“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

 

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына

зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча

 белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay.docx20.39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрне  тирәнәйтү һәм гомумиләштерү

Бурычлар:  1.Белем бирү: күреп искә төшерү һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү, мәкальләрне искә төшерү хисабына балаларның тел байлыгын арттыру,  2.Үстерелешле: фикерләү тизлеген һәм сөйләм теле байлыгын үстерү; хезмәттәшлек, түземлелек кебек социаль – коммуникатив  сыйфатларны формалаштыру 3.Тәрбияви:  бер – береңә юл куеп төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту, уңай эмоциональ халәт булдыру, Г. Тукай иҗатына кызыксыну һәм туган телгә хөрмәт уяту;

Белем бирү өлкәләре: Сөйләм үсеше,  социаль – коммуникатив, матур әдәбият, физик үсеш

Методик алымнар: Күрсәтмә алым: Слайдлар демонстрацияләү;

Сүзлек алымы: аңлату, сораулар бирү, хор белән һәм берәмләп җавап алу, матур сүз, музыкаль бизәлеш. Практик алым: конроль, уңай бәя бирү, пазллар төзү.

Җиһазлау:  Демонстрацион материал: пазллар, интерактив такта, эчтәлек сөйләү өчен рәсемнәр, хәрәкәтле уен өчен зур чәчәкләр, саннар,  Техник җиһазлау:  проектор, интерактив такта, ноутбук, “Туган тел” җыры һәм “Күбәләкләр” уены өчен музыка язылган диск

Әзерлек эше: Г.Тукай әсәләрен өйрәнү, эчтәлеге буенча сөйләшү, иллюстрацияләр карау, туган тел турында  мәкальләр өйрәнү,

Сүзлек эше: “ Туган телем - иркә гөлем”  тезмәсенең мәгънәсен искә төшерү

Эшчәнлек барышы.

Кереш өлеш.

  • Хәерле иртә, балалар!
  • Хәерле иртә!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Әйбәт, рәхмәт!
  • Балалар, без бүген сезнең белән рестовраторлар (бозылган әйберләрне рәтләүчеләр) булырбыз. Моның өчен безгә төркемнәргә бүленергә кирәк. Әйдәгез, без дүрт төркемгә бүленик.(Санамыш ярдәмендә җитәкчеләр билгеләнә, алар үз чиратында һәрберсе үзенә команда сайлый)

Төп өлеш

1 уен “Рестовраторлар”

  • Менә сезнең  эш урыны 1 өстәл, 2 өстәл һәм 3 өстәл, 4 өстәл.  Сезнең һәрберегез ертылган картинаны торгызырга, ягъни пазлларны җыярга тиеш.(Балалар пазлларны җыялар. Анда Г.Тукай портреты, “Су анасы”, “Бала  белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләренә иллюстрация)
  • Менә, булдырдыгыз, хәзер әйтегез инде, сез нинди картиналарны төзекләндердегез?
  • Г.Тукай портреты, “Су анасы”, “Бала  белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”
  • Димәк, без бүген шушы темага сөйләшәчәкбез.Әйтегез әле, бу рәсемнәрнең уртак ягы нинди?
  • Аларның бөтенесе дә Г.Тукай язган шигырьләргә ясалган.
  • Дөрес. Әйдәгез ул шигырьләр нәрсә турында искә төшереп китик әле. Кем башлый?

2уен “Искә төшер”

  • Рәсемнәр буенча эчтәлеген искә төшерәләр.(Интерактив тактада эчтәлеге буенча рәсемнәр күрсәтелә, шулар буенча сөйлиләр)
  • Малай су коенырга бара да Су анасының тарагын урлап кача. Әнисен мин таракны таптым, дип ялганлый.Төнлә Су анасы килеп тарагын алып китә. Әнисе малайны нык итеп ачулана.
  • Әйтегез әле, малай нинди хаталар ясый?
  • Кеше әйберен сорамыйча ала, әнисен ялганлый.
  • Сезнең арада андый хаталар ясаучылар юкмы?
  • Юк.
  • Әйе, ул начар гадәтләр бездә булырга тиеш тугел. Алар үзләре дә, янындагы кешеләрне дә кыен хәлгә куялар.
  • Икенче рәсем “Бала белән Күбәләк” шигыренә.Әйдәгез юл шигырьне искә төшереп китик әле.(Шигырьне рольләргә бүлеп сөйлибез)
  •  Димәк, балалар, нинди нәтиҗәгә киләбез?
  • Күбәләкләрен җәберләргә ярамый!
  • Әйдәгез, без дә сезнең белән күбәләкләр булып уйнап алыйк әле.

3 уен Х/У”Күбәләкләр”

 Уен барышы: музыка астына күбәләкләр кебек очып йөриләр. Музыка туктагач, чәчәкләргә нинди сан күрсәтелсә, шул санда(парлап, өчәрләп, дүртәрләп басалар)

  • Ә өченче шигырь нәрсә турында?
  • Гали белә Кәҗәнең дуслыгы турында. Алар бергә уйныйлар, дус яшиләр. Малай Кәҗәсен ярата, аны печән белән сыйлап  тора.
  • Ә сезнең дусларыгыз бармы?
  • Әйе.
  • Әйдәгез үзегезнең дустыгыз турында сөйләп китегез әле.

4 уен Сөйләм үстерү уены “Минем дустым”

Уен барышы: Балаларның һәрберсе  үзенең теләге буенча дусты турында сөйли.(Минем дустым – Мәдинә. Ул матур, акыллы кыз.Минем дустым Фаяз. Без аның белән машиналар белән уйныйбыз. Һ.Б.)

  • Ә сез Тукайның тагын башка әсәрләрен беләсезме? Әйдәгез искә төшерик әле.
  • “Туган тел”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”..
  • Әйдәгез, “Туган тел”җырын җырлап ял итеп алыйк әле.

5 уен  Музыкаль пауза ( 1куплетын җырлыйбыз)

  • Менә Тукай туган тел  - матур тел дигән.Ә безнең туган тел нинди тел?
  • Татар теле.
  • Әйе. Балалар, без үз туган телебездә матур итеп сөйләшә, аралаша белергә тиеш.
  • Туган тел турында без нинди мәкаль беләбез?
  • Туган телем – иркә гөлем.
  • Ә ни өчен туган телне иркә гөл белән тиңләгәннәр?
  • Чөнки туган телне кадерләп торырга, аны пычратмаска кирәк.
  • Телләр белгән – илләр гизгән.
  • Ә бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
  • Чөнки күп телләр белсәң, сиңа кешеләр белән үз телендә аралашу җиңелрәк булачак.
  • Ә сез нинди телләр беләсез?
  • Татар һәм рус телләрен.
  • Балалар, телләр белү әйбәт нәрсә.Ләкин сөйләшкәндә телне – телгә кушып сөйләшү матур күренеш түгел. Менә Дәрдмәнд дигән шагыйребез болай ди:
  • Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

  • Димәк, без матур аңлаешлы итеп үз туган телебездә – татар телендә сөйләшергә тиеш.Чөнки матур итеп сөйләшә белгән кеше һәрвакыт

хөрмәттә булган.

Йомгаклау өлеше

  • Әйдәгез, хәзер бүгенге көнгә нәтиҗә ясыйк. Без нәрсәләр эшләдек? (нәтиҗә ясыйбыз)
  • Сез буген барыгыз да булдырдыгыз. Бүгенге көннен бүләге итеп мин сезгә раскраскалар алып килдем. (Тукай әсәрләре буенча)

Ә хәзер сез үзегезгә ошаган раскраскаларны ала аласыз, буш вакытта без аларны буяп куярбыз.

  • Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!
  • Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"

Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге "Саесканнан хат"

Балаларныңбездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү....

«Әкиятләр илендә кунакта» мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Төркем: мәктәпкә әзерлек төркеме (6-7 яшь).Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.Интегратив белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.Максат: информ...