«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему
Максат: балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын үстерү.
Yстерү бурычы: балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлелек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларның тәртип буенча санау күнекмәләрен ныгыту; 10 га кәдар санауны кабатлау; предметларны төсләре, формалары, зурлыклары буенча торкемләштерүдә күнектерү; геометрик фигуралар белән эшләүне камилләштерү; логик мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбият, музыка.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, мактау, аңлатү, күрсәтү, мөстәкыйль эш.
Җиһазлау: магнит такта, мультимедия –проектор, слайдлар, яшел һәм кызыл боҗра, геометрик фигуралар, биремле карточкалар, хат, схема, кар
бөртекләре, курчак, математик планшет, кар бабай рәсеме.
Сүзлек өстендә эш: кар патшабикәсе, төньяк полюс.
Алдан үткәрелгән эш: уеннар уйнау, табышмаклар чишү, индивидуаль эш дәфтәрләре белән эшләү.
Эшчәнлек төзелеше: 1. Хат уку.
2. Сәяхәткә китү. Схема белән танышу.
3. Уен « Төшеп калган санны әйт»
4. Уен «Төсле фигуралар».
5. Уен «Рәсемне җый»
6. Уен «Ачкыч сайлыйбыз»
7. Йомгаклау. Yзбәя бирү.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: -Хәерле көн, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбыз ны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте!
- Балалар, буген эшкә килгәндә, почтальон миңа хат бирде. Ул хат математика илендә яшәүче патшадан килгән . Әйдәгез, хатны укыйк әле. (хатны укыйм)
« Кадерле балалар! Минем сезнең кебек акыллы, зирәк кызым бар.
Беркөнне бик көчле буран чыкты да, кар патшабикәсе кызымны күтәреп
үзе белән алып китте. Ул аны үзенең патшалыгында яшереп тота. Зинһар
миңа кызымны коткарырга булышыгыз. Сезгә уңышлар телим!»
- Балалар, ярдәм итәбезме патшага? Сезнең кар патшабикәсен күргә-
негез бармы? (слайд карау). Ул бик еракта яши, анда нәрсәгә утырып барып
җитеп була? (балалар җавапларын тыңлау). Мин очкычта очарга тәкъдим итәм. Очкычны математик планшетта төзербез.
Балалар өстәл артында мөстәкыйль эшлиләр.
-Менә очкычларыбыз да эзер. Юлга чыкканчы әйдәгез схеманы өйрәник. (схеманы карау).
-Кар патшалыгында 9 манара бар икән. Һәрбер манара янында билгеле бер тәртиптә саннар язылган. Патша кызы саннар тәртибе бозылган манарада.
- Игътибар белән карагыз һәм әйтегез: патша кызы кайсы манарада? (яшел манарада)
- Сулдан уңга санаганда яшел манара ничәнче? (дүртенче).
- Уңнан сулга санаганда ничәнче? (алтынчы).
- Яшел манарага тизрәк барып җитү өчен кайсы юлны сайларга кирәк?
- Балалар, патша кызын коткару өчен һәрбер манара аша үтәргә кирәк . Ә манараның ачкычын алу өчен без кар патшабикәсенең биремнәрен үтәрбез. Сез әзерме? (әзер). Алайса юлга кузгалыйк.
Игра «Самолёт».
Пролетает самолёт,
С ним собрался я в полёт.
Правое крыло отвёл-посмотрел,
Левое крыло отвёл- посмотрел.
Завожу самолёт,
В нём мотор ревёт.
Поднимаюсь в высь-лечу,
Приземляюсь на Северном полюсе.
-Балалар, килеп тә җиттек. Кар патшабикәсе безгә биремнәр әзерләп куйган.
Тактадагы саннарга карагыз әле. Ни булган аларга? Патшабикә аларны төрле
якка очырган. Әйдәгез, дөрес итеп төзеп, кирәкле тәртиптә урнаштырыгыз әле ул саннарны (балалар саннарны дөрес тәртиптә урнаштыралар).
- Менә ничек күп беләсез икән сез.
- Балалар, минем кулда нәрсә? -Туп.
-Нәкъ шулай. Әйдәгез туп белән уйныйбыз. Мин тупны ыргытам һәм бер сан әйтәм, сез тәртип буенча санап китәргә тиеш буласыз. Кирегә дисәм, кирегә саныйсыз. Аңладыгызмы мине, балалар?-Әйе.
-Алай булгач, уйный башлыйбыз. (тәрбияче туп ыргыта, балалар саныйлар).
Дидактик уен « Төшеп калган санны әйт»
(балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннарны әйтәләр).
-Афәрин, балалар! Бик төгәл җавап бирдегез, менә сезгә беренче ачкыч Юлыбызны дәвам итик, икенче манара биремнәрен үтик.
ІІ нче манара –геометрик фигуралар манарасы.
«Төсле фигуралар» уены (слайд)
-Геометрик фигураларны игътибар белән карагыз. Алар турында нәрсә
әйтә аласыз? (алар төрле төстә).
- Фигуралар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
- Фигураларны ничә төркемгә бүлеп була? (ике: 5 кызыл һәм 5яшел фигура)
- Формалары буенча ничә төркемгә бүлеп була?(өч: 3квадрат, 3өчпочмак,
3 түгәрәк).
- Зурлыклары буенча ничә төркемгә бүлеп була?(ике: 8кечкенә һәм 2 зур).
-Молодцы!
«Фигураларны боҗра эченә дөрес урнаштыр» уены
-Балалар, карагыз әле, нәрсәләр бу?
-Дөрес, бу-төсле боҗралар
Мин аларны бер-берсе белән кисештереп куйдым. Яшел өчпочмакларны яшел боҗра эченә, кызыл түгәрәкләрне кызыл боҗрага, ә уртага беренче һәм икенче боҗраларга туры килә торган фигураларны урнаштырыгыз.
-Булдырдыгыз, балалар! Икенче ачкычны да алдыгыз.
Ял минуты.
-Балалар, карагыз әле, бүлмәгә нинди матур кар бөртекләре очып кергән.
-Әйдәгез алар белән уйныйбыз.
- Кар бөртеге кайда? (өстә)
Ә хәзер кайда? (аста).
- Кар бөртегенә әкрен генә өрегез әле. Ул нишли? - тибрәлә.
- Ә хәзер ныграк өрегез. Алар нишли?- очалар.
- Балалар, бу күренешне буран дип атыйлар.
- Ой, балалар, кар бөртекләре белән уйнап, без патша кызын онытып та
җибәргәнбез. Ял итеп тә алдык , инде юлыбызны дәвам итик. Менә кызыл манарага да килеп җиттек. Кар патшабикәсе безгә нинди бирем әзерләгән
икән?
-Балалар, конвертларны алыгыз , эчендә нәрсә бар? (рәсем өлешләре).
«Рәсемне җый» уены оештырыла. (балалар мөстәкыйль эшлиләр. Авырсынган балаларга ярдәм итәм).
-Бу биремне дә бик төгәл һәм җиңел үтәдегез. Молодцы!
-Балалар, әйдәгез кунакларга кар бабай турында тасвирлап сөйләп күр-
сәтәбез.
Синквейн технологиясе.
1 бала: кар бабай
2 бала: матур, салкын
3 бала: басып тора, карый, елмая
4 бала: рәхәтләнеп уйнагыз.
- Менә сезгә соңгы дүртенче ачкыч. Хәзер инде патша кызын коткара
алабыз. Ләкин бу эш сез уйлаганча бик җиңел түгел. Сезгә дүрт ачкыч
арасыннан туры килгән ачкычны сайлап алырга кирәк.
Балалар ачкычны эзлиләр. Тапкач туры килүен тикшерәләр.
Тәрбияче: Ишеген ачтык. Менә ул патша кызы. Ул сезгә бик рәх
мәтле. Балалар, патша кызы сезнең белән группада уйнап торыр, ә
соңыннан аны әтисе алып китәр.
- Балалар, без бүген нинди яхшы эшләр эшләдек?
-Сезгә бүген нәрсә ошады?
- Ә миңа ,балалар, сез ошадыгыз. Сез шундый тырыштыгыз, тапкыр һәм
җитез булдыгыз.
- Барыгызга да бик зур рәхмәт!
- Балалар, Кар патшабикәсе сезгә бүләк калдырган. (тәрбияче бүләкләрне
өләшеп чыга.
Безнең эшчәнлегебез тәмам. Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”
Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....
Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.
Танып белү үсеше (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план....
Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.
Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план....
«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.
Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...
"Гади математик күзаллаулар формалаштыру"
2-нче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре өчен танып белү (математика) эшчәнлеге конспекты....
Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты
Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....