Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"
материал (подготовительная группа) на тему

Гатауллина Альфиря Ринатовна

Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_kiyatlre_buylap_syaht.docx38.59 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Максат:

а)  Сөекле шагыйребез  Г. Тукай турында алган белемнәрне ныгыту, барлау; шагыйрь тормышына кызыксыну  уяту.

б)  Балаларның хәтерләрен, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

в)  Әкият геройлары үрнәгендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, әти – әнине, өлкәннәрне ярату, хөрмәт хисе тәрбияләү.

    2.Бурычлар:

а) Балаларга Габдулла Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.

б) Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үстерү.

в) Бөек шагыйребез иҗаты аша телебезнең матурлыгын, зәвыклыгын тоя белергә, туган телебезне ярату һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  Г.Тукай портреты; әкият, шигырьләренә ясалган рәсемнәр; китаплар күргәзмәсе,  мультимедиа  чаралары “Туган тел” җыры аудиоязмада.

Чараның   барышы.

Катнашалар:  Аю, Куян, Керпе, Кәҗә белән Сарык, Бүре, Су анасы. Шүрәле, Былтыр.

Аю:                        Татарстан – Тукай иле.

                               Татарстан – безнең ил.

                               Бүген бездә Тукай көне.

                               Кил бәйрәмгә, дустым, кил.

                    Тукай белән сөйләшеп ал,

                    Тукайдан сора киңәш.

                    Тукай аңлар, иң мөһиме –

                    Татарча гына сөйләш!

                                Сөйләш бүген матур итеп,

                                 Ватмыйча туган телне.

                                 Иң матур шигырьләр сөйлим,

                                 Мин Тукай туган көнне.

                     Бүген бездә – Тукай көне,

                     Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

                     Безнең ил бит Тукайлы ил,

                     Бәхетле ил – безнең ил!

(шул вакыт урман шау итә, урман җәнлекләре тыз – быз килә. Барысы да олуг бәйрәмгә әзерләнә, Г. Тукайның туган көне бит.

Аю: (уртага чыга).кадерле урман җанварлары! Бүген бит олуг бәйрәм – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне! Мин сезне барыгызны да бәйрәмгә чакырам- м- м-м!

Бүре:  Ә мин сакта торачакмын! Кунакларны бәйрәмгә Г, Тукай шигыреннән бер юл -  пароль әйттереп кертәчәкмен.

(Җанварлар  кунакка киләләр, барысы да күчтәнәч алып киләләр).

Керпе:  “Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?

               Шат була күңелем минем, син сайрагач”

(“Фатыйма белән Сандугач” шигыре).

Куян:  “Әйдәле, Акбай! Өйрән син. Арт аягың берлә тор.

              Аума, аума, туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр.”

(“Кызыклы шәкерт” шигыре).

Төлке:  “Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,

               Җитезләнә, уйный һаман, йөгрә – өрә”.

(“Ялкау маэмай” шигыре).

(Кунаклар килеп бетә. Шулвакыт җилкәсенә капчык асып Кәҗә белән Сарык килеп керәләр. Алар арыган – талчыккан кыяфәттә).

Сарык:               Күп юл үттек, туган илдән ерак киттек,

                           Бара – бара инде тәмам арып беттек.

                           Арыдылар инде безнең аяклар да,

                           Тузып бетте инде безнең тояклар да.

Кәҗә:                 Юл буенда ята иде бүре башы,

                           Басып тордык Сарык белән кара – каршы.

                           Аннан алып салып куйдык капчыкка ук,

                           Чеметеп тоттык колагыннан – курыккан юк.

Менә без хуҗаларыбыз өйдән куганга чыгып киттек, бик озак йөрдек без. Күпме юл үттек. Юлда очраган бар әйберне капчыгыбызга җыя килдек. Бәлки аларның хуҗалары мондадыр? (Капчыктан балта, алтын тарак чыгара).

Кәҗә: (таракны кулына алып)

                             Төнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак,

                             Шул тарак берлә утыра, тузгыган чәчен тарап.

Су анасы:   ( йөгереп керә)  кем әле монда минем турыда сөйләп тора?

Мин бүген урманда зур бәйрәм икәнен ишеттем. Чакыру кәгазе килгәч, бик сөендем. Матур ефәк күлмәк тектердем, затлы балык тәңкәләреннән энҗеле калфак чиктердем, я ничек, матурмы мин?

Матур киенеп сезнең янга ашыктым ашыгуын, тик үземне тәртипкә китерә алмадым, алтын тарагымны иөшереп калдырганмын.(эзли).

                             Монда да юк, монда да юк,

                             Кая бу алтын тарак?

                             Шунысы сәер, кесә саен

                             Утыра берәр кунак

                                      Бу кесәдә алтын балык

                                      Утыра телсез калып.

                                      Кечкенә бер кызчыктан

                                       Курыккан, коты чыккан.

                               Бу кесәдә яшел бака,

                               Йоклаганга салынып ята.

                               Бигрәк хәйләкәр икән.

                               Бәйрәм карарга килгән!

                                         “Мин дә барам бәйрәмгә,”- дип

                                           Тигән иде теңкәмә.

                                            Күрмәгәндә мыштым гына

                                            Кереп яткан кесәгә.

Монда да юк, монда да юк, сез күрмәдегезме миен алтын тарагымны, каян гына эзләп табыйм инде?

Сарык:  Кайгырма, Су анасы, менә синең алтын тарагың. Без аны юлда килгәндә таптык.

Су анасы:  Рәхмәт, сезгә, Кәҗә белән Сарык!

                           (кычкыра – кычкыра шүрәле керә)

Шүрәле:   А-а-а ! Исәнмесез. Исәнмесез?!

                  Минем исемем  - Шүрәле,

                  Тукай әкиятеннән мин,

                   Сез белмисездер әле?

                   Курыкмагыз, өрекмәгез,

                   Мин шыксыз Шүрәле түгел

                   Авыртуга чыдый алмыйм,

                   Мин үләм ахры бүген? А-а-а!

Ах, кулларымны ычкындыра алсам, мин сезнең белән кети – кети уйнар идем!

                               (Шулвакыт Былтыр килеп керә)

Былтыр: Ах, син, урман сарыгы, әле һаман башкаларны куркытып йөрисеңме? Бу юлы миннән котыла алмассың!

Шүрәле:  Бик авырта кулларым, дустым җибәр, зинһар җибәр,

                 Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

                 Былтыр, син кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт,

                 Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар бераз сабыр ит.

Ә менә мондый сылу җәнлекләрне күргәч, бераз кети – кети уйнарбыз дип уйлаган идем дә шул, кулларымны ычкынлырып булмый бит, а-а-а!

Былтыр:      Ярый, тыңлыйм сүзеңне,

                     Әгәр ялганлаган булсаң

                      Биетермен үзеңне!

Ә-ә-ә, Бик ычкындырыр идем дә бит, менә балтам төшеп калган

Кәҗә:  Былтыр, мә балтаңны, юлда килгәндә без аны таптык.

Былтыр:  Дусларым! Бүген бәйрәм бит, әйдәгез коткарыйм мин Шүрәлене

Шүрәле: Коткара күр син мине, Былтыр, мин хәзер акыллыландым, шушы дуслар белән бергә буласым килә.

Былтыр коткара.

                              Бергә    “Туган тел”  җырын җырлыйлар.

И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм – әнкәмне, Ходам!

                                             

Кулланган әдәбият

  1. Габдулла Тукай.  Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан, Татар. кит. нәшр., 1990.
  2. Салават күпере. – “Татмедиа” ААҖ филиалы  “Идел – пресс” полиграфия -  нәшрият комплексы”., 2006. № 3.
  3. Ачык дәрес. Мәктәп. – “Татмедиа” ААҖ филиалы  “Идел – пресс” полиграфия -  нәшрият комплексы”., 2012. №8
  4. Закирова К.В.  Балачак аланы. – Казан. РИЦ нәшрияты., 2011



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

“Тукай әкиятләре буйлап ”

ldquo;Тукай әкиятләре буйлап ”темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...

Уен - викторина "Әкиятләр буйлап сәяхәт"

Уен - викторина "Әкиятләр буйлап сәяхәт"...