"Бәхетле балачак"
материал

Мусина Алсу Хавиловна

"Бәхетле балачак"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bhetle_balachak.docx17.15 КБ

Предварительный просмотр:

«Бәхетле балачак»

Балачак- тылсымлы да, ягымлы да,һәркемгә дә якын сүз бу.Балачак ни арада үтеп китә?! Сизми дә каласың. Ә бит балачак гомернең иң гүзәл, иң матур, әти- әни канаты астында рәхәтләнеп яши торган чагы. Балачакның шат җырлары, балачакның шат еллары. Мәңге истә калачак! Яклыйк, саклыйк һәм яратыйк без балаларны. Яшәешнең төп мәгънәсе – балалар.Алар безнең киләчәгебез, милләтебезнең горурлыгы. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен.

Җәйнең беренче көне балачак иленең иң матур бәйрәме. Бу көнне “Көнбагышкай” балалар бакчасында да “Бәхетле балачак” дигән бәйрәм гөрләде. Балалар бакчасы ишегалды балалар чыр- чуына күмелде. Бәйрәм программасы күңелле конкурслар, җәй турында шигырьләр, табышмаклар чишүдән, куңелле уеннар, төрле эстафеталар, җыр -  биюләрдән торды. Бәйрәмне “Җәй” һәм “Петрушка “ның килүе тагын да җанландырып җибәрде. Балалар геройлар белән бик рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Асфальтта төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясадылар, сабын куыклары очырдылар. Барысы да бик канәгать калды.

Ә без, иң мөһиме: һәр бала әти- әнисе кочагында үссен, һәр сабый үз бәхете белән тусын, сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Балалар әти- әни мәхәббәтен һәм күңел җылылыгын тоеп яшәсеннәр. Йөзләреннән елмаю китмәсен, әти- әниләр балалары белән һәрвакыт горурлансыннар дигән теләктә калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

"Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була"

Материал по нравственному воспитанию...

"Бәхетле балачак" бәйрәм сценарие

Сценарий для старшей и подготовительной группы о встречи с детским поэтом М.Ахмедзяновым....