Итоговое занятие в средней группе по развитию речи "Тылсымлы урман"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему
Закрепление пройденного материала по развитию речи с элементами ФЭМП.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
itogovoe_zanyatie_golnaz.odt | 16.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль автономияле белем бирү оешмасының
23 санлы”Нурчәчәк” балалар бакчасы
Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча йомгаклау шөгыле
Тема” Тылсымлы урман”
Үткәрде:Валиева Г.А.
2.
Максат :
ел фасыллары билгеләрен , йорт һәм кыргый хайваннарны төркемләп,атау,балаларын әйтү һәм төсләрне ныгыту;
балаларның сүз байлыгын активлаштыру,киңәйтү,җөмләне грамматик яктан дөрес төзелешенә игътибар итүне дәвам итү;
татар әкиятләренә кызыксыну,табигатькә,хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Алдан үткәрелгән эш:
эндәшне бергәләшеп өйрәнү:”Кояш чык,чык!”,татар халык уены”Җиләк җыям,как коям”уенын өйрәнү,дидактик уеннар”Минем әнием кайда?-йорт һәм кыргый хайваннар,”Төсләре буенча аер”,”Бу кемнең өе?”.
Сүзлек эше:йорт,кыргый,көчек,сабак.
Индивидуаль эш:төсләрне подгруппалап аеру,хайваннарның балаларын атаганда авазлар әйтелешен ныгыту.
Материаллар һәм күрсәтмәлек:
урман күренеше-зур рәсемнәр;шәмәхә,сары ,ак,кызыл чәчәкләр; йорт һәм кыргый хайваннар;әкият атрибутлары- алтын тарак,гармун,бодай бөртекләре,итекләр,
шалкан,камыр,туп,аудиоязма,кәрзин,буяу өчен җиләк рәсемнәре.
Шөгыль барышы
1.Оештыру моменты.
-Балалар,карагыз әле,нинди матур көн.Сезнең кәефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек!
-Балалар,ә сез кунакка йөрергә яратасызмы?
-Әйе.
2.Төп өлеш.
-Алайса,калын курткаларны,җылы шапкаларны,бияләйләрне киегез дә,нинди төстә соңкитәбез.
-Юк,кимибез!
-Ни өчен?
-Чөнки хәзер яз.
-Ә яз көне нинди киемнәр киябез соң?
-Җиңелчә киемнәр.(Санап чыгалар).
-Ә кунакка нәрсә белән баралар соң?
-Автобус белән,поезд белән,трамвай белән.
3.
-Ә болар бергә ничек атала соң?(Транспорт)
-Автобуска утырып, без кунакка урманга барабыз.
Без барабыз,барабыз
автобуста барабыз
бип-бип-бип-бип
-Менә килеп тә җиттек.Тыңлагыз әле,нинди тылсымлы тавышлар ишетелә(аудиоязма:кошлар тавышы,су тавышы һ.б.)Тирән сулыш алыгыз да,иснәгез.Нинди исләр сизәсез?
-Балалар,ә урманда нәрсәләр үсә,нәрсәләр яши?(Һәрберсенә аерым җавап бирәләр-индивидуаль җаваплар алына).
-Менә болынга да килеп җиттек.Нинди матур чәчәкләр үсә монда.Алар күпме,азмы?
-Күп.
-Һәрберегез бер чәчәк алыгыз әле.(Берничә баладан ничә чәчәк алганын сорыйсың)
-Алсу,ә синең чәчәгең нинди төстә соң?(Берничә баладан чәчәкнең нинди төстә икәнлеге сорала).
-Тыңлагыз әле мине,кемдә сары чәчәк югары күтәрегез.
Шушы рәвештә барлык төсләрне кабатлап чыгабыз.
-Иснәп карагыз әле,хуш исләр киләме чәчәктән?
Сулыш алу гимнастикасы.
-Балалар,чәчәкнең сабагын,яфрагын,таҗларын күрсәтә аласызмы соң?(индивидуаль җаваплар алына).
-Дусларым,урманның эченәрәк керик әле.Ай-һай, еракка карагыз әле.Кем монда үзенең әйберләрен онытып калдырган?
Өстәлдә әкият геройлары предметлары:
тарак- “су анасы”
бодай белән савытлар-”Тукмар белән Чукмар”
шалкан-”шалкан” әкияте
камыр-”камыр малай” әкияте
туп-”Әминә” шигыре
гармун-”Төлке белән Каз”
Индивидуаль җаваплар алына-нинди әкияттән,ул әкияттә кемнәр бар?
.Кәҗә керә.
- Балалар,зинһар өчен,миңа ярдәм итегез.Мин кәҗә бәтиләремне югалттым.
- Ярдәм итәбезме?
- Әйе.
Өстәлдә урман күренеше,йорт һәм кыргый хайваннарны төркемләп аерабыз һәм икенче өстәлдә авыл күренеше,анда йорт хайваннарын алып куябыз.
- 4.
- Менә мин дә кәҗә бәтиләремне таптым.Рәхмәт,балалар!
Хайваннарны төркемләп аерганда,әниләрен,балаларын атыйбыз.
Кәҗә: Балалар,телисезме мин сезне җиләк җыярга алып барам.Аю,бүре тота күрмәсен сезне.
Уен “Җиләк җыям,как коям”
Балалар,инде кәҗәгә китәргә кирәк,безгә дә кайтырга кирәк.Караңгы да төшә,автобуска утырабыз,киттек.
Кәҗә:
- Балалар,менә сезгә миннән бер кәрзин җиләк.
Кайтабыз :
Без кайтабыз,кайтабыз
автобуста кайтабыз
бип-бип-бип-бип
Рефлексия
- Балалар, сез кайда бардыгыз?Кемнәрне күрдегез,нәрсәләр эшләдегез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект НОД по развитию речи "Признаки весны" (итоговое занятие в средней группе)
Конспект НОД по развитию речи "Признаки весны" (итоговое занятие в средней группе)...
Итоговое занятие в средней группе по речевому развитию
Итоговое занятие содержит презентацию...
Итоговое занятие в средней группе по развитию речи
Конспект по развитию речи на тему: "В гости к смешарикм"...
Конспект итогового занятия в средней группе по развитию речи « По лесным тропинкам».
Цель: выявить уровень знаний детей средней группы.Задачи:1.Развивать связную речь детей. 2. Упражнять в изменении слов при помощи суффиксов.3. Закреплять умение детей использовать в ...
Итоговое занятие в средней группе по развитию речи
Цель: выявить уровень знаний детей, обобщить знания детей по темам, пройденным за учебный год....
Конспект итоговое занятие в средней группе по развитию речи « Путешествие в сказочный лес»
Конспект предназначен для использования в работе с детьми средней группы .Для закрепления полученных знаний по развитию речи детей....
Итоговое занятие в средней группе по развитию речи.
Конспект итогового занятия по развитию речи в средней группе с применением игровой технологии.Тема: «Знакомство детей с обобщающим понятием «Посуда»...