Керпекәй "Пых - пых" турында әкият.
материал (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад №87 комбинированного вида»
Ново-Савиновского района г.Казани
КӨЗ БӘЙРӘМЕНӘ ӘКИЯТ: «КӨРПЕКӘЙ ПЫХ - ПЫХ»
Музыка җитәкчесе:
Мансурова Ләйсән Рафисовна.
ӘКИЯТ “КЕРПЕКӘЙ ПЫХ-ПЫХ”
КӨЗ: Көз дә килеп җитте, яфраклар коела башлады. Бик күп яфраклар коелып,урмандагы сукмакларны каплады. Керпекәй Пых-пых өеннән чыгып, урманга гөмбә җыярга чыгып китте, ул аларны кышка киптереп куярга җыена. Урман буйлап бара ул, җырын җырлап бара ул...
КЕРПЕ: Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.
Энәле матур керпе, пых-пых-пых.
Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.
Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.
( ТУКТЫЙ)
Менә бит кызыл гөмбә,
Кадап куям энәмә.
( КЕРПЕ ГӨМБӘНЕ АЛА, ЮЛЫН ДӘВАМ ИТӘ. КАРШЫСЫНА КУЯН КИЛЕП ЧЫГА)
КУЯН: Кем монда, безнең урманда, кычкырып җыр җырлап йөри?
КЕРПЕ: Бу мин, шаян керпекәй, мин гөмбәгә барам!
КУЯН: Синең җырың миңа бик ошады, киттек бергә гөмбәгә!
КЕРПЕ: Киттек!
КЕРПЕ һәм КУЯН (бергә җырлыйлар):
Син дә мин, мин дә син,
Без якын буслар!
Без гөмбә җыярбыз-
Кышын бергә ашарбыз!
( ТУКТЫЙЛАР)
КУЯН: Карагыз әле бире,
Кызыл таплы эшләпә.
Тик син кагыла күрмә
Бу бит агулы гөмбә!
КЕРПЕ: Балалар, нинди гөмбәләр алар?
БАЛАЛАР: Чебен гөмбәләре!
АЛЫП БАРУЧЫ: Чебен гөмбәләре чыгыгыз, бер биеп күрсәтегез!
Чебен гөмбәләре биюе (танец Мухоморов)
КЕРПЕ: Менә бит Ак гөмбәкәй
Кадап куям энәмә!
( КЕРПЕ ГӨМБӘНЕ АЛА, ЮЛЛАРЫН ДӘВАМ ИТӘЛӘР)
КЕРПЕ: Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
КЕРПЕ: Энәле матур керпе, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
КЕРПЕ: Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
КЕРПЕ: Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
(КАРШЫЛАРЫНА ТӨЛКЕ КИЛЕП ЧЫГА)
ТӨЛКЕ: Кем монда, безнең урманда, кычкырып җыр җырлап йөри?
КЕРПЕ һәм КУЯН: Бу без – Керпекәй Пых-пых һәм куянкай Тра-ля-ля. Без гөмбә җыябыз!
ТӨЛКЕ: Минем дә гөмбә ашыйсым килә, мин дә сезгә ярдәм итим гөмбә җыярга!
(БЕРГӘ КИТӘЛӘР ҖЫРЛАП)
КЕРПЕ: Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
КЕРПЕ: Энәле матур керпе, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
КЕРПЕ: Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
КЕРПЕ: Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
( ТУКТЫЙЛАР)
ТӨЛКЕ: Көз көне урманда бик ямьле!
Көз көне урманда бик матур!
Балалар, сез дә бездә кунакта,
Бер биеп күрсәтегез!!!
По выбору муз.рук. (кызлар)
КЕРПЕ: Менә Баллы гөмбәкәй,
Кадап куям энәмә!
( КЕРПЕ ГӨМБӘНЕ АЛА, БАШКАЛАР ЯРДӘМ ИТӘ. АЮ КИЛЕП ЧЫГА)
АЮ: Кем монда, безнең урманда, кычкырып җыр җырлап йөри?
КЕРПЕ, КУЯН, ТӨЛКЕ: Бу без – Керпекәй Пых-пых һәм куянкай Тра-ля-ля, төлкекәй Ду-ду-ду. Без гөмбә җыябыз!
АЮ: Миңа да сезнең белән барырга буламы? Минем дә гөмбә ашыйсым килә!
БАРЫСЫ ДА: Әйдә, бергәләп барабыз!
(ЮЛЛАРЫН ДӘВАМ ИТӘЛӘР, ҖЫРЛАРЫН ҖЫРЛЫЙЛАР)
КЕРПЕ: Мин шаян - наян керпе, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
АЮ: Трам-там-там!
КЕРПЕ: Энәле матур керпе, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
АЮ: Трам-там-там!
КЕРПЕ: Тиз-тиз генә йөгерәм, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
АЮ: Трам-там-там!
КЕРПЕ: Бик-күп гөмбәләр җыям, пых-пых-пых.
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
АЮ: Трам-там-там!
( ТУКТЫЙЛАР)
КЕРПЕ: Менә тагын бер гәмбә, кадап куям мин аны!
АЮ: Бик күп гөмбәләр җыйдык без, трам-там-там! Өйгә кайтырга кирәк!
КУЯН: Кайсы якка кайтабыз? Кая безнең юлыбыз?
ТӨЛКЕ: Кайтыр юлыбызны яфраклар каплап киткән!
КЕРПЕ: Пых-пых-пых, ай-яй-яй!
Безгә инде нишләргә,
Каян юлны табарга
Ничек өйгә кайтырга?
( КҮҢЕЛЛӘРЕ ТӨШӘ)
КӨЗ: Урман дусларыбызның
Төште бит күңелләре.
Җырларын җырламыйлар
Көтәләр алар ярдәм.
Балалар, урман дусларыбызга ярдәм итәбезме?
БАЛАЛАР: Әйе!
КӨЗ: Җил килде безгә ярдәмгә, бер яфракны очыртты!
Балалар, сез дә ярдәм итегез!
(БАЛАЛАР ЯРДӘМ ИТӘЛӘР ӨРӘЛӘР,КӨЗ ЯФРАКННЫ ОЧКАН КЕБЕК КҮРСӘТӘ)
Без яфракларны алып, бер бию алыйк карап!
Яфраклар белән бию.
КӨЗ: Җил безнең яфракларны очырта, дусларга юл күрсәтә!
Рәхмәт сезгә балалар, яфракларны кудыртып, юлларны күрсәттегез!
УРМАН ҖӘННЕКЛӘРЕ: Ур-ра! Без өйгә кайтабыз!
Без бергәләп атлыйбыз,
Тәмле гөмбә җыйдык без,
Аларны киптерербез,
Сезне кунак итәрбез!
КЕРПЕ: Пых-пых-пых!
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
АЮ: Трам-там-там!
(ЯҢГЫР ТАВЫШЫ ИШЕТЕЛӘ)
КЕРПЕ: Ой! Яңгыр килә, кулчатыр( зонтик) астына качыйк!
Уен ”Кояш белән яңгыр”/ Уен зонтик белән
ТӨЛКЕ: Менә яңгыр да явып узды!
КЕРПЕ: Ә менә минем өем! Инде кайтып җиттек без!Рәхмәт сезгә, дусларым! Гөмбә җыештыгыз сез!
Аларны мин киптерермен, сезне кунак итермен!
УРМАН ҖӘНЛЕКЛӘРЕ: Рәхмәт, керпекәй, саубул!
КУЯН: Тра-ля-ля!
ТӨЛКЕ: Ду-ду-ду!
АЮ: Синең белән керпекәй, бик күңелле булды! Безгә кайтыр вакыт җитте! Трам-там-там!
( БАЛАЛАР САУБУЛЛАШАЛАР)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.
Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия. Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...
"Пумала патшабикә" турында әкият.
Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....
Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.
Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....
Зилә-ничек-киенгән.Әкият-бизәгеч
Әкият-бизәгеч...
Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.
В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....
«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.
Развлечение с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....
Әкият иленә сәяхәт
Балалар белән математика шөгылендә әкият иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....