«Әкиятләр илендә кунакта» мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Төркем: мәктәпкә әзерлек төркеме (6-7 яшь).

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интегратив белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.

Максат: информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү, дөрес сөйләм формалаштыру.

Белем бирү бурычы: балаларның сөйләмдә мәгънәсе капма-каршы булган сүзләрне, сыйфатларны урынлы куллана белүне, җөмләләр төзергә өйрәнүне дәвам итү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү, сүзлекләрен баету.

Тәрбия бурычы: бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатларын, әдәпле итеп сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү; иптәшеңне тыңлап, аның җавабын тулыландыру теләге булдыру. Әкият нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек, ярдәмчеллек хисләре, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt-ekiyatler_ilende_kunakta.docx30.66 КБ

Предварительный просмотр:

«Әкиятләр илендә кунакта»

мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  бәйләнешле сөйләм телен үстерү буенча

белем бирү эшчәнлеге конспекты

Хөснетдинова Л.Х.,

беренче квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе,

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБМБУ «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы»

Төркем: мәктәпкә әзерлек төркеме (6-7 яшь).

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интегратив белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.

Максат: информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү, дөрес сөйләм формалаштыру.

Белем бирү бурычы: балаларның сөйләмдә мәгънәсе капма-каршы булган сүзләрне, сыйфатларны урынлы куллана белүне, җөмләләр төзергә өйрәнүне дәвам итү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү, сүзлекләрен баету.

Тәрбия бурычы: бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатларын, әдәпле итеп сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү; иптәшеңне тыңлап, аның җавабын тулыландыру теләге булдыру. Әкият нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек, ярдәмчеллек хисләре, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләмнәре үсә, әкиятләр белән кызыксынучан иҗади шәхес тәрбияләнә.

Сүзлек: тояк, соры, урак, быргы.

Әзерлек эшләре: конспект төзү, «Кайсы әкият кирәк-яраклары?», «Мин әкиятче» ИКТ уеннарын әзерләү, балалар белән әкиятләр уку, әкиятләр буенча төшерелгән мультфильмнарны карау, эчтәлекләре буенча әңгәмәләр үткәрү, әкият геройларына хас сыйфатларны ачыклау, эш-гамәлләрен анализлау, «Капкалы» хәрәкәтле уенны өйрәнү, капма-каршы булган сүзләрне кабатлау.  

Җиһаз һәм материаллар: проектор, ноутбук, музыкаль центр, «тылсымлы» китап, ИКТ уеннары: «Кайсы әкият кирәк-яраклары?», «Мин әкиятче», әкият геройлары рәсемнәре: Су анасы, Шүрәле, йомры икмәк, шалкан, татар халык көе, аудиоязмалар (китап исеменнән балаларга юллап яздырылган), карта, медальоннар.

Структура:

1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.

2. Уен-табышмак “Әкиятне бел!”

3. [У], [ү] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту (калын һәм нечкә сузыклар).

4. ИКТ уены: “Кайсы әкият кирәк-яраклары?”

5. Сүзле уен: “Киресен әйт!”

6. “Зирәкләргә табышмак!” уены.

7. ИКТ уены: “Мин әкиятче”.

8. Йомгаклау, әңгәмә.

9. Саубуллашу.

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.

(Балалар түгәрәккә басып бер-берсе белән исәнләшәләр)

Мин иртә белән бакчага киләм,

Иптәшләремнең хәлләрен беләм.

Исәнме, Солтан,

Исәнме, Булат,

Исәнме, ...!

Сезгә, дусларым,

Иртәнге сәлам!

Тәрбияче: Балалар, татар халкында бик матур исәнләшү йоласы бар. Әби-бабайлар ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр. Исәнләшү, хәерле иртә теләү ул – сәламәтлек теләү. Безнең бакчага бүген кунаклар килгән. Әйдәгез әле, алар белән дә исәнләшеп, сәламәтлек теләп, кулларыбыз аша күңелебез җылысын, яхшы кәефебезне уртаклашыйк.

(Балалар кунаклар белән исәнләшәләр)

Тәрбияче: Балалар, беләсезме, бүген эшкә барганда, миңа кем очрады?! (Балалар җаваплары). Ягымлы бер әби очрады. Ул миңа сезгә дип, күчтәнәч биреп җибәрде. Сез табышмаклар яратасызмы? (Балалар җаваплары).  Күчтәнәчнең нәрсә икәнен мин табышмак белән әйтәм, тыңлап карагыз әле:

Тавышсыз, кулсыз булса да,

Күп сүзле, күп рәсемле.

Нинди тылсымлы әйбер ул?

Син, дускай, беләсеңме? (Китап).

(Балалар җаваплары).

Тәрбияче: Дөрес, балалар, китап. (Тәрбияче китапны күрсәтә). 

Аудиоязма 1: «Исәнмесез, балалар! Мин - тылсымлы китап. Сезгә кунакка килүемә бик шат! Мин сезне әкиятләр иленә сәяхәткә чакырам».

(Китапны карыйлар)

Тәрбияче: Балалар, сәяхәткә барабызмы? (Балалар җаваплары).

Тәрбияче: Әйдәгез, китапны ачып карыйбызмы? (Китапны ачалар).

Китапның 1нче бите (“Әкиятне бел!” уен-табышмакларга җавап табасы)

Тәрбияче: Балалар, сез әзерме? Игътибар белән тыңлагыз!

2. Уен-табышмак “Әкиятне бел!”

1) Җәй буе бал җыя,

Кыш буе хәл җыя. (Бал корты – “Нечкәбил”).

2) Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык. (Үрдәк – “Сертотмас үрдәк”).

3) Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (Сарык - “Кәҗә белән сарык әкияте”).

4) Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (Куян – “Куян кызы”).

5) Башы – тарак,

Койрыгы – урак.

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын. (Әтәч – “Чукмар белән Тукмар”).

Тәрбияче: Бик дөрес, булдырдыгыз! Балалар,  “Чукмар белән Тукмар” әкиятен кем язган?

Балаларның җаваплары: Абдулла Алиш.

Тәрбияче:  Абдулла Алиш “Чукмар белән Тукмар” әкиятендә нәрсә турында әйтергә тели?

Балалар: Ул дус, тату яшәргә чакыра, бер-береңә ярдәм итәргә, яхшы булырга, зурларны тыңларга кирәк дип әйтә.

Тәрбияче: Балалар, әтәч ничек кычкыра әле? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Сезнең дә әтәчләр кебек кычкырып карыйсыгыз киләме?

Балаларның җаваплары.

3. [У], [ү] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту (калын һәм нечкә сузыклар).

Кикрик-ү-ү-үк!

Өс бөтен,

Тамак ту-у-у-ук!

Тавыгым кү-ү-ү-үп,

Баш астында мендәр юу-у-у-ук!

Тәрбияче: Яхшы, балалар, бу биремне үтәдегез. Китап белән танышуыбызны дәвам итәбезме? Алга таба – сәяхәткә!

Аудиоязма 2: (Елаган тавыш) “Әкиятләрнең кирәк-яракларын убырлы сихерләгән, адаштырган. Аларны үзләренең әкиятләренә кайтарырга ярдәм итегез...”.

Тәрбияче: Балалар, сез бик күп әкиятләр беләсез, андагы кирәк-яракларны таныйсыз, ярдәм итәбезме? (Балаларның җаваплары).

Китапның 2нче бите (“Кайсы әкият кирәк-яраклары?” ИКТ уены тәкъдим ителә)

4. ИКТ уены: “Кайсы әкият кирәк-яраклары?”

1нче слайд: алтын тарак.

Балалар: алтын тарак “Су анасы” әкиятеннән......

7нче слайд:  киез итек.

Балалар: итек “Куян кызы” әкиятеннән.

Тәрбияче: куян кызының тәпие нигә авырта?

Балалар: куян кызы ялан тәпи карда йөри, әнисе бүләк иткән итекләрне кими.

Аудиоязма 3 (“Куян кызы” әкиятеннән Куян рәхмәт әйтә): “Балалар, сез минем җылы итекләремне табырга ярдәм иттегез. Хәзер минем тәпиләрем туңмас. Зур рәхмәт сезгә”).

Тәрбияче: Әкият кирәк-яракларын үз әкиятләренә кайтардыгыз, булдырдыгыз, балалар. Сезгә сәяхәт ошыймы, балалар? Китап безгә алга таба нәрсәләр әзерләде икән, карыйбызмы? (Балаларның җаваплары).

Китапның 3нче бите (“Киресен әйт!” - сүзле  уен уйнау)

5. Сүзле уен: “Киресен әйт!” ( “Капкалы” хәрәкәтле уен белән берләштерелеп уйнала)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бу уенны “Капкалы” хәрәкәтле уен белән бергә уйныйбызмы? Күңеллерәк булыр.

Татар халык көе яңгырый.

(Түгәрәктә балалар татар халык бию көенә биеп йөриләр, ә ике бала кара-каршы басып, кулларын югары күтәреп, “капка” ясыйлар. Көй туктагач, алар кулларын төшерәләр. “Капка” эчендә калган бала сүзнең киресен әйтә):

Матур – ямьсез, тиз – экрен, җиңел – авыр, тырыш – ялкау, яхшы – начар, батыр – куркак, зур – кечкенә, озын – кыска, көн – төн, биек – тәбәнәк.

Тәрбияче: Бик күңелле уйнадык! Кәефләр күтәрелде, әйеме, балалар?!

Сәяхәтне дәвам итәбезме? (Балалар җаваплары).

Китапның 4нче бите (әкият геройлары сүрәтләнгән рәсемнәр)

Аудиоязма 4: “Мин әкият герое. Минем турында табышмак әйт әле!”

Тәрбияче: Балалар, бик кызык уенга охшаган бу. Сезгә әкият геройлары турында табышмаклар уйлап әйтергә кирәк ди. Китапта аларның рәсемнәре дә бар. Кем табышмак әйтә?

6. “Зирәкләргә табышмак!” уены

(әкият геройлары турында балалар табышмаклар уйлап әйтәләр)

Рәсем: Су анасы

Балалар: Ул куркыныч, озын чәчле, күзләре – зур, кара. Ул кычкыра: “Качма! Качма! Тукта, тукта, карак!” Аның алтын тарагы бар.

Рәсем: Шүрәле

Балалар: Ул урманда яши. Бармаклары озын, ул кети-кети уйнарга ярата. Мөгезле. Аның бармагын Былтыр кыстырды.

Рәсем: Шалкан

Балалар (табышмакны килгән кунакларга рәсемне күрсәтмичә әйтәләр): Ул бик зур, анда витамин күп. Бакчада үскән. Аны бабай утырткан. Бабай, әби, кыз, эт, песи, тычкан тартып чыгарганнар.

(Кунаклар җаваплары)

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар!

Рәсем: Йомры икмәк (ТРИЗ методын кулланып табышмак төзү).

Бала: Ул түгәрәк, ләкин кояш түгел.

Ул сары, ләкин лимон түгел.

Ул тәгәри, ләкин туп түгел.

Бу нәрсә? (Кунаклар җаваплары).

Тәрбияче: Дөрес җавап бирделәр ме кунакларыбыз? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Әкият геройлары бик күп, шулай бит, балалар? Алар турында кызыклы табышмаклар уйлап чыгарырга була. Алга таба барабызмы?

Китапның 5нче бите (“Мин әкиятче” ИКТ уены – әкият уйлап чыгару)

Аудиоязма 5: (Елаган тавыш) “Әкиятнең хәрефләре югалган, рәсемнәре генә калган. Хәзер әкиятне ничек укырга инде?”

Тәрбияче: Балалар, сезнең әкият уйлап чыгарганыгыз бармы?Тылсымлы китапта бер әкиятнең сүзләре юкка чыккан, рәсемнәре генә калган. Аңа бик моңсу, нишләргә инде хәзер? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Әкиятне үзебез уйлап чыгарабызмы, сөйләп карыйбызмы?

7. ИКТ уены: “Мин әкиятче”

(экрандагы рәсемнәрдән җөмләләр төзеп, хикәя уйлап чыгару, аңа исем кушу).

1нче слайд: керпе малае, урман рәсемнәре.

Балалар: Кечкенә (матур, батыр, энәле...) керпе малае зур (кара, яшел, әкияти...) урманда яши.

2нче слайд: урман, гөмбәләр, җиләкләр, алмалар рәсемнәре.

Балалар: Урманда тәмле гөмбәләр, баллы (сусыл, тәмле...) җиләкләр, кызыл, сары алмалар үсә.

3нче слайд: керпе, гөмбә, алма, йөрәк рәсемнәре.

Балалар: Керпе гөмбә һәм алма ярата (Керпе малае тәмле гөмбә һәм кызыл алма ярата)...

4нче слайд: керпе, гөмбәле аш, банкада варенье рәсемнәре.

Балалар:  Әни керпе тәмле (кайнар, шулпалы) гөмбәле аш пешерә, баллы алмалы компот (варенье) кайната (пешерә, ясый).

5нче слайд: керпеләр рәсеме.

Балалар:  Керпеләр дус яшиләр (Керпе малае әни керпене ярата).

Тәрбияче: Бик матур әкият килеп чыкты, сезгә ошадымы, балалар? Балалар, исемсез әкият буламы? Әкияткә нинди исем кушабыз?

Балаларның җаваплары (Керпеләр. Тату гаилә...)

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар.

Китапның 6нчы бите (карта рәсеме)

Аудиоязма 6: “Балалар, безнең сәяхәт ахырына килеп җитте. Сез бик тырыш булдыгыз, миңа ярдәм иттегез. Мин сезгә бүләк әзерләдем. Картадан карап сез аны таба аласыз. Рәхмәт. Саубулыгыз”.

(Балалар картаны карыйлар, бүләкне эзләп табалар)

Тәрбияче: Барлык биремнәрне дә уңышлы үтеп чыккан өчен тылсымлы китап сезгә  буягычлар әзерләгән, “Мин әкиятче” медальләре калдырган. Хәзер сез чын әкиятчеләр! Сез шатмы, балалар? (Балаларның җаваплары).

8. Йомгаклау, әңгәмә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Сезгә әкият иленә сәяхәт ошадымы? (Балаларның җаваплары).

Кызыклы биремнәр әзерләгән ул, әйеме?

Сез аларны уңышлы башкарып чыктыгыз. Мин сезне котлыйм!

Балалар, сез бүген нинди яхшылыклар эшләдегез?

Балалар: Тылсымлы китапка ярдәм иттек. Әкият кирәк-яракларын әкиятләренә кайтардык. Керпе малае турында әкият сөйләдек, әкияткә исем куштык. Әкият геройлары турында табышмаклар әйттек...

Тәрбияче: Балалар, өйдә безнең сәяхәт турында кемгә сөйлисез? Нәрсәләр өйрәтәсез? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Балалар, сез бик тапкыр, акыллы! Алга таба да уңышлар телим сезгә!

9. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты "Саесканнан хат"

 Балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге "Саесканнан хат"

Балаларныңбездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру.Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш тәрбияләү....