“Без түгәрәккә бастык, кулны кулга тотындык” уртанчылар төркемендә интегральләшкән уку эшчәнлеге
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
Туган илгә, туган телгә кызыксыну тәрбияләү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bez_tugrkk_bastyk_kulny_kulga_totyndyk_integrallshkn_uku_eshchnlege.docx | 33.27 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №31 «Чишмэ» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
Интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге
Уртанчылар төркемендә татар һәм рус телендә “Без түгәрәккә бастык, кулны кулга тотындык” интегральләшкән уку эшчәнлеге
Интегрированная образовательная деятельность
на татарском и русском языках в средней группе «Собрались мы вместе в круг, я твой друг, и ты мой друг ».
Воспитатель: Зайнуллина Г.Т.
Яшел Үзен
2015год
Программаның эчтәлеге:
Өйрәтүче бурычлар:
- Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру, туган шәһәребез – Яшел үзән шәһәре турында белем бирүне дәвам итәргә.
- Пластилинның үзлекләре һәм әвәләү ысуллары турында күзаллауларын ныгыту; пластилин белән пөхтә эш итәргә өйрәтү.
Үстерешле бурычлар:
- Татар телендә сөйләм телен үстерү.
- Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
- Балаларда театральләштерегән уен эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү.
Тәрбияви бурычлар:
- Туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Туган ил белән кызыксыну, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Төрле милләт халыкларына хөрмәт тәрбияләү.
- Балалар арасында дуслык элемтәләре тәрбияләү.
Методик алымнар: кереш әңгәмә сораулар бирү, тәрбияченең хикәясе, (аңлату, күрсәтмәлелек, матур әдәбият уку, әйтеп җибәрү, искә төшерү, анализ ясау, бәя бирү).
Җиһазлау: ИКТ: Ноутбук, экран, проектор.
Татарстан республикасының матур, истәлекле урыннары сүрәтләнгән слайдлар, Яшел үзән шәһәре фотолары. Театр костюмнамнары. Маскалар. Төрле милләт киемнәре кигән халык фотолары. Пластилин, такталар.
Образовательные:
- Систематизировать знания о родном крае – республике Татарстан, продолжать знакомить с родном городом Зеленодольск.
- Учить детей использовать в деятельности свойства пластилина; закреплять приемы работы с пластилином.
Развивающие:
- Развивать память, логическое мышление.
- Развить у детей интерес к театрально-игровой деятельности.
Воспитывающие:
- Воспитывать любовь к родному краю, Родине, уважение к людям разных национальностей. Воспитывать интерес к родному краю, любовь к родному языку.
- Воспитывать дружеские отношения между детьми.
Оештыру өлеше. Организационный момент.
Кунаклар белән исәнләшү.
Тәрбияче: - Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
- Исәнмесез, балалар!
Без бүген туган ил, туган җир турында сөйләшербез.
Төп өлеш. Основная часть
Воспитатель: Мы с вами все жители прекрасной голубой планеты Земля.
Тәрбияче: Җир шарында күп кешеләр, төрле халыклар яши. Һәрбер кешенең туган җире, туган иле бар.
-Балалар, ә сез беләсезме нәрсә ул туган ил?
Бала: Туган ил – ул кешенең туган урыны, яши торган урамы, йорты, әти-әни, якын дуслар.
Тәрбияче: Родина – от слова родился.
Родина – это страна, в которой мы родились и живем. Это леса, поля, реки. Это наш город. Это место, где живут близкие люди: мама, папа, дедушка, бабушка. Это место, где стоит наш детский сад. Это место, по которому люди скучают, находясь в далеком краю. Это самое дорогое, что есть у человека.
Карим.
Родина – слово большое, большое!
Пусть не бывает на свете чудес,
Если сказать это слово с душою,
Глубже морей оно, выше небес!
В нем умещается ровно полмира:
Мама и папа, соседи, друзья.
Город родимый, родная квартира,
Бабушка, школа, котенок … и я.
Тәрбияче:
-Балалар, ә сез беләсезме нинди Республикада без яшибез? (Татарстан)
- Ә туган шәһәребезнең исеме ничек? (Яшел үзән)
Бала: Яшел Үзән, Яшел Үзән
Бул син шулай һаман гүзәл.
Нурлар сибеп һәр тарафка.
Гөлчәчәкләр булып бизәл.
Воспитатель:
-У каждого человека есть большая и малая Родина. Наша родина – необъятная Россия, в ней находится республика Татарстан. А в Татарстане расположен небольшой городок с прекрасным названием Зеленодольск.
- Балалар, Татарстанда күп милләт вәкилләре яши, ә сез беләсезме аларны?
Бала:
- Татарстанда татарлар, чуашлар, марылыр,башкортлар яшиләр. (Слайдлар карау).
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунака.
Дуслык – безнең тормыш узәге,
Дуслык – безнең тормыш бизәге.
Безнең халык кунакчыл:
- Якты чырай, такта чәй, дип,
Каршы ала кунакны.
Без - бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, удмурт, марылар, барысы да дус һәм тату яшиләр.
Без русча, татарча сөйләшәбез, инглиз телен өйрәнәбез, ләкин безнең туган телебез – татар теле.
Тәрбияче: - Балалар, ә сез әкиятләр яратасызмы? Минем тылсымлы әкият чәчәге бар, әгәр дә без аның исен иснәсәк әкияткә килеп эләгәбез. (Музыка яңгырый, балалар чәчәкне исниләр).
Театр күрсәтү “Йомры икмәк”. Театрализованная деятельность “Колобок”.
Тәрбияче:
Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә шулай дип әйтә икән:
Айдар — Карчык, икмәк пешер әле! — дигән.
Азалия — Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит!
Айдар — Әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?
Әби, кечкенә генә канат белән әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он җыйган.
Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.
Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, сикереп, өй алдына, урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда, каршысына бер куян килеп чыккан:
Ильназ — Икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!—дигән аңар Куян.
— Син мине ашама, Кылый куян, мин сиңа җыр җырлармын,— дигән дә шунда ук җырларга тотынган.
Сафина — Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бура төбеннән себерделәр. Каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, синнән дә, Куян, кыен булмас качуы! — дигән дә, үз юлына тәгәрәп китеп барган, куян аны күреп кенә калган...
Менә бервакыт аның каршысына соры бүре килеп чыккан.
Кәрим — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!
— Син мине ашама, Соры бүре, мин сиңа җыр җырлармын.
— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бура төбеннән себерделәр, каймак белән тугладылар, май белән бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, синнән дә кыен булмас качуы! — дигән дә алга тәгәрәгән, бүре аны күреп кенә калган.
Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән. Менә бервакыт аның каршына бер аю килеп чыккан.
Осман — Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм!
— Кайда ул сиңа, Кыйшык аяк, мине ашарга! Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бүредән дә качтым, синнән дә, аю, кыен булмас качуы! — дигән һәм йомры икмәк тагын да алга таба тәгәрәп киткән, аю аны күреп кенә калган.
Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына бер төлке килеп чыккан:
— Исәнме, Йомры икмәк, нинди син матур икән!
— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бүредән дә качтым, мин аюдан да качтым, синнән дә, төлке, кыен булмас качуы!
— Нинди яхшы җыр! — дигән Төлке.— Тик мин, Йомры икмәк, картайдым инде, бик начар ишетәм; минем борыным өстенә утырып тагын да бер генә җырлап күрсәт әле.
Тәрбияче: Төлкебикә син тукта, ашыкма! Син йомры икмәкне ашама, әгәр дә син аны ашасаң әби-бабай бик кайгырыр. Без бит барыбыз да дус яшәргә тиеш.
- Балалар, Төлкебикә йомры икмәкне ашамасын иде. Әйдәгез әле уйлап карыйк, аны ничек коткарып була?
(Балалар җавап бирәләр).
Пластилиннан әвәләү. Лепка колобка из пластилина.
Балалар, әйдәгез әби шикелле без дә Йомры Икмәк ясыйбыз. Икмәк нинди формада булды инде? (түгәрәк) Түгәрәк ясар өчен без уч төбе белән , түгәрәк хәрәкәт ясап тәгәрәтербез. (Тәрбияче ясап күрсәтә. Тәрбияче балар белән берлектә түгәрәк тәгәрәтәләр. Аңа пластилин кисәгеннән аерып алып күзләр , борын, авыз ясыйлар.)
Тәрбияче:Менә безнең Йомры Икмәгебез әзер дә булды .Әйдәгез без аларны суынырга куябыз!
Йомгаклау. Итоги
Тәрбиче: –Рәхмәт балалар, мин әби белән бабайга сез ясаган йомры икмәкләрне тапшырымын, алар бик шат булыр, Йомры икмәк тә елмая.
Кулны кулга тотындык, без түгәрәккә бастык,
Собрались мы вместе в круг, я твой друг и ты мой друг.
Бала: Кайсы якта яшәсәк тә,
Чикләр юктыр дуслыкка.
Дуслык булса янәшәдә,
Дошманлык чыгар юкка.
-Сау булыгыз! До свидания!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге Тема:”Гаҗәеп агач”
Уенчыкны сүрәтләп сөйләргә өйрәтү.Күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белү.Рәсемләү алымнарын ныныту,уенчыкларга сак караш тәрбияләү.Методик алымнар:Яңа уенчык алып керү,иске таушалган уенчы...
Уртанчылар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы»
Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап к...
Уртанчылар төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенча әти-әниләр өчен күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге.
Уртанчылар төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенчаәти-әниләр өчен күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге....
Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.
Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...
Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Табигать сукмагы буенча сәяхәт"
тәрбияче Идиатуллина Лилия Гаяз кызы...
"Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге
quot;Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге...
Кечкенәләр төркемендә интегральләштергән әйләнә – тирә белән танышу эшчәнлеге конспекты Тема:”Салкын кыш”
Тәрбияче:Балалар хәерле иртәләр! Карагыз әле бүген безгә кунаклар килгән , әйдәгез әле алар бн шигырь юллары ярдәмендә исәнләшик!Хәерле иртә, агачлар!Хәерле иртә, кошлар!Хәерле иртә, табигать!Хәерле и...