Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Әйләнә - тирәне танып белү буенча

“Зоопаркка сәяхәт ”  темасына

уртанчылар  төркемендә үткәрелгән

белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx22.25 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Зоопаркка сәяхәт.

Максат: безнең һәм җылы якларда яшәүче хайваннар турында белемнәрне барлау һәм ныгыту

Бурычлар:.

Белем бирү:

  • Безнең як һәм җылы як хайваннары турында күзаллауларын киңәйтү;
  • “Ерткыч” һәм “Үлән ашаучы” төшенчәләрен аңлау дәрәҗәсен камилләштерү.

Үстерелешле:

  • игътибарны бер урынга туплый алу  күнекмәләрен үстерү;
  • анализлау һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту;

Тәрбия:

  • Хайваннар турындад күбрәк белергә кызыксыну уяту;
  • Зоопаркта үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;

Җиһазлау: мольбертлар, мультимедияле презентация, транспорт төрләре, хайваннар һәм кошлар төшерелгән рәсемнәр; кошлар тавышы яздырылган диск; “Әнисен тап” уены өчен рәсемнәр

Эшчәнлек барышы:

1Уен ситуациясенә кереш

  • Исәнме уң кулым,
  • Исәнме сул кулым,
  • Исәнме, дус.
  • Саумы, дус!
  • Калмасын урыннар буш,
  • Бир кулыңны тизерәк,
  • Ясыйк матур түгәрәк!
  • Балалар, кунаклар белән дә исәнләшик (кул болгыйлар)
  • Мин сезгә бер шигырь  - табышмак укып китәм.

Шундый бер йорт бар икән,

Хайваннар яши икән.

Төлки тими куянга,

Жираф та бар, ди,  анда.

Бар, ди, көнгерәләр дә

Хәтта крокодиллар да.

Нинди йорт микән соң ул, балалар?

 -   Зоопарк.

2. Мотивацион уен

  -  Балалар. Нишләп мин сезгә бу табышмакны әйттем икән?

 - Без зоопаркка барабыз.

— Әйе, әлбәттә без зоопаркка.  Ә сез зоопаркта үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?

  • Зоопаркта тавышланырга, хайваннарны ашатырга, яратырга ярамый.
  • Дөрес. Әйдәгез, без сезнең белән “Ярый - ярамый” дигән уенны уйнап китәбез.
  • Зоопаркта хайваннарны карарга ярамый.
  • Ярый
  • Ни өчен?(балаларның җаваплары)
  • Хайваннарның читлегенә кулны тыгарга ярый.
  • Юк. Ярамый.
  • Ни өчен?
  • Алар тешләргә мөмкин.
  • Зоопаркта тавышланырга ярый.
  • Юк. Чөнки хайваннар ачуланырга, куркырга мөмкин.
  • Хайваннарны ашатырга ярамый!
  • Әйе, ярамый, чөнки алар тешләргә мөмкин. Эчләре авыртырга мөмкин.
  • Әйе. Чөнки хайваннарның үз рационы.Мәсәлән, арыслан, тигр, бүре, аюлар нәрсә ашыйлар?
  • Ит.
  • Әйе, без аларны нинди хайваннар дибез?
  • Ерткыч хайваннар.
  • Ә фил, маймыл, жираф,зебралар ни белән туклана?
  • Үлән, яфраклар, җимешләр белән.
  • Аларны ничек атыйбыз?
  • Үлән ашый торган -  травоядныйлар дип.
  • Будырдыгыз. Балалар, сез күп әйберләр беләсез, безгә курыкмыйча юлга чыгарга мөмкин.Менә мин үзем белән шушы төймәләрне алам, алар безнең күргәннәрне үзләренә сеңдереп барыр.Ә кайткач, без аларны белем сандыгына салып куярбыз. Ләкин менә зоопарк Чаллыда бармы соң?
  • Юк
  • Әйе, зоопарк Казанда, Ижевск шәһәрендә бар. Тик менә нәрсә белән барырбыз микән?
  • Транспорт белән.
  • Әйдәгез, үзегезнең транспортларыгызны алыгыз.Кемнеке Һава трансорты? Һава трансорты нишли?
  • Оча.
  • Ничек итеп? (күрсәтәләр)
  • Кемдә җир транспорты? Алар ничек бара(күрсәтәләр)
  • Ә кемдә су транспорты?
  • Алар нишли?
  • Йөзә.
  • Ә менә безнең тарнспорт бөтенесе бер урында туктыймы? Һава транспорты кайда туктый?
  • Аэропортта.
  • Су транспорты?
  • Портта.
  • Җир транспорты?
  • Вокзалда.  (Китәләр, билгеләнгән урында туктыйлар)

3. Төп өлеш.

 - Менә без зоопаркка килеп тә җиттек..Балалар, карагыз әле, уң ягыгызда урнашкан хайваннарны атагыз әле,сез кемнәрне күрәсез?

 -  Аю, бүре, төлке, керпе, тиен, куян.

 - Алар кайда яшиләр?

 - Безнең якларда яшиләр.

-  Сул якта сез нинди хайваннарны күрәсез?

 -  Жираф, маймыл, тигр, арыслан, бегемот.

— Алар кайда яшиләр?

  • Җылы якларда.
  • Менә җәнлекләр ике якта урнашкан, нинди билгеләренә карап аерганнар икән?
  • Безнең якта яшәүчеләр һәм җылы якта яшәүчеләр.
  • Дөрес. Ә хәзер зоопарк буйлап сәяхәтебезне дәвам итик. (хайваннар арт ягы белән кулган, күренми)
  • Ә менә бу читлектәге хайваннар бездән качкан, әйдәгез аларның кем икәнлеген белик әле. Тыңлагыз!
  • Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач.

Борыны җиргә тигән,

Яши  ул ерак илдә.

  • Фил.
  • Ә нинди билгеләренә карап сез фил дип уйладыгыз?
  • Борыны озын, колаклары зур.
  • Ә аңа зур борын ник кирәк икән?
  • Җаваплары
  • Әйе, ул үзенең озын борыны белән агачның югарыдагы иң тәмле яфракларын өзә, үлән ашый. Кызу көннәрдә үзенең өстенә су сибә.Әле ул үзенең борыны ярдәмендә бик ерак аралардагы исне дә сизә икән.
  • Әнисенең кесәсендә

Баласының бишеге,

җылы якларда яши

Ничек аның исеме?

  • Көнгерә?
  • Каян белдегез?
  • Чөнки сумкасы бар.
  • Көнгерәнең баласы сукыр, шәрә һәм бик кечкенә булып туа, шуңа күрә аны анасы аны сумкасында йөртә. Көнгерә тырнаклы алгы тәпиләре белән үзе туклана төрган тамыр һәм бүлбеләрне бик җиңел казып чыгаpa. Ә арткы аяклары белән сугыша.

— Бу хайванның аркасына

Бөкересе үсеп чыккан.

Курыкмый ул кызудан,

Курыкмый чәнечкедән,

Исеме ничек икән?

  • Дөя
  • Ни өчен дөя дип уйладыгыз?
  • Бөкересе бар
  • Ә аңа бөкересе ни өчен кирәк?
  • Чөнки шул бөкредәге майлар аркасында дөя ашамый - эчми тора ала.тагын аның авызы авырту тоймый, шуңа дөя чәнечкеләрне дә курыкмыйча ашый ала.

 “Маймыллар”уены

Ә менә маймыллар сезне уенга чакыра, әйдәгез алар белән уйнап алыйк.

Без маймыллар тиктормас,

Урында утырмыйбыз,

Чүгәлибез,торабыз.

Сикергәләп алабыз,

Аннан куллар чабабыз,

Шаярышып алабыз,

Аннан тынып калабыз.

— Сәяхәтебезне алга таба дәвам итәбез.

4. Уен  ситуациясендә проблема.

— Ой, балалар, без уйнаган вакытта маймыллар бөтен кошларның читлекләрен бутап бетергәннәр. Әйдәгез аларны урыннарына кайтарыйк әле.

Кош тавышы тыңлыйбыз, аннан кошның рәсемен шул читлеккә куябыз.

Песи баласы мияулаганы ишетелә.  

 -  Бу кошмы?

- Юк?

 - Нигә кычкыра икән?

  - Балалар әниләрен югалткан икән, әйдәгез аларга булышыйк! (Һәрберсе берәр карточка ала, карточкада баласы - анасы балалар парлашалар,.бала сөйли “Мин сыер, ә бу минем балам бозау”

- Бер - берегезне ничек таптыгыз?

 - Кычкырып.

 - Бозау ничек кычкыра? Сыер?

5. Өйрәнгәннәрне башка очракларда куллану.

Менә без сезнең белән хайваннар турында күп сөйләштек, әйдәгез хәзер белемнәрне тикшереп карыйк әле

“Кайсы артык”

Интерактив тактада эш

 - Сез, балалар, барысын да булдырдыгыз! Ләкин безгә өебезгә кайтырга вакыт җитте.Әйдәгез үзебезнең транспортларны алыйк та кайтыйк.

6. Рефлексия

— Сезгә сәяхәт ошадымы?

— Кайсы ягы белән ошады?

— Менә хәзер кемнең нәрсә хәтерендә калган, шуларны барлап, белем сандыгына салып куябыз.  Нинди яналык белдегез? (Һәрберсе төймәне алып, үзенең исендә калганын әйтеп сандыкка салып куя)

— Зоопаркка тагын барабызмы?

— Әлбәттә!

 Балалар, рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.

Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....

Уртанчылар төркемендә оригами технологиясенең алымнарын кулланып танып белү буенча үткәрелгән шөгылнең план конспекты Тема: «Тылсымлы куяннар»

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе“83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы&rdquo...