"Кирпич сугу" эшчәнлеге
план-конспект занятия (старшая группа)

Галина Лилия Камиловна

Республика куләм август конференциясендә күрсәтелгән чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nni_eshmkrlr.docx190.27 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыАктанышмуниципаль районы «Пучыбалаларбакчасы» мәктәпкәчәбелембирүбюджет  муниципальучреждениесе

Нәни эшмәкәрләр

Автор: 1 нче квалификацион категорияле тәрбияче: Галина Лилия Камиловна

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәр сайлауга башлангыч җирлек формалаштырып, хәзерге заман җәмгыятенә яраклашкан шәхесләр тәрбияләү.

Бурычлар:

-балаларга кирпеч сугу турында төшенчә бирү, белемнәрен киңәйтү. Вак моториканы, финанс грамотлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү.

-төзүчелектә эшмәкәр һөнәре  үзләштерүгә теләк уяту, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата соклану хисе тәрбияләү.

-кирпеч сугу ысулы белән таныштыру, балаларда төзүче һөнәренә карата кызыксыну уятып, авыл җирлегендә әлеге һөнәрне пропагандалау.

Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Балалар, без  сезнең белән хәзер эшмәкәрләр булып уйнап алыйк. Безнең күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шаймиев ярдәме белән Әнәк авылында “Бабайда кунакта” дип исемлән искиткеч матур парк төзелде.

АЛМАЗ: Дусларым,бу парк тагын да ямьләнсен өчен ниләр төзеп була?

АЙЗИЛӘ:Мин бүләкләр алачыгы төзер идем.

ЗИЛӘ: Мин чәй йорты төзер идем.

ГАБДЕЛГАЗИЗ:Мин матур кошлар утары төзер идем.

АЙСЫЛУ: Дусларым, без уйлаган төзелешләрне кирпечтән эшлик. Ә кирпечне үзебез сугабыз.

БЕРГӘ: Әйдәгез.

АЙЗИЛӘ: Кирпечне балчыктан сугып була. Борынгы заманда безнең әби- бабайларыбыз йортларны, утарларны балчыктан - сәмәннән төзегәннәр.

АЙСЫЛУ(күрсәтеп, эшлэп сөйли):Сәмәнне сугу өчен, 1 өлеш  юеш балчыкка 1  өлеш   салам салабыз да әйбәтләп изәбез.Әзер измәне калыпка салып тигезлибез дә, бушатабыз. Менә шундый матур кирпеч суктык. Сәмәнне киптерәсе юк, ул үзе кояшта кибә. Сәмән арзанлы материал булып тора. Хәзерге заманда да аны кулланалар.

ГАБДЕЛГАЗИЗ:Ә миңа кызыл кирпечне сугу бик тә ошады. Кызыл кирпечтән мичләр, төрле биналар, коймалар эшләп була.

ЭЛИНА(күрсәтеп, эшлэп сөйли): Кызыл кирпечне сугу өчен 1 өлеш кызыл балчыкка 2 өлеш су. Салабыз да, бутыйбыз, әзер измәне калыпка салабыз, тигезлибез, артык измәне алабыз. Әйләндерәбез, сугабыз, бу кирпечне мичтә кыздырабыз. Менә шундый матур кызыл кирпеч суктык.

АЛМАЗ(күрсәтеп, эшлэп сөйли):Хәзерге заманда технологияләр алга китте. Мин үзем чәй йортын узем суккан керамзит кирпечтән төзер идем. Керамзит кирпечне сугу җайлы ул. 2 өлеш цементка 1 өлеш су, 8 өлеш керамзитны  салабыз, әйбәтләп бутыйбыз. Измәне калыпка салабыз, әйләндереп сугабыз. Бу кирпечне мичкә куеп, кыздырабыз.

Тәрбияче:Балалар безнең бүгенгә эшебез тәмам. Без бу проектны ел буена дәвам итәчәкбез, паркны ямләндерер өчен бар көчебезне куячакбыз.

 D:\Downloads\IMG-20220203-WA0066.jpgD:\Downloads\IMG-20220203-WA0065.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи во второй младшей группе "Стоит изба из кирпича то холодна, то горяча"

Программное содержание.Знакомить детей с бытом русского народа, с гостеприимством; вызвать эмоциональный отклик на малые формы русского фольклора;формировать образную речь, вспомнить знакомые пот...

Конспект НОД "Стоит изба из кирпича, то холодна, то горяча".

Данный материал способствует приобщению детей к истокам наследия русского народа....

Непосредственно-образовательная деятельность : «Стоит изба из кирпича, то холодна, то горяча».

Непосредственно-образовательная деятельностьПо развитию речи во 2 младшей группе на РМОВоспитатель: Л.В.Вербина   февраль 2012г. Тема: «Стоит изба из кирпича, то холодна, то горяча».Цел...

Конспект занятия по развитию речи во второй младшей группе «Стоит изба из кирпича то холодна, то горяча»

Конспект занятияпо развитию речиво второй младшей группе«Стоит изба из кирпича то холодна,то горяча» Программное содержание.Знакомить детей с бытом русского народа, с гостеприимством; вызват...

Открытое занятие в старшей группе с использованием метода сказкотерапия "Путешествие по дорожке из желтого кирпича"

Открытое занятие в старшей группе с использованием метода сказкотерапия "Проделки Бабы Яги"...

Стоит изба из кирпича

Материал по ознакомлению с предметами русского быта...

Конспект итоговой, интегрированной ООД в подготовительной к школе группе "По дороге, вымощенной жёлтым кирпичом"

Конспект пригодится воспитателям подготовительных групп, сочетает в себе познавательную и речевую области развития....