Физкультминутки и считалочки на татарском языке
материал по развитию речи (старшая группа) на тему

Габдрахимова Амина Хадиевна

Физкультминутки и считалочки на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon методический материал72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Габдрахимова Амина Хадиевна

Воспитатель ДОУ№19

Г.Набережные Челны

ЯЛ МИНУТЛАРЫ  ҺӘМ САНАМЫШЛАР

ЯЛ  МИНУТЛАРЫ

Оста иртән үк эшкә кереште

Эш кораллары сагынган эшне:

Сөенде ышкы: ыш- ыш- ыш-ыш!

Шатланды пычкы:тыр- рый,тыр-рый!

Очынды чүкеч: шап-шап, шап-шап!

Талпынды балта: шалт-шалт, шалт-шалт!

Идәндәге чебеннәр

Парлашып биеделәр.

Бии торгач ардылар:

Йончыдылар,талдылар.

Әйләнделәр, борылдылар

Як якка күз салдылар:

Күрделәр үрмәкүчне

Хушларыннан яздылар.

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка, бата-калка

Битләрен дә юдылар.

Аннан ары зарядкага

Тезелешеп бастылар:

Уңга-сулга, уңга-сулга

Алга-артка, алга-артка

Утырдылар, тордылар.

Сузылып киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.

Уң кул ягыңда-уң як,

Сул кул ягыңда-сул як.

Уң як, сул як, уң як, сул як,

Истә калсын ныгырак.

Мин йөрим болында

Чәчәкләр күп монда.

Чәчәкләр җыям,тәкыя үрәм.

Кыңгырау чәчәк,

Бер елмаеп көл әле,

Кочагыма кер әле.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

 Автобуска утырдык

Сәяхәткә җыендык.

Бип-бип-бип, бип-бип-бип

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Бип-бип-бип, бип-бип-бип

Безгә кояш елмая.

       

Бергәләшеп без басыйк

Бик зур түгәрәк ясыйк

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

     

Җил исә,исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына,тына,

Агачлар үсә, үсә.

-Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бишәү,- дип санап салам.

Чөеп- чөеп җибәрәм дә

Учыма тотып алам.

Бишне чөйдем, дүртне тоттым,

Нигә күренми берсе?

-Күрмәгәнмен җиңгә качкан,

Кара инде бу ташны.

Бергәләп басыйк әле

Түгәрәк ясыйк әле

Менә нинди түгәрәк!

Бик кечкенә түгәрәк.

Кулны кулга тотынып

Артка таба барабыз

Менә нинди түгәрәк!

Бигерәк зур түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез

Тыпыр-тыпыр биибез.

Аю йөри урманда.

Тәмле бал эзли анда.                                                        

Йөри торгач арый ул,

Ял итэргэ уйлый ул.

 Куян күзен ачуы

Төпкә менеп басуы

1-2-3 утыра

1-2-3 ул тора

Алан тулы төп тә төп,

Сикерәләр дөп тә дөп

Кинәт читкә тартыла

Һәм урынына утыра.

Аю дускай,тор инде.

Йокың туйгандыр инде.

Әйдә,уйныйк бергәләп,

Безне куып тот инде.

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал, кызыл, сары, зәңгәр-

Нинди матурлар алар.

Ак каенның төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек.    

Матур чәчәкләр кочып,

Гөмбәле кәрзин тотып,

Без кайтабыз урманнан.

Бераз гына арылган.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

     

Киек казлар очалар,

Зәңгәр күлгә төшәләр,

Рәхәтләнеп йөзәләр,

Чирәм буйлап йөриләр.

Аннан алар торалар,

Канатларын кагалар

Җилпенеп талпыналар

Бик  еракка очалар.

Чәп-чәп,чәбәкәй,                                                              

Мин бит әле бәләкәй.

Мин-акыллы,мин-тәтәй,

Тимә миңа, кәҗәкәй.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык:

Башны иябез алга,

Ә аннары- артка.

Уңга- сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Мияу,мияу,пескәем,

Бигрәк матур төскәең!

Кил әле,кил яныма,

Сөт салам савытыңа.

Гөлчәчәкләр күренде

Һәм кояшка  үрелде.

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

Җил исте:..

Чәчәкләрне селкетте;…

Уңга бөгелделәр,    

Җиргә иелделәр.

Сулга бөгелделәр,    

Җиргә иелделәр.

Бар син, җил, моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт,

Алар зур булып үссен,

Безгә шатлык китерсен.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык.

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык.

Сузылдык, киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам иттек.

Без бүген әвәлибез

Кулларыбыз бик арды.

Бераз гына ял итәбез:

Аннары төгәллибез.

Бармакларны җәябез,

Аннан ары җыябыз,

Тагын бер кат җәябез дә

Кулны ипләп куябыз.

Без яздык,без яздык,

Безнең бармаклар талды.

Без хәзер ял итәбез,

Аннан язып китәбез.

Әй, балалар, карагыз!

Тышта әнә килде кыш.

-Әйе, әйе күрәбез,

Кыш килгәнне беләбез.

-Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде кыш?

-Карлар ява көн саен,

Ялангач калды каен,

Исәләр салкын җилләр

Туңа бит борын, күзләр.

Йоклап ята аюлар,

Өсләрендә калын кар.

Кошлар оча җимлеккә,

Җим эзләргә кич-иртә.

Балыклар да тындылар,

Боз астына чумдылар.

Без урамга чыгабыз,

Таудан чана шуабыз.

Чаж-чож, чаж-чож,

Чаж-чож, чаж- чож.

-Әй, балалар, карагыз!

Тышта инде килде яз.

-Әйе, әйе күрәбез,

Яз килгәнне беләбез.

-Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде яз?

-Шатланышып кошлар кайта,

Алмагач чәчәк ата.

Күктә кояш җылыта,

Песи җылыда ята.

Тып-тып тамчылар тама,

Урамда сулар ага.

Көн дә яңгырлар ява,

Агачлар яфрак яра.

Без йөрибез урамда

Дуслар белән булганда.

Шатланабыз, биибез

Борчылуны белмибез.

Өй алдында чебиләр

Чип-чип-чип дип йөриләр

Кечкенә канатлары,

Озындыр муеннары,

Җирдән чирәм чукыйлар

Сап-сары муеннары,

Яталар да торалар-

Бар белгән уеннары.

             

Куян килгән урманнан,

Ерак диеп тормаган.

Уйный балалар белән,

Колакларын селкетә,

Сикергәләп тә китә,

Сикерәләр балалар,

Аннары кул чабалар.

Аю килгән урманнан,

Ерак диеп тормаган.

Уйный балалар белән,

Тәпиләрен күтәрә,

Аннан кире төшерә.

Урында биеп ала,

 Ә балалар кул чаба.

Төлке килгән урманнан

Ерак диеп тормаган.

Уйный балалар белән,

Койрыгын да боргалый,

Әйләнгәләп тә карый.

Сөенәләр балалар,

Бергәләп кул чабалар.

САНАМЫШЛАР

Өйгә кергән бер чыпчык,

Очып йөри чык-чырык.

-Чыпчык, чыпчык, син чыпчык!

Атлап түгел,очып чык!

Тор, тор,тургай,

Таң ата бугай,

Тургай ,чыпчык,

Син кал, бу чык!

Аладан, боладан,

Песи бара колгадан.

Песи түгел, ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

Әке-пәке-эремчек

Син калып тор, ә бу чык.

 Әлчи, бәлчи,

 Әни күлмәк үлчи

 Үлчи торгач җитмәде,

 Кисә торгач бетмәде.

 Чәүкә, чыпчык,

 Син кал, бу- чык!

Ыргада, мыргада

Мәче йөри елгада.

Эремчек, төн чык,

Син кал, бу чык.

Песи-песи поскан

Ике күзен кыскан,

Кысса, безне тота алмый,

Тотар иде - җитә алмый.

Пес-пес-пес.

Җыелганнар кошкайлар-

Безнең нәни дускайлар:

Песнәк, чәүкә, саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Син- карга, син- чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык!

Бер мәк, ун уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш, ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык.

Мияу, мияу мышлаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Саескандай чайкалып,

Мин йөримен өй саклап.

Каздай булып, кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык.

Игер чык, бире чык,

Син дә торма, йөгереп чык.

Ыргадан- мыргадан

Мәче йөри колгадан.

Мәче түгел ата каз,

Ата казның башы таз.

Сыртыңа төшкәнче таш

Тизрәк моннан чыгып кач!

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия кызыл тун.

Кызыл тунның бәясе-

Йөз дә кырык сигез сум.

Саесканның койрыгы

Саный китсәң- унике,

Сыңар аяк, сыңар чык,

Син калып тор, ә син чык!

Елгада бар бер басма:

Син анда ялгыш басма.

Әгәр бассаң китереп,

Кырыйга чык сикереп.

Гөр-гөр гөлдер бу,

Гөрләр күгәрчендер бу.

Карыйк-карыйк каргалар,

Шыгырдаган арбалар.

Торыйк-торыйк торналар,

Тау башында юргалар.

Чут-чут сандугач,

Тәрәзәдә карлыгач.

Чырык-чырык куар чыпчык

Тәрәзәдән очып чык!

Уннан уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш,

Ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык!

Берәм, берәм, берәмләп,

Әби йөри кеше әрләп

Кәҗәләрен кешәнләп

Бабай бара басуга,

Сулга карый ун агай,

Уңга карый ун агай;

Бар чыгып кит син, агай!

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде

Тау  башлары ачылды,

Ак ташлары чәчелде.

Сайрыйлар тургайлар,

Шалтырыйлар сабаннар.

Моңая сыерчык,

Җыр җырлый чыпчык,

Син тор, бу чык!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес ә...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

презинтация для воспитателей и родителей....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....