Познание на тему: “ Автобуста күңелле сәяхәт”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Саляхова Айсылу Револевна

...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtobusta_kunelle_syaht.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   “ Автобуста күңелле сәяхәт

Максат: балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Тәрбия бурычлары: балаларда урманда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социаль комуникатив, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, күрсәтмә материал, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау.

Җиһазлау:  проектор,автобус макеты,"Күләгәне  таны” уены өчен таратма материаллар, тәрәзә макетлары, әзер татар милли бизәкләре, клей, киселгән ромашкалар, рус халык әкиятләреннән иллюстрацияләр, кояш һәм төрле урман җәнлекләре маскалары яисә костюмнары.

Сүзлек өстендә эш:  эмоция, кәеф, боек, камка.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кереш әңгәмә.
  2. Автобуска утырып урманга сәяхәт. Дидактик уен: “Күләгәдән таны”.
  3. Аланга сәяхәт. Ромашкалар белән әңгәмә.
  4. Авылга сәяхәт. Йорт хайваннарын тану, авыл тәрәзәләрен бизәү.
  5. Әкият иленә сәяхәт. “Әкиятне таны” уены.
  6. Тәрбияче әкияте “Без әкият уйныйбыз”.
  7. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез әле, кунаклар белән исәнләшик, исәнмесез.

Балалар: исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, мин сезне бүген әкият иленә сәяхәткә алып барасым килә, анда сезгә бик күңелле булачак,  Ә нәрсә белән барырбыз икән? Нинди транспортны сайлыйбыз? Сез нинди транспортлар төрләре беләсез?

Балалар фикерләре: машина, автобус, самолет, мотоцикл, поезд, вертолет, велосипед.

Тәрбияче: Мин сезне үземнең дустым “Күңелле автобуска” утыртып алып барырмын.Утырыйк автобуска, киттек. ( Автобус макетына тәрбияче артына бер-бер артлы басып тезелеп баралар, автобус барган тавыш, ишек ачылган тавыш  куела)

Тәрбияче: Карагыз әле ,  беренче тукталышка җиттек, без кайда балалар? (Агач макетлары, проекторда урман күренеше, урман авазы кошлар сайравы тавышы куела).

Балалар:  Урманга.

Тәрбияче : урманда нәрсәләр бар? (кошлар, җәнлекләр, гөмбәләр, җиләкләр). Балалар, мин монда бер җәнлек тә күрмим, сез күрәсезме? Аларны бик усал убырлы карчык кара күләгәгә әйләндергән бит, булышабызмы аларга? Мин сезгә шнурлы карточкалар өләшәм, сез бу  күләгәгә карап кайсы җәнлек икәнен танып, шнур белән дөрес тоташтыра белергә тиеш, безгә җәнлекләрне коткарырга кирәк, булдырабызмы, әйдәгез әле.

Тәрбияче: Әйт әле Данис, синең рәсемдә нинди җәнлекләр бар? ( һәр балага иҗади якын килеп җәнлекләргә кагылышлы сораулар бирелә).

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик. (  Тагын автобуска утырып бүлмәдә әйләнү, автобус тавышы куела)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда ничек матур, кайда килеп чыктык без?

Балалар: Аланга.

Тәрбияче: Әйе, аланга. Сез аланда нәрсәләр күрәсез?

Балалар: кыр , болын чәчәкләре, бөҗәкләр тавышы, ромашкалар.

Тәрбияче: Бик дөрес, ромашкалар. Балалар, карагыз әле, ромашкалар нишләптер бик боек? Нишләп икән? Ничек уйлыйсыз?

1 бала: бәлки аларның өйләре юктыр.

2 бала: дусты юктыр.

3 бала: су эчәсе киләдер.

Тәрбияче: әйдәгез, кулларыбызга алып тыңлап карыйк әле, чыннан да алар сусаганнар, су кирәк, яңгыр кирәк.  Әйдәгез, яңгыр чакырабыз, чәчәкләргә булышабыз.  аларның күңелләре күтәрелеп китәчәк. (Эндәш сүз әйтелә).

Яңгыр яу, яу , яу

Чәчәкләргә дым булсын,

Җанлансын бар табигать,

Шифалы яңгыр булсын.

  (Экранда яңгыр күренеше һәм тавышы куела). Карагыз әле, безнең ромашкаларыбыз ничек сөенделәр, безгә карап елмаеп торалар. Балалар, сез дә ромашкалар кебек шатлана беләсезме, әйдәгез әле миңа шатланып, елмаеп күрсәтегез әле, ә күңелсез чакта сез нинди буласыз ? А во время удивления вы каким становитесь, показывайте? Шак катып карап торганда без нинди булабыз? (балалар эмоция ярдәмендә күрсәтергә тиешләр).

Тәрбияче: Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик. Өченче тукталышка җиттек.   ( Йорт хайваннары тавышлары кушып яздырылган аудиотасма куела, балалар шул тавышларны танырга тиеш булалар). Балалар, бу нинди тавышлар?  Радик син нәрсә тавышы ишеттең?

Бала: мин сыер тавышы ишеттем.

Тәрбияче: Син Алинә нәрсә тавышы ишеттең?

Бала: Мин әтәч тавышы ишеттем. (һәр балага иҗади якын килеп сораулар бирелә)

Тәрбияче: Бу йорт хайваннары кайда яшиләр?

Балалар: сарайда, абзарда, фермада, авылда.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар, авылда яшиләр. Авылда йорт тирәсендәге сарайда, алар кешеләргә күп файда китерәләр. Менә күрәсезме, без авылга килеп җиттек. Карагыз әле, авылда өйләр ничек матур, тәрәзәләрендә матур бизәкләр, тик бер яңа өйнең тәрәзәсенең бизәге юк, яңа өй тәрәзәсенә бизәк куярга хуҗалар җитешмәгәннәрдер әле мөгаен,   әйдәгез әле,  без өй тәрәзәләренә бизәкләр урнаштырыйк әле. (өстәлләргә утыралар, тәрәзә макетларына орнаментларны дөрес итеп ябыштыра белергә тиешләр)

Тәрбияче: карагыз әле, сез тәлинкәләрдә нинди бизәкләр күрсәсез?

Балалар: кыңгырау, ләлә, ромашка чәчәкләре, миләш тәлгәше, кош сүрәтләре,  төрле яфраклар.

Тәрбияче: әйдәгез, шушы бизәкләрне дөрес итеп ябыштырыйк, тәрәзәбез бик матур булсын. ( балалар эше, һәр балага иҗади якын килеп сораулар бирелә)

Тәрбияче:  Азалия, әйт әле син нинди бизәкләр кулландың?

Азалия: мин ләлә чәчәге һәм яфраклар кулландым.

Тәрбияче: Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән шушындый матур итеп тәрәзә кырыйларын агачны юнып бизәк төшергәннәр, ошадымы сезгә балалар? Бик матур булды, эшләрегез, молодцы. Тагын сәяхәтебезне дәвам итик. Дүртенче тукталышка да җиттек. Автобустан төшкәч “В гостях у сказки” көе тыңлана.

Тәрбияче: Балалар, таныйсызмы, бу нинди сихри, тылсымлы көй, сезнең кайда ишеткәнегез бар бу көйне? Бу бит әкият иленә чакыручы көй. Сез әкиятләр яратасызмы? Менә бу өстәлгә төрле рус әкиятләреннән рәсемнәр куелган, мин сезгә әкият турында сөйләүче карточкалар өләшәм, бу күләгәле рәсемнәр кайсы әкияткә карый? Сез танырсызмы? Тырышып карыйк.   Солтан, син кайдан таныдың? Синең карточка кайсы әкияткә карый?

Солтан: минем рәсемем “Күмәч” әкиятенә карый. ( һәр балага иҗади якын килеп сорау, белмәгәннәргә балалар булыша).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, бар әкиятне дә таныдыгыз, дөрес итеп әйтеп бирдегез, рәхмәт сезгә. Балалар, ә сез әкият уйнарга яратасызмы? (Әйе).

Сезнең түшегездә саннар язылган. Костюмнарга да саннар язылган. Сез үзегезнең сан язылган костюмны табырга һәм киергә тиеш, һәркем үз маскасын да алып кисен әле.

 (аю, куян, камка, күбәләк, бака,  кояш маскалары яки костюмнары балалар кия)

Тәрбияче: Ә хәзер түгәрәкккә басыйк. Мин әкият сөйләүче булам. Мин сөйләгән әкиятне  сез тасвирлап барырга тиеш буласыз, һәркем үз роленә керә белергә тиеш, миңа хәрәкәтләр белән, эмоцияләр белән әкиятне уйнап бирерсез, ярыймы? Әзерме, әкиятне башлыйм.(Әкияти тыныч көй куела)

Тәрбияче: Яз килде. Җылы кояш чыкты, ул болытлар арасында тыныч кына йөзә, уңга-сулга нурларын сибә,  җир өстендә бар тереклек җылына, терелә, бар тереклек кояшка үрелә, барысы да шат. Бөҗәкләр дә кояшка  үрелә, әйләнеп бии, шулчак аның янына күбәләк очып килә алар икесе түгәрәк әйләнәләр. Шулчак күлдән бака сикереп чыга. Кояшка ул сәлам бирә, сикергәләп алды, кычкырып та алды, аның да күңеле шат. Бака  янына куян кызы да чыкты кояшта тәпиләрен җылыта, шатланып сикергәләп тә алды, аю дус та йокысыннан уянды, кояш нурларына үрелде, бар җәнлекләр кояш белән әйлән бәйлән әйләнделәр, уйнадылар һәм бик ардылар, тирән йоклап ял иттеләр. Аларга бик күңелле булды. Шуның белән әкият тә тәмам булды. Әкият ошадымы?   Сәяхәтебез дә  ошадымы сезгә балалар,  без бүген сезнең белән кайларда сәяхәттә булдык?  Нинди яңалык белдегез? ( Яңа әкият уйнадык, бизәкләр белән бизәдек, уйнадык һ.б.)

Балалар: урманда, болында, авылда, әкият илендә. Өйгә кайткач әниләрегезгә сәяхәтебез турында сөйләрсез ярыймы.                                                           Тәрбияче:                            Ә хәзер кунаклар белән         саубуллашыйк та,  кайтыр юлга чыгыйк. Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеграция образовательных областей «Коммуникация», «Социализация» , «Познание» по теме: «Дом, в котором я живу»Конспект познавательной игры

Игра, ставящая своей целью формирование у детей патриотических чувств, осознания причастности каждого человека к судьбе семьи, города, края....

Конспект образовательной деятельности в области "Познания" на тему:"ФЦКМ. " Игрушки.Знакомство с русской матрёшкой""

Конспект занятия по ознакомлению детей с окружающим.Тема "Игрушки. Знакомство с русской матрёшкой"- из цикла интегрированных занятий на тему: "Матрёшка"...

Непосредственно образовательная деятельность по образовательной области «Познание» Математика тема «В царстве Снежной королевы»

Непосредственно образовательная деятельность по образовательной области «Познание»Математика тема «В царстве Снежной королевы»  для подготовительной группы....

Непосредственно образовательная деятельность. Познание по теме: "Искатели приключений" в старшей группе

Данный материал представляет собой разработку комплексного занятия в подготовительной к школе группы, которое проводится в конце учебного года для воспитателей дошкольных образовательных учрежде...

Занятие по развитию математических представлений у детей 6-7 лет с ОНР. Область «Познание». Лексическая тема «Одежда»

В конспекте занятия подробно описывается применение различных способов познания: обследование, сопоставление, соотнесение, группировка и классификация по признакам, сравнение, экспериментирование....

открытого занятия из изобразительной области «Познание» на тему: «Беседа о картофеле» старшая группа

Тема:«Беседа о картофеле"Задачи:                      Ход занятия...

конспект непосредственно-образовательной деятельности. Образовательная область "Познание" (ФЭМП) . Тема: Дары осени. " младшая группа.

Непосредственно- образовательная деятельность составлена с учетом ФГТ. В организованной деятельности происходит интеграция образовательных областей:Познание, коммуникация, социализация, физическа...