Духовно - нравственное воспитание
материал на тему

Назмиева Любовь Викторовна

Духовно - нравственное воспитание

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего

вида №5»Бэлэкэч» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального  района Республики Татарстан»

БАЛАЛАРНЫ

МИЛЛИ—МӘДӘНИ

РУХТА ТӘРБИЯЛӘҮ

   

КЕРЕШ СҮЗ

Соңгы еллар татар халкының тормышына зур үзгәрешләр алып килде. Халыкның туган теленә, милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, тарихына игътибар артты. Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе.

Балалар бакчасыннан башлап  без балаларны  халкыбызның тарихы, гореф—гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте  белән таныштырырга тиеш.

Мәктәпкәчә балалык чоры — кешенең әхлак йөзе үсешендә мөһим этап. Бу елларда әхлак нигезе салына, тирә—якны иң беренче күзаллау, этик күзаллау, патриотик хисләр формалаша. Нәкъ мәктәпкәчә яшьтә балаларның акыл үсеше югары темпта формалаша.

Балалар белән эшне аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Дәүләт стандартына һәм норматив— хокукый документларга нигезләнеп алып барабыз.

Тәкъдим ителә торган  дәрес эшкәртмәләренә түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
  2. Туган илнең тарихи үткәненә кызыксыну, горурлык, патриотик һәм интернациональ хисләр тәрбияләү.
  3. Туган якның күренекле шәхесләре белән таныштыру.
  4. Татар халкының тарихи вакыйгалары белән, хезмәте, милли мәдәнияте, гореф—гадәтләре, йолалары, борынгы бәйрәмнәре белән таныштыру.
  5. Ислам дине турында башлангыч төшенчә бирү.

Балаларга кызыграк һәм аңлаешлы булсын дип, дәресләрне аерым мәгънәле блокларга  тупладык:

1. «Гасырлар аша…»   ( Казан тарихы белән таныштыру)    

  1. «Бишек җырлары»
  2. «Татар халык уеннары»
  3. «Милли ризыклар»
  4. «Дини бәйрәмнәр»
  5. «Батырлар эзе буйлап…»
  6. «Җырым белән сине зурлыйм, и Казаным…»  

Бу эшне  күрсәтмә әсбаплар булган очракта гына тормышка ашырырга мөмкин. Этник материалларның, татар халкының көнкүреш  әйберләренең, милли уеннарның, макетларның, муляжлар, альбомнарның һәм рәсемнәрнең әһәмияте бик зур.

Балалар белән эшне эзлекле рәвештә алып барганда, югары дәрәҗәле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Балалар өчен кызыклы һәм аңлаешлы эчтәлекле материаллар сайланды.

Балалар белән бер рәттән эшне ата— аналар белән дә алып барабыз. Коллективтагы педагоглар арасында да бу эш киң җәелдерелде, һәркем  материаллар җыйды, күрсәтмә әсбаплар әзерләде, эш тәҗрибәсен туплады.

Балаларны милли— мәдәни рухта тәрбияләү.

Перспектив план.

Гасырлар аша…

1

Туган шәһәрем

2

Борынгы Казан

3

Кремльга сәяхәт: Сөембикә манарасы

4

Кремльга сәяхәт: Спасс манарасы

Бишек җырлары

1

Айгөл йоклый

2

Әлли—бәлли—бәү

3

Бала тәрбияләү

4

Серле сандык

Татар халык уеннары

1

Песи

2

Нинди төс

3

Бармак уены

4

Тәгәрәде туп

5

Кәрия—Зәкәрия

Милли ризыклар

1

Айсылуның туган көне

2

Ашханәгә сәяхәт

3

Чәйханә

4

Милли ризыклар

Дини бәйрәмнәр

1

Рамазан

2

Кадер кичәсе

3

Гәет

4

Корбан бәйрәме

Батырлар эзе буйлап …

1

Батырлар эзе буйлап.. (экскурсия)

2

Безгә тынычлык кирәк.

3

Халык герое М. Җәлил

4

А.Алиш. Чукмар белән Тукмар маҗаралары

Җырым белән сине зурлыйм, и Казаным…

1

Хуш киләсез кунаклар

2

Әй дүдәме, дүдәме, гармунчыгыз өйдәме…

3

Капка төбе

4

Зур уен

5  

Дуслык бәйрәме

6  

Җырым белән зурлыйм сине, и Казаным…

I  БЛОК: ГАСЫРЛАР АША...

«Туган шәһәрем»

Максат: Баларны Казан тарыхы белән таныштыру, Казанның 1000 ел тулуы турында белемнәрен ныгыту. Үз хисләрен, теләкләрен сөйләргә һәм рәсем аша чагылдырыга өйрәтү. Туган ил, шәһәр белән горурлану хисен тәрбияләү

Әсбаплар: Казан күренешләре, рәсем ясау өчен әсбаплар.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Тиздән Казаныбызга 1000 ел тула. Балалар, ничәнче елда тула? (2005 елда). Безнең шәһәребезгә төрле яклардан, төрле илләрдән кунаклар киләчәк. Туган шәһәребезне без бик яратабыз һәм килгән кунаклар да яратып китсеннәр дип телибез.

Тәрбияче: Без кунакларны каршы алырга тиеш дип күз алдына китереп карыйк әле. Кунакларга нинди тарихи һәм истәлекле урыннар күрсәтә алырбыз?

                 Менә мин Казанның күренекле һәм истәлекле күренешләрен, фото— рәсемнәр элеп куям һәм үз теләгегез буенча кунакларны кая алып баруыгыз турында сөйләп бирергә тиешсез ( балалар сөйләве)

Тәрбияче: Казан кайчандыр Кремльдан башланган булган. Ул вакытта шәһәрне җәяүләп тә йөреп чыга алыр идек. Ул бик кечкенә булган. Борынгы Казан шәһәре агачтан төзелгән, аның стеналары да агачтан булган. Таштан патша сарае, мәчетләр генә төзелгәннәр. Казан үскән—үзгәргән. Бүген шәһәр 100,50 һәм хәттә 10 ел элеке кебек түгел. Татарстан башкаласында яңадан—яңа урам, мәктәп, кибет, парклар барлыкка килә. Әмма без шәһәр үзәгендә кабатланмас тарихи шәһәр бистәләрен дә күрә алабыз.

                  Элеке һәм хәзерге заман төзелешләрен карау, чагыштыру, матурлыгын күрә белү. (мәсәлән: «Воскресенск урамы» хәзерге күренеш белән чагыштыру)

Ял итеп алу— татар халык уены «Кәрия— Зәкәрия»

Фикер алышу «Әгәр дә мин төзүче булсам, мин нинди төзелеш төзер идем» (балалар сөйләвен тыңлау)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле без дә хәзер архитекторлар һәм төзүчеләр булабыз, һәм үзебез уйлап  чыгарып, үзебезнең теләгебез буенча яңа матур, әле бер кеше дә күрмәгән биналар, яңа урамнар ясыйбыз (балалар рәсемнәр ясыйлар)

Тәрбияче: Ә хәзер рәсемнәрегездән күргәзмә ясыйк һәм безнең Казаныбыз киләчәктә, сез үсеп җиткәч нинди булуын карыйк.

Рәсемнәргә анализ ясау, балаларның үз рәсемнәре турында сөйләуләрен тыңлау.

«Казан тарихы»

Максат: Казан тарихы белән таныштыруны дәвам итү, Казанның күренекле урыннарын танырга өйрәтү. Татар гореф—гадәтләрен буыннардан—буыннарга күчерү.

Әсбаплар: Казан күренешләре, Казан символикасы, борынгы Казан рәсемнәре.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: — Балалар,  без нинди республикада яшибез?

  • Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
  • Казан безнең туган шәһәребез. Аның турында нәрсә сөйли алабыз?
  • Сез ничек уйлыйсыз, Казан үзгәрәме? Ничек үзгәрә? (зур биналар, өйләр төзиләр, яңа парклар, һәйкәлләр ачалар, яңа мәчетләр, чиркәүләр ачыла)

Тәрбияче: Бик  күп еллар  элек безнең шәһәр бөтенләй икенче төрле булган. Бүген без Борынгы Казан турында сөйләшербез.

                Казан — илебезнең иң борынгы шәһәре. Тиздән аңа мең ел тула, аның турында күп легендалар сөйлиләр. Әйдәгез әле мин сезгә берсен сөйләп китәм.

                 «Казанны биек җирдә Казан елгасы буенда төзергә булганнар. Монда куе урманнар, куаклы чокырлар дошманнан саклый алган. Әмма монда еланнар яшәгәннәр. Болгар ханы ИбраҺим еланнарны бетерергә кушкан. Көз көнне еланнар йокыга киткәч, аларны учакта яндырганнар. Шулай итеп, еланнар  янып беткәннәр. Ләкин бер зур канатлы елан калган, ул кешеләргә ташлана башлаган. Еланның каршысына бер батыр чыгып, аның белән көрәшә башлаган. Бу көрәштә батыр да, елан да үлеп калалар. Ә кешеләр канатлы еланнан котылалар».

                  Казанны шул биек җирдә төзегәннәр. Болгар ханы Ибраһим канатлы елан сүрәтен шәһәр гербы итәргә кушкан. (борынгы һәм бүгенге гербларны күрсәтү, чагыштыру)

Тәрбияче: Башта Казан шәһәре бик кечкенә булган. Борынгы Казан агачтан булган. Таштан патша сарае, мәчетләр генә төзелгәннәр.

                 Нигә безнең шәһәребезне «Казан» дип атаганнар икән? Безгә ул сорауларга бер легенда җавап бирә.

                  «Монголлар ханы болгар ханын Алтынбекны куып барганнар. Ләкин ул урманда качып кала. Моның су эчәсе килгән. Елгадан су алганда алтын казанны ялгыш суга төшеп китә. Шуңа күрә елганы да, аның ярында төзелгән шәһәрне дә Казан дип атаганнар»

Казан, Казан, сабый чагыбыздан

Күңелләргә якын башкала!

Туган илгә чиксез мәхәбәтем

Синең исемең белән башлана.

Тәрбияче: Әйе, безнең туган җиребез Татарстан, туган шәһәребез — Казан. Әйе, Казан дисәң  күңелләрдә иң якын һәм иң якты хисләр уяна. Аны гади  сүзләр белән генә аңлатып булмый. Казан — доньядагы барлык татар халкының да кыйбласы, горурлыгы. Аның көч—күәтен, бөеклеген гасырлар, мең еллар аша тарихи диварлар һәм истәлекләр безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән.

Казаным, Казаным, җир йөзеннән синнән

Матурырак калалар күп алар, мин беләм…

… Күңелем аларның

Берсенә генә дә алыштырмас сине,

           И минем Казан!

«Кремльга сәяхәт: Сөембикә манарасы»

Максат: Балаларны Казан шәһәренә бәйләнешле риваятләр, хикәяләр белән таныштыру. Туган якныҗ тарихына мәхәббәт тәрбияләү, риваятләренә, хикәяләренә кызыксыну уяту.

Әсбаплар: Кремль ясалган фото—рәсем

Дәрес барышы:

Кремль төшерелгән фото—рәсем  мольбертка куелган.

Тәрбияче: Бу нәрсә? Кремль нинди елга ярында тора? Безнең Кремль бигрәк тә матур. Кремль стеналары ак таштан төзелгән. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп 13-кә хәтле булганнар (почмак манарасын күрсәтү). Мондый манаралар дозор манаралары дип аталган. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен? (тирә якларны күзәтергә мөмкин булган)

Тәрбияче: Мин сезгә хәзер Кремльның иң матур манараларның берсе турында сөйлисем килә. Лена Шагыйрьҗанның «Сөембикә манарасы» шигыре укыла.

              Ничек уйлыйсыз, нинди манара турында сүз бара? Дөрес, Сөембикә манарасы турында. Сез ничек уйлыйсыз, манара кем исемен йөртә?

Тәрбияче: Бик күп еллар элек хан Сафа—Гәрәй, Сөембикә—ханбикә булган. Сөембикә ирен бик яраткан һәм ул вафат булгач, аның кабере өстенә кечкенә агач мәчет төзегән. Сөембикә бик матур һәм акыллы ханбикә булган, шуңа күрә, аны халык та яраткан. Ләкин Сөембикәне кечкенә улы Үтәмеш белән явыз Иван приказы буенча Мәскәүгә алып китәләр. Улын чукындыралар, аңа Александр исемен бирәләр. Ул 16 яшендә үлә. Сөембикәнең соңгы көннәре билгеле түгел, кайда күмелгәне дә ачык түгел.

Тәрбияче: Агач мәчетне Сөембикә исеме белән атаганнар. Соңрак бу урында кызыл манара тәзелгән.

                Сәембикә манарасы татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять — легендалар, җыр— бәетләр, аны безнең бабаларыбыз чәчми—түкми улларына тапшырып барган, аның янына коръән укырга йөргәннәр.

                 Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала. Бу манара белән бәйләнгән легенда тыңлагыз әле.

                 Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханша була. Явыз Иван аны күреп  гашыйк була һәм Казанга илчеләрен җибәреп Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә ризалык бирми. Шуннан явыз Иван зур гаскәр җыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә сугыш килеп чыкмасын дип аңа кияүгә чыгарга риза була, һәм җиде көндә Казанда иң бөек манара төзеп бетертә. Шаулап—гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менергә, шәһәр белән, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның иң өстәге катына менгәч, Сөембикәнең йөрәге дулкынланып китә. Аның һич тә моннан, туган булып өлгергән шәһәреннән китәсе килми. Сөембикә манарадан сикереп очлы ташларга ташлана.

Тәрбияче: Әйдәгез әле без хәзер туп белән бер уен уйныйбыз. Ул уенның соравы миндә. Җавабы сездә. Мин тупны кемгә сорау белән ыргытам, шул кеше җавабын бирә.

  1. Кремль нинди елга ярында тора?
  2. Сөембикә манарасы кем исемен йөртә?
  3. Казанга ничә ел тула?      Һ.б.

Тәрбияче:

 Бакчаларга уралып, башкалардан нур алып

Гөрли Казан, матур Казан.

Үсә Казан нурланып

Үсә Казан, гөрли Казан

Туган ил кочагында

Бүген гүзәл киләчәге

Гүзәлерәк тагында.

Тәрбияче: Әйе, мең еллык Казан тарихында авыр көннәр дә, шатлыклы мизгелләр дә күп булгандыр. Авыр вакытта һәрвакыт үзенең  тугрылыклы ул—кызлары аңа таяныч булган. Шуңа күрә дә аларның исемнәре халкыбыз күңелендә мәңге саклана. Синең уңышларың бар дөньяга билгеле. Үзеңнең очкычларың, машина төзелеше, алтын, химия һәм медицина хезмәте һ.б. белән даның еракларга таралды. Югары уку йөртларында төрле почмаклардан килгән студентлар белем ала. Алар халкыбызның күркәм гадәтләрен, йолаларын, мең еллык тарихын планетабызның төрле  төбәкләренә җиткерә алмаслар дип кем әйтә ала?

Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры,

Шаулап тора әллә кайларга,

Татарстан халкын шатландырып,

Үсә Казан — бөек зур кала.

«Кремльга сәяхәт: Спасс манарасы»

Максат: балаларны Казан шәһәре һәм аның тарихи һәйкәлләре турында белемнәрен ныгыту. Балаларда туган шәһәренә карата горурлык, игътирамлык тәрбияләү.

Әсбаплар: спасс манарасы макеты, Казан күренешләре.

Дәреснең барышы:

Тәрбияче: Бигрәк матур син, Казан,

                  Иртәнге таңда.

                Шатлык белән тулы Казан,

                Яшел һәм якты.

                Язгы бакча кебек, син чәчәк атасың,

                Акчарлак кебек җәелгән канатың.

                Яшим синең белән һаман бергә,

                Син минем яшь күңелдә.

Тәрбияче: Балалар, Казан турында мондый матур шигырьне нинди кеше яза ала? Дөрес, Казанны яраткан кеше генә яза ала. Без дә туган шәһәребезне бик яратабыз. Бүгенге дәресебезне сиңа багышлыйбыз, туган шәһәребез. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синеҗ ярдәмеңдә дөнья танып белмәгән һәм үзенең уй—хисләрен башкаларга сөйләмәгән. Казан!!! Кол Шәриф кебек шагыйрь вә шагыйрәләр илһамланып иҗат иткәннәр.

Кичкәнсең күп гасырларны,

И борынгы яшь калам!..

Һәр урамың ташыннан мин

Җылы табам, ямь табам.

 

Гасырларны кичсәңдә син,

Мәңге яп—яшь, башкалам,

Безне шулай матурлыкка,

Батырлыкка дәш һаман!

Тәрбияче: Нинди матур безнең туган шәһәребез. Нинди генә матур архитектура биналары сакланып калмаган. Казанның матур урыннарының берсе белгәнегезчә Кремль.

                  Ә сез беләсезме, Кремльның төп манарасы Спасс манарасы икәнен (рәсеме һәм макеты күрсәтелә). Манараның исеме кайчандыр аның янында торган Спасс чиркәве исеменнән алынган. Спасс манарасы элек тә, хәзер дә төп юл манарасы. Манарага керер алдыннан чокыр казылган, ә аның аркылы күтәрелмә күпер салынган булган. Күтәрелмә күпер ни өчен кирәк булган? (балалар җавап бирәләр, яңа һәм иске манара рәсемнәрен күрсәтү)

Тәрбияче: Туган җир, туган туфрак, туган нигез… бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын аның күңеле һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти—әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларның каберләре, аларның истәлекләре саклана. Туган җирне һәркем үзенчә ярата, аның тарихын йөрәнергә, сакларга тырыша. Без дә, әйдәгез әле, үткәннәрне, тарихыбызны онытмыйк, Казаныбызны матурлатыйк.

II БЛОК: БИШЕК ҖЫРЛАРЫ

«Айгөл йоклый»

Максат: балаларны бишек җырлары аркылы тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү, ел байлыкларын арттыру.

Әсбаплар: бишек, курчак, уенчык көчек

Дәрес барышы:

Балалар тыныч кына утыралар, тәрбияче ярымпышылдап сүз башлый:

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бишеккә: анда кем йоклап ята? Әйдәгез Айгөлне уятмыйк, әкрен генә сөйләшик. Айгөл йоклаган арада эт баласын карыйк әле.

Тәрбияче: Балалар, без көчеккә нинди исем кушыйк икән? Ярар Акбай исемле булсын. Карагыз әле, ул нигә безгә бер тәпиен күтәреп тора икән? Дөрес, балалар, ул безнеә белән исәнләшә. Ә нигә Акбай телен чыгарган? Ул йөгерә—йөгерә арыгандыр, шуңа күрә аның су эчәсе киләдер.

Шул вакытта Акбай өреп җибәрә, Айгөл елап уяна. Тәрбияче курчакны бишектән алып, кулына ала.

Тәрбияче: Балалар, Акбай онытып җибәргән, ялгыш Айгөлне уяткан. Әйдәгез яңадан Айгөлне йоклатыйк:

Акбай, Акбай, өрмә син, өрмә син!

Тавышланып йөрмә син, йөрмә,син!

Айгөл белән без икәү,

Йоклыйк инде, бәлли—бәү.

Әлли—бәлли, бәлли—бәү.

Әлли—бәлли, бәлли—бәү.

Балалар да тәрбияче артыннан кабатлыйлар. Курчакны йоклатып, бишеккә салгач.

Балалар: Акбай, Акбай, өрмә син, Айгөл йокласын!

Балалр көчекне күтәреп чыгып китәләр.

«Әлли—бәлли—бәү»

Максат: балаларны татар халык иҗаты белән таныштыру, бишек җырлары белән таныштыруны дәвам итү; аларның тыңлый һәм аңлый белуләрен ныгыту; тәрбиячегә кушылып җырлау теләге тәрбияләү; сөйләм телен үстерү; карават төзүне искә төшерү.

Әсбаплар: милли татар киеме киенгән курчак, шакмаклар һәм кирпичләр.

Дәрес барышы:

Тәрбияче балалар белән паласка утыра. Шул вакытта ишек артында бала елаган тавыш ишетелә. Тәрбияче барып ишекне ача һәм татар милли киеме кигән курчак күтәреп керә.

Тәрбияче: Нәрсә булды сиңа, ник елыйсың?

Кучак: Мин берүзем генә, миңа күңелсез, миндә сезнең белән уйныйм әле.

Тәрбияче: Әйдә, балалар белән бергә уйныйк. Синең исемен ничек?

Курчак: Алсу.

Тәрбияче: Исемен бигрәк матур икән.

Балалар курчак белән уйныйлар, ашаталар, эчертәләр.

Тәрбияче: Алсу, бик озак уйнады, ул аргандыр инде, әйдәгез аны йокларга салыйк.

Тәрбияче: Балалар, Алсуны кая йокларга салабыз. (караватка)

Тәрбияче: Әйдәгез бергә—бергә Алсуга карават төзибез. Менә монда шакмаклар, кирпичләр (бергә—бергә карават төзү һәм урын—җир әзерләү Алсуны йокыга салу)

Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле мин, мин хәзер Алсуга бишек җыры җырлыйм.

Әлли—бәлли итәрсең,

Тыныч йоклап китәрсең,

Шулай тыныч йокласаң,

Бик тиз үсеп җитәрсең.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар. Бишек җырын бергә—бергә җырлыйк (бергә—бергә җырлау, әкрен генә курчакны аркасыннан сыйпау)

Тәрбияче: Балалар, Алсу йокыга китте, ә без хәзер әкрен генә җыенып урамга чыгабыз.

«Бала тәрбияләү»

Максат: балаларны татар халык иҗаты белән таныштыру,  бишек җырлары белән таныштыруны дәвам иту, сөйләм телен үстерү, тел байлыкларын арттыру.

Әсбаплар: курчак, бишек, уенчык песи.

Дәрес барышы:  

Тәрбияче группага коляскага утырган курчак һәм уенчык песи тотып керә. Балалар курчакка үзләре теләгән исем кушалар. Шуннан соң тәрбияче балаларның игътибарын песигә юнәлтә.

Тәрбияче: Балалар, безнең курчак песи белән уйнарга ярата. Карагыз әле песигә, ул шундый матур, муенына хәттә бантик та тагып куйган. Әйтегез әле, балалар, песи ничек сөйләшә? Дөрес, песи мияу—мияу дип кычкыра. Ә сөт эчкәндә песи ничек мырлый? Бик дөрес, ул мыр—мыр—мыр килә.

Тәрбияче: Балалар, без курчак турында бөтенләй онытканбыз. Карагыз инде, аның йокысы килә башлаган. Әйдәгез, балалар, без бишеккә курчак өчен урын җәеп  бирик. Ә тизрәк йоклап китсен өчен, без песигә тирбәтеп торырга кушарбыз, ә үзебез бишек көе көйләрбез:

Песи—песи, нечкәбил,

Бала тирбәтергә кил.

Җылы җирдә яшәрсең,

Ап—ак күмәч ашарсың,

Тәмле сөтлңр эчәрсең,

Ашап туйгач уйнарсың, уйнап туйгач йокларсың

Бәлли—бәү, бәлли—бәү.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер бергә җырлыйбыз, балалар. (тәрбияче артыннан кабатлап, бишек җыры җырлыйлар)

                 Менә, балалар, безнең курчак тыныч кына йоклап китте, әйдәгез аны уятмыйк (әкрен генә аяк очларына басып китәләр)

II БЛОК: ТАТАР ХАЛЫК УЕННАРЫ

Татар халык уены «Песи»

Максат: балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү; белемнәрен баету, ныгыту. Җәнлекләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Әсбаплар: йорт хайваннарының рәсемнәре.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез «Песи» уенын уйнап алыйк, — уйныйсыгыз киләме?

Тәрбияче: Килегез минем янга (балалар тәрбияче янына җыелганда ишектән песи булып киенгән малай керә)

Песи:   Мяу— мяу, минем белән уйныйсыгыз киләме? Килегез минем яңга, түгәрәк ясыйбыз. Ә син, Айзилә, минем яныма уртага чык. Син кулыңны сузып тор һәм мин синең кулыңны сыйпыйм. (песи  кулын сыйпый—сыйпый такмак әйтә)

Песи, песи, пес итәр,

Әни песи сөт эчәр,

Әни песи сөт эчкәндә

Әти песи күз кысар,

Ал дигәндә алмасаң

Лап итәр дә шап итәр!

«Лап итәр» дигәндә песи Айзиләнең кул сыртына шап иттереп суга. Әгәр Айзилә кулын тартып өлгермәсә, отылган була.

Песи:     Охшадымы уен? Тагын уйныйбыз мы?

              (уен 2-3 тапкыр кабатлана)

Песи:    Әйдәгез утырыгыз урындыкларга, мин сезгә бик кызыклы рәсем алып килдем, карыйбызмы бергә—бергә? (песи балалар янына утыра)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сез рәсемдә нәрсә күрәсез? Әйе песи, Песи нишли? Песи янында нәрсә ята? Икенче песи баласы нишли? Һ.б. сораулар бирелә.

Тәрбияче: Балалар, ә кемнең өйдә песиләре бар? Сез песи белән уйнарга яратасызмы?

 Песи балалар белән саубуллаша һәм китә.

Татар халык уены «Нинди төс»

Максат: балаларның татар халык уеннары ярдәмендә рухи байлыкларын арттыру, шигырь тыңлаганда эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү.

Әсбаплар: зур конверт, песи рәсеме, китаплар.

Дәрес барышы:

Балалар тыныч кына урындыкларга утырышалар. Шул вакытта хат ташучы зур конвертта хат алып килә. Тәрбияче, конвертны ачып, балалар алдында укый:

 «Исәнмесез, балалар! Сез уйнарга яратасызмы?  Яратсагыз, мин сезгә бер яңа уен өйрәтергә телим. Ләкин башта табышмак  аша минем кем икәнлегемне белегез.

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе?

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә икән? Дөрес, бу хатны безгә песи язып җибәргән. Балалар, без бит уйнарга бик яратабыз. Әйтегез әле, без нинди татар халык уеннарын яратып уйныйбыз?

  • Ак калач
  • Йөзек салыш
  • Кәрия—Зәкәрия

Тәрбияче: Ә менә бүген безгә песи яңа уен өйрәтеп җибәргән. «Мияу—мияу, нинди төс?» дип атала ул уен.

 Аның өчен балалар арасыннан бер «песи»  сайланып куела. Ул алга баса һәм «мияу—мияу» ди. Ә балалар аннан: «Нинди төс?», дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Балалар тиз генә якын тирәдәге шул төсле әйберне тотарга тырышалар. Шул төстәге әйберне тапмаган бала тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тиеш.   (балалар уенга тотыналар)

Тәрбияче: Менә, балалар, песи безгә нинди кызык уен өйрәтеп җибәргән. Ә, хәзер, балалар, урындыкларга утырышыгыз, мин сезгә Д. Гарифуллинның «Мыраубикә» шигырен укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз.

                       Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә оештырыла.

Татар халык уены  «Бармак уены»

Максат: балаларны татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү; аларга карата кызыксыну һәм уйныйсы килү теләген тәрбияләү. Гаилә членнарын әйтеп бирә белүне ныгыту, сүз байлыкларын арттыру.

Әсбаплар: гаилә турында рәсемнәр.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез матур итеп утырышыгыз. Бүген сезнең кем белән өйдә яшәвегез турында сөйләшеп алабыз. (балалар белән әңгәмә корыла)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алыйк әле, басыгыз. Ул уен «Бармак уены» дип атала. Карагыз әле миңа таба, мин бер кулны күтәрәм, ә икенчесе белән күтрсәтәм.

Бу бармак — бабай,

Бу бармак —  әби,

Бу бармак —  әти,

Бу бармак —  әни,

Бу бармак —  нәни бәби,

Аның исеме — чәнчи.

Тәрбияче: Охшадымы сезгә бармакларның уйнаганы? Әйдәгез бергә—бергә уйнап алабыз. (ике кул белән дә чиратлашып уйныйлар)

Тәрбияче: Әйдәгез утырыйк. (балаларга рәсемнәр күрсәтә)

  • Балалар бу рәсемдә кемне күрәсез?
  • Кемнәр нәрсә эшли?
  • Ул бабай, газет укый.
  • Ә бу кем? Ул нәрсә эшли?
  • һ.б. сораулар бирелә.

Тәрбияче: Менә, балалар, без сезнең белән гаилә турында сөйләштек. Бу гаиләдә — әби, бабай, әти, әни һәм аларның балалары яши. Алар барысыда  бер өйдә дус, тату булып яшиләр. Бездә сезнең белән гел дус һәм тату булып торабыз төркемебездә.

Татар халык уены «Тәгәрәде туп»

Максат: балаларның татар халык уеннары ярдәмендә рухи байлыкларын арттыру, әвәләү күнекмәләрен ныгыту, түгәрәк формадагы предметларны әвәләргә өйрәтү.

Әсбаплар: туп, пластилин, такта.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле миңа, сез нинди уеннар уйный беләсез? (балалар әйтәләр)

             Балалар, без уйнаган шул уеннарны татар халкыбыз элек—электән яратып уйнаган. (шул вакытта елаган тавыш ишетелә, тәрбияче тәрәзәдән карый да, куян баласы елап торганын әйтә)

Тәрбияче: Балалар, тышта куян баласы елый, аңа бик күңелсез. Әйдәгез аны үзебез янына чакырабыз.

Куян баласы кулына туп тотып балалар янына керә.

Куян:   Исәнмесез, балалар! Миңа үземә генә күңелсез. Сез минем белән уйнарга телисезме?

Тәрбияче: Ә син, Куянкай, нинди татар халык уеннарын беләсең соң?

Куян:     Мин сезгә хәзер «Тәгәрәде туп» дигән уен өйрәтәм. Аның өчен сез бер түгәрәк ясап басыгыз. Уртага бер бала баса. Сигнал булу белән барысы да җиргә тезләнәләр һәм тупны түгәрәк буенча бер—берсенә йөртә башлыйлар. Уртада калган бала тупны тотарга тиеш. Әгәр дә ул тупны эләктерә алса, уенчылар янына баса. Тупны эләктертгән бала уртага баса һәм уен дәвам ителә.

Балалар куян баласы белән бергә уенны уйныйлар.

 Тәрбияче: (уен тәмамлангач) Балалар, безнең Куянкай туп белән уйнарга бик ярата икән. Әйдәгез, без аңа пластилиннан бик күп туплар ясап бирик.

Балалар өстәлләр артына утыралар һәм Куянкайга туп әвәлиләр. Туплар ясалып беткәч Куянкайга бүләк итәләр.

Куян:     Рәхмәт сезгә, балалар! Ә хәзер миңа кайтырга кирәк. Сау булыгыз!

Татар халык уены  «Кәрия — Зәкәрия»

Максат: балаларны татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү; уеннарга кызыксыну уяту; татар теленә мәхәббәт тойгысы тәрбияләү. Балаларны татар халык бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү; рәсем ясаганда боҗра, нокталар һәм сызыклар кулланып, төсләрне дөрес сайлап алырга өйрәтү.

Әсбаплар: татар халык бизәкләре белән бизәлгән киемнәр, кәгазьдән киселгән күлмәк формалары, буяулар, пумала, су.

Дәрес барышы:

      Тәрбияче балаларга уенчыкларны җыярга тәкъдим итә һәм уйнап алырга чакыра. Шул вакытта ишек шакыган тавыш ишетелә. Тәрбияче барып ишек ача һәм үзе белән җитәкләп зурлар төркеменнән бер кыз бала алып керә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә Алсу кунакка килгән, Әйдәгез аның белән исәнләшик. (исәнләшәләр)  Балалар, карагыз әле, Алсу өстенә нинди матур күлмәк кигән, алъяпкыч япкан һәм башына яулык бәйләгән. Бу киемнәр барысыда татар халык бизәкләре белән бизәлгән. Балалар, матур мы бизәкләре?

Алсу:   Әйдәгез әле, балалар, эшкә тотынганчы уйнап алыйк, уйныйсыгыз киләме?

Балалар кулга— кул тотынышып түгәрәк ясыйлар, Алсу уртага чыга. Балалар бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар.

                   Ул бик яхшы биюче,

 Ул бик яхшы биюче.

Аның биюе яхшы

Аннан үрнәк алыгыз.

Ул бик яхшы җырлаучы,

Ул бик яхшы җырлаучы,

Аның җырлавы яхшы

Аннан үрнәк алыгыз.

Шундый һәрбер җырдан сөң түгәрәктәгеләр кул чабып такмак әйтәләр.

Кәрия, Зәкәрия, коммая

Кәрия, Зәкәрия, коммая

Кәри комма, Зәкәр комма

Зәкәрия коммая.

Бу вакытта Алсу бер баланы алып уртада бии, әйләнә. Әйләнеп туктагач, чакырган баланы уртада калдырып түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана һәм уен шулай дәвам ителә.

Тәрбияче: Балалар, сезгә уен охшады мы?  Ә хәзер утырабыз урыннарыбызга. Карагыз әле монда (баларның игътибарын фланелеграфка юнәлтә) нинди матур киемнәр элеп куйдым, нәрсәләр алар.

Тәрбияче: Дөрес, күлмәк, алъяпкыч һәм баш яулыгы. Аларның бизәкләре матурмы? Әйтегез әле бизәкләр нинди төсләр белән чигелгән? Дөрес, балалар: кызыл, сары, яшел һәм зәңгәр төсләр белән. Әйдәгез балалар Алсуга шундый матур бизәкләр белән бизәп күлмәкләр бүләк итәбез.

             (балаларга эш процессын, эшләү алымнарын аңлата)

Балалар эшләрен эшләп бетергәч.

Тәрбияче: Күпме матур күлмәк бизәдек. Әйдәгез аларны Алсуга бүләк итик. Ул үз төркемендәге балаларга сезнең күлмәкләрне күрсәтер.

Алсу күлмәкләрне ала һәм балалар белән саубуллашып китә.    

IV БЛОК: МИЛЛИ РИЗЫКЛАР

«Айсылуның туган көне»

Максат: Балаларны татар милли рызыклар белән таныштыруны дәвам итү.  Уч төбендә тәгәрәтеп , учларны кысып түгәрәк форма әвәләргә өйрәтү, татар ашларыннан каймак турында аңлату, сөйләм телен үстерү. Кунакчыллык хисләрен тәрбияләү.

Әсбаплар: татар милли киемен кигән курчак, әвәләү өчен әсбаплар, пешерелгән коймаклар, чәй эчү өчен күчтәнәчләр

Дәреснең барышы:

(балалар урындыкларында түгәрәкләнеп утыралар, өстәлләр әвәләү дәресенә әзерләнгән)

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунакка бик чибәр татар кызы Айсылу килгән. (татар милли киеме кигән курчак алып керә)

                  Әйдә, уз, Айсылу, менә балаларның синең белән исәнләшәсе, танышасы килә. Сез, балалар, Айсылу белән исәнләшкәндә исемегезне дә әйтегез, шулай итеп ул сезнең белән танышыр.

  • Исәнме, Айсылу, минем исемем Чулпан.
  • Исәнме, Айсылу, минем исемем  Алмаз.
  • Исәнме, Айсылу, минем исемем  Гөлназ  һ.б.

Менә балалар, танышып та чыктык. Айсылу миңа килгәч әйтте, аның бүген туган көне икән, туган көнне тәмле ризык пешереп сыйланалар безнең татарлар. Әйдәгез бездә Айсылуга коймаклар пешерик.

Сезнең коймак ашаганыгыз бармы? Нинди була ул?

  •  Түгәрәк.
  •  Тәмле.
  •  Майлы.

Татар кешеләре коймакны еш пешерәләр, иртәнге чәйгә ук коймак өлгертеп тәмләп чәй эчәләр.

Менә бездә Айсылуны коймак пешереп сыйлыйк әле.

Килегез өстәлләр янына, менә безнең эш өчен барда әзерләнгән.

Мин сезгә күрсәтәм, сез карап өйрәнеп торыгыз, аннары үзегез әвәләрсез (тәрбияче күрсәтә, эш алымнарын аңлата, балалар мөстакыйль эшлиләр, әзер коймакларны бер тәлинкәгә куялар. Тәлинкәгә куйганда матур, ягымлы сүзләр әйтәләр)

  • Айсылу, менә сиңа тәмле коймак.
  • Сине туган көнең белән котлыйм.
  • Менә сиңа күчтәнәч һ.б.

Тәрбияче: Балалар, Айсылу бу коймакларга бик шат. Әйдәгез аңа «Коймаклар» дигңн җыр җырлыйбыз. Түгәрәккә басыйк, Айсылуны уртага бастырыйк.

Айсулуның туган көненә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларны сыйлар өчен

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймакларны майлап ал,

Теләгәнен сайлап ал.

(балалар хәрәкәтләр белән җырлыйлар, уен беткәч чын коймаклар белән чәй эчәләр)

           

«Ашханәгә сәяхәт»

Максат: Татар милли ризыклар белән таныштыруны дәвам итү. Балаларны пешекче һөнәре белән таныштыру. Халкыбызның милли  ашлары турында белемнәрен арттыру, сүзлек запасын үстерү.

Алдан эш: балаларга ризыклар турында  шигырләр бирелә.

Әсбаплар: татар милли ризыклары

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, без бүген кызыклы сәяхәткә барабыз. Без сезнең белән көн дә итрән, көндез, кичен тәмле—тәмле ашлар, ризыклар ашыйбыз, ә менә шул тәмле ашларны кем пешерә икән, шуны белмибез. Шуңа күрә бүгенге сәяхәтебез аш пешерү бүлмәсенә булыр.

             (аш пешерү бүлмәсенә баралар)

Тәрбияче: Исәнмесез, апалар. Без сезгә бүген сәяхәткә килдек, балаларның тәмле ризыкларны кем пешергәнне һәм ничек пешергәнне күрәселәре килә.

Пешекче: Исәнмесез, балалар. Без сезгә бик шат, әйдәгез, түрдән узыгыз.

Тәрбияче: Гүзәл апа, безгә татар ашлары турында сөйләгез әле.

Пешекче:  Бик рәхәтләнеп. Безнең татар халкы әвәледән үк тәмле ризыклары белән дан тотканнар. Алар итле ризыкларны һәм камыр ашларын бик оста, тәмле пешергәннәр. Беренче блюдо булып итле аш саналган, ашка үзләре җәйгән токмач салганнар. Менә токмачны шушы уклау белән куна тактасында җәйгәннәр дә бик вак итеп кискәннәр. (эш процессын күрсәтү). Бүген без сезгә көндезге ашка токмач җәеп кистек, бу чын татар ризыгы. Ә икенче блюдога өчпочмак пешерәбез. Сезнең өчпочмак ашаганыгыз бармы?            

  • Бар.
  •  Ул бик тәмле, өч почмаклы була.

Аңа нәрсәләр кирәк, беләсезме? (балалар әйтә, пешекче тулыландыра һәм башка ризыклар турында да әнгәмә коралар)

Тәрбияче: Пешекче апалар, без буш кул белән килмәдек, татар ашлары турында шигырьләр дә беләбез, менә тыңлап китегез, әле, сөйләп күрсәтәбез.

  1. Токмачлы аш— бик тәмле аш

Чын татарча, безнеңчә.

Телеңне йотарлык була

Гүзәл апа пешерсә.

  1. Өчпочмаклар, кыстыбыйлар,

Барыбыз да сөябез.

Тәмле ашлар ашар өчен

Без бакчага киләбез.

  1. Сез пешергән беккән, коймак,

Тәмле була бигрәк.

Барысында ашыйбыз без

Безгә үсәргә кирәк.

Пешекче:  Рәхмәт, балалар, сез безне сөендердегез, без сезгә тагын шулай тәмле ашлар пешерербез, сез акыллы, итәгатле булып үсегез генә.

Тәрбияче: Шуның белән сәяхәтебез тәмам, әйдәгез, төркемебезгә кайтабыз.

«Чәйханә»

Максат: Чәй турында күзаллуны киңәйтү, татар милли ризыкларның исемнәрен ныгыту, исемнәрен көндәлек сөйләмдә кулланышка кертү, сњзлек запасын үстерү, үзара дустәнә мөнәсәбәт урнаштыру.

Әсбаплар: чиккән ашъяулык, чиккән сөлгеләр, бизәкле самавыр, чынаяклар, бал кашыклары, чәй кирәк яраклары.

Уен барышы:

 (өстәлләр 4 кешелек итеп әзерләнгән, бар артына ике бала куела. Барда самавыр, төрле тәмле—томнар әзерләнә)

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән чәй йортына барабыз. Чәй йортының хуҗабикәсе мин булырмын, берничә кеше чәй йортында эшләүчеләр булыр. Ә башкалар чәйгә килүчеләр булырлар. Сезенең әниләрегез белән чәйханәгә барганыгыз бармы? Булмаса, бүген барырбыз, күрерсез. Ә хәзер әйдәгез, ролләрне бүлешик.  Кемнең чәй ясаучы буласы килә? Кемнәр чәй ташучы була? (ролләр бүленә) Ә калган балалар чәй эчергә килүчеләр булыр.

Тәрбияче: Чәй йортына бару кунакка бару белән бер, матур киенеп, прическалар ясап килегез, безнең татар халкы һәрвакыт чиста, пөхтә, матур йөргән. (балалар тарала, һәркем үз эшендә: чәй ташучылар өстәл көйлиләр, бар артындагылар чынаяклар, ризыклар әзерлиләр)

Балалар чәйханәгә киләләр, чәй ташучылар каршы алып, өстәл артына утырталар.

Хуҗабикә: Хәерле көн! Безнең чәйханәгә рәхим итегез. Ләкин безгә керүнең бер шарты бар, килгән кеше исәнләшә дә бер татар ашы исемен әйтә. Шул сүз монда керергә билет урынына булачак, ягъни пароль. Уйлагыз, нинди милли татар ашлары беләсез?  (балалар коймак, бавырсак, өчпочмак, кыстыбый, чәк—чәк, гөбәдия, бәлеш һ.б. шундый исемнәр әйтеп керәләр)

Хуҗабикә: Менә рәхмәт, балалар. Сез чын татарлар икән. Утырышыгыз, официантларга заказлар бирегез. Ә мин шул арада сезгә бераз чәй тарихы турында сөйләп китәм.

             Чәй эчү безнең татарларда бик борынгыдан ук килә. Чәй безгә Кытайдан кергән. Ераклардан килгәч озын юл узганга чәй бик кыймәт, кадерле булган. Татар халкы гомер—гомергә бик кунакчыл булган, килгән кунакны «якты чырай, такта чәй» дип каршы алган. Элек татарлар такта чәй яратканнар, ул пресслаган турыпочмаклы плитка формасында булган. Шуны сындырып хуш исле чәй пешергәннәр. Итрән торуга һәр йортта самавыр кайнап торган, тәмле чәй исе чыккан. Чәйне сөт белән дә, лимон, җимеш белән дә эчкәннәр. Уңган хуҗабикәләр иртәнге чәйгә коймак пешергәннәр. Һәр мәҗелестә дә чәй өстәле зур әзерлек. Зәвык белән әзерләнгән.

             Чәй әле ул файдалы эчемлек. Тирләп—пешеп чәй эчкәч бөтен авырулар чыга, кайнар чәйдән баш авытуы басыла. Чәйгә карата халыкта күп кенә әйтемнәр бар:

  • Иртәне чәйдән башла.
  • Чәй эчмәсәң көч каян килсен
  • Чәй булса шикәре табылыр
  • Ашап тугач чәй тәмле  һ.б.

Менә, кадерле кунаклар, сез дә рәхәтләнеп чәй эчегез, тәмле татар ашларын авыз итегез, тәмле булсын.

(Уен дәвам ителә)

«Милли рызыклар»

Максат: Татар милли ашларының үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итү, исемнәрен ныгыту, сүз байлыгын үстерү. Туган илгә, татар халкына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Әсбаплар: өстәлләр тезелеп куелган, өстәлләрдә татар милли камыр ашлары: гөбәдия, чәк—чәк, кош теле, бавырсак, кыстыбый, коймак, вак бәлеш, пәрәмәч, кабак бәлеше, алма бәлеше.

Уен барышы.

Тәрбияче: Балалар, бүген безне бик җаваплы эшкә чакырдылар. Татар кулинариясы йортында бүген камырдан пешкән ризыклар күргәзмәсе оештырыла. Алар барысы да татар милли ашлары. Менә безгә шуларны кабып карап, алар турында сөйләргә кирәк. Я, әйтегез әле, сез нинди татар милли ризыкларын беләсез?    (балалар санап чыгалар)

Тәрбияче: Булдырасыз, балалар, әйдә киттек. (балалар «кулинария» йортына киләләр. Аларны анда 2-3 кеше чит ил делегациясе көтеп тора. Кулинария йорты директоры (1 тәрбияче) балаларны каршы ала)

Хуҗабикә: Балалар, без сезне көтәбез, менә безгә чит илдән кунаклар килгән, шуларга безнең ашлар турында сөйләп бирергә кирәк. Бәлки алар да шундый ризыклар пешерергә өйрәнерләр.

Балалар һәр ризык янында тукталып сөйлиләр.  Балалар барысында авыз итәләр, «кунаклар» да авыз итәләр, балалар сөйләве буенча рецептларын язалар. Соңыннан  чәй эчәләр.

Тәрбияче: Без әле чәй турында мәкальләр дә беләбез, әйдәгез әйтеп китик әле:

  • Ашап туйгач, чәй тәмле.
  • Чәй эчмәсәң — көч булмый.
  • Чәй эчсәң — тегермән ташын күтәреп була  һ.б.

 (рәхмәт әйтеп кайтып китәләр)

V БЛОК:  ДИНИ БӘЙРӘМНӘР

«Рамазан ае»

Максат: Балаларны мөселманнарның изге ае — Рамазан ае белән таныштыру. Аның мөселманнарга хас дини бәйрәме икәнен аңлату. Ураза сүзенең мөселманнарның кемнәр икәнлеген төшендерү.

Әсбаплар:Азан язылган кассета,тәсбих, мәчетләр рәсеме.

 Дәрес  барышы:

Тәрбияче: Әссәламегаләйкем, балалар. Балалар, ә сез миңа каршы вәгалейкем әссәләм дип исәнләшегез. Элек электән мөселманнар бер—берсен шулай сәламләгәннәр, хәзер дә алар шулай сәламләшәләр. (балалар кабатлыйлар,әкрен генә азан тавышы ишетелә)

Тәрбияче: Балалар, ә сез беләсезме бу нинди тавыш икәнен? Бу балалар, азан. Азан намазга чакыра. Азан — ул мәчет манарасына менеп укыла торган дога. Ә намаз ул балалар, Аллага табыну, аңа буйсыну билгесе. Балалар, ә сезнең дәү—әниләрегез, дәү— әтиләрегез намазлар укыйлармы, мәчеткә йөриләрме? Сезгә алар догалар өйрәтәләрме соң? Кайсыгыз укып күрсәтү? (балалар догалар укыйлар, мәчет рәсемнәре күрсәтәбез)

Тәрбияче: Бу — мәчет. Мәчет ул— мөселманнарның аллага табына торган урыннары. Безнең Казаныбызда да мәчетләр бик күп. Менә бу — Мәрҗәни мәчете, монысы — Казандагы зур мәчетләрнең берсе — Әҗем мәчете. Әле менә  күптән түгел генә Казанда Кол Шәриф мәчете төзелде. Мәчетләргә ялан баш керергә ярамый. Хатын кызлар яулык бәйләп керәләр. Безнең мәчетләребез матур итеп татар орнаментлары белән бизәлгән. Ә иң югары манарасыны ай куелган. Ай мөселманнарының изге билгесе. Балалар, ә сез беләсезме хәзер нинди ай икәнен? Хәзер мөселманнарның изге ае — Рамазан ае. Рамазан аенда алар ураза тоталар. Ураза ул балалар, эчәдән, ашаудан тыелып тору. Ураза тотучылар кояш чыкканчы ашыйлар, эчәләр һәм кояш батканчыга кадәр ашамылар да  эчмиләр дә.

Тәрбияче: Рамазан аенда начар сүзләр  әйтергә, ялганнарга, кешегә яла ягарга, әләкләргә, кешене рәнҗетергә ярамый. Рамазан аенда мөселманнар яхшылык эшләргә, ә балалар әби—бабайларыбызга, әти—әниләребезгә булышырга тиешләр.  Хәзер инде дәресебезне мин бер шигырьдәге өзек белән тәмамлыйм.

Җилфердәсен динебезнең

Яшел ефәк байрагы

Рамазан — олуг дуслык,

Зур кардәшлек бәйрәме!

«Кадер кичәсе»

Максат: Ислам дине белән таныштыруны дәвам итү. Ислам кагыйдәләренең башлангыч кагыйдәләрен бирү башлау. Әхлакый хисләр тәрбияләү.

Әсбаплар: Коръән китабы, татар милли ризыклар, төрле китаплар.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Әссәламегалейкем, балалар.

Балалар: Вәгаләйкем әссәлам.

Тәрбияче: Балалар, мин сезне бүген татар халкының милли бәйрәме Кадер кичәсе көне белән таныштырам. Кадер кичәсе бик кыйммәтле, бик кадерле, бик хөрмәтле көн. Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасында төгәл билгеләнгән. Ислам галимнәре аны Рамазанның 27 нче көненә каршы кич дип әйтәләр. Кадер кичен Рамазанның соңгы 10 көне арасында эзләгез дип әйтәләр.

Тәрбияче: Балалар , сез Кадер кичәсенең билгеләрен беләсегез киләме?

Тәрбияче: Кадер кичәсенең билгеләре менә мондый була: бу көн бик җылы булыр, болыт һәм җил булмас. Ул кичәдә һавадан йолдызлар атылмас, барча сулар татлы булыр, яңгыр яумас. Бу билгеләр Кадер кичәсен күрсәтер.

Тәрбияче: Балалар, ә сезнең гаиләдә Кадер кичәсе бәйрәмен уздыралармы? (балалар белән әңгәмә корыла, балалар үз фикерләрен сөйлиләр)

             Балалар, әниләрегез нинди тәмле ризыклар пешерә ул көнне?

Балалар: Татар халык ашларын: токмачлы аш, өчпочмак, гөбәдия, вак бәлеш һ.б.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар. Кадер киче көнендә татар халкының милли ризыкларын пешерәләр, туганнарны, күршеләрне шул ризыклар белән сыйлыйлар.

Тәрбияче: Галимнәр Рамазан аеның барча кичләрендә уяу торып, барча гонаһлардан тәүбә кылып, Кадер кичәсенә туры килеп, Аллаһы тагәлә каршында ак йөзле булганнар. Кадер кичәсе көнендә мең еллар моннан элек  менә мондый зур вакыйга булган: котлы китабыбыз Коръән беренче тапкыр  төшерелә башланган.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, безгә бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

             (балалар белән әңгәмә корыла, балалар фикерләре белән уртаклашалар)

Тәрбияче: Балалар, сез һәрвакытта да кешеләргә яхшылык эшләргә, авыр, начар сүзләр әйтмәскә тиеш. Һәрвакытта да изге ниять белән йөрегез. Ә хәзер әйдәгез бергәләшеп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчеп алабыз.                

«Рамазан. Гает кичәсе»

Максат: Балаларны Рамазан ае — мөсеманнарның изге ае, шушы айда Алладан Көръән иңгәнен, шуңа күрә Рамазан аенда кешеләрнең Аллага күңеле белән якын килеп, ураза тотарга тиеш икәнлеген аңлату.

Әсбаплар: магнитофон язмалары— азан, көръән китабы.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Әссәламегалейкем, балалар.

Балалар: Вәгаләйкем әссәлам.

Тәрбияче: Балалар, бүген безнең гадәти булмаган дәрес була.

Рамазан, Рамазан

Иман нуры хозурында

Бәйрәм ит Казан.

                Рамазан мөбәрәк булсын (азан тавышы ишетелә). Балалар, нинди тавыш бу? (азан)

Тәрбияче: Әйе, азан. Ул мөселманнарны намазга чакыра. Ә мөселман кем ул? Мөселман — ул Аллага буйсынучы, аңа гыйбәдәт кылучы дигән сүз. Менә балалар, Рамазан ае да бетеп бара. Бу айда мөсеманнар ураза тоталар. Балалар, әйтегез әле ураза сүзе нәрсәне аңлата

Балалар: Ураза —ул ашаудан тыелып тору. Рамазан аенда кояш чыкканчы ашыйлар һәм кояш батканчыга кадәр ашау—эчүдән тыелып торалар.

Тәрбияче: Ә кичке азан авыз ачырга да чакыра. Авызны йөзем җимеше, су яки тоз белән ачалар. Менә шулай

            «Бисмил—ләһир—рахманир—рахим». Ризык кабар алдыннан шулай әйтәләр (җимеш каба һәм балаларга бисмилла әйтеп җимеш кабарга тәкъдим итә). Рамазан аеның соңгы көнендә гает намазы укыла. Менә бүген дә сезнең әтиләрегез, бабайларыгыз мәчеткә гает намазына киткәннәрдер. Ә әниләрегез, дәү—әниләрегез иртүк торып коймаклар пешергәннәрдер, шулай бит. Ә хәзер әйдәгез «Башмакчы» уенын уйнап алыйк.

                                                    Уен «Башмакчы»

Тәрбияче: Ә хәзер балалар, мин сезне Коръән китабы белән таныштырам. Менә ул (күрсәтү). Ул мөселманнарның изге китабы. Аны Рамазан аенда җиргә иңдергән. Дингә ышанучылар бу китапны кадерләп тоталар, укыйлар. Бу китапны тик торганда гына шакшы куллар белән тотып укырга ярамый. Менә шушы Коръән  китабында кешенең биш асылы бар дип язылган. Ул— Намус, Акыл, Әдәп, Күңел һәм Сабыр. Димәк, бу китап безгә намуслы, акыллы, әдәпле, сабыр һәм күңел биреп яшәргә кирәк дигән. Болар бик кирәкле сыйфатлар. Бу Коръөн бик катлаулы һәм бай эчтәлекле. Коръән китабы башта кулъязма рәвешендә таралган. Коръән китабы сүрә һәм аятьләрдән торып, алар фасыйләләргә төркемләнгән. Коръән китабы кешеләрнең күзләрен ачырга ярдәм итүче аң—белем хәзинәсе. Тынычлык саклау, үз—ара тату, дус, туганнарча яшәү мәсъәләсе дә Коръәндә моһим урын тота. Ата—анага, ятимнәргә, туганнарга, шәфкать кылу мәсъәләсе. Сабыр, түземле, тыйнак булу мәсъәләсе. Хуш күңелле, кешелекле булу мшсъшлшсе. Тормышны үзгәртеп кору мәсъәләсе. Менә шушы һәр мәсъәлә безгә хас булырга тиеш. (ишек шакыйлар, милли киеменә киенгән тәрбияче керә)

Тәрбияче: Әссәламегаләйкем, балалар. Рамазан бәйрәме мөбәрәк булсын. Рамазан аеның соңгы көнендә гает укыла. Ураза гаете дип атала. Шуның белән ураза тоту бетә. Ураза бәйрәме башлана. Менә мин дә коймаклар пешереп алып килдем (тарата). Ә хәзергә сау булыгыз, дәү үсегез.

«Корбан бәйрәме»

Максат: Балаларны дини бәйрәмнәр белән таныштыру. Ислам диненең нигезләрен бирә башлау. Эхлак тәрбия бирү.

Әсбаплар: тљрле милли ризыклар

Дәреснең барышы:

Тәрбияче: Әссәламегалейкем, балалар.

Балалар: Вәгаләйкем әссәлам.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле сез нинди дини бәйрәмнәр беләсез? (балалар санап чыгалар)

Тәрбияче: Менә мин бүген сезгә Корбан бәйрәме турында сөйләрмен. Корбан бәйрәме Ислам динендә олы бәйрәм. Корбан бәйрәме Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үткәч уздырыла.

                Балалар, әйтегез әле, иң беренче бәйрәм нинди булды? (Ураза бәйрәме)

Тәрбияче: Әйе, балалар. Пыйгембәрнең балалары булмый — малай туса корбан чалыр идем дип әйтә. Чалырга әйберләре булмагач, малаен корбанга чала торган җиргә алып бара. Малаена әйтә:«Мин сине корбанга чалам, аллага шулай, дип әйткән идем, ди.  Малае:«Син риза булгач, мин каршы килә алмыйм», дип җавап бирә. Әтисе суя башлый  — пычагы үтми, ташка суга — таш уртага аерыла. Шул вакытта Аллаһы тагалә Корбан чалырга тәкә җибәрә, шуннан соң сарык чала башлыйлар.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, нинди хайваннарны корбанга атап чалырга була. (сыер, сарык, кәҗә, дөя)

Тәрбияче: Аллаһы тагагәлә багышлап корбан чалган кеше ахирәткә эләгә. Һәрбер кеше тормышында Аллаһыга багышлап корбан чалырга тиеш.

Тәрбияче: Балалар, Корбан бәйрәме иртә таңнан башлана. Таң ату белән мөселманнар мәчеткә иртәнге намазга баралар. Иртәнге намаз укылып беткәннән соң Корбан чалу йоласының мәгънәсен аңлаталар. Кояш чыккач корбан чалырга ярый. Корбан итен ятимнәргә өләшәләр, әби—бабайлар җыеп коръән укыйлар. Бу бәйрәм шатлыклы, шуңа күрә бәйрәм ашы да төрле һәм тәмле булырга тиеш. Әйтегез әле, сезнең әниләрегез татар халкының милли ризыкларын пешерәләрме? (балалар санап чыгалар)

Тәрбияче: Бәйрәм көннәрендә һәр мөселманның өендә кунакчыллык, муллык, юмартлылык күзгә ташлана. Мөселман өенә кергән һәрбер кеше бәйрәм ашын, милли ризыкларын авыз итмичә чыгып китергә тиеш түгел. Әйдәгез, без дә хәзер сезнең белән үзегез алып килгән күчтәнәчләрне авыз итик һәм күрше төркемнәрне дә кунакка чакырыйк.  

VI БЛОК: БАТЫРЛАР ЭЗЕ БУЙЛАП

«Батырлар эзе буйлап…» (экскурсия)

Максат: Туган шәһәрнең истәлекле  урыннары, тарихи һәйкәлләре белән таныштыру. Казанга, аның тарихи вакыйгаларына кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Сүзлек байлыгын үстерү.

Алдан эшләнгән эш: балаларга Казан күренешләре төшерелгән иллюстрацияләр, открыткалар, китаплар күрсәтү, әңгәмә уздыру.

Экскурсия барышы:

  1. Кереш әңгәмә.
  2. Экскурсия маршруты: Мәңгелек ут, Билгесез солдат һәйкәле, Ирек мәйданы, Габдулла Тукай һәйкәле, Кремль, М.Җәлил һәйкәле.

              Экскурсия вакытында балалар түбәндәге тарихи урыннар һәм һәйкәлләр белән таныштылар.

  1. Мәңгелек  ут, Билгесез солдатлар һәйкәле — аларга чәчәк кую, бер минут тынлык, аларга багышлынган шигыйрьләр уку.
  2. Ирек мәйданы — шәһәрнең төп мәйданы. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театр бинасы белән, Г. Тукай һәйкәлен күзәтү.
  3. Кремль — Казанның иң борынгы тарихи һәйкәле, М. Җәлил һәйкәлен күзәтү, әңгәмә оештыру, М.Җәлилнең әсәрләрен искә төшерү.
  4. Бакчага кайткач «Батырлар эзе буйлап…» дигән темага рәсемнәр ясау һәм күргәзмә оештыру.

             

«Безгә тынычлык кирәк»

Алып баручы:

Май килде безгә хуш исле чәчәкләр, гөлләр белән

Май килде безгә бәхетле, шатлыклы көннәр белән

Май ае — бәйрәмнәргә бай.

Шуларның иң яктысы, иң күңеллесе —

            Җиңү бәйрәме.

Моннан күп еллар элек безнең бабаларыбыз җиңү яулап өйләренә кайтканнар. Без бүген сугышта катнашкан, җиңүгә үз өлешен керткән барлык кешеләрне зур хөрмәт һәм игътирам белән искә алабыз.

            Аларга зур рәхмәт!

            Мәңгелек дан!

      Җыр   «Җиңү көне»

Алып баручы:

Бу матур, кояшлы, якты бәйрәм көненә багышланган һәрбер шәһәрдә җиңү көненә багышланган парадлар уздырыла. Матур итеп киенеп сугышта катнашучылар парадка чыгалар. Булачак солдатлар, Ватанны саклаучылар сезне җиңү бәйрәме белән котлыйм.

Балалар:  Ура! Ура! Ура!

                   «Вымпеллар белән төзелү»

                   

                   Җыр «Бәйрәм бүген»

                       (утыралар)

  1. Бүген иртән торып бас та

Күз төшер тәрәзәгә,

Урам тутырып атлыйлар

Ветераннар бәйрәмгә.

Батырлар бара гөрләтеп

Мәйданны, тирә — якны

Горур тотып җилфердәтеп

Җиңү биргән байракны.

Дан сезгә халкыбызның уллары

Чыныгып үскән җиңү батырлары!

Алып баручы: Мәңгелек ут янында, билгесез солдат һәйкәле каршында һәрвакыт чәчәк бәйләмнәре ята. Яз, көз, җәй, кыш алар уттай янып торалар. Ул чәчәкләрне сугышта һәлак булган батырлар хөрмәтенә кешеләр китерә. «Без сине мәңге онытмабыз, батыр сугышчы» дип әйтәләр алар.

  1. Зур сугышлар барган барча җирләр

Хәзер инде тыныч калганнар.

Бөек җиңү көнен солдатлар

Гомерләрен биреп алганнар.

Чәчәк куябыз үлмәс солдатка

Җиңү мәйданына барып

Мәңгелек ут яна кеше хәтерендә

Ерак үткәннәрне яңартып.

                «Чәчәкләр белән композиция»

Алып баручы: Шушындый зур бәйрәм көнендә безнең илебезнең бик күп шәһәрләрендә салют тавышлары яңгырый. һавага төрле төстәге утлар атыла. Безнең бакчада да кечкенә салют күрергә мөмкин.

                        «Төрле тасмалар белән күнегү»

             Безнең җиңү салюты

             Дөньяны яктыртсын

             Ил өчен көрәшкәннәр

             Гомерле булсын.

  1. Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып

Үсәбез көрәшче булып

Үсәбез батыр булып.

Без яшибез азат илдә

Без тынычлык телибез

Булмасын җирдә сугышлар

Тыныч булсын җиребез.

  1. Кукләр һәрчак аяз булсын

Төтен уйнап тормасын

Пушкалар сүрән салмасын

Пулемет сызгырмасын

Бердә халык әрләшмәсен

Мәңге тынычлык яшәсен.

Алып баручы:

       Безнең сәлам сезгә ветераннар

       Ишетелсен матур җыр булып

       Рәхмәтебез барып җитсен сезгә

       Иртән төшә торган нур булып.

       Дан сезгә тынычлык яклаучылар,

       Сөекле Ватанны нык саклаучылар!

                   Ура!

Балалар: Ура!  Ура!  Ура!

Халык герое М.Җәлил

Максат: Балаларга халык герое М. Җәлил тормышы турында белемнәр бирү, аның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык геройларына карата горурлык хисе тәрбияләү.

Алдан эш: М. Җәлил урамы буйлап экскурсия үткәрү, аның һәйкәле янына бару, шигырьләрен уку. «Кызыл ромашка» әсәре белән таныштыру.

Әсбаплар: М. Җәлил портреты, аның һәйкәле төшерелгән рәсем, шигырьләр җыентыгы.

Дәрес барышы:

Балалар тәрбияче тирәли тезелеп басалар. Группа бүлмәсендә мольбертка М. Җәлил рәсеме эленеп куела, өстәлдә китап.

Тәрбияче: Элек—электән һәрбер халыкның үз геройлары булган. Алар илгә куркынычлык килсә, аны дошманнардан саклаганнар, илнең байлыгын арттырганнар. Алар турында халык төрле әкиятләр, риваятләр, шигырьләр чыгарганнар. Мин дә бүген сезгә татар халкының батыр улы турында сөйлисем килә. Аның турында күп китаплар язылган, истәлегенә һәйкәл куелган. Бу геройның исеме Муса Җәлил. (тәрбияче куелган рәсемгә игътибар итә,балаларга бер минут карага бирелә)

Тәрбияче: Балалар, хәтерлисезме, без сезнең белән күптән түгел генә Муса Җәлил исемен йөрткән урам буйлап уздык. Һәйкәле янына бардык, сөйләшеп тордык, Муса Җәлиллнең шигырьләрен искә төшердек. Балалар, сез инде беләсез, ул татар халкының бөек шагыйре, үзенең халкы өчен фашизмга каршы көрәшкән һәм менә хәзер без, шулай матур яшәсен өчен, ул үзенең гомерен кызганмаган. Хәзер мин сезгә аның турында тулырак сөйләп китәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз (балалар урындыкларга утыралар).

Тәрбияче: Муса Җәлил зур һәм бик ярлы татар гаиләсендә туа. Бала бик иртә укырга өйрәнә. Аның турында болай сөйләгәннәр: аңа 6 яшь тулмаган булган, ә ул үзен мәктәпкә укырга кертергә сораган. Олы абыйсы Ибраһим, әнисе теккән сумкага китапларны тутара башлайуга ук, Муса аның янына килеп баскан да, әйткән:«Минем укыйсым килә,мин мәктәпкә барам», дигән. Муса 6 яшьтә инде яттан бик күп шигырьләр белгән. 9 яшьтә беренче шигырен язган, ә 13 яшьтә аның шигырләрен газетата бастырып чыгарганнар. Язган шигырьләре астында «Кечкенә Җәлил» дип язып куйган. Ул чакта тормышлар бик авыр булган. Әтиләре үлеп киткәч Муса гаиләсе белән авылдан авылга йөриләр, чөнки аларның торырга урыннары булмый. Әнисенең Мусага китап белән дәфтәр түгел, хәттә ипи алырга да  акчасы җитмәгән. Барлык авырлыкны күреп аның җаны әрнегән һәм ул кичергән хисләр, аның шигырьләрендә дә чагылыш таба.

                Көн артыннан көн үтә Мусаның хыялы тормышына аша, ул язучы була һәм иҗат эшенә чума.

Тәрбияче: Балалар, без хәзер сезнең белән яратып укый торган әкиятләрен, шигырьләрне искә тошереп китик.  (2-3 бала сөйли)

Тәрбияче: Үзенең шигырьләрендә Муса Җәлил төрле темалар яктырта. Шуңа күрә аның әсәрләрен олыларда, кечеләрдә бик яратып укыйлар.

Тәрбияче: Мин сезгә хәзер аның «Җилләр» исемле шигыреннән бер өзек укып китәм.

Җилләр, Җилләр сез җитез.

Сез исәсез нинди тиз!

Тик бер сорау бирергә,

Зинһар, рөхсәт итегез!

Җир йөзендә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы…

Әллә ничә дингезле,

Әллә ничә урманлы

Шат кояшлы, көндезле,

Тагын бер ил бармы?

Җилләр, җилләр әйттеләр:

  • Мондый ил тик бер генә.

Чәчәк кенә, гөл генә

Безнең туган ил генә

Тәрбияче: Балалар, нәрсә турында бу шигырь? Нәрсәгә багышланган?

Балалар: Туган илгә, туган як турында.

Тәрбияче: Әйтегез әле туган иле турында шагыйрь кемнән сорый?

                 Нинди соң безнең туган илебез?

                 Муса Җәлил туган ил турында ничек әйткән?

Туган ил турында әнгәмә оештырыла. Әћгәмә ахрында тәрбияче балалрга туган ил турында рәсемнәр ясарга тәкъдим итә. Балалар рәсемнәр ясап бетергәч күргәзмә оештырыла.

VII БЛОК:

ҖЫРЫМ БЕЛӘН СИНЕ ЗУРЛЫЙМ

«Хуш киләсез, кунаклар»

/Балалар залга кереп басалар, ишек шакыган тавыш килә./

Безнең олы капкага кем анда кат-кат кага?

Тормагыз инде басып кечкенә капка ачык.

/кунаклар керә/

Капкалардан эз кергән,бакчабызга кем килгән?

Кем килгән дип сорамагыз, кадерле дуслар килгән.    

           "Кунаклар жыры"

"Исәнмесез"-диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга,

Дуслар күңелебез шундый шатлана.

1 кунак:"Исәнмесез"-дуслар,

Менә без дэ килеп җиттек Бакчагызның Шау тормышын күреп китик әле дидек.

2 кунак:Бакчагыз бик матур икән,

Җылы  һэм якты булсын.

Дусларыгыз куп булсын,

Табыныгыз мул булсын!

Хуш киләсез, узыгыз,

Узыгыз, утырыгыз.

" Каршылау җыры"

Хуҗабикә:Кунакларны сыйлар өчен, чэй куймыйча да булмас. Тәмле, татлы чишмә суын алып кайтканчы кызлар. Эшләмәгән ашамый дип, сайрый ди хәттә кошлар.

"Лирик бию" /чиләкләр белән суга бару күренеше/ Менә,чишмә суын да алып кайттык. Хәзер самаварыммы гөрләтеп җибәрәм. Ә сез /балаларга/ өстәл әзерләгез. Кунаклар, тарсынмыйча, өегездә кебек, үзегезне иркен тотыгыз.

"Музыкаль композиция":"Эскәтер җыю"-лирик бию.

"Ризыклар чыгару"- күренеш. "Чынаяклар белән бию".

"Кунаклар" – җыр, С. Сабирова  көе.

Хуҗабикә: /самовар тотып керә/

Самавар куйдым кайнарга

Эргәнгә кайнап чыкты.

Тәмле итеп чәйләр эчик

Барыбыз бергә чакта.

Кытайлардан алган түгелме?

Бергә, бергә шулай утырулар

Бабайлардан калган түгелме?

Бер утыру үзе бер гөмер, дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән,

Бер очрашып серләр бүлешү.

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Якын дуслар җыелганнар шул уңай белән бүген.

Җырның иң матурын гына җырламый мөмкин түгел,

Җыр күңелне күтәрә, җырдай йөрәк басыла

Дуслар җыелган табында җырлап күңел ачыла.

Дуслар килгән җыр тыңларга, нинди җырлар җырларга?

Сездән бер җыр, бездән бер җыр

Кара каршы җырларга.

4 кунак: Бергәләшеп җырлыйк әле, ишетсеннәр, белсеннәр.

Җыелганнар бу табынга бертуганнар дисеннәр.

"Җырлыйк җырның  матурын"  тат.хал.көе.

Эштә үткән бер көнегез,

Ямьле булсын кичегез,

Ай сокланып йөрсен күктә

Күңелле ял итегез!

Такмаклар җырлыйбыз хәзер, утырыгыз тәртипләп

Без җырлыйбыз матур итеп, сез тыңлагыз тәңкыйтләп.

 "Хаман  бию кызык шул "  Л.Б.Булгари.

Килгән кунакларның күңелен күрик

Әйдәгез түгәрәккә басыйк, биеп-жырлап күңел ачыйк.

"Куш кулым " җырлы - биюле уен.

Кулны кулга алышып, кошлар кебек сайрашып

Уйнасак шулай бергә,

Күңелсез булмас бер дә.

- Әйдәгез, кунаклар, су буйларын урап кайтыйк.

Бергә: Әйдәгез,  әйдә....

"Сылукай"  А.Хөсәенов көе.

Су буенда вак таллык, вак таллыкта вак балык

Шулай матур утыргач бер суз дә әйтмәс халык.

Су буйлары, су буйлары, су буйлары гел агым.

Сез кадерле дуслар белән булырбыз микән тагын.

5 кунак: Тан яктысын ертып берәү килә

Ак каендай зифа гәүдәсе.

Әллә әкият кызның гәүдәсеме,

Әллә Зөхрә кызның шәүләсе.

Көянтәсен аскан иңбашына,

Чиләкләрен  үргән гөлләрдән

Җидегән чишмә суын тутырып алып

Нәфис иңнәренә күтәргән.

"Зөхрә кыз "  Ф.Галимов көе.

Су буенда куаклар, асыл кошлар кунаклар,

Сездә ничек, бездә шулай жырлап бирә кунаклар.

7 кунак: Сыздыр әйдә гармуныңны без җырлаган көйләргә.

Без җырлаган, сез уйнаган калсын сагынып сөйләргә.

" Сандугачым - былбылым " т.х.к.

Кулъяулыгымны җил ала, илтеп чишмәгә сала.

Безнең болай утырулар сагынып сөйләргә кала.

Салават күпере уйный ал, кызыл җепләрендә

Әйт әле, дустым, кулъяулык чигәсең кемнәреңә?

Кулъяулыгым өлгер, житез, беренче килүчегә!

"Кем беренче? "  җырлы уен

Кердем алма бакчасына алма җиргә коелган.

Җырламыйча түзә алмыйм җыен дуслар җыелган.

" Бәйрәм җыры"  И.Гыйләҗетдинов муз.

Сез дә килгәнсез икән,

Без дә килгәнбез икән.

Якын дуслар җыелганннар, парлашып биик  микән?

8 кунак: Гармунчыбыз уйнасын татар халык көйләрен.

Әйдә, биик бергәләп тыпырдатыйк идәнне.

"Күмәк бию "

9 кунак :Их, дусларым сезнең белән шат минем күңелләрем.

Гел дә шулай шатлык белән үтсә иде гомерләрем.

Хуҗабикә: Нинди олы бәхет җыелышып

Уйнап көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде сөенешеп

Шатланышып яшәү гомергә.

10 кунак: Алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, кайтып китәргә кирәк.

Кем кунакларны яратмый, алар шатлык таратмый

Җырларыбыз юлдаш булсын сезгә.

"Күчтәнәч" - җыр.

Рәхмәт сезнең барыгызга кунак булып килгәнсез.

Әби -бабай гадәтләрен шулай дәвам итәрбез.

Гел бергә-бергә бөтен гомергә

Җырлап яшәргә, гөрләп яшәргә язсын дөньяда.

Хуҗабикә: Безнең халык кунакчыл

Якты чырай, тәмле сүз белән каршы ала кунакны

Тагын кунакка килегез, көтәбез.

Бәйрәмнәр күреп китәрсез, чэй эчәрбез бергәләп.

Дуслык җебе  эзелмәс ул, моңлы халык бар жирдә. Безнең шушы очрашу истә калыр гомергә.

«Сау булыгыз, дуслар " Ф. Шэймарданова көе.

Сау булыгыз!  

Хушыгыз, тагын килегез!

«Эй, дүдәме, дүдәме, гармунчыгыз өйдәме»

Уйнат, уйнат гармуныңны

Без әзербез җырларга.

Сез кунаклар килдегезме

Безнең җырны тыңларга?

Җырлар бик күп тә күбен

Безгә дигәннәре аз.

Шуңа күрә сүзләрен

Үзгәртеп алдык бераз.

Бик ошаса җырыбыз

Сез безгә кушылыгыз

Яңа җырлар өйрәтәбез

Бездән артта калмагыз.

Сыздыр, әйдә гармуныңны

Моңнар керсен күңелгә.

Сезгә кушылып без җырларбыз

Бәйрәм бездә бүгендә.

(ерактан егет тавышы)

Егетләр!

Сезгә әйтер сүзем бар.

Монда бик күп кызлар бар!

Кызлар:  (бергә)

Кызлар бик күп күрим дисәң

Гармун алда безгә бар.

Җыр «Гармунчыга»  (т.х.к.)

Егет:

Гармунчыбыз өйдә. Бию көен дә белә! (кычкыра)

Егетлә – ә  - ә – әр! Әйдәгез кичке уенга.

(егетләр керәләр)

Исәнмесез кызлар!

Җыр «Әнисә» (т.х.к.)

Тыпыр—тыпыр тыпырдытып бергә басаек әле

Уйнап көлеп, җырлап биеп күңел ачаек але.

Җырлы-биюле уен «Такмаклар» («Ай, йолдызым» көенә)

Җыр «Шома бас» (т.х.к.)

Күмәк бию башкаралар

Гармунчыбыз уйнасын

Татар халык көйләренә

Әйдә биик бергәләп

Тыпырдатыйк идәнне

Эх, күңелле кичәсе

Шунда яшьләр җыелган

Шунда бию, шунда көлү

Шунда шаян уеннар.

Уен  «Утыр әйдә, Мәликә»

Уртага бер кыз йөгереп чыга:

Кызлар! Егетләр!

Карагыз әле минем кулымда нәрсә?

— Башмак.

— Шулай булгач, нинди уен уйныйбыз?

— Башмакчы.

Уен «Башмакчы»   (т.х.к.)

Сездә ничек басалар?

Бездә шулай басалар.

Сездә ничек, бездә шулай

Җырлап күңел ачалар.

Җыр — такмаклар «Ай дубыр, дубая»

   

«Дуслык бәйрәме»

Төрле милләт костюмнары кигән балалар  залга керә.

                         «Чәчәкләр белән бию»

Алып баручы:  Без бүген Казанның меньеллыгына багышланган дуслык кичәсенә җыелдык. Җир шарында бик күп илләр, дәүләтләр бар. Һәрберсенең үз милләте, яшәү рәвеше, гореф — гадәтләре, милли бәйрәмнәре саклана. Безнең дә үз бәйрәмнәребез, традицияләребез бар. Кем нинди милләттән булуына карамастан үзебез туып үскән шәһәребез Казанны бик яратабыз, аның белән горурланабыз, дус бердәм яшибез.

  1. Идел ярларына нурлар сибеп

Матур булып ата бездә таң,

Таң шикелле якты туган илем

Бәхет биргән җирем Татарстан.

  1. Матур синең җәйге таңнарың

Рәхәт синең язгы җилләрең

Шундый ямьле синең урманнарың

Шундый иркен синең җирләрең.

  1. Азат та син, Гүзәл дә син

Әй, туган җирем,

Күкрәп яшә, Татарстан

Республикам минем.

 

               Җыр «Туган ил»

           (М. Музаффаров көе)

  1. Төрле— төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле—төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең туган  илебез

Тик бер безнең туган җиребез.

  1. Төрле—төрле милләт булсак та,

Төрле—төрле исем йөртсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

          Тик бер генә туган җиребез.

  1. Дус яшибез, ярдәмләшеп,

Беркемне рәнҗетмибез

Ачу килгән чакта да без

Авыр  сүзләр әйтмибез.

  1. Татарстан — үз илебез

Безнең газиз җиребез.

Шушы газиз җиребезнең

Балалары инде без.

Әй, малайлар, әй, кызлар!

Уйнагыз да, көлегез,

Бәйрәм итик килегез

Гөрләп торсын илебез!

                Җырлы — биюле уен « Куш кулым»

Татар балалары:

       Без — татарлар,

       Туган телебез — татар теле!

       

       Үз телемдә шигыйрь укыйм,

       Үз телемдә сөйли алам,

       Туган җирем, туган илем

       Мин бит синнән илһам алам.

       Үз телемдә шигыйрь укыйм

Үз телемдә сөйли алам.

Туган жирем — Татарстан

Мин дә синең газиз балаң.

Без татарлар!

Татар исемен без

Горур  йөртә торган бер халык.

Без — татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

           Җыр «Яратам»

         (Э. Зинатуллина музыкасы)

Урыс балалары:

Родные просторы

Все краше и краше,

Все ярче сиянье огней,

Светла и привольна

Республика наша

И славное имя у ней.

Прими наш привет, дорогая земля

Салям тебе Родина, радость моя!

Край любимый и родной,

Будешь ты всегда со мной,

Хоть всю землю обойду —

Лучше не найду!

           Песня— хоровод  «Про березку»

Татарча да биибез,

Русчада биибез.

Илебездә, җиребездә

Дус һәм тату яшибез.

           «Дуслык биюе»

Мари балалары:

 Кылтынь, кылтынь кисляже

Шемермарин карняже

Парням велен шемалтен

Сем же дене кушталтын

Мари Эль — край родной!

Ты счастлив будь на много лет

Ребятишки Мари Эля

Посылают вам привет.

Бас, бас, катырак бас

Бии икән дисеннәр

Мари дуслар табанынан

Ут чыгара дисеннәр.

             «Мари халык биюе»

Чуваш балалары:

Сывои хакло юлдаш всем

Эпир сире Човаш республикинчень

Пысок салам илсе килтемер

Наш Татарстан, дружбой славится

И жить нам в Татарстане

Очень нравится

           Песня «Ковва, ковва»

        (чувашская народная песня)

Алып баручы:

Нинди олы бәхет җыелышып

Уйнап көлү, бию гел бергә

Насыйп булсын иде сөенешеп

Шатланышып яшәү гомергә.

1.    Әйлән — бәйлән уйныйбыз

Матур җырлар җырлыйбыз

Күңелле дуслар белән

Бер дә уйнап туймыйбыз.

2.    Аяз булсын күгебез

Якты кояш көлсен гел

Туган илем, туган җирем

Тыныч, имин булсын гел!

            Татар халык уены «Түбәтәй»

Алып баручы:

        Туган илем — Болгар Ватаны

        Казан аның мәркәз каласы

        Урыс, мари, удмурт, татармы

        Барыбыз Җир—ана баласы

        Сөбханалла, сөбханалла

        Җир йөзендә күпме бала

        Уйный, көлү һәм шаяра

        Күз тидермик без аларга.

  1. Дус яшәргә кирәк, җир йөзендә

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле

Уйңай була һәрбер эшең дә.

  1. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк

Дустан башка булмый яшәргә

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк,

Дуслык орлыклары чәчәргә.

              Җыр «Яратыгыз»

        (Р. Ахъярова музыкасы)

«Җырым белән зурлыйм сине, и Казаным..»

Алып баручы: Әссәламегаләйкем! — диеп башлыйк әле,

Кичәләр бит шулай башлана.

Әссәламегаләйкем! — диеп башласаң

Күңелләрдә ныграк саклана.

Хәерле көн, кадерле дуслар! Бүген бездә «Җырлар җырга бәйләнсен» дигән җыр бәйрәме. Бу  бәйрәмнән соң сезнең йөзләрегез тагын да балкып, кәефләрегез тагында яхшырып китәр!

  1. Якты бакча залларында

     Яңгырый безнең аваз

     Күңелле безнең балачак

     Тормышыбыз мәңге  яз.

  1. Без көләбез, без җырлыйбыз

     Без уйныйбыз, әйлән— бәйлән

     Хисләр ташый күңелләрдән

     Бәйрәм бездә бүген, бәйрәм!

  1. Без җырлыйбыз бүген

Иң матур җырлар сайлап

Безнең җырга зәңгәр күктән

     Кошлар кушылыр сайрап.

  1. Эй, кояшкай, зәп — зәңгәр көк

Безгә карап көләсезме?

Сайрар кошлар, саф чишмәләр,

Безнең җырны ишетәсезме?

  1. Туган якның бар моңнары

Безнең күңелдә,

Җырлыйк әле,

Җырлыйк мәңге,

Җырлыйк бүгендә!

  1. Язларны ләйсән китерә

Ләйсән кояшлы яңгыр

Безнең җырлар күңелләргә

Ләйсән яңгырдай явыр

Дөнья язга әйләнсен

Җырлар җырга бәйләнсен.

Җыр «Әйлән — бәйлән»

(Ф.Әбубакеров көе, Р. Миннуллин сүзләре)

Кәрзин тотып Алия  керә.

Алып баручы:  Алия кайдан кайтып килшсең?

Алия: Ләйсән апа, мин әти белән урманга барган идем.

Алып баручы:  Я, сөйлә әле безгә, нәрсәләр күрдең.

(Алия җырлый)

Җыр «Барган идем»

(В. Әхмәтшин көе, Г. Латыйпов  сүзләре)

 Алып баручы:  Бигрәк матур җыр отып кайткан Алия.

 Мин дә балалар сезнең кебек кечкенә вакытта урманга,   кошлар сайравын тыңларга бара идем.

Җәйге кичтә урман буйлап йөрергә мин яратам

Уйларымны җырчы коштай урманга мин таратам.

Җырчы кошлар үз уйларын сайрап — сайрап тарата,

Ә мин исә уйларымны җырым белән таратам. (җырлый)

              Җыр «Кәккүк моңнары»

        ( Р. Еникеев көе, Р. Закирова сүзләре)

1 бала: Ләйсән апа, бу җырның исеме ничек? Бигрәк матур җыр.

Алып баручы: «Кәккүк моңнары» дип атала. Сезгә охшадымы?

Балалар: Әйе.

Алып баручы: Балалар минем бер фикерем бар. Әйдәгез җыр бәйрәмен урман аланында үткәрик.

Алия: Дөрестәндә, урманда хәзер шундый күңелле, кошлар сайравын, чишмәләр чыңлавын тыңларбыз.

2 бала:  Күңелле бит яз аенда

             Табигать кочагында

             Игътибар белән карасаң

             Бар тереклек уяна.

3 бала:  Яз аеның серләрен

             Тамчылар гына белә

             Бал кортлары ниләр сөйли

             Сорарбыз әле гөлдән.

4 бала:  Ни әйтергә тели икән?

             Чишмә көн—төн чылтырый

             Чишмә ахры кешеләргә

             Бәхетле язмыш юрый.

                   Җыр «Кояшлы ил»

         (Л. Батыр—Булгари көе, Ә. Рәшитов сүзләре)

Декорация алмашына. Урман аланы.

Алып баручы: Нинди матур аланлык, чәчәкләр белән тулган. Бу беренче чәчәкләр. Умырзаялар.

Лирик бию «Умырзаялар»

Алып баручы: Балалар, чәчәкләр үссен өчен ни кирәк?

Балалар:

  1. Кояш кирәк.
  2. Яңгыр кирәк.
  3. Яңгырны теләү кирәк.

Җыр «Яңгыр, яу»

(И.Якубов көе, Р. Вәлиева сүз)

Алып баручы: Яз иртәсен котлагандай, матур булып

                      Аяз күкне каплап алды

                      Аксыл болыт.

Бизәкләнгән төсле булды бөтен һава

Зәңгәр күктән көмеш булып яңгыр ява.

Җыр «Яңгыр»

(Г. Ахметова көе һәм сүзләре)

Бала: Яуды яңгыр, яуды яңгыр

         Күлләвекләр җыелды,

         Челт—челт итеп агачлардан

         Шук тамчылар коелды

         Нинди матур көн бүген

         Ачты яз көләч йөзен

         Чыпчыклар черелдәшә

         Бергәләшеп көлешә.

Җыр «Чыпчык»

(Ф. Залялютдинова көе, Җ. Тәржеманов сүзләре)

Бала: Ага чишмә чылтыр—чылтыр

         Яннарында таллары

         Суын алып авыз итсәң

         Яктыра күз аллары

Җыр «Чишмә»

(М. Вәлиев көе, К. Даян сүзләре)

Алып баручы: Балалар, без урман аланында ялгыз түгел икән. Карагыз әле, чәчәкләр арасында кем йөри? Кем икән ул?

Бала: Үзе фотоаппарат аскан.

Назлыкай: Исәнмесез, балалар. Мине таныдыгызмы?

Бала: Син «Әлли—бәлли» тапшыруындагы Назлыкай түгелме соң?

Назлыкай: Нәкъ үзе!

Бала: Нишләп йөрисең үзең генә урманда?

Назлыкай: Ишетәсезме, урман шаулый, кошлар сайрый. Язгы урман кышкы йокыдан уянган. Ә мин үземнең тапшыруыма язгы урманда яңа материаллар эзләп йөрим. Мин бит бик кызыксынучан, һәр нәрсәне дәфтәремә язам.

Назлыкай җырлый

Җыр «Нәни музыкант»

(И. Гыйлажетдин көе, Э. Шәрифуллина сүзләре)

Тирә— юньдә күпме тавыш, барсын салам мин көйгә.

Ә сез нишләп йөрисез?

Алып баручы: Бездә бүген җыр бәйрәме. Бәйрәмне урманда, табигать кочагында үткәрергә булдык. Безнең балалар да яңа җырлар тыңларга, яңа җырлар җырларга  яраталар.

Назлыкай: Сезнеә белән очрашуыма мин бик шат. Бәлки сездән дә «Әлли—бәлли» тапшыруына яңа җыр, яңа материал туплармын.

Кояшлы көннәр тудылар

Ямьләтеп дөньяны,

Уянды урман, болыннар

Кошларның җырлары.

Йөз куй, дөнья

Кояш нурына

Әйдәгез җырлыйк бергәләп

Яз турында.

Җыр «Яз җитә»

(Л. Хисматуллина көе, Ф. Кәрим сүзләре)

Назлыкай:  Балалар, мин бу җырның көен беренче ишетәм. Мин ул җырны бүтән көй белән белә идем. Бәлки мин дөрес җырламыйм дыр. (җырлап күрсәтә)

Алып баручы: Дөрес җырладың Назлыкай. Син җырлаган җырның көен Җ. Фәйзи язган.

Бала: Ә без Ләлә апа Хисматуллина көенә җырладык.

Назлыкай: Карагыз әле ничек кызык. Бер җырның ике көе. Язып куйым әле дәфтәремә. Мин  ул композиторны белмим.

Алып баручы: Назлыкай, ул композитор түгел, балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Буш вакытында балалар өчен көйләр язырга ярата.

Назлыкай: Тагын кем көйләренә җырлар җырлыйсыз?

Балалар:

  1. Луиза апа Батыр— Булгари.
  2. Резеда апа Ахиярова.
  3. Мәсхүдә апа Шәмсетдинова.
  4. Аларның җырларын җырларга да, тыңларга да яратабыз.
  5. Ә мин менә Виталий абый Агапов көенә язылган җыр өйрәндем, җырлап күрсәтимме?

Җыр «Гөлләрем—гөлкәйләрем»

(В. Агапов көе)

Назлыкай: Нинди матур җыр. Ә мин аны зурлар өчен генә яза дип торам.

Алия: Юк. Аның әле безнең өчен язган «Мактанчык үрдәк», «Нәни дусларыма» дигән җырлары бар.

Назлыкай: Карагыз әле, тыңлап — тыңлап торам да, сез бик күп яңа җырлар беләсез икән. «Әлли— бәлли—бәү» тапшыруына берәр яңа җырыгыз юкмы?

Бала: Назлыкай, хәзер без сиңа яңа «Бишек җыры» җырлыйбыз.

Җыр « Бишек җыры»

(Ф. Шәймарданова көе, Ш.Галиев сүзләре)

Назлыкай: Бик матур җыр булып чыкты бу. Дәфтәремә дә язып куйдым. Балалар, миңа китәргә дә вакытым җитте, бүген җыйган материалларымны тапшырып, кичке «Әлли—бәлли—бәү» тапшыруына әзерләнәсем бар. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз! (китә)

Тәрбияче: Балалар, безгәдә бакчабызга кайтырга вакыт җитте.

(декорация алышына)

Туган җиребез ал чәчәкле

Гүзәл бакча булсын,

Җиребез, зәнгәр күгебез,

Шат җырлар белән тулсын.

Сабыйларның шат авазы

Җиргә ямь биреп торсын.

Җыр «Җырлыйк җырның матурын«

(татар халык көе, Ә. Рәшитов сүзләре)

Файдаланылган  әдәбият.

  1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы /Төзүчеләре: К.В. Закирова, Р.Г. Борһанова. — Казан: Хәтер, 2000.
  2. Үткәнгә сәяхәт / К. Нафыйков.— Казан: Татар китап нәшр., 1992.
  3. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре / Г. Тукаев.— Казан: Татар китап нәшр., 2000.
  4. Балаларны туган якның тарихы белән таныштыру / И.Ш. Набиуллина.— Казан, 2001.
  5. Серле Сөембикә манарасы / Миннулин З. — Казан, «Заман» нәшр
  6. Балаларга үгет—нәсыйхәт. / Ибраһимов Н., Бикчәнтәев К.—Казан: «Дом печати» нәшр.,2001
  7. Мәгариф журналлары
  8. Татар календарьлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад по духовно-нравственному воспитанию на тему: "Взаимодействие семьи и дошкольного учреждения как условие эффективности духовно-нравственного воспитания дошкольников".

Взаимодействие семьи и дошкольного учреждения как условие эффективности духовно-нравственного воспитания дошкольников"....

Перспективное планирование по теме: "Духовно-нравственное воспитание детей". Материал доя работы с детьми по духовно-нравственному воспитанию

В плане подробнор расписаны темы и мероприятия для работы с детьми в детском саду по духовно -нравственному воспитанию...

Педагогический проект по духовно-нравственному воспитанию детей дошкольного возраста 3 - 4 лет «Современные игры как средство духовно-нравственного воспитания дошкольника»

ПроблемаКак помочь детям в процессе организовать сюжетно ролевую игру, повысить речевую активность, накопить эмоционально позитивный опыт, необходимость для развития социальной сферы...