
Шөгыль барышы:
- Балалар керәбез һәм кунакларга карап хәерле иртә телибез, аннан бер - беребезгә хәерле иртә телибез.
- Ә хәзер шөгылебезне башлыйбыз. Һәр бала хезмәт турында бер мәкаль әйтә һәм урынына утыра.
Ишек шакыйлар. Спорт киемнәреннән чаңгы тоткан Белмәмеш килеп керә.
- Исәнмесез.
- Исәнмесез, Белмәмеш, чаңгы күтәреп нәрсә эшләп йөрисең ?
- Менә балаларны урамга чаңгы шуарга чакырырга килдем әле.
- Балалар, Белмәмеш хаклымы? Хәзер чаңгыда шуып буламы? Ни өчен?
- Әйдәгез, яз турында Белмәмешкә сөйләп бирик әле. Ә син Белмәмеш, рәхим ит, утырып тор. Безнең балаларны игътибар белән тыңла.
(балалар яз рәсеме буеча хикәя төзеп сөйлиләр)
Белмәмеш:
- Хәзер аңладым инде ни өчен хәзер чаңгыда шуып булмаганын. Ә чаңгыда кайчан шуарга була соң?
- Балаларны тыңлап карыйк, бу сорауга ничек җавап бирерләр икән. Чаңгыда кайчан шуып булуын үзең дә аңларсың.
- Хәзер, балалар, бергәләп “ Дүртенчесе артык” уенын уйныбыз (уен).
- Сезнең каршыгызда 2-шәр рәсем бар. Шушы рәсемнәр буенча җөмлә уйлыйсыз һәм җөмләгә схема төзисез. ( балалар җөмлә уйлыйлар, өстәлләр артында җөмләгә схема төзиләр һәм анализ ясыйлар)
Кошлар сайравы ишетелә.
- Чү, бу нинди тавыш? Кошлар кайчан шулай сайрый?
- Җәй көне.
- Димәк инде җәй җиткән. Әйдәгез, рәсем буенча җәй турында хикәя төзеп сөйлибез. (балалар җәй турында хикәя төзеп сөйлиләр)
- Җәй турында сынамышлар әйтәбез.
- Җәй көне көннәр матур, эссе, рәхәтләнеп суда коенырга була. Әйдәгез “Елгада” уенын уйнап алабыз. (“Елгада уенын уйныйлар”)
Белмәмеш:
-Рәхәтләнеп уйнадык, ял иттек. Әйдәгез, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табыгыз:
Бер кошка кызыгамын
Тәпие кып – кызыл аның
Атлаган саен баш ия
Гадәте кызык аның. (күгәрчен)
Күрер күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре,
Челтәрләре түгәрәк
Эшли алар үрмәләп. (үрмәкүч)
Белмәмеш:
- Булдырдыгыз, бик акыллы балалар икән сез.
- Әйе, Белмәмеш, алар бик акыллы балалар. Алар иҗек- аваз анализы да ясый беләләр. Әйдәгез ике төркемгә бүленәбез. Бу төркем “күгәрчен” сүзенә, ә бу төркем “үрмәкүч” сүзенә иҗек – аваз анализы ясый. (өстәлләр артына утырып балалар сүзләргә иҗек – аваз анализы ясыйлар һәм телдән җавап бирәләр)
Каурыйларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк- җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп.
Урман буйлап алтын көз йөри.
- Бу шигырьдә сүз көз турында бара. Рәсемгә карап көз турында хикәя төзеп сөйлибез. (балалар рәсем буенча хикәя төзеп сөйлиләр)
- Көз көне төрле җиләк – җимешләр, яшелчәләр өлгерә. Нинди җиләк – җимешләр, яшелчәләр өлгерүен хәзер балалар сөйләп бирер.(һәр балада берәр рәсем. Рәсемдәге җиләк – җимеш, яшелчә турында балалар сүрәтләп сөйли һәм тактага куя баралар)
Белмәмеш:
- Көз көне көннәр салкыная дидегез, ә мин чаңгыда шуа аламмы соң?
- Ашыкма әле, Белмәмеш. Балаларны тыңлап бетер. (балалар рәсем буенча кыш турында сөйлиләр)
Белмәмеш:
- Аңладым, аңладым. Хәзер мин кайчаен чаңгы шуарга мөмкин икәнен беләм.
- Хәзер балалар кыш көне нинди уеннар уйнаулары турында сөйләрләр. (“Кыш көне рәхәт” рәсеме буенча алдан өйрәнгән хикәяне сөйләү)
Белмәмеш:
- Рәхмәт, сезгә балалар. Мин хәзер чаңгыларны майлап чормага алып куям. Сез миңа ярдәм иттегез. Һәр вакыт шулай акыллы, ярдәмчел булыгыз. Ә хәзергә хушыгыз. (китә)
- Булдырдыгыз, балалар. Белмәмешкә ярдәм иттегез. Рәхмәт. Шуның белән шөгылебез тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...
Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...
![](/sites/default/files/pictures/2020/09/15/picture-929039-1600185667.jpg)
Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"
Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...
![](/sites/default/files/pictures/2020/10/10/picture-685909-1602344929.jpg)
“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....
![](/sites/default/files/pictures/2020/10/10/picture-685909-1602344929.jpg)
“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....
“Юлда йөрсәң уяу бул!” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты
конспект...
![](/sites/default/files/pictures/2019/10/18/picture-1176987-1571379268.jpg)
Уртанчылар төркемендә ИКТ уеннар кулланып үткәрелгән сөйләм телен үстерү шөгыленең план конспекты Тема:«Кояш әкияттә кунакта»
Белем бирү: 1.ИКТ уеннар кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, көз сыйфатларын һәм өс-баш киемнәрен сезонлап аера белүләрен ныгыту;Үстерешле: 2. Балаларның йорт хайваннарын тануларын, яшелчәләрн...