Публикация "Балаларнын сэйлэм теле устерешендэ театрнын роле".
статья по художественной литературе на тему

Алсу Назифовна Хабибуллина

Публикация "Балаларнын сэйлэм теле устерешендэ театрнын роле".

Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә.Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.

Сәхнәләштерү әшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя :сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү;балаларның сүз байлыгын үстерү ;дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.

Сәхнәләштерү эшчәнлеге курчак театры карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;уен- драматизацияләр;сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;тика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.

Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә,актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:баланың теләге буенча роль сайлау;төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;карточкалар буенча рольләргә бүлү;парлап уйнау.

Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин: хәр балага рольләр җитмәсә нишләргә; тискәре рольләрне кем уйнар.

Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.Кечкенәләр белән эшләгәндә, мин аларның матур кастюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар итәм. Кием алмаштырып үзгәрү алар өчен бик күңелле күренеш. Әкренләп мин аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уятам, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башлыйм. Башта бу уен охшату кебек уздырыла. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кагалар, куян төлкене күреп агач астына сикерде яки батыр әтәч юл буйлап атлый). Тора-бара, балаларны спектакльдәге аерым фразаларны кабатларга теләк уятам. Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә- кечкенә шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына этәрәм. Әкренләп балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килә.(мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башлыйлар) Акрынлап, алар уен аралашу процессына күмеләләр.

Үскән саен, балалар сәхнәләштерү уеннарына кызыкынулары арта.Зурлар төркемендә минем алдыма уен-драматизаөияләрне үзләштерергә ярдәм итү бурычы басты. Монда катлаулы эчтәлек, оригиналь тел чаралары белән сөйләшүче кызыклы геройлар бар.Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыра, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арта, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туа. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә.Мин киләчәктә дә сөйләм телен үстерүдә, сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә эшемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Балалар бакчасында театр сәнгате аша татар телен ѳйрәтү

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе — туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искэ алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур сәньгате — театр белән балараны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен , сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театраль педагогика ысулларын кулану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен , шулай ук коллективта үз үзләрен тоту, кыюлык эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.Театрда катнашучы бала үзен иркен тота, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы арта.Сәхнәләштерү тѳрле образларны уйнау, шигырьләр сѳйләү, кичәләрне һәм бәйрәм иртәләрен иҗади оештыру — боларның барысында да театр «теле» үзенчәлекләре чагыла. Театр элементларын дәресләрдә куллану бик отышлы. Алар әкиятләрне рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп сѳйләргә ѳйрәнәләр, шигырьләрне яттан сѳйлиләр. Рус балалары да бик теләп катнашалар.Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Мондый дәресләр хәтердә кала һәм татар телен ѳйрәнүгә кызыксынуны арттыра.Сәхнәләштерү ѳчен сабыйләр хәленнән килерлек һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз. Мәсәлән: «Шалкан», «Теремкәй», «Йомры икмәк» һ.б.Балалар спектакльләрдә бик теләп катнаша, үз рольләрен оста итеп башкарырга тырыша, тѳрле бәйрәмнәр вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгыш ясарга ярата.Театрыбызны оештыруга, аның өчен кирәкле җиһаз, костюмнарны, маскаларны әзерләүгә тәрбиячеләр, әти-әниләр һэм балалар да зур ѳлеш кертә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon el_saen_balalar_bakchasyna_yana_balalar_kil.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")

Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека.  Проведение игр "Чудесный...

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

"Ана теле -йөрәк теле, рухи тамыр"

Внедрение Родного языка через фольклор, художественное слово....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

Проект в подготовительной группе "Я и мое тело". Дети познакомятся со строением человеческого тела и функциями всего организма.

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА № 27 С УГЛУБЛЕННЫМ ИЗУЧЕНИЕМ ОТДЕЛЬНЫХ ПРЕДМЕТОВ ГОРОДСКОГО ОКРУГА САМАРА(ДОШКОЛЬНОЕ ОТДЕЛЕНИЕ)________________...