Матур эдэбият белэн таныштыру олкэсенен комплекслы тематик планы
календарно-тематическое планирование (средняя группа) по теме
Предварительный просмотр:
Проект темасы | Эшчәнлек темасы | Максат | Материал | Искәрмә |
“Сау бул җәй”. | Р. Валеева “ Кыңгырау чәчәк” | - Балаларны хикәя белән таныштыру. - Мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү. - Чәчәкләргә сак караш тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы”, 104 бит Кыңгырау чәчәге рәсеме | |
“Көзге муллык” | Г. Тукай “ Көз” | - Балаларны шигырь белән таныштыру. - Эчтәлеге буенча эш. - Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. | “ Көз” картинасы Слайдлар. | |
“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү. | - Әкият белән таныштыру. - Рольләргә бүленеп уйнарга өйрәтү. - Күтәренке кәеф булдыру. | Хрестоматия “Балачак аланы” 18 бит. Маскалар. | ||
“Яфраклар вальсы” | К. Нәҗминең “ Көз” шигырен Ятлау | - Балаларны шигырьнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. - Хәтер,образлы күзаллау сәләтен үстерү. - Көзге матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 120 бит. | |
“Икмәк – ил тоткасы” | “Тавык,Тычкан һәм Көртлек” әкиятен уку. | - Әкият белән таныштыру. - Әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап кайтара белергә өйрәтү. - Икмәккә карата хөрмәт тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 95 бит. | |
“Йомры икмәк” ( курчак театры күрсәтү) | - Балаларның әкиятне тыңлап , аңлауларына ирешү. - Диалогик сөйләмне үстерү. - Күтәренке кәеф булдыру. | Хрестоматия “Балачак аланы” 30 бит. Курчаклар. | ||
“Туган авылым” | З. Туфайлованың “Туган ил” шигырен уку | - Шигырь белән таныштыру. - Образлы күзаллауны үстерү. - Туган илгә, туган авылга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “ Гөлбакча”, 62 бит. Рәсемнәр. Слайдлар. | |
А. Алиш “ Эшче абый” хикәясен уку | - Кыска хикәяне тыңларга өйрәтү. - Кызыксынучанлык, нәтиҗә ясый белү сәләтләрен үстерү. - Кеше хезмәте белән тудырылган байлыкка сакчыл караш тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 113 бит. | ||
“Тугры дус – җанлы хәзинә” | А. Алиш “ Чукмар белән Тукмар” әкияте. | - Әкият белән таныштыру. - Күрсәтмә – образлы фикерләү сәләтләрен үстерү. - Балаларда үзара тату яшәү теләге тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 70 бит. | |
“Минем тату гаиләм” | А. Әхмәт “Минеке, тимә!” хикәясен уку | - Балаларны матур әдәбият белән таныштыру. - Фикерләү сәләтләрен үстерү. - Дуслык,татулык мөнәсәбәтләре тәрбияләү. | Хрестоматия “ Иң матур сүз” 7 бит. М.Ф. Кашапова “ Иң татлы тел – туган тел” 39 бит. | |
Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен ятлау. | - Шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу. - Сөйләү күнекмәләре булдыру. - Хәтер сәләте үстерү. - Үз гаиләңә карата ярату хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 206 бит. Рәсемнәр. | ||
“Өч кыз” әкиятен уку | - Балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру. - Күзаллау һәм образлы фикерләү сәләте үстерү. - Гаиләдә бер – береңә игътибарлылык,ярдәмләшү, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 150 бит | ||
Мониторинг | Балаларның персональ карталарын тутыру. | |||
“Яңа ел” бәйрәме. | М. Фәйзуллинаның “Кыш бабай” шигырен ятлау. | - Сәнгатьле сөйләм формалаштыру. - Ихтыярый хәтер сәләтен үстерү. - Балаларда бәйрәм алды кәефе тудыру. | Хрестоматия “Гөлбакча” 65 бит. Уенчык Кыш бабай. | |
Хәйдәр “Керпе туны” хикәя. | - Хикәяне тыңлап,эчтәлеген аңлауларына ирешү. - Күзаллау сәләтләрен үстерү. - Кыргый хайваннарга карата ярату хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 102 бит. Хайваннар рәсеме. | ||
Ә.Кари “Кыш” шигырен ятлау. | - Сәнгатьле сөйләм формалаштыру. - Тиз истә калдыру сәләтен үстерү. - Матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” Рәсемнәр. Слайдлар. | ||
Г.Афзалның “Песнәк” шигырен уку. | - Шигырьне тыңлап, эчтәлеген аңлауларына ирешү. - Күзаллау сәләтләрен үстерү. - Матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. | Хрестоматия “Гөлбакча” 62 бит. Кошлар рәсеме. | ||
“Салкын кыш, усал кыш, шаян кыш” | А. Алиш “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкияте. | - Балаларны әкият белән таныштыру. -- Күзаллау сәләтләрен үстерү. -- Балаларда батырлык,кыюлык хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “Гөлбакча” 49 бит. “Уйный – уйный үсәбез” 61 бит. | |
А. Алиш “Куян кызы” әкияте | - Балаларны әкият белән таныштыру. - Образлы фикерләү сәләтләрен үстерү. - Тыңлаучанлык тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 68 бит Рәсемнәр. | ||
“Яхшы бел юлдагы тамгаларны һәм өйрәт башкаларны” | Р. Бәшәр “Светофор” шигырен уку | - Балаларны шигырь белән таныштыру,эчтәлеген аңларга булышу. - Образлы күзаллауны үстерү. - Игътибарлылык тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 133 бит. Рәсемнәр Слайдлар. | |
“Ватанны саклаучылар” | Р.Миңнуллин “Туган илнең улы мин” шигырен ятлау | - Сәңгатьле сөйләм формалаштыру. - Тиз истә калдыру сәләтен үстерү. - Ватанны саклау теләге,әтиләре белән горурлану хисләре тәрбияләү | Хрестоматия “Балачак аланы” 124 бит. Рәсемнәр | |
К. Булатова “Солдатлар” шигырен уку | - Сәнгатьле сөйләм формалаштыру өстендә эшне дәвам итү. - Үскәч кем булып хезмәт итәргә теләүләре турында сөйли алуларына ирешү. - Солдатлар белән горурлану хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 124 бит. Слайдлар | ||
“Кем көчле” татар халык әкияте | - Балаларны әкият белән таныштыру. -- Образлы күзаллауны үстерү. --Балаларда батырлык,кыюлык хисләре тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 140 бит. Рәсемнәр. | ||
“ 8 март – хатын кызлар көне” | З. Туфайлова “Әни сүзе” шигырен ятлау | - Шигырьнең эчтәлеген аңлап,сөйли белүләренә ирешү. - Хәтер сәләтләрен үстерү. - Дөньяда иң якын-әниеңнең кадерен белергә омтылыш тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 82 бит. Рәсемнәр. | |
“ Яз җитте” | Ф. Кәрим “ Яз җитә” шигырен уку. | - Балаларны шигырь белән таныштыру,эчтәлеген аңларга булышу. -- Образлы күзаллауны үстерү. - Шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 125 бит Рәсемнәр. Слайдлар. | |
Ф.Яруллин “Кояштагы тап” хикәяне уку | -- Хикәяне тыңлап,эчтәлеген аңлауларына ирешү. - Күзаллау сәләтләрен үстерү. - Балаларны яманлык эш эшләмәскә, ялганламаска тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 251 бит Рәсемнәр | ||
Мониторинг | Балаларның персональ карталарын тутыру. | |||
“Кошлар кайтты” | Ә. Бикчәнтаева “Сыерчыклар” шигырен уку | -- Балаларны шигырь белән таныштыру,эчтәлеген аңларга булышу. -- Образлы күзаллауны үстерү. - Кошларга сакчыл караш тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 126 бит. Рәсемнәр Слайдлар. | |
“Карга боткасы” милли бәйрәм | - Балаларга бәйрәм турында мәгълүмат бирү. - Күчмә һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен үстерү. - Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту. | Г.З.Гарәфиева “Сөмбеләне кем белә?” 148 бит | ||
“Халкыбызның күңел бизәкләре” | Р.Вәлиева “Кәләпүшем, кәләпүш” шигырен уку | - Балаларны шигырь белән таныштыру. -- Образлы күзаллауны үстерү. - Татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 498 бит Слайдлар | |
“Без Тукайны яратабыз” | Г.Тукай “Су анасы” әкиятен уку | - Әкиятне тыңлап,эчтәлеген аңлауларына ирешү. - Күзаллау сәләтләрен үстерү. - Кеше әйберенә кагылырга,алдашырга ярамаганлыгына төшендерү. | Хрестоматия | |
“Бөек җиңү” | Ә.Ерикәй “Безгә тынычлык кирәк” шигырен ятлау | - Балаларны шигырь белән таныштыру. - Хәтер сәләтләрен үстерү. - Әби – бабайларга карата хөрмәт тәрбияләү. | Хрестоматия “Раушан көзге” 112 бит Слайдлар | |
“Яшел даруханә” | С.Гыйльметдинова “Тузганак” хикәясен уку | -- Хикәяне тыңлап,эчтәлеген аңлауларына ирешү. - Күзаллау сәләтләрен үстерү. - Табигатькә сакчыл караш,кайгыртучанлык тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 230 бит Үләннәр рәсеме | |
“Җәй” | Ф.Зариф “Татлы җәй” хикәясен уку | - Балаларны хикәя белән таныштыру. - Күзаллау сәләтләрен үстерү. - Җәйге табигатьне күрә белергә өйрәтү,аңа карата мәхәббәт тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 184 бит. Рәсемнәр. Слайдлар. | |
Н.Мадъяров “Алмалар ничек кызарган” шигырен уку | - Балаларны шигырь белән таныштыру. - Күзаллау сәләтләрен үстерү. - Табигатькә сакчыл караш,кайгыртучанлык тәрбияләү. | Хрестоматия “Балачак аланы” 433 бит Рәсемнәр. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар торкемендэ сойлэм устеру, тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеклэренен комплекслы тематик планы
тематик план...
"Идел буе халыкларынын мэдэнияте белэн таныштыру процессында балаларга рухи-эхлакый тэрбия биру"
Сказки народов Поволжья...
Куян белэн таныштыру
Максат:1. Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.2. Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.3. Кайда? Нинди? Җавап бирүне ныгыту. Куянның өлешләрен әйтергә өйрәнүне дәвам итү. Ел фасылына б...
Комплекслы -тематик план
кескәйҙәр төркөмө...
Халык авыз ижаты , матур эдэбият эсэрлэре аша эти-энилэр белэн берлектэ тэрбияви чаралар уткэру
доклад...
2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы
2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...