“Дәү әнидә кунакта” (зурлар төркемендә сөйләм үсеше эшчәнлеге)
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Мусина Тагьсима Рахимулловна

Дәү әнидә кунакта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word.docx15.82 КБ

Предварительный просмотр:

“Дәү әнидә кунакта”

 (зурлар төркемендә сөйләм үсеше эшчәнлеге)

Максат: Балаларны халык авыз иҗаты белән таныштыруны һәм милли уеннар өйрәнүне дәвам итү;

Бурычлар: олыларга карата хөрмәт 1әм хайваннарга карата шәфкатьлелек тәрбияләү; укучыларның шәхси сыйфатларын исәпкә алып, иҗади сәләтләрен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Белем бирү өлкәсендә интеграция: танып белү үсеше, физик үсеш, социаль-коммуникатив үсеш, сәнгати-эстетик үсеш.

Җиһазлау: казлар куу өчен пумала, төенчек, тәңкә, магнитофон.

Шөгыль барышы

1.Оештыру өлеше.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Бүгенге шөгыльдә без халык авыз иҗаты буенча эшне дәвам итәрбез.

2.Төп өлеш.Тема һәм дәрес төре белән танышу.

Тәрбияче: Безнең бүгенге шөгелебез гади түгел, ә куңелле уен. Бүгенге шөгельнең темасы – “Балалар фольклоры».

Тәрбияче: Бер кыз бала каз бәбкәләрен саклый, үзе җырлый (“Каз бәбкәләрен саклыйм” Н. Яхина сүзләре һәм көе). Кыз бала бәбкәләр янына килә, үзе сөйли:

Кыз:  Кунакла, казым, кау-кау,

Каргаларга бирмәмен.

Каргаларга бирер булсам,

Сезне саклап йөрмәмен.

Инде бәбкәләр кунаклады, хәзер кызлар белән уйнап алсам да була. (Читтәрәк бер төркем балалар “Кап та коп” уены уйныйлар)

Балалар:  Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек, бал ашадык,

Коега төштек, су эчтек, кап та коп, авызыңны ач та яп.

(Авызын иң беренче булып ачкан яки көлгән балага җәза бирелә, уен шулай дәвам итә. Балалар янына әби килә, исәнләшәләр.)

Балалар: Исәнме, әби, нихәлләрең бар?

Әби: Исәнмесез, балалар, сез нишлисез монда?

Балалар: Без, әби, тилгәннән каз бәбкәләрен саклыйбыз.

Әби: Тилгән килсә, ничек куасын беләсезме соң?

Балалар: Юк шул, әби, өйрәт әле. Менә монда утыр, әби. (Балалар әбигә урын тәкъдим итәләр)

Әби: Тилгән, тилгән,

          Бәбкә урларга килгән,

          Бер аягы камырдан,

          Бер аягы тимердән.

          Көш, карак, төш, карак,

          Торабыз һәрчак карап. (Балалар тилгәнне куалар).

Әби: Без әле бәбкә саклаганда төрле уеннар уйный идек.

Бала: Әйдәгез, “Тәңкә салыш” уйныйбыз. (Бер бала тәңкә сала. “Кемдә тәңкә, йөгереп чык” дигәндә йөгереп чыгып китә алмаган балага җәза бирелә. Мәсәлән, биергә яки җырларга.)

Әби: Балалар, әнә карга килгән, куыгыз әле, ку.

Балалар:Карга әйтә, кар, кар,

Җирдә бәбкә бар, бар.

Берсен алып китәр идем,

Сакчылары бар, бар.

Карга – каркылдык,

Сиңа бәбкә юк! Көш! Көш!

Бала: Ә мин бер уен беләм. Уйныйбызмы? Мин мәкальнең башын әйтәм һәм төенчекне ыргытам, тоткан кеше ахырын әйтергә тиеш.

Ыргытучы: Кем әшләми,

Тотучы: шул ашамый.

Әнкәй – шикәр, (әткәй – бал).

Сәламәтлек – (иң зур байлык).

Торган җир – көмеш, (туган җир – алтын)

Китап – белем (чишмәсе).

Китап – кешенең (дусты).

(Уен шулай дәвам итә)

Әби: И, балалар, кояш та качты, бәбкәләр туңалар бит. Кояшны чакырыгыз әле, чыкмас микән.

Балалар: Кояш чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын.

(Ура, кояш чыкты, кояш!)

Бала: Ә мин бер табышмак беләм, әйтимме? “Табышмак әйтешү” уены.

1 бала. Исемем – боерык,

Зурлыгым – йодрык;

Эленеп торырлык –

Бар миндә коерык. (Алма)

2 бала. Коймасы юк, бинасы юк,

Ике капка, кат – кат ишек:

Кергән саен күпне күрәм,

Күргән саен күпне беләм,-

Миңа шулай, сиңа ничек? (Китап)

3 бала. Бакчаларда, кырларда,

      Хезмәт сөйгән кулларда

      Керә, чыга карага.

      Йөзе бик тиз агара. (Көрәк)

4 бала. Һәр кулда ул – бишәр

      Биш дип әйтсәләр әгәр,

      Тәмле аш та пешәр. (Бармак, бишбармак)

(Уен шулай дәвам итә).

5 бала. Тиздән Рөстәмнең туган көне җитә.

Әби: Без бәләкәй чакта туган көнне котлап, “Ак калач” уены уйный идек.

Балалар: Аны без дә беләбез. Әйдәгез, уйныйбыз.

“Ак калач” уены. (Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыга. Җырның эчтәлеген хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.)

Балалар:  Рөстәмнең туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шулай ул биек.

Менә шулай тәбәнәк.

Менә шулай киңлеге.

Менә шулай тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне ал да кач!

(Уртадагы бала теләгән иптәшенең алдына килеп баса, аны уртага чакыра, иптәше уртага чыккач, үзе аның урынына баса. Уен шулай дәвам итә.)

Бала: Әке, бәке, кыек сәке.

Эремчек,

Син торып тор,

Энем чык.

Әби: Балалар, быел җәй бик коры килде. Үләннәр корып утыра, әйдәгез әле, яңгырны чакырыйк.

Балалар:  Яңгыр, яу, яу, яу!

Илдә уңыш мул булсын,

Үләннәр дә күп булсын

Сыерлар да тук булсын.

Безгә эчәргә сөт булсын.

Әби: (кулын күз өстенә куеп) Балалар, болытлар да күренә башлады,көтүдә кайта икән бит, каз бәбкәләрен алып кайтырга кирәк.

(Балалар каз бәбкәләрен куган хәрәкәт ясыйлар).

3. Йомгаклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Өлкәннәр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге. Рус халык әкияте "Төлке , куян һәм әтәч" әкиятен сөйләү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халык әкиятләре белән беррәттән рус халык әкиятләре  белән таныштыру, балаларның кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен, әкият геройларының эш-гамәл...