Занятие по ознакомлению детей с природой в средней группе
материал (средняя группа) по теме

Зиннурова Рамзия Рафисовна

Воспитатель ведет своих детей в лесную опушку для занкомства с природой 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashel_urman_alany.docx14.93 КБ

Предварительный просмотр:

ЯШЕЛ УРМАН АЛАНЫ.

ТӘРБИЯЧЕ: ЗИННУРОВА Р.Р.

Балалар матур итеп бизәлгән урман аланына киләләр.

Т: Урман  - кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга – бүрәнә, өстәл ясарга – такта, ягарга утын бирә. Ә кәгазь, шырпы, гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре… кыскасы, урман “бүләк итә” торган байлыкларны санап бетергесез.

Урман безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә яшел дусларны сакларга, аларны тагын да күбәйтергә кирәк.

Дусларым, без сезнең белән урман аланына килеп җиттек. Урман сезне үзенең җыры белән каршы алды. Тыңлап карагыз әле аның җырын: кошлар сайраша, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбыр нидер сөйләшә. Инде тирә-ягыгызга игътибар итегез: күпме хуш исле үләннәр, чәчәкләр, агачлар үсеп утыра.

Әйдәгез әле, аларны тыңлап карыйк.

ҮГИ АНА ЯФРАГЫ.

Мин үги ана яфрак,

Үләннәрнең патшасы

Әрем, ромашка, тузганак...

Җыелганнар барчасы.

Гөлбадран да, наратбаш та,

Бик тә файдалы үлән

Түргә уз, яле, мәтрүшкә,

Мин сүзне сезгә бирәм.

МӘТРҮШКӘ.

Мин мәтрүшкә , тыйнакмын,

Зәңгәр чәчәк атамын.

Җанга, тәнгә ләззәт биреп

Хуш исләр таратамын.

Дәвалыймын ютәлләрне,

Татлы хуш исем белән.

Авырудан арынуның

Мең төрле серен беләм.

ГӨЛБАДРАН.

Чәчәкләрем түм-түгәрәк,

Җете сары үзләре.

Әйтерсең лә карап тора

Аннан җәйнең күзләре.

Дәвалыймын буыннарны,

Сызласалар һәммәсен

Табам тик ярдәмендә генә

Яшәвемнең мәгънәсен.

ПЕСИ ҮЛӘНЕ.

Кинәт кенә  көтмәгәндә,

Авыртып китсә йөрәк.

Авыртудан дәваларга,

Песи үләне кирәк.

БАКА ҮЛӘНЕ.

Мин бака үләне

 Исемем сәер булса да,

Мине бик хөрмәтлиләр.

Киселсә дә , канаса да

Иң әйбәт дару диләр.

КЫЧЫТКАН.

Мин кычыткан – зәһәр инде,

Чагамын кул тидерсәң.

Шаянырак балаларны

Үрле – кырлы сикертәм.

Тик барыбер шифалы мин

Сызласа кул-буыннар

Яфрагымда, сабагымда

Яшәү көчем – суым бар.

СУКЫР КЫЧЫТКАН.

Мин кычыткан – чакмыймын,

Шуңа да сукыр диләр,

Тик шулай да миннән бик күп

Дарулар әзерлиләр.

Т: Менә күрдегезме балалар, бу үләннәр ничек файдалы икән. Урманга баргач, аларны таптамаска, өзеп ташламаска, ә үзеңә кирәгенчә җыеп киптерергә кирәк.

Карагыз әле, балалар, нинди зур агачлар үсеп утыра.Әйдәгез әле, аларны да тыңлыйк.

КАЕН.

Минем исемем каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем зифа һәм озын

Ак кәгазь кебек тузым.

ЮКӘ.

Ә мин юкә исемле

Юкә ул чәчәчк төйсле.

Һәрвакытта хуш исле

Бал кортлары киләләр

Миңа безелдәп енә.

Иң татлы балны җыеп

Алып китәләр сезгә.

ИМӘН.

Мин көчле агач –имән,

Җилләргә, давылларга-

Берсенә дә баш имәм.

ЧЫРШЫ.

Ә мин чыршы , беләсез,

Чыршы булмый энәсез.

Җәен, кышын мин яшел

Арттырам урман ямен.

Т: агачлар зур үсегез

Һәм күп булып үрчегез.

Ямь бирегез урманга,

Ямь бирегез урманга.

Балалар, урманга килегез, рәхәтләнеп ял итегез, ләкин агачларның “тәннәренә” исеинәрегезне пычак белән чокып язмагыз. Агачлар кышкы йокыдан уянып кына килгәндә, каен суы эчәбез дип, ботакларны сындырмагыз, учакларга яшел ботакларны якмагыз.

Урманда ут белән сак булыгыз.

2 өлеш. Балалар чишмә буен киләләр.

Бала. Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Т: Дусларым, сусадыгызмы? Карагыз әле монда, нинди матур, нинди салкын көмеш чишмәкәй челтерәп ага. Чишмә кешенең якын дусты, аның шифалы суын эчеп юлчылар сусауларын басалар.Чишмә янында битләрен юалар, ял итәләр. Йөгерек көмештәй суларның юлын да бүлеп, буып куярга ярамый. Менә бу талны да алып куйсак, ул тизрәк агачак(балалар су эчәләр, юыналар).

БАЛ КОРТЫ.-(очып чыга) Әйдәгез дусларым, хәзер мин яши торган аланны да карагыз, минем дусларымны күрегез, татлы балымны авыз итәрсез.

Тәрбияче балалар белән 2 аланга китә.

Урман аланына “әшәке 2 малай чыга. Алар агачларны сындыралар, чәчәкләне очыртып уйныйлар, суны пычратыпташлыйлар.

САЕСКАН.

Ах, нинди әшәке малайлар, килегез әле, килегез, дусларым. Бу аланга тәртипсез малайлар килеп, менә ниләр эшләделәр. Менә мин аларны тоттым.

АЮ. Ай-һай, бигрәк начар малайлар килгәннәр икән урманга кунакка.

1малай.-Ай, аягым авырта, сезнең урманда аягыма әллә ни керде, булышыгыз миңа.

АЮ.- Үзең ваткан лимонад шешәсенең пыяласы ул. Сиңа кем булышыр икән.

БАЛАЛАР. Бака яфрагы.

БАКА ЯФРАГЫ.  Ул мине таптап китте, мин аңа булышмыйм.

Т: иң элек аякны юарга, аннан соң яфрак куярга кирәк.

ЧИШМӘ.  Алар миңа авыр ташлар өйделәр, мин суымны бирмим.

МАЛАЙЛАР. Гафу итегез безне, зинһар. Без сезгә бүтән тимәбез.

БАРЫСЫ БЕРГӘ.  Ярар , без сезне бер юлга гафу итәрбез. Бу эшегез яңадан кабатланса, без сезне урманка да кертмәбез.

Малайларның аякларын бәйлиләр,чишмәне чистарталар. Барысы бергә биеп алалар.

Т: Рәхмәт сезгә, дускайларым,

Барыгыз да кадерле

Сез, балалар, беләсездер

Табигатьнең кадерен.

Мәңге яшәсен табигать,

Сабыйлар сау булсыннар,

Күкләребез аяз булсын

Игенкәйләр уңсыннар.

Шифалы яңгырлар яусын

Ачылмасын яралар.

Табигатьнең сакчылары

Сау булсыннар, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по ознакомлению ребенка с природой в средней группе детского сада "Золотая осень"

Занятие содержит игровые упражнения, дидактические игры для детей среднего возраста.Будет полезно для воспитателей и родителей....

Занятие по ознакомлению с миром природы в средней группе на тему: "Волшебная страна растений"

Тема: «Волшебная страна растений».Программное содержание: познакомить детей с комнатным растением – фикус, помочь запомнить и правильно называть части растений: листья, ствол. Учить  различать и ...

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ ПО ОЗНАКОМЛЕНИЮ ДЕТЕЙ С ПРИРОДОЙ В СРЕДНЕЙ ГРУППЕ

Цель: Расширять знания детей об экзотических животных, обитателях зоопарка,содействовать пониманию детьми зависимости между внешним видом животного, его повадками и средой обитания, особенностями...

Конспект занятия по ознакомлению с миром природы в средней группе по теме: «Как дикие животные готовятся к зиме»

Цель: Формировать представление детей об условиях жизни диких животных в природе.Задачи:Образовательные: Продолжать знакомить с особенностями, умениями диких животных приспосабливаться к изменениям в ...

Конспект комплексного занятия по ознакомлению дошкольников с природой в средней группе на тему: «Подснежник».

Конспект комплексного занятия по ознакомлению дошкольников с природой в средней группе на тему: «Подснежник»....