“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)
консультация

Иванова Гульназ Рифгатовна

      “Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syuzhetly-rolle_uen.docx23.21 КБ

Предварительный просмотр:

      “Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)

       Балаларны туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә, аралашырга өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннар аеруча нәтиҗәле.

      Уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур сөйләшергә өйрәнә, үзен «зурлар тормышына» әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда балалар бер-берсенә юл куярга, кешеләрдә азрак ялгышырга, конфликтлардан читтә калырга, үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Уен барышында балалар белемнәрен арттыралар, телне үзләштерәләр, аралашалар, логик фикерләрен hәм күзаллауларын үстерәләр. Джанни Родари фикеренчә, бала уенда җиңел аралаша, нәрсә кирәген түгел, ә нәрсә уйлаганын әйтергә өйрәнә. Шулай ук уеннар вакытында баланың шәхесе дә формалаша, аң дәрәҗәсе үсә, ихтыяр көче арта. Моннан тыш әле уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала.

      Күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә, 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер-алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә - уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5-7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2-3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр. Тик шуны да онытмаска кирәк, сюжетлы-рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый. Уенга баланы ул уенны уйный белүче кеше – без өйрәтәбез. Балаларны һәр медицина хезмәткәренең эш юнәлеше белән  таныштырып чыгабыз.

Мәсәлән: табиб кабул итә, тыңлый, тамакны карый, кан басымын, температураны  үлчи, дәвалау юлын билгели. Рецепт яза. Киңәшләр бирә. Больничный  ача. Авыруны даими контрольдә тота. Кирәк дип санаса, шифаханәгә сала, палатага урнаштыра, дәвалый, даими обход ясый . Терелеп беткәч, өйгә кайтырга рөхсәт бирә.

Шәфкать туташы табиб күрсәтмәләрен үти. Укол ясый, горчичник, банкалар куя, ингаляция ясый, анализлар тикшерә. Табибка даими ярдәм итеп тора. Авырулар белән аралаша. Тикшерелүгә юлламалар яза. Инстументларны юа, әзерли.

Санитарка (кече медицина хезмәткәре) медицина кабинетын җыештыра, идәннәр юа, тузан сөртә.

Теркәүче (регистратор) авыруларны теркәп бара. Авырунын шәхси медицина картасын тутыра. Табибка юлламалар бирә, кабул ителер өчен талоннар тарата. Килү вакытын билгели , нинди табиб, исемен атый. Табибның эш сәгате белән таныштыра, килеп чыккан үзгәрешләрне, белдерүләрне хәбәр итә.

Авыру (пациент) табибка медицина картасы белән приемга килә. Нәрсәсе авырганын сөйли, бочыган җирләрен күрсәтә. Дәвалау юлларын билгеләвен сорый. Табибның барлык күрсәтмәләрен һәм киңәшләрен төгәл үти. Рәхмәт әйтә. Табибка алдан килеп языла, чиратка баса. Даруханәдән кирәкле дарулар ала. Аның эчтәлеге, кисәтүләре белән таныша.

Провизор- даруханәче табиб рецепты белән генә дарулар җибәрә. Аларны ничек, кайчан эчәргә, дозаларын ничек чамаларга өйрәтә. Тискәре йогынтылары турында искәртә. Табиб киңәшләренә колак салырга куша, даруларның инстукциясен төгәл үтәүне сорый. Дару өчен акча ала, касса чегы бирә.

Фармацевт дарулар ясый, ясалган даруларны пакетларга, шешәләргә, савытларга урнаштыра. Аларның нәрсәдән, ничек һәм күпме күләмдә кулланылырга тиешлеген тартмаларының тышына язып бара. Төрле мазь, кремнар, төнәтмәләр әзерли.

Машина йөртүче дарулар китерә, даруханәгә кертә, накладной тутыра.

Даруханә мөдире яңа партия дарулар алып кайтырга куша, заказлар җыя. Эшчеләргә хезмәт хакы түли, аларның эшен контрольда тота, яңалыклар белән таныштыра.

Балалар уен өчен кирәк булган корылмаларны күмәкләшеп төзергә, алда торган эшне бергәләшеп планлаштырырга һәм аны гомуми башкарырга сәләтле.Үзара дус мөнәсәбәт булдыру, иптәшләренең фикере, теләге белән исәпләшү, бер-берсенә мөмкин кадәр ярдәм итү – сюжетлы-рольле уеннарның нәтиҗәсе булып тора. Мисал өчен: “Даруханә”, Шифаханә”, “Поликлиника” уеннарын алыйк.

“Шифаханә”

Максат: уенның сюжеты буенча төркемнәргә бүлешеп, бердәмләшү күнекмәләрен үстерү. Уенда сюжетка кызыксыну формалаштыру; табиб һәм шәфкать туташы турындагы белемнәрен, күзаллауларын тирәнәйтү. Табиб хезмәтенең иҗтимагый мөһимлеген күрсәтү. Әлеге хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Җәмәгать урыннарында үз-үзенңе әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Уен эшчәнлеге. Сюжет үсеше: табиб, шәфкать туташы, авырулар.

Авырулар шифаханәгә эләгә. Табиб һәм шәфкать туташы аларны тикшерә, кан ала, анализлар үткәрә, йөрәкне, үпкәне тыңлый. Аларның ничек һәм кайсы урыннары авыртуы белән кызыксына. Беренче ярдәм күрсәтә. Дежур табиб обход ясый, авыруларның хәле белән кызыксына. Шәфкать туташы табиб күрсәтмәләре буенча гына эшли, дарулар тарата, укол ясый, бинт белән бәйли; горчичник, банка куя.

Материал: Бинт, мамык, инструментлар, шприц, дарулар, ак халат, баш киеме фонендоскоп, күзлек.

Сүзлек: Санитарка, пациент, шифаханә, микстура, тамчы, дару, операция, йөреп чыгу (обход), анализ, рецепт, теркәүче, окулист, терапевт, педиатр, хирург, рентген, процедура, градусник.

“Даруханә”

Максат: даруханә турындагы белемнәрне киңәйтү. Кайбер еш кулланыла торган даруларның исемнәрен һәм нәрсә өчен икәне турында аңлатма эшләрен алып бару. Әлеге хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Җәмәгать урыннарында үз-үзенңе әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Рольләр: даруханәче, фармацевт, сатып алучы, машина йөртүче.

Табиб рецепты белән сатып алучы даруханәгә килә. Даруханәче аңа кирәкле даруны бирә, тискәре йогынтысы белән таныштыра.  Башка төрле дәвалау чаралары тәкъдим итә, яңа чыккан дарулар турында мәгълүмат бирә. Фармацевт дарулар ясый, аларны пакетларга салып чыга, тышларына язып куя. Сатып алучы даруны сатып ала.

Тагын берничә мөһим шарт булып түбәндәгеләр тора:

1. Бакчадагы уен тирәлеге өчен материаль база булдыру;

2. Уенчыклар һәм уен зоналары белән тәэмин итү;

3. Балаларның мөстәкыйль уеннары өчен уңай шартлар тудыру.

Бу шартларны тормышка ашыру – балаларның тормышын кызыклы итү, уен атмосферасын уңай эмоцияләр белән сугару өчен бик кирәк.

 

Танып белү үсеше

Балалар бакчасындагы медицина кабинетына экскурсия.

Шәфкать туташы белән танышу. Аның тарафыннан төрле медицина инструментлары белән: көзге киеп колак, борын,тамак; чүкеч белән рефлекс тикшерү; стетоскоп ярдәмендә тыңлау; пипетка,шприцлар белән ничек эшләргә кирәклеге турында белешмә тыңлау. Табиб һәм шәфкать туташының эшен күзәтү.

“Һөнәрләр” темасына рәсемнәр карау.

“Табиблар”, Табибларның белгечлекләре” турында презентация тәкъдим итү. Рентген, күз табибы, теш табибы hөнәрләре белән танышу .

Сөйләм үстерү

Үткәрелгән әңгәмә темалары:

“Табиб һәм шәфкать туташы”.

“Авыруларны кем дәвалый?”

“Син авырсаң, сиңа әниең ничек ярдәм итә?”

“Табибны өйгә чакырту”.

“Ашыгыч ярдәм -03”.

“Табибка нинди әсбаплар кирәк?”

“Иң кирәкле һөнәр”.

“Без әни белән табибка бардык”.

Матур әдәбият әсәрләре белән танышу

А.Алиш “Куяк кызы” әкитен сәхнәләштерү.

К.Чуковский “Айболит”шигыре.

З.Гомәрова “Ашыгыч ярдәм” хикәясе.

С.Михалков “Прививкага” шигыре.

Рассказ Ю.Яковлевой “ Больной”

Уен эшчәнлеге

Сюжетлы-рольле уеннар “Шифахәнә”, “Даруханә”, “Алсу курчагым авырый”, “Алсуның терелеп бакчага килүе”

“Табиб инструментлары” дигән темага нокта буенча тоташтыру өстәл уены

Дидактик уеннар: “Кем күбрәк гамәл әйтә” , Кемгә нәрсә кирәк”

Нәфәсати тәрбия

“Витаминнар”, “Дару төймәләре” әвәләү.

“Минем яраткан табибым” рәсем.

“Табиблар” буяулу рәсемнәрен(раскраскалар) буяу.

“8Мартка карата бакчада эшләүче шәфкать туташына күмәк композиция- открытка” кисеп ябыштерү.

“Авыру курчакка күчтәнәчләр” әвәләү.

Конструкцияләү

Кул эше

“Шифаханә”, “Даруханә”, “Поликлиника” биналары.

Авыру курчак өчен карават.

Картоннан йод, тамчылар өчен шешәләр, тартмалар, термометр ясау.

Отоларингологка махсус көзге, гардусник, горчичниклар әзерләү.

Музыка тәрбиясе

 П.чайковский “Курчак авыруы” әсәре.

Ата-аналар белән эш

“Балагыз өйдә ничек һәм нәрсә белән уйный”,- анкета үткәрү.

“Баланы һөнәрләр белән таныштырабыз” журналы тәкъдим итү.

“Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары” турында күрсәтмә материаллар-папкалар әзерләү.

“Минем яраткан табибым, шәфкать туташым” рәсемнәр күргәзмәсе оештыру.

Ата-аналар җыелышында шәфкать туташының “Бала сәламәт булсын дисәң” дигән темага докладын, медицина ягыннан аның киңәшләрен, искәртмәләрен тыңлау.

“Шифаханә”, “Даруханә”, “Поликлиника” сюжетлы-рольле уеннары өчен ата-аналардан кирәкле атрибутлар әзерләүдә ярдәм сорау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Проект “Нәни табиб”Проектның эчтәлеге:1.Проект “Нәни табиб”2.Кушымта:“Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.Ата-анал...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...

Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте

Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Уен вакытында баланың кәефе күтәрелә....