Конспект сказки "Колобок" на татарском языке.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Түгәрәк
Татар авыл өе. Икесе ике почмакта моңаеп кына карт белән карчык утыралар. Әби җеп эрли. Бабай башын күтәрә, уфтанып куя һәм әбигә эндәшә:
Бабай. Картаябыз инде, карчык.
Ялгыз гына икебез,
Боегып, ике почмакта
Утырырбыз инде без.
Ничек шәп булыр иде дә.
Әгәр шунда бер малай
Яныбызда уйнап йөрсә:
- Әби, - диеп, - я бабай.
(Әби дә башын күтәрә, уфтанып куя.)
Әби. И атасы, үзем дә гел
Шул уйны уйлап йөрим,
Әллә соң сиңа камырдан
Кабартма ясап бирим?
(Бабайга карап.)
Бар әле, атасы, он кертеп бир әле.
( Бабай чыгып китә, савыт белән он күтәреп керә.)
Бабай. Савытларның төбен кырдым,
Соңгы онны алып кердем.
Мә, әбисе, үзең кара.
Ни генә пешерерсең.
( Әби онны ала, җырлый-җырлый, камыр баса башлый.)
Әби. Аклы ситса яулыгымны
Ап-ак итеп бәйләдем.
Ай камырым, кабарып пеш,
Булырсың түгәрәгем.
Алып баручы. Әби камырдан түп-түгәрәк кабартма ясап, мичкә тыккан. Ул бераз йон эрләп утырган арада, кабартма кызарып пешеп тә чыккан. Әби мичтән кабартманы алып, суытырга тәрәзә төбенә куйган.
Әби. Кызарып кына пешкәнсең,
Үзең шундый түгәрәк.
Тәрәзә төбенә куям,
Китә күрмә тәгәрәп.
Алып баручы.Кызарып пешкән түгәрәк күмәч тәрәзә төбендә җиләстә утырган. Бераздан ул күзләрен ачкан һәм үзенең шулкадәр матур, шулкадәр түгәрәк булуына сокланып җырлап та җибәргән
Түгәрәк. Мин – Түгәрәк, Түгәрәк,
Тәгәрәп йөри алам.
Тик әби-бабай өендә
Озак утыра алмам.
Мин бик матур, түгәрәк,
Качыйм әле тәгәрәп.
Алып баручы.Шулай итеп, Түгәрәк тәрәзә төбеннән эскәмиягә, эскәмиядән идәнгә сикереп төшкән. Ачык ишектән чыгып, урман ягына ук тәгәрәп киткән. Урманнан тәгәрәп бару шулкадәр ошаган аңа, ул кычкырып җырлап җибәргән.
Түгәрәк. Мин – Түгәрәк, Түгәрәк.
Күрми калды әбием,
Күрми калды бабаем,
Чыгып качтым тәгәрәп.
Берүзем бу урманда,
Һичкем юк бу аланда.
Алып баручы. Каршына Аю килеп чыкканын сизми дә калган ул.
Аю. Ничек һичкем булмасын,
Мине кая куясың?
Хуш исле син Түгәрәкне
Килә тотып ашыйсым.
Түгәрәк. Мин – Түгәрәк, Түгәрәк.
Күрми калды әбием,
Күрми калды бабаем,
Чыгып качтым тәгәрәп.
Аю бабай, әкрен агай,
Кая сиңа чабарга?
Туры килмәс сиңа һич тә
Түгәрәкне ашарга!
Алып баручы. “Сау бу-у-ул, Аю баба-а-ай!” – дигән дә Түгәрәк, Аюдан качкан. Тагын урман буйлап тәгәрәп киткән. Үзе һаман көлә, җырлый икән.
Түгәрәк. Берүзем бу урманда,
Мин хуҗа хәзер монда!
(Бүре килеп чыга)
Бүре. Нинди чыелдык монда,
Йокымны бүлеп йөри?
(Иснәнә)
Тамак ялгап алырга
Вакыт та җитеп килә.
Ашыйсымны китереп,
Бик тә тәмле ис килә.
(Түгәрәкне күреп)
Ашыйм әле бу күмәчне,
Күмәчне – Түгәрәкне.
Түгәрәк. Мин – Түгәрәк, түгәрәк,
Күрми калды әбием,
Күрми калды бабаем,
Чыгып качтым тәгәрәп.
Бүре агай, җырым тыңла,
Мине ашарга уйлама.
Аюны алдап качканны,
Качам инде синнән дә.
Әй, урманы, һавасы!
Тагын кая барасы?
(Чыркылдап көлеп, тәгәрәп китеп тә бара. Курка-курка гына, Куян килеп чыга.)
Куян. Ай, куркыттың, кем дисәм,
Тәмле Түгәрәк икән.
Үпкәләмә син, Түгәрәк,
Бик тә ашыйсым килә.
Түгәрәк. Мин – Түгәрәк, Түгәрәк.
Күрми калды әбием,
Күрми калды бабаем,
Чыгып качтым тәгәрәп.
Аюны алдап качтым,
Бүрене алдап качтым,
Синдәй куркак куянны
Хәзер алдыйм мин аны!
Алып баручы. Түгәрәк, җырлый-җырлый, Куян тирәли берничә кат әйләнеп чыга. Куян уңга-сулга караган арада, тәгәрәп китеп тә бара. Куян аптырап карап кала. Түгәрәккә урманда болай йөрү бик ошап киткән. Ул үзен иң матур, иң көчле итеп хис иткән. Төлке каршына килеп чыкканын сизми дә калган.
(Көлтә койрыгын боргалап, Төлке килеп чыккан, бик тә хәйләкәр, бик тә төче телләнеп, Түгәрәккә сүз каткан.)
Төлке. Мин – Төлке, җирән Төлке,
Мин бу урманның күрке.
Күрәм хәзер, Түгәрәк
Бит миннән дә күркәмрәк.
Нинди матур тәгәри,
Нинди матур көй көйли.
Әй Түгәрәк, Түгәрәк
Җырла бу тирәдәрәк!
(Түгәрәк җырлап җибәргән.)
Түгәрәк. Мин – Түгәрәк, Түгәрәк.
Күрми калды әбием,
Күрми калды бабаем,
Чыгып качтым тәгәрәп.
Аюны алдап качтым,
Бүрене алдап качтым,
Куянны алдап качтым,
Төлке апайга каптым.
( Төлке һаман төче телләнеп дәвам иткән.)
Төлке. Әй Түгәрәк, күркәм үзең,
Бигрәк моңлы тавышың.
Колагым начар ишетә,
Бәлки, монда җырларсың.
Алып баручы. Шулай итеп, Төлке үзенең борынына күрсәткән. Түгәрәк хәйләкәр төлкенең борынына менеп тә утырган, җырлый да башлаган. Төлке аны кабып йотыйм дип авызын гына ачкан икән, Түгәрәк артыннан чабып, арып-талып беткән әби белән бабай килеп чыкканнар.
Әби. Ай Аллам, бәдбәхет!
Бетерә бит бәбкәмне!
Әй бабасы, ку төлкене,
Коткар Түгәрәгемне.
Бабай. Әй син җирән хәйләкәр,
Кечкенәне алдарга,
Алдап аны ашарга
Идеме соң исәбең?
Кит син моннан еракка,
Еракка, башка якка,
Рәнҗетергә нәниләрне
Рөхсәт юк беркемгә дә.
(Бабай Төлкене куып җибәрә.)
Түгәрәк. Гафу ит син, әбием,
Гафу ит син, бабаем!
Сорамыйча чыгып китмәм,
Башка эшләмәм алай,
Булырмын тыйнак малай.
Әбекәем, бабакаем,
Бергә яшик гел шулай.
Алып баручы. Әби белән бабай Түгәрәкне өйләренә алып киткәннәр. Түгәрәк инде бер дә сорамыйча өйдән чыгып китми, әби-бабайга булыша, сүзләрен гел тыңлый. Бүгенге көндә дә бергәләп, гөрләшеп яшиләр икән.
(Сәхнәгә катнашучылар чыга.)
Түгәрәк.
Әбекәем, бабакаем, мин сезне бик яратам!
Бабай. Нинди тыңлаулы безнең Түгәрәгебез!
Әби. Әллә тагын бер кабартма ясыйм микән?
Аю. Алдады ла мине Түгәрәк!
Буре, Куян.Безгә тоттырмады ул!
Төлке. Мин – хәйләкәр төлке. Ләкин Түгәрәк һәм әби белән бабай миннән дә остарак булып чыктылар.
Аю, Бүре, Куян. Чөнки алар дус һәм тату, Түгәрәк тә бик тыңлаулы.
Барысы бергә. Сау булыгыз, балалар! Дус һәм тату булыгыз, өлкәннәрне тыңлагыз!
ТР Кукмара муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениясе “Кукмара бистәсенең №7 “Кыңгырау” гомүм үсеш балалар бакчасы.”
Түгәрәк
(Рус халык әкияте “Колобок” буенча әкият сценарие)
ана-теле тәрбиячесе: Степанова Р.С.
2011
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)
Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...
Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)
Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...
Выступление с опытом работы на тему: "Новые подходы в обучении детей татарскому языку в дошкольном образовательном учреждении" на семинаре-практикуме для воспитателей татарского языка
Краткосрочный курс обучения татарскому языку для родителей и детей, не владеющих татарским языком...
Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"
Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...
«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »
ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...
Конспект по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми подготовительной группы «Учимся говорить по-татарски»
Закрепление пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми подготовительной группы...
Конспект организованной образовательной деятельности по татарскому языку по УМК “Татарча сөйләшәбез” – “Говорим по татарски” с русскоязычными детьми старшей группы на тему: «У нас в гостях Алсу»
Тема: У нас в гостях Алсу.Цель: Побуждать у детей желание: - к изучению татарского языка через использование информационно коммуникативных технологий,игровых ситуаций; полученные знания ис...