Балалар бакчасында адаптация чоры
консультация (подготовительная группа) по теме

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

 

              БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫ

Балалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе.

Бу проблеманың актуаль булуы гаиләнең матди халеннән дә, ата-аналарның шөгыль төренә дә бәйле түгел, һәр гаиләнең  үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм тискәре фикерләре бар.

Бала, балалар бакчасына тиз һәм кыенлыклар кичермичә генә ияләшсен өчен аны алдан ук әзерли башларга кирәк.

Яңа килгән  баланың балалар бакчасына килгәч тә, өйдәгедән бөтенләй аерылып торган яңа шартлар, яңа мохитка килеп эләгүен күп кенә ата-аналар аңлап та җиткерми.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tanbatyr_chygysh.docx28.06 КБ

Предварительный просмотр:

              БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫ

Балалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе.

Бу проблеманың актуаль булуы гаиләнең матди халеннән дә, ата-аналарның шөгыль төренә дә бәйле түгел, һәр гаиләнең  үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм тискәре фикерләре бар.

Бала, балалар бакчасына тиз һәм кыенлыклар кичермичә генә ияләшсен өчен аны алдан ук әзерли башларга кирәк.

Яңа килгән  баланың балалар бакчасына килгәч тә, өйдәгедән бөтенләй аерылып торган яңа шартлар, яңа мохитка килеп эләгүен күп кенә ата-аналар аңлап та җиткерми.

Сабыйга яңа учреждение, яңа кешеләр, таныш түгел иптәшләр, өлкәннәр, режим моментларына ияләшеп китүе бик тә авыр.

Ата-аналар да  бала өчен борчылалар, балалар бакчасы таләпләренә ияләшәләр. Шул ук вакытта тәрбиячегә дә бала һәм ата-аналары белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыруы җиңел түгел.

Бала, балалар бакчасына карата уңышлы адаптация чоры үтсен өчен, ата-аналарның бакчага карата уңай мөнәсәббәттә булулары, балада да шундый фикер тәрбияләүләре шарт.

Баланың адаптация процессына аның психик һәм физик үсеше, сәламәтлеге, чыныгуы, үз-үзенә хезмәт күрсәтә белүе, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән коммуникатив аралашуы, сабыйның шәхси үзенчәлекләре, ата-аналарның   борчылу дәрәҗәләре дә тәэсир итә. Әгәр алда әйтеп үткәннәр балада булмаса яки түбән дәрәҗәдә булса микросоциаль шартларда адаптация чоры авыррак үтә. Баланың сәламәтлегенә зыян килә, чөнки эмоцианаль стресс реакциясе үсеш ала.

Фәнни тикшерүләрдән чыгып адаптацион процессның өч фазасын билгеләп үтәләләр:

1.(подострая фаза) Авырлык килү, сөйләшү, аралашу кимү (дәвалыгы 1 ай).

2.(подосрая фаза)Баланың үз-үзен тотышы адекват, бары тик аерым параметрлар буенча үсеш темпында тоткарлыклар күзәтелә.(дәвамлыгы 3-5 ай)

3.компенсация фазасы, үсеш темпларының тизләшүе, нәтиҗәдә балалар уку елы азагына алда әйтелгән тоткарлыкларны жиңеп чыгалар, үтәләр.

Балалар бакчасына адаптация чорын үтү берничә дәрәҗәгә бүленә:

1.җиңел адаптация .

- вакытлыча йокы бозылу (7-10 көндә тәртипкә салына).

- аппетит (10 көндә).

- адекват булмаган эмоциональ реакция ( тискәреләнү, йомылып калу, агресив булу һ.б. )уенда, сөйләшүдә, ориентлашуда активлашу 20-30 көндә.

2.Уртача адаптация.( барлык  әйтелгән кимчелекләр тагын да кискенрәк формада һәм озаграк бара: йокы, аппетит 20-40 көндә, ориентлашу эшчәнлеге (20 көн), сөйләм активлашу (30 -40 көн) эмоцианаль халәт (30 көн), хәрәкәтләнүе активлашуы 30-35 көндә. Бала авырый (мәсәлән ОРВИ,ОРЗ).

3.Авыр адаптация(2айдан 6айга кадәр)

Алда әйтеп үтелгән барлык билгеләр дә авыр формада үтә. Аппетит кимү(ашаганын косып чыгару очраклары), кискен йокы бозылу, иптәшләре, өлкәннәр белән контактка бармау, агрессив булу, берүзе калырга тырышу. Авыр адаптация чоры үткән балалар беренче 10 көндә һәм ияләшеп киткәнче кабат-кабат авырыйлар.

4.Бик тә авыр адаптация.(Ярты ел һәм аннан да күбрәк дәвам итә) Сорау туа:бу баланы бакчага йөрертергә кирәк микән?

Ничек кенә булмасын, ничек кенә баланы бакчага әзерләмәсеннәр,бала, бигрәк тә беренче көннәрне зур стресс кичерә.

Адаптациягә, баланың темпераменты да йогынты ясый. Сангвиниклар һәм халериклар тиз ияләшә. Ә флегматик һәм меланхоликлар авыррак. Алар әкренрәк, балалар бакчасы темпына җитешә алмыйлар: ашау, биремнәрне үтәү, киенү, урамга җыену алар тарафыннан әкрен башкарыла.

Практикадан күренгәнчә авыр адптациянең сәбәпләре:

-гаиләдә режим сакланмау һәм аның мәктәпкәчә учреждение белән тәңгәл килмәүе,

-балада билгеле бер үзенә генә хас гадәтләр булуы(бигрәк тә тискәре),

-уенчыклар белән уйный белмәү,

-гади культура-гигиеник күнекмәләр формалашмауы,

-ят кешеләр белән үз-үзен тота һәм аралаша белмәүе.

Баланың балалар бакчасына әзерләнүнең 1 этабы(әзерлек этабы) ата-аналар өстендә. Бала мөстәкыйль рәвештә ашый, киенә һәм чишенә белергә тиеш.

2 этабы(төп этап) Ата-аналар һәм тәрбиячеләргә йөкләтелә.

Бу очракта ата-аналар тәрбияче белән тыгыз элемтәдә булу зарур. Алар баланың һәр гадәтен, психик, физик үсешен нинди дәрәҗәдә булуын тәрбиячегә җиткерергә тиешләр. Шул вакытта гына бала тәрбиячегә ышана, аның тарафыннан яклау таба башлый.

3 этап (йомгаклау)

Бала балалар бакчасына 2-3 сәгатькә килә башлый. Исегездә тотыгыз! Беренче чиратта кәеф, аппетит, соңыннан гына йокы тәртипкә салына.

 Балалар бакчасына адаптация җиңел үтсен өчен түбәндәгеләрне үтәү зарур:

  1. Балалар бакчасы белән танышу.(бәйрәмнәргә, уен мәйданчыгына килү һ.б.)
  2. Баланың гадәтләрен тәрбиячегә җиткерү(имезлек, бармак суыру һ.б)
  3. Режим саклау.
  4. Бакчага бергәләп әзерләнү(киемнәр сатып алу, сорауларга җавап бирү һ.б)
  5. 1-3атна балалар бакчасында бала янында булу(шөгыльләр, ашау, уен)
  6. Бала барында балалар бакчасы проблемалары турында сөйләшмәскә, бакча хезмәткәрләренә карата тискәре фикер белдермәскә)
  7. Балалар бакчасына «Гаилә альбомы»н алып килергә була.

Адаптация чоры тәмам дип исәпләнә, әгәр:

-бала аппетит белән ашаса;

-вакытында тыныч йоклап китеп, көйсезләнмичә вакытында уянса;

-кызыксынып уйный башласа;

-теләп аралаша башлый икән.

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

"Балалар бакчасында адаптация чоры"

Әти -әниләр өчен консультация....

"Балалар бакчасында адаптация чоры"

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасында адаптация чоры"...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Тема «Баланың балалар бакчасында үз-үзен тотышы, адаптация чоры»

Балалар бакчасында адаптация,баланың үз-үзен тотышы.Балалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берс...

"Балалар бакчасында адаптация чоры"

quot;Балалар бакчасында адаптация чоры "...