Итоговое занятие в старшей группе на тему: " Кояш нурлары артыннан сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему
Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koyash_nurlary_artynnan_seyakhet.doc | 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Кояш нурлары артыннан сәяхәт.
Максат: Халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып тел байлыгын үстерү, ныгыту.
Бурычлар:
- Рәсемгә карап хикәя төзи белергә өйрәтү; табышмаклар, мәкалләр, тизәйткечләр ярдәмендә сүзлек запасын баету. Сүздә авазның урынын билгеләүне булдыру.
- Игътибарлыкны, хәтерне, ишетү, күру сәләтен үстерү.
- Бер-берсенә карата ягымлылык, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Төп интеграль белем бирү өлкәсе : аралашу.
Интеграль белем бирү өлкәләре : аралашу, танып белү, матур әдәбият әсәрләре уку, социальләштерү.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзле, күрсәтмә, сюрпризлы момент; сорау, бирем, мактау.
Кулланылган материал: яз рәсеме, кош оясы, җимлек, фонарь, кояш макеты.
Мөстәкыйль эш: Рудольф һәм Ислам белән.
Сүзлек эше: тасвирлау, гаилә, сыерчык оясы.
Алдан эшләнелгән эш: табышмаклар, мәкалләр, тизәйткечләр өйрәнү; яз турында әңгәмә алып бару; авазларны кабатлау.
НОД барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур тугәрәк ясыйк
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк
Шөгылебезне башлыйк.
(Ишеккә шакыйлар, хат бирәләр)
Тәрбияче: Балалар, безгә кемдер хат җибәргән. Ачыйк әле, нәрсә язылган микән бу хатта.
Хат: «Кадерле балалар! Мин – язгы кояш. Нурларымны сезне җылытырга дип җибәргән идем, ә алар миннән качтылар. Миңа аларны табарга ярдәм итегез зинһар. Аларны табар өчен сезгә 6 бирем үтәргә кирәк. Сезгә нурларны табарга менә бу фонарь ярдәм итәр».
Тәрбияче: Балалар, ә кояшның нурлары булмаса нәрсә була соң?
Балалар: Караңгы һәм салкын була.
Тәрбияче: Балалар кояшка ярдәм итәбезме?
Балалар: Әйе. Ярдәм итәбез.
Тәрбияче: Алайса әйдәгез, киттек кояшның нурларын эзләргә.
– Карагыз әле ут рәсемгә төште һәм монда ниндидер бирем бар.
(Рәсем буенча тасвирлау хикәясе төзергә)
Тәрбияче: Ә нәрсә соң ул тәсвирлау дигән сүз? Бергәләп кабатлыйк әле бу сүзне.
Балалар: Рәсем турында сөйләргә дигән сүз.
(Яз турында хикәя сөйләнә)
Тәрбияче: Булдырдың Дилә, молодец! Менә без бер кояш нурын таптык. Балалар, ә анда нинди хәреф язылган.
Балалар: «Р» хәрефе.
Тәрбияче: [Р] авазына башланган нинди ягымлы сүзләр беләсез?
Балалар: Рәхмәт, Рәхим итегез.
Тәрбияче: Ә ул нинди аваз. Җөмлә төзеп әйтәбез.
Балалар: [Р] авазы тартык аваз.
Тәрбияче: Тартык авазны без нинди төс белән билгелибез?
Балалар: Зәңгәр төс белән.
Тәрбияче: Әйдәле Диана тактада «Рәхмәт» сүзенә анализ яса әле. (бала таблицада авазның урынын билгели)
– Дөресме?
– Дөрес.
– Молодец Диана! Әйдәгез нурларны эзләүне дәвам итәбез.
– Карагыз әле ут кайда төште? Менә монда тагы бер бирем яшерелгән.
Бирем: мәкалләр, шигырьләр, тизәйткечләр әйтергә.
(Балалар биремне үтиләр)
Тәрбияче: Молодцы сез бик күп мәкалләр, шигырьләр, тизәйткечләр беләсез. Менә без икенче кояш нурын таптык. Ә анда нинди хәреф язылган?
Балалар: «Ә» хәрефе.
Тәрбияче: [Ә] авазына башланган нинди исемнәр беләсез?
Балалар: Әминә, Әмир, Әнисә.
Тәрбияче: [Ә] авазы нинди аваз ул?
Балалар: Сузык аваз.
Тәрбияче: Балалар [Ә] авазы уртада булган нинди сүзләр беләсез? Уйлагыз әле.
Балалар: Сәгать, бәрән, мәкал.
Тәрбияче: Дөрес, молодцы!
– Балалар ут кайда төште?
Балалар: Агачка.
Тәрбияче: Бу нинди агач?
Балалар: Алма агачы.
Тәрбияче: Анда ничә алма бар? Җөмлә төзеп әйтәбез.
Балалар: Агачта 10 алма бар.
Тәрбияче: Нинди төстә алмалар?
Балалар: Агачта сары, кызыл, яшел алма бар.
Тәрбияче: Ничә сары алма, ничә кызыл алма, ничә яшел алма бар? Җөмлә төзеп сөйлибез.
Балалар: Агачта 5 сары алма, 2 кызыл алма, 3 яшел алма бар.
Тәрбияче: Дөрес, менә без өченче кояш нурын таптык. Анда нинди хәреф язылган?
Балалар: «Х» хәрефе.
Тәрбияче: Әйе, әйдәгез дәвам итик, нурларны эзлик.
– Ничә нур табасы калды инде?
Балалар: Өч нур.
Тәрбияче: Кайда качты микән киләсе нур? Ничәнче нур ул?
Балалар: Дүртенче нур.
Тәрбияче: Тагы бер конверт, ачыйк әле, нәрсә язылган микән анда?
Бирем: бер-берегезгә табышмаклар әйтешегез.
(Табышмаклар һәм җаваплары)
Тәрбияче: Молодцы балалар, бу биремне дә үтәдегез. Дүртенче нурны таптык һәм анда нинди хәреф язылган.
Балалар: «М» хәрефе.
Тәрбияче: [М] авазына башланган нинди сүзләр беләсез?
Балалар: Машина, малай…
Тәрбияче: Машина, малай сүзләре кергән җөмлә төзегез әле.
Балалар: Малай машинага утырды.
Тәрбияче: Молодец Эльвина! Дәвам итәбез. Карагыз әле ут кайда төште? Нәрсәләр болар?
Балалар: Кошлар, җимлекләр, сыерчык оясы.
Тәрбияче: Бу нинди кош? Сез бу кош турында нәрсә әйтә аласыз? Әйдәле Лиана.
Лиана: Бу тукран. Аның томшыгы, канатлары, озын койрыгы, аяклары, күзләре бар. Ул кышлаучы кош. Тукран урман докторы, ул агачларны кортлардан саклый.
Тәрбияче: Ә кем тукран турында берәр шигырь белә.
(Булат тукран турында шигырь сөйли)
Тәрбияче: Молодец Булат.
Тәрбияче: Балалар, ә кошлар ике төргә бүленәләр. Ниндиләр алар?
Балалар: Күчмә һәм кышлаучы кошлар.
Тәрбияче: Менә тагы бер кояш нурын таптык.
– Киттек дәвам итик. Менә тагы бер бирем ята.
Бирем: Антонимнар, капма-каршы сүзләр әйтегез.
– Балалар без бу биремне уен формасында башкарырбыз. Мин сезгә сүз әйтеп туп бирәм, сез миңа сүзнең капма - каршысын әйтеп тупны кайтарырсыз.
Уен «Киресен әйт» (туп белән)
– Молодцы тагы бер кояш нуры. Нинди хәреф язылган?
Балалар: «Т» хәрефе.
Тәрбияче: Ә [Т] авазына беткән нинди сүзләр беләсез?
Балалар: Кит, бит…
Тәрбияче: Молодец, Лиана. Балалар безнең фонарь сүнде. Димәк без нурларны табып бетергәнбез.
– Әйдәгез хәзер нурларны тезеп чыгыйк. Балалар, ә монда ниндидер сүз язылган.
Балалар: РӘХМӘТ.
Тәрбияче: Әйе балалар, кояш безгә үзенең рәхмәтен белдерә. Рәхмәт нинди сүз ул?
Балалар: Ягымлы сүз.
Тәрбияче: Ә сез тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез?
Балалар: Рәхим итегез, исәнмесез, хәерле иртә һ.б.
Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз! Без сезнең белән бүген кояшка нурларын табарга ярдәм иттек. Кояш нурлары безгә җылылык һәм яктылык бирәләр.
– Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?
– Нәрсә ошады?
– Сезгә нәрсә җиңел булды, нинди бирем?
– Ә кайсы бирем авыррак бирелде?
Сез бүген бик актив катнаштыгыз, аеруча Диана, Лиана, Булат, Дилә бик актив булдылар. Ә Исламга һәм Викторияга тагы да игътибарлырак булырга кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект итогового занятия в старшей группе по теме "Моя Родина - Казахстан"
Цель:Воспитание патриотических чувств – любви к Родине; уважение к традициям и обычаям казахского народа; воспитание эмоционально – положительного отношения к местам, где они родились и живут; расшире...
Итоговое занятие для старшей группы по теме: «Правильное питание-залог здоровья»
Итоговое занятие для старшей группы по теме: «Правильное питание-залог здоровья» Цель: Расширять представления детей о продуктах питания и их значении для человека выделять правила здорового пита...
итоговое занятие в старшей группе на тему "Весна"
Итоговое занятие в старшей группе детского сада...
Конспект итогового занятия в старшей группе на тему: "Путешествие в весенний лес"
Занятие обогащает и расширяет знания детей о весне, весенних признаках в природе, закрепляет знания о диких животных, перелетных птицах, насекомых. Знакомит детей с нетрадиционной техникой рисования ...
Конспект итогового занятия в старшей группе на тему: "Зимующие птицы"
Конспект итогового занятия в старшей группе на тему "Зимующие птицы"...
Комплексное итоговое занятие в старшей группе по теме: «Откуда к нам хлеб пришёл?» с использование ИКТ и ТСО
Программное содержаниеИнтеграция образовательных областей: «Познавательное развитие»,«Речевое развитие»,«Художественно-эстетическое развитие» (лепка из солёного тес...
Итоговое занятие в старшей группе по теме: «Путешествие в мудрое царство умное государство «Пиши – Читай»
Цель: обобщение и закрепление знаний у детей старшей группы, по пройденному материалу за учебный год через организацию различных видов деятельности....