Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) по теме

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калдыруларына ирешү.Балаларга экологик тәрбия бирү. Опилка белән рәсем ясауны дәвам итү.Чиста, пөхтә ясау күнекмәләре булдыру.

 

Эзерлек:

1.Табигать турында китаплар уку (урман җәнлекләре, үсемлекләр,чәчәкләр турында).

2.Табигатьтә үзеӊне тоту кагыйдәләре турында әӊгәмәләр үткәрү.

3.Чәчәкләр турында шигырьләр өйрәнү.

4.Кәгазьдән чәчкәләр кисү.

 

Җиһазлау:Группаны урман аланы кебек бизәү,сазлык макеты(үлән, камыш, бакалар), клей ПВА, чәчәк рәвешендә киселгән альбом битләре, опилка, пумала, салфеткалар, альбом битләре, битлекләр (Миләүшә чәчәге, Әнҗә чәчәк, Кыӊгырау чәчәге, Тузганак чәчәге).

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chachak.docx20.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме.Рәсем шөгеле.

Максат: Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрә белергә , табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калдыруларына ирешү.Балаларга экологик тәрбия бирү. Опилка белән рәсем ясауны дәвам итү.Чиста, пөхтә ясау күнекмәләре булдыру.

Эзерлек:

1.Табигать турында китаплар уку (урман җәнлекләре, үсемлекләр,чәчәкләр турында).

2.Табигатьтә үзеӊне тоту кагыйдәләре турында әӊгәмәләр үткәрү.

3.Чәчәкләр турында шигырьләр өйрәнү.

4.Кәгазьдән чәчкәләр кисү.

Җиһазлау: Группаны урман аланы кебек бизәү,сазлык макеты(үлән, камыш, бакалар), клей ПВА, чәчәк рәвешендә киселгән альбом битләре, опилка, пумала, салфеткалар, альбом битләре, битлекләр (Миләүшә чәчәге, Әнҗә чәчәк, Кыӊгырау чәчәге, Тузганак чәчәге).

Шөгыль барышы:

1. Урман аланына киләбез. Аланда күп чәчәкләр. Чәчәкләрнеӊ

    матурлыгына игътибар итү. Алар нинди матурлар, төрле-төрлеләр. Һәр          

    чәчәкнеӊ үзенеӊ исеме бар. Исемнәрен әйтү.

-   Урманда үсә торган нинди чәчәкләр беләсез? (җаваплар)

-   Бабалалар, ә аларны  өзәргә ярыймы соӊ? (җаваплар)

    Әгәр мин чәчәк өзсәм,

    Әгәр син чәчәк өзсәӊ.

    Әгәр барыбыз да, син дә мин дә

    Чәчәкләрне без өзсәк,

    Бөтен алан буш калыр

    Матурлык та югалыр.

2. Чәчәкләр елыйлар.

-   Сөкемле чәчәкләр,сезгә нәрсә булды? Нигә елыйсыз? Кем сезне рәнҗетте?

-   Бичура! Ул һәрвакыт монда килә дә, безне таптый, йолкып ала да үзенеӊ    

    сазлыгына алып китә.

-   Ә нигә ул болай эшли?

    Шул вакыт Бичура килеп керә.

    Кыенсынып китә.

-   Исәнме, Бичура. Син нишләп чәчәкләрне рәнҗетәсеӊ?

    Бичура: - Мин аларны рәнҗетмим. Мин бары тик үземнеӊ сазлыгымны    

    гына  менә шущы урман аланы кебек матур итәргә теләгән идем.

-   Ә син беләсеӊме соӊ? Урман болын чәчәкләре бит сазлыкта үсми. Һәрбер    

    чәчәкнеӊ үзенеӊ урыны бар. Әгәр дә син үзеӊнеӊ сазлыгыӊны бизим дип    

    бу чәчәкләрне өзсәӊ, алар бит үләләр. Алар монда да, калмый, сазлыктада

    үсә алмыйлар.

    Бичура: - Ә миӊа нәрсә эшләргә соӊ,алай булгач?

-   Ә без сиӊа балалар белән булышырбыз.

-   Бичура: - Ничек итеп?

-   Ә менә шулай! Без сиӊа хәзер чәчәкләр ясыйбыз. Алар гади генә чәчәкләр

    түгел, ә тылсымлы чәчәкләр. Син алар белән үзеӊнеӊ сазлыгыӊны  

    бизәрсеӊ.

    Бичура: - Бик әйбәт, мин риза.

-   Ә сез, балалар, Бичурага булышырга ризамы соӊ?

    Балалар: - Риза.

3. Алайса без сезнеӊ б/н хәзер эш өстәлләре артына  утырабыз. Барыгыз да

    игътибар белән өстәлдә нәрсәләр барын карагыз: клей, пумалалар,    

    салфеткалар, опилкалар.

    Опилкалар ни өчен төрле – төрле? Чәчәкләр төрле – төрле төсле булганга.

    Тылсымлы чәчәкләр ясау өчен безгә менә бу киселгән чәчәкләргә клей

    буярга кирәк һәм шул клей өстенә кирәкле төстәге опилканы калын итеп

    салырга, аннан соӊ бармак очлары белән тигезләп, баскалап куярга кирәк.

    Балалар, сезгә барысы да аӊлашылдымы? Ә хәзер эшкә тотынырга вакыт.

    Барыбыз да чиста, пөхтә итеп эшлибез.

    Аерм балаларга ярдәм итү.

-  Менә искиткеч чәчәкләр барлыкка килделәр. Хәзер алар белән синеӊ

   сазлыгыӊны бизибез инде.

   

Бизәү.

   Бичура шатлана. Балаларга тылсымлы чәчәкләр өчен рәхмәт әйтә.

-  Хәзер инде, Бичура, бу синеӊ матур сазлык кына түгел, ә Чәчәкләр

   патшалыгы булды.

-  Бичура, ә хәзер чәчәкләр сиӊа матур шигырьләр сөйләп күрсәтерләр.

Чәчәкләр турында шигырьләр уку.

   

 1.   Миләүшә чәчәге.

    Кугәрчен түше  кебек

    Төрле түсләргә керәм;

    Төс белән генә мактанмыйм,

    Тәмле исләр дә бирәм.

    Миннән сыгып алган суны

  «Ислемай» дип йөртәләр.

    Бәйрәм көнне костюмнарга,

    Күлмәкләргә сөртәләр.

2.   Әнҗе чәчәк.

    Килеп керсәӊ урманга,

    Аныӊ исен тоясыӊ,

  - Ай – һай, нинди хуш исле, - дип,

    Иркен сулап куясыӊ.

    Яшел яфраклар эченә

    Энҗе чуклар эленгән,

    Искитәрлек матур булып

    Ничек үсеп өлгергән.

3.    Кыӊгырау  чәчәкләре.

    Кыӊгырау чәчәкләр җилдә

    Баш иеп серләшәләр.

    Бер – берсенә карап, алар

    Үзара сөйләшәләр:

-   Охшасакта кыӊгырауга,

    Шалтырап чыӊламыйбыз.

  «Эт эчәгесе» шикелле

    Үләннәргә чорналмыйбыз.

4.    Тузганак чәчәге.

    «Тузганак» дип әйтсәләр дә,

      Тузгынганым юк бер дә.

      Алтын сымак чәчәк атып

      Утырам, балкып җирдә.

      Мин хезмәт итәм кешегә,

      Миндә көннеӊ сәгәте.

      Таӊ белән бергә уянам –

      Шундый минем гадәтем.

    - Ә хәзер, Бичура, безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт.

       Саубуллашу.

     Эш урыннарын җыештыру.

Кулланган әдәбият:

Шигырьләр: Самат Шакир, Әминә Бикчәнтәева,

Дошкольное воспитание

   

     

 

   

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...