"Скоро в школу мы пойдём"
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Мияссарова Лена Наилевна

Сценарий выпускного вечера в детском саду на татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Музыка яңгырый. Балалар парлашып залга керәләр.                          

Күмәк бию башкаралар.

Урындыклары янына барып басалар. Бер бала белән Тәрбияче уртага чыгып басалар.

    Бала:         Бу нинди матур кичә?

Бу нинди шатлык бүген

   Тәрбияче: Бу мы? Иң истәлекле –

                          Тантаналы көн бүген!

Бакча белән саубуллашу көне.

Шундый көн бу, - олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп тә җитте. Бүген без бакчабыздагы иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Аларга ак юл телибез. Ә хәзер әйдәгез аларны беренче вальска чакырыйк.

Бию “Вальс”.

Тәрбияче: Безнең балаларның сабый чаклары бик матур, истәлекле. Бакчада үткәргән көннәре, шулай ук бүгенге бәйрәм көне дә аларның хәтерләрендә мәңге саклансын. Ә хәзер  үзләренә сүз бирик.

Балалар татарча шигырьләрен сөйлиләр.

Җыр “ Мәктәпкә барам “

Балалар утырышалар.

Кулына зур капчык тоткан Буратино һәм кыңгырау тоткан Мальвина керәләр.

 Мальвина кыңгырауны шалтырата – шалтырата керә.                      

Мальвина: Буратино, ишетәсеңме? Дәрес башлана.Урыныңа барып утыр.

Буратино: (кесәсеннән телефон чыгарып баскалый башлый,уйный) Укырга, укырга! Минем укыйсым килми, мин болайда барысын да беләм.

Мальвина: (кыңгырау шалтырата) Карале син аны, барысын да беләм дигән була берәү. Каян беләсең? Әле яңа үзеңне клуб яныннан алып килдем. Дискотекага керәм дип басып тора идең бит!

Буратино: Каян беләм ме? Менә телефоныңа интернетны акчаңны җәлләмичә кертсән, укырга барырга кирәктә булмый. Барысын да интернет әйтеп тә, сөйләп тә, күрсәтеп тә бирә. Белдең ме? Вот так! (телен күрсәтә).

Мальвина: (арып урындыкка барып утыра) Нишләп тыңлатып булмый икән бу малайны? Ә ул интернетка син акча каян алдың?

Буратино: Каян, каян? Әтидән инде! Ул бит үзе миңа 5 сум бирде, Әлифба китабын алырсың дип.

Мальвина: Ә син нишләдең? Шул акчаны интернетка җибәрдең ме?

Буратино: Конечно, хәзер бит телефонсыз бер нәрсә дә эшләп булмый. Даже Әбиләр дә телефонсыз йөрмиләр. Так что миңа укырга кирәкми! Мәктәпкә дә барасым килми.

Тәрбияче: Күрегез әле, бу бала мәктәпкә дә барасым килми ди. Шуңа күрә билгеләре дә начар. Балалар,әйдәгез без аңа җыр аша мәктәпнең кирәкле булуы турында сөйлик.

Җыр  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Буратино: Балалар, мин бүтән алай эшләмәм, телефон белән дә дәресләрне эшләп бетергәч кенә уйнармын ышаныгыз. Ә хәзер миңа дәресләремне хәзерләргә булышмассызмы икән?

Тәрбияче: Булышасызмы, балалар?                                                          

Балалар: Булышабыз!

Буратино: (нәрсәдер эзли) Кайда соң минем портфелем? Мальвина, син күрмәдеңме?

Мальвина: Син бит портфелеңны өйдә калдырып зур капчык белән килдең. Портфельга бөтен әйбер дә сыймый диеп.

(Буратино капчыкны сүтеп бушата)

Буратино: Монда кайсысы нәрсәгә кирәклеген дә белмим инде.(башын кашый)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, Буратинога портфельны дөрес итеп тутырырга өйрәтәбез.

“Портфель тутыру” уены. (Буратино да балалар белән уйный). Тәрбияче Һәр баланың портфелен тикшерә, иң соңыннан Буратиноныкын.

Тәрбияче: Күрдең ме, Буратино, күпме кирәкми торган әйберләр тутыргансың? Бу уенчыкларыңны хәзер кечкенңә балаларга, детсатта гына калдыр инде.

Буратино: Аңладым инде хәзер. Сезнең белән булганда миңа барысы да аңлашыла. Әйдәгез бергәләп минем өй эшен дә ясыйк инде. Мальвина әйдә укы!

Мальвина: Без, без, без идек,

             Без биш кенә кыз идек.

             Килеп керде хәдичә,

             Хәзер инде без ничә?

Буратино: Сигез!

Мальвина: Балалар, ул дөрес санадамы?

Балалар: Ю-к!                                                                                                  

Мальвина: Әйдәгез әле, балалар, бу малайга дәрес җавап табарга булышабыз. (укый)

Без, без, без, идек,

Без биш кенә кыз идек

Килеп керде Хәдичә,

Хәзер инде без ничә?

Балалар: Алты!

Буратино: Чыннан да, алты! Әйбәтләп уйласаң дөрес җавапны табып була икән шул. (башын кашый).

Мальвина: Эй, дусларым, бик дөрес итеп әйтеп бирдегез.: Буратино: Рәхмәт сезгә, дусларым. Без Мальвина белән кайтыйк. Дәресләремне дә эшләп бетерәсе бар. Сезнең белән без әле мәктәптә очрашырбыз! Саубулыгыз!

Мальвина белән Буратино китәләр.

Татар биюе.

Урыннарына барып утыралар.

Залга Белем иле Патшабикәсе керә.

Б.и Патшабикәсе: Исәнмесез, балалар, мин Белем иле Патшабикәсе.

Тәрбияче: Исәнме, Белем иле Патшабикәсе. Безнең балалар әле белем иле белән таныш түгел. Алар әле мәктәптә быел көз генә барачаклар бит.

Б.и Патшабикәсе: Балалар, ә сез беләсезме нәрсә ул мәктәп? Мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр икән?

Тәрбияче: Беләләр, беләләр, Патшабикә! Менә тыңлап кара әле.

Җыр”Мәктәп – ул ямьле” (шалтыравыклар белән).                              

Б.и Патшабикәсе: Чыннан да, беләләр икән. Мин бик шат. Алдагы тормышыгызда, мәктәптә укырга сезгә бик тә җайлы булачак.

Тәрбияче: Патшабикә, син безнең бәйрәмебезгә бик ераклардан килгәнсең. Без сиңа бик рәхмәтле, шуңа күрә безнең җырыбызны бүләк итеп ал. Утыр, хөрмәтле кунагыбыз!

Җыр “Кояшлы ил”.

Б.и Патшабикәсе: Бик зур рәхмәт, балалар, сөендердегез. Бик күп беләсез, икән. Әйдәгез, мин сезне тагын бер сынап карыйм әле. Сез матур, шифалы сүзләр беләсезме, балалар?

Балалар чиратлашып, белгән сүзләрне әйтәләр  - Хушыгыз, Исәнмесез, Саубулыгыз, Рәхим итегез, Хәерле көн, Зинһар, Гафу итегез, Рәхмәт...)

Б.и Патшабикәсе: Бик әйбәт, балалар. Бик күп матур сүзләр беләсез икән. Ярар, миңа китәргә дә вакыт килеп җиткән, моңсуланып калмагыз. Без сезнең белән әле очрашырбыз.

Саубулыгыз, нәни дусларым!

Б.и Патшабикәсе чыгып китә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле сезнең кечкенә дусларыгыз сезне котларга килгәннәр. Әйдәгез аларга сүз бирик.

Кечкенәләр шигырьләрен сөйлиләр.

Тәрбияче: Өйрәнерсез киләчәктә

         Бик күп, бик күп нәрсәгә.

         Рөхсәт итегез аларга

         Сезгә бию биергә.

Бию “Шаян бүләк”

Кечкенәләр утырышалар.                                                                    

Залга Гномик керә.

Гномик: Исәнмесез, балалар. Мин Гномик булам. Мин бер үзем генә килдем. Калган 6 туганым  килә алмадылар. Алар бәрәңге утыртып калдылар. Сезнең бәйрәмегезгә мине Белоснежка җибәрде, сезне шушы зур бәйрәмегез белән котлап, мәктәпкә озатып калырга кушты. Мәктәптә укыр өчен тапкыр булырга кирәк. Йә, кем тизрәк табышмакларның җавабын таба ала? (Поясына кыстырып куйган бер кагәзь тартып чыгара һәм укый башлый).

1 табышмак: Сумка тотып керәсең,

     Белем төяп чыгасың?         (Мәктәп)

2 табышмак: Агач түгел, яфраклы,

     Тун түгел, тегелгән,

     Теле юк, ә сөйли?           (Китап)

3 табышмак: Озын, юка, төп-төз ул,

     Билгели ул иң төз юл,

     Юллары озынлыгын

     Беләм санап сызыгын.    (Линейка)

Гномик: Бик күп беләсез икән! Минем табышмакларым да җавапсыз калмадылар, сөендердегез сез мине.

Тәрбияче: Әкият кунагыбыз, безнең балалар әле бик матур итеп бии дә беләләр. Әйдәле кара.

Гномик: Бик рәхәтләнеп карыйм.

Бию “Губки бантиком”.

                                                                                                                     

                                                                                                                     

Гномик: Миңа бик охшады, кайтып өйдәгеләргәдә өйрәтергә кирәк. Мине зурлаганыгыз өчен мин сезне буш калдырмам. Бер минут кына көтеп торыгыз әле. (залдан чыгып китә дә кире шарлар тотып керә)

                       Бер, ике, өч!

Булсын монда шарлар бер уч!

(шарларны  балаларга тоттырып чыгып китә)

Балалар, мин сезне шушы бәйрәмегез белән котлыйм һәм үземнән менә сезгә шарларны бүләк итеп сезгә калдырам (балаларга шарлар тарата). Саубулыгыз, минем нәни дусларым!

Гномик китә.

Балалар тезелеп басалар.

Воспитатаель: Ты повзрослел, малыш, теперь,

Ты многое узнал,

Здесь в мир тебе открыли дверь,

Чтоб смело ты шагал.

Стал детский сад тебе родным,

Как – будто  мамин взгляд.

Но бьют часы, расстаться с ним

Они тебе велят.

Под шелест листьев сентября

Пойдешь ты в первый класс.

Но не забудем мы тебя,

А ты, ты помни нас.

Дети рассказывают стихи на русском языке.                        

Воспитатель: Приглядитесь все получше, как ребята хороши,

Все стараются сегодня, веселятся от души.

Так пускай же этот вечер сердце бережно хранит,

Хоть пришла пора прощаться, детский сад для вас открыт!

Что же дети, выходите,

Финальной песней удивите!

Песня «До свиданья, детский сад».

Слово предоставляется заведующей детским садом.

Слово предоставляется учительнице будущих первоклассников.

Слово предоставляется родителям выпускников.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Скоро в школу мы пойдём" (Сценарий выпускного праздника)

Сценарий выпускного праздника «Скоро в школу мы пойдём» с участием взрослых, в ролях сказочных героев, для создания у детей яркого, незабываемого впечатления о празднике, а так же добрых и тёплы...

Проект «Скоро в школу мы пойдём»

Цель проекта: воспитание положительного отношения к школе у детей подготовительной группы.Задачи:-знакомство детей со школой и профессией учителя;-создание предметно-развивающей среды для ознако...

Итоговое мероприятие в подготовительной группе "Скоро в школу мы пойдём"

Путешествие по океану "Дошкольное детство" в страну "Знаний". Конспект мероприятия по обученмю грамоте и математике....

Проект "Скоро в школу мы пойдём"

Проект "Скоро в школу мы пойдём"...

Открытое интегрированное мероприятие в рамках семинара «Формирование мотивационной готовности детей к обучению в школе» «Познавательному развитие» «Формирование элементарных математических представлений» «Скоро в школу мы пойдём»

Программное содержание:Закреплять и учить в счёте в прямом и обратном порядке в пределах 10.Закреплять знания, что число не зависит от того как оно расположено в пространстве;Закреплять знания о много...

Конспект непрерывной образовательной деятельности для детей подготовительной к школе группы с ограниченными возможностями здоровья (с тяжёлыми нарушениями речи) "Скоро в школу мы пойдём"

Непрерывная образовательная деятельность для детей подготовительной группы "Скоро в школу мы пойдём" с использованием игровых и здоровьесберегающих технологийОбразовательная область "Ре...

Долгосрочный проект по подготовке детей к школе «Скоро в школу мы пойдём!»

Поступление в школу – качественно новый этап в развитии дошкольника, связанный с изменением социальной ситуации и личностными преобразованиями, которые Л.С. Выготский назвал кризисом семи лет. Г...