Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) по теме
Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres.docx | 13.85 КБ |
Предварительный просмотр:
Программа эчтәлеге: Җәнлекләргә карата кайгыртучанлык тәрбияләү;
Куян рәсемен ясарга өйрәтү;
Коры пумала белән төртеп рәсемләү алымын кулланып эшләү күнекмәсен ныгыту ;
Балалар белән алдан эшләнгән эш: “кышкы урманда җәнлекләр “ әңгәмә үткәрү, “ Кышкы урман” рәсем ясау, җырлы уен өйрәнү: “ Ап- ак куян “, рәсемнәр карау
Шөгыльнең дидактик тәэмин ителеше: куян уенчыгы, альбом , яшел,ак төстәге гуашь, каты пумала. зәңгәр су төстәге альбом бите, салфетка,аудио язма.
Барышы. Балаларны оештыру: Балалар безнең хәзер елның кайсы вакыты? (кыш.) Әйе балалар (көй ишетелә) Балалар нинди тавыш килә микән ул? Ниндидер җәнлекнең йөргән тавышы килә,нәрсә булырга мөмкин микән ул балалар ,сез ничек уйлыйсыз? (җаваплар) Кая карыйм әле ,нәрсә йөри икән анда? Әйе,балалар ул куян (качып утырган куянны алам), әйдәгез исәнләшик.
Т.Куянкай син каян килеп чыктың монда?
К. Мин урманнан килдем ,без иптәшләрем белән уйный идек ,төлке килеп чыкты. Чаба торгач монда килеп җиттем. Ә хәзер кая качарга белмичә торам.
Т. Борчылма куянкай без сиңа ярдәм итәрбез. Балалар куянны кайда качырып була?(Агач артына) Чыршы агачы нинди була? (яшел төстә, энәле ,ылыслы) (Чыршы рәсемен куям. Балалар әйтегез әле куян нинди ул? (йомшак ,куркак, ак төстә) Гәүдәсе нинди формада? (овал,түгәрәк). Балалар башта чыршы ясыйк, куянга качар өчен купшы чыршы кирәк, юкса аны төлке табачак . Шуның өчен без чыршыны пумала белән төртеп ясыйбыз ,ул безнең бик матур булачак. Куянның башта кайсы өлешен ясыйбыз?( Ясау тәртибен аңлату) Балалар кыш көне бик салкын була шуның өчен куянны калын тунлы итеп ясарга кирәк . Без аныда пумала белән төртеп ясарбыз.Ясау тәртибен күрсәтү ,аңлату,ныгыту.
Т. Балалар безнең кунагыбыз күңелсезләнеп утыра, әйдәгез аның белән уйнап алыйк.
Җырлы уен :“Ап-ак куян утыра”
Т.Балалар төлке килеп чыга күрмәсен, әйдәгез аны качырыйк. Балаларның эшен күзәтү
Т. Менә без куянны качырып куйдык .балалар,куянның килгән эзләрен төлке күрмәсен өчен аларны яшерергә кирәк.Кар яуганын ясыйк( бармак очы белән)
Т. Менә куянны качырып куйдык. Әйдәгез әле карыйк кемнең куяны матур булган микән ,яхшы итеп качырды микән?
(Түгәрәккә басалар, анализ бер-ике баладан). Әйдәгез хәзер куяннар турында җыр җырлап алыйк
Җыр: “Наян куяннар”
К. Рәхмәт сезгә балалар сез миңа ярдәм иттегез,төлкедән качырдыгыз
Т. Әйдәгез балалар рәсемнәрне элеп куябыз ,куяннар безгә шуннан карап торсыннар. Шөгылебез тәмам ,эш урыннарыбызны җыештырабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""
Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука . Задачи образовательные: 1. Познакомить детей со звуком ...
Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»
Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»...
Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми
Дата проведения: 21 февраля 2012 г. Участники: дети подготовительной группыПроводит: педагог-психолог Панова М.М.Цель:способствовать формиров...
Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий
Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при определении величины предметов....
Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.
В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...
Конспекты развивающих занятий в ясельной группе Развивающие занятия В ясельной группе. (Конспекты занятий) Подготовила: Савченко Алина Рустамовна
Какой детский возраст требует наибольшего внимания к себе в плане предоставляемых возможностей для ускорения психического развития ребенка, использование или неиспользование которых может иметь с...