Кар бөртеге турында әкият
материал (старшая группа)
"Кар бөртеге турында әкият" балалар бакчасының зурлар төркемендә куллану өчен төзелде. Әкият - пьеса балалар өчен файдалы материал булыр дип уйлыйм
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kar_bortege_turynda_kiyat_-pesa.docx | 14.07 КБ |
Предварительный просмотр:
Кар бөртеге турында әкият
(Зурлар төркеме)
Катнашалар: Кар бөртеге
Куян
Төлке
Керпе
Аю
Балалар
Алып баручы: Кыш килде.
Урман-кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә, төшә генә.
(Музыка яңгырый) Чыршы әйләнәсендә Кар бөртеге әйләнә, бөтерелә, бии - бии залга керә.
Кар бөртеге: Мин - Кар бөртеге,
Мин кемгә кирәк?!
Уйныймын, очамын,
Әйләнеп төшәмен.
Алып баручы: Шулай дигән дә Кар бөртеге, Куян алдына килеп кунган, ди.
Куян: Мин - Куян, куян
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Син миңа кирәкмисең-
Син иссез дә, тәмсез дә.
(Куян чыгып китә, Кар бөртеге әйләнә-әйләнә юлын дәвам итә)
Кар бөртеге: Мин - Кар бөртеге,
Мин кемгә кирәк?!
Уйныймын, очамын,
Әйләнеп төшәмен.
Музыка астында Бүре керә.
Алып баручы: Шулай дигән дә Кар бөртеге, Бүре алдына килеп кунган, ди.
Бүре: У-у-у!
Минем исемем –Бүре.
Сорыдыр төсем,
Үткендер тешем,
Урманда йөрим,
Җәнлекләр аулыйм.
Син миңа кирәкмисең -
Син шундый салкын.
(Бүре чыгып китә, музыка астында Төлке керә)
Кар бөртеге: Мин - Кар бөртеге,
Мин кемгә кирәк?!
Уйныймын, очамын,
Әйләнеп төшәмен.
Алып баручы: Шулай дигән дә Кар бөртеге Төлке алдына килеп кунган, ди.
Төлке: Мин -төлке, мин- төлке.
Сары тунымны киеп,
Койрыкны сыртка салып,
Хәйләләр корып йөрим.
Син - иссез, тәмсез,
Кирәкмисең миңа.
(Төлке чыгып китә. Керпе керә)
Кар бөртеге: Мин - Кар бөртеге,
Мин кемгә кирәк?!
Уйныймын, очамын,
Әйләнеп төшәмен.
Керпе: Миңа син бик кирәк,
Өемә җылы кирәк,
Инәләргә куярмын,
Рәхәтләнеп йоклармын.
Алып баручы: Моны ишетеп торган аю да Кар бөртеге янына килгән, ди.
Аю: Миңа да кар бик кирәк,
Өемә җылы кирәк,
Өнемне казырмын,
Рәхәтләнеп йоклармын.
(Балалар чабып керәләр)
Балалар: Безгә дә кар бик кирәк.
1бала: Тау ясап шуарбыз.
2бала: Кар бабай ясарбыз.
3бала: Кар атышып уйнарбыз.
(Барсы да җыелып басалар)
“Әйлән-бәйлән уйныйбыз” җырын ( Л. Батыр-Болгари муз., Р. Батулла сүзләре) бергәләп башкаралар.
Төзеде: Әхмәтшина Ләйсән Мансуровна,
МБМББУ «Апас « Салават күпере»
гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы»
тәрбиячесе
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Пумала патшабикә" турында әкият.
Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....
Яз турында сөйләшү
Балаларга яз турында аңлату...
Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"
Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында» Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...
Лампочка турында әкият
Это сказка о приключениях лампочки....
Керпекәй "Пых - пых" турында әкият.
Көз бәйрәменә әкият....
Интегральләштерелгән эшчәнлек Тема: “Серле кар бөртеге”. Белем бирү өлкәсе: танып белү Уртанчылар төркеме
Максат: балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру.Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү.Үстерү бурычы: балаларның рәсем ясау буенча эшчә...
Театраль тамаша «Дуслык һәм мәрхәмәтлелекнең явызлыкны җиңүе турында әкият”
Театр — один из самых доступных видов искусства для детей, помогающий решить многие актуальные проблемы педагогики и психологии связанные с художественным образованием и воспитанием, формировани...