"Балаларнын мэктэпкэчэ учреждение шартларына иялэшу чоры"
консультация на тему

Ахметшина Лиза Мирзовна

Консультация для педагогов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаларның мәктәпкәчә учреждение шартларына ияләшү чоры

Сабыйның мәктәпкәчә учреждение шартларына ияләшү чоры – аның үзе өчен дә, гаиләсе өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә авыр чор.

Туганнарыннан аерылган сабыйның газапларын җиңеләйтү, тотрыклы стереотипларын җимерү сәбәпләрен мөмкин кадәр киметү өчен барысын да эшләү тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның төп бурычы булып тора.

Моның өчен ата-аналар түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

  • өй режимын мәктәпкәчә учреждение режимына яраклаштыру;
  • бала үзен көчсез итеп тоймасын, өлкәннәрнең кечкенә ярдәме белән үз-үзенә хезмәт күрсәтә алсын өчен, аңарда үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең иң мөһим күнекмәләрен тәрбияләү;
  • сабыйны мөстәкыйль рәвештә төрле уеннар уйнарга, үзенә кызыклы эш-гамәлләр табарга өйрәтү.

Билгеле, баланың бакчага ияләшүе – сабый өчен дә, аның әти-әнисе өчен дә стресс. Сабый белән янәшә якын кешесе (әнисе, әбисе һ.б.) булса, ияләшү чоры күпкә җиңелрәк була. Бу балага тәрбияче белән элемтәгә керергә булыша. Аңа хас аралашу стилен формалаштыра. Педагог белән берлектә әнисе (әбисе һ.б.) сабыйны аның өчен яңа булган социаль тирәлеккә этаплап кертә ала: булган уен материалы белән, төркем бүлмәләренең урыны һәм анда нәрсәләр эшләнүе белән таныштыра (тирә-юньдә ориентлашуда ярдәм итә). Моннан тыш, бала акрынлап төркемнең тормыш тәртибенә һәм ритмына ияләшә (һавага йөрергә чыга, шөгыльдә катнаша, бергә төшке аш ашый һәм иң соңгы чиратта мәктәпкәчә учрежедениедә йоклый).

Тәрбиячеләр балаларның балалар бакчасына ияләшү чоры озакка сузылмасын өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга тиеш:

  • төркемдә эмоциональ уңай атмосфера тудыру;
  • адаптация чорында ата-аналар белән эшне бала балалар бакчасына йөри башлаганчы ук башлау;
  • адаптация чорында балалар белән уен эшчәнлеген дөрес оештыру.
  1. Төркемдә эмоциональ уңай атмосфера тудыру.

Балада балалар бакчасына бару теләге булдыру зур әһәмияткә ия. Бу беренче чиратта төркемдә җылы, уңайлы, яхшы атмосфера тудыра алуга бәйле.

Әгәр бала беренче көннән үк җылылыкны, ягымлылыкны тоя икән, аның куркулары һәм дулкынланулары юкка чыга, ул вакытта адаптация чорын ул җиңел үтәчәк. Балага балалар бакчасына килү күңеленә ятышлы булсын өчен, төркемне “өйгә әверелдерү” хакында да уйларга кирәк. Балалар үзләрен комфортлы итеп хис итсен, тойсын өчен, бүлмәдәге җиһазларны бәләкәй бүлмәләр ясарлык итеп урнаштыру уңышлы була. Әгәр бүлмәдә “кечкенә өй” дә булса, тагын да яхшырак. Бала монда “ялгыз” кала, уйный яки ял итә ала.

Өй белән беррәттән тере табигать почмагы урнаштырырга була. Гөлләр, гомумән, яшел төс, баланың кәефенә уңай йогынты ясый.

Ике-өч яшьлек балалар бик хәрәкәтчән булалар. Аларның хәрәкәт активылыгын канәгатьләндерү өчен төркемдә спорт почмагы булдыру турында да уйларга кирәк. Бу почмак балалар теләп шөгыльләнерлек булырга тиеш.

Төркемдә балалар өчен рәсем сәнгате почмагын да булдыру зарур. Ул сабыйларгаүзләренең хис-тойгыларын кәгазь битенә төшерү өчен кирәк. Бу почмак фломастерлар, маркерлар, чиста кәгазь битләре белән тәэмин ителергә тиеш. Анда балалар ирекле рәвештә килеп, теләсәкайсы вакытта рәсем ясый алалар.

Адаптация чорында ком һәм су белән уеннар да балаларга уңай йогынты ясый. Алар балаларның киеренкелеген бетерергә һәм тынычландырырга ярдәм итәләр.

Сабыйбалалар бакчасына тизрәк ияләшсен өчен аны ешрак кулга алырга, күтәреп йөрергә һәм аның белән ягымлы сөйләшергә кирәк.

Кечкенә балалар әниләренә бик нык бәйле булалар. Алар һәрвакыт әниләренең яннарында булуларын телиләр. Шуңа күрә төркемдә барлык балаларның әти-әниләре белән төшкән фотоларыннан “Гаилә” альбомын булдыру да  артык булмас. Бу очракта бала көннең теләсә-кайсы вакытында үзенә якын кешеләрен фотодан күрә алачак, өйдән ерак булса да, аларны сагынмаячак.

2. Ата-аналар белән эшне бала балалар бакчасына килгәнче үк башларга кирәк.

Уңышлы адаптациянең кирәкле шарты булып тәрбияченең ата-аналар белән үзара килешеп эшләве тора. Гаиләдә балага нинди мөнәсәбәт булса, балалар бакчасында да тәрбиячегә аның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, шундый ук караш булдырырга киңәш ителә.

Беренче көннәрне ата-аналарга баланы бары тик прогулкага гына китерүләрен сорарга мөмкин. Болай эшләгәндә балага тәрбияче белән дә, башка балалар белән дә танышырга җиңелрәк булачак. Шулай ук ата-аналарга нәнине иртәнге прогулкага гына түгел, кичке прогулкага да алып килергә киңәш ителә. Бу вакытта аның игътибарын әти-әниләрнең балалары артыннан ничек килүләренә, ничек итеп аларның сөенечле очрашуларына юнәлтергә мөмкин. Беренче көннәрне балаларны төркемгә иртәнге сәгать сигездән соң алып килү кулай санала. Ул башка балаларның үз әти-әниләре белән аерылышуның тискәре эмоцияләрен һәм күз яшьләре шаһите булмаска, аларны күрмәскә тиеш.

Тәрбияченең максаты – беренче чиратта, әти-әниләрне тынычландыру, чөнки аларның үз-үзләрен тотышы балага бик каты йогынты ясый. Тәрбияче әти-әниләрне төркем бүлмәсен карарга, шкафларны, караватларны, уенчыкларны һ.б. күрсәтергә, баланың нәрсә белән шөгыльләнәчәген һәм уйнаячагын сөйләргә, көнлек режим белән таныштырырга, балаларның адаптация чорын ничек җиңеләйтү турында бергәләп фикер алышырга чакыра ала.

Ата-аналар үз чиратында тәрбияченең киңәшләренә, теләкләренә, тәкъдимнәренә, консультацияләренә колак салырга тиешләр. Әгәр дә бала тәрбияче белән үз әти-әнисе арасында яхшы, дустанә мөнәсәбәтне күрә икән, ул яңа шартларга тизрәк ияләшә.

3. Адаптация чорында уен эшчәнлегенең дөрес оештырылуы бик мөһим.

Бу чорда уеннарның төп максаты – эмоциональ бәйләнеш формалаштыру, балаларда тәрбиячегә карата ышаныч тудыру. Бала тәрбиячедә юмарт, игътибарлы, һәрвакыт ярдәмгә әзер булган (әни кебек) һәм уенда кызыклы партнер булган кешене күрергә тиеш. Эмоциональ аралашу бергәләп эш башкарганда, елмаеп ягымлы интонация белән үрелеп барганда гына, һәрбер балага кайгыртучанлык күрсәткәндә генә барлыкка килә. Беренче уеннарның фронталь булуы бик мөһим, бер балада үзен игътибардан читтә калмаган итеп тоярга тиеш. Уеннарны башлап җибәрүчесе дә, әйдәүчесе дә булып һәрвакыт тәрбияче тора. Уеннар балаларның мөмкинлекләрен, уенның кайда үткәрелүен исәпкә алып сайланырга тиешләр.

2-3 яшьлек балалар өчен игътибар үзәгендә төп фигура булып тәрбияче кала. Шуңа күрә балалар зур кызыксыну белән тәрбияченең эшчәнлеген күзәтәләр. Әгәр балалар хәрәкәтле уеннарга тартылмасалар, уйныйсылары килмәсә, аларга әкият укырга, өстәл театрлары күрсәтергә һ.б. яки тыныч уеннар уйнатырга мөмкин.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: ияләшү чоры бик күп шартларга, шул исәптән һәр баланың шәхси үзенчәлекләренә дә бәйле. Адаптация чоры уртача бер айдан ярты елга кадәр сузылырга мөмкин, шуның өчен һәрбер ата-анадан һәм тәрбиячеләрдән сабырлык һәм тынычлык таләп ителә, чөнки шуннан соң гына бала балалар бакчасына зур теләк белән йөри башлаячак.

Мин үзем күп еллар дәвамында беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбияче буларак, сезгә үземнең адаптация чорында 2-3 яшьлек балалар белән уйнаган уеннарны тәкъдим итәм.

«Кем безнең бик яхшы?»

Уен барышы.

                      Кем безнең бик яхшы,

                      Кем безнең бик ягымлы? –

ди тәрбияче. Ул бер баланы үз янына чакырып китерә һәм кочаклый.

                      Безнең Алмаз бик яхшы,

                      Безнең Алмаз ягымлы.

Тәрбияче һәрбер баланың уңай сыйфатларын атый. Мәсәлән, матур, чәчләренә бантик куелган, күзләре кара, еламый, тыңлаучан, җырларга ярата һ.б. Тәрбияче балалар белән түгәрәк ясап басалар. Аннары алар күңелле музыкага бииләр.

«Әйләнәбез»

Җиһазлау. Ике уенчык аю.

Уен барышы. Тәрбияче Аюны ала һәм аны үзенә нык итеп кысып әйләнә. Икенче Аюны балага бирә һәм шулай ук кысып әйләнергә куша. Аннары тәрбияче шигырь укый һәм эчтәлегенә туры китереп шигырьдәге хәрәкәтләрне башкара.

Мин башта әйләнәм,

Әйләнәм, әйләнәм.

Аннары туктап калам.

Яңадан мин әйләнәм

Әйләнәм-әйләнәм

Һәм идәнгә егылам.

Идәнгә мин егылам,

Егылам, егылам,

Егылам, аунап алам.

«Минем атым»

Уен барышы. Тәрбияче балаларга зур матур ат уенчыгы (атынгыч) күрсәтә. Аның кунакка килүен әйтә. Атның нарасыйлар белән уйныйсы килү теләген балаларга җиткерә.

Тәрбияче урындыкка утыра, ул бер баланы үз янына чакырып китерә. Аны тезләренә утырта һәм ике кулыннан тота. Түбәндәге шигырь юлларын әйтеп, баланы тезләрендә сикертә:

                       Минем атым тиз чаба,

                       Яшел болынга таба.

                       Әй, чаба, әй, чаба,

                       Яшел болынга таба.

Балалар һәм сүзне тәрбияче артыннан кабатларга тырышалар.

«Улым бакчага бара»

        Ике аякны да алга сузып, баланы шунда утыртырга кирәк. Аны кулларыннан тотып, аякларны салмак кына күтәреп-төшереп, түбәндәге такмак әйтелә.

“Тәпиләргә” утырып,

Улым бакчага бара.

Килеп җитәм дигәндә

Егылып төшеп кала:

Бух! (Аяклар төшерелә.)

«Кәҗәкәй»

Кул “кәҗә” ролен башкара. Учны аска таба каратып, бармаклар бөгелә, ә имән бармак белән чәнти бармак алга таба сузыла. Бу вакытта түбәндәге шигырь юллары әйтелә:

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Минем улым (кызым) бәләкәй,

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Тимә аңа, кәҗәкәй.

        Соңгы сүз әйтелгәч, бармаклары бөгелгән кәҗә: “Сөзәм, сөзәм, сөзәм!” – дип, бала тәненең кайсы да булса бер өлешен җиңелчә кытыклый. Бала чыркылдап көлә.

«Чәбәкәй»

        Тәрбияче бер баланы каршысына утырта. Кулларын кара-каршы китереп, түбәндәге шигырь юлларын әйтә-әйтә, аның белән чәбәкәй уйный.

Чәп-чәп, чәбәкәй,

Безнең Булат бәләкәй.

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Килмә монда, кәҗәкәй!

        Тәрбияче “чәп-чәп”, “тәтәй”, “килмә” кебек җиңелрәк әйтелешле сүзләрне үзенең артыннан кабатларга куша. Бала белән бергәләп, курчагын да чәбәкәй иттерергә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дэулэт талэплэренэ нигезлэнеп мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга физик тэрбия биру

Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.ФДТ-гомуми белем бирү пр...

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балаларнын кул эшлэре

Балалар бн берлектэ ясалган кул эшлэре...

Публикация "Балаларнын сэйлэм теле устерешендэ театрнын роле".

Публикация "Балаларнын сэйлэм теле устерешендэ театрнын роле".Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыят...

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...

Мэктэпкэчэ яшьтэге балалар усешендэ уеннарныц эхэмияте

Иц житди шегыльне до балалар ечен кызыклы, мавыктыргыч итеп уткэру, укыту-тэрбия биру процессында теп бурычларньщ берсе.К. Д. Ушинский...

“Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы.

ldquo;Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы....