Конспект- Булатова Зульфия Махмутовна
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Бу чигешләр , бу бизәкләр
Килә ерак чорлардан.
Усәр татар балалары
Илhам алып шулардан.
ТЕМА: татар халык орнаментында геральдик букет белән
танышу.
Максат: татар халык орнаменты белән кызысыну уяту, милли горурлык хисләре ,санау кунекмәләре уен барышында кабатлау; ижади эшләргә өйрәтү.
Сузлек: геральдик(күчәргә карата симметрияле сүрәт)
парлы – парсыз, борынгы – хәзерге.
Материал: калфак, милли киемнәрне чагылдырган рәсемнәр, киселгән бизәкләр. 1 а.б. гади карандаш,яфрак трафареты.
Исәнмесез, хәерле иртә!
(ярымтүгәрәк ясап утыралар.)
- Балалар, менә бу төргәктә нәрсә барын карар өчен безгә табышмакка җавап табарга кирәк….
- Ул баш киеме , ләкин башлык түгел
Ул сәйлән белән чигелгән,ләкин түбәтәй түгел.
Аны бәйрәмнәргә хатын-кызлар кия.
- Бик дөрес әйттегез, калфак.Карагыз әле, менә бу калфак бик борынгы , аңа бер гасырдан - 100 елдан артык. Әбинең әнисеннән истәлек булып калган, хәзер ул бакчадагы музей экспонаты.
Бүген без сезнең белән татар – халык орнаментында геральдик бүкет белән танышырбыз. Ул киемнәр бизәгәндә кулланыла. Рәсемнәр карап үтик әле.
- Ни өчен киемнәрне бизиләр?
-……
Геральдик букет калфаклар , алъяпкычлар чиккәндә кулланыла.
Бизәкләр ялгыз бизәккә карата ике яктан… да тигез урнаштыралар. Парлы бизәкләр төсләре hәм зурлыклары буенча бертөсле булалар.Аскы өлештәге бизәкләр белән өске өлешне чагыштырыйк әле.
- Аста бизәкләр зур, өскә таба кечерәк бизәкләр.
- Хәзер уйнап алабыз, идәндә бизәкләрдән бәйләм – букет төзибез.Басабыз,унга санап барабыз, аннан кирегә, 1 дигәндә кем кайда туктый, алабыз, парлап куеп төзибез. Парсыз бизәк уртада, парлылары як – якка.
Үзегезнең дә уйлап – табучы рәссамнар буласыгыз киләме?
Карагыз әле, ничек ясыйбыз.
Альбом битен уртага бөклисез, зур яфрак өлгесен алабыз, ничек ике тигез яфрак ясап була, карагыз әле башта уң якка, аннан сул якка. Аңладыгызмы?
Аннан нәкъ уртага чәчәк ясыйбыз. Өскә кечкенә яфракны шулай урнаштырып кырыйларыннан йөртеп ясыйбыз. Чәчәкләрнең формасын үзегез уйлыйсыз.
Аңлатып бетергәч өстәл артына утырабыз, бөклибез, ясыйбыз.
Альбом битен эчке якка , үзегезнең кэефне чагылдырган портретыгызны ясап куйсагыз мин бик шат булыр идем.
Буш вакытта матур итеп буярсыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект непосредственно образовательной деятельности по теме: Русская народная сказка «Маша и медведь» (в обработке М.Булатова) (повторение)
Речевое развитие...
Конспект образовательной деятельности с детьми средней группы на тему: Рассказывание детям русской народной сказки «Лисичка – сестричка и волк» в обработке М. Булатова.
Тема:Рассказывание детям русской народной сказки "Лисичка- сестричка и волк". Дети вместе с воспитателем попадают в сказочную страну, в каторой живёт сказительница- хранительница сказок.Она ...
Конспект ОД «Речевое развитие» В средней группе «Рассказывание сказки «Лисичка-сестричка и серый волк» в обработке М. Булатова.
Задачи образовательных областей: 1.Обучающие:- Познакомить детей с новой русской народной сказкой в обработке М. Булатова «Лисичка-сестричка и серый волк».- Учить детей, понятно для слушат...
Конспект подгруппового занятия учителя-логопеда Булатовой Э.Ю. по обучению грамоте детей с ТНР подготовительной группы по теме: "Звук [щ], буква Щ"
Знакомство со звуком [щ] и буквой Щ. Закрепление навыков звуко-слогового анализа слов и языкового анализа и синтеза....
Конспект занятия по речевому развитию для детей группы компенсирующей направленности Тема: « Знакомство со сказкой «Теремок» (обр. М.Булатова)».
Интеграция образовательных областей: познавательное развитие, социально-коммуникативное развитие, речевое развитие, физическое развитие.Цель:познакомить детей с русской народной сказкой &la...
Конспект занятия по развитию речи «Чтение русской народной сказки «Гуси-Лебеди» в обработке М. Булатова. Младшая группа.
Конспект занятия по развитию речи «Чтение русской народной сказки «Гуси-Лебеди» в обработке М. Булатова. Младшая группа.Провела Седова О. А. 24.11.2022.Литература. В. В. Гербова. Раз...
Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему: "Чтение русской народной сказки "Царевна - лягушка (в обр. М. Булатова)"
Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему: "Чтение русской народной сказки "Царевна - лягушка (в обр. М. Булатова)"...