түгәрәк эше "Без табигать дуслары"
рабочая программа по окружающему миру (старшая группа)

Ахметшина Алсина Ильдусовна

"Без табигать дуслары" түгәрәк эшенең программасы балаларга тир-як мөхит, аның үзенчәлекләре турында белем генә түгел, ә аларга әхлакый-экологик тәрбия дә бирә, тере һәм тере булмаган табигатьтәге экологик бәйләнешләрне аңларга, табигатьне яратырга, мәрхәмәтле булырга өнди.Тәҗрибә вакытындагы ачышлар балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра һәм алар яңадан -яңа белемгә омтылып, иҗади эзләнергә, үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл titul.list_.docx29.27 КБ
Файл soderzhanie.docx33.66 КБ
Файл kruzhok.docx25.17 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм

            белем бирүче 126 нчы номерлы катнаш төрдәге

      балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

                                бюджет учреждениесе

    «Без – табигать дуслары»

C:\Users\User\Desktop\Алсинуша\romashka.jpg

                                                                Түгәрәкнең  җитәкчесе:

                                      1 кв.категорияле тәрбияче

                                                                 Ахметшина Алсинә Илдусовна

                                      2019 – 2020  уку елы



Предварительный просмотр:

Түгәрәк эшенең  тематик      эчтәлеге

п/п

Тема

Шөгыльләр

исәбе

Шул исәптән:

Теоретик шөгыль

Практик шөгыль

1

Кереш шөгыль:

“Без – табигать

 дуслары”

1

       

          1

2

“Чәчәкләр – тормыш яме”

       

            2

                                 

          1

         1

3

“Дүрт теләк”(елның дүрт фасылы, 12 ае)

3

         

         2

   

         1    

4

“Су – яшәү чыганагы”

3

         

         1

         

        2

5

“Икмәк – яшәү терәге”

1

       

         1

6

“Канатлы дуслар”

3

        2

   

          1

7

“Җәнлекләр кышка ничек әзерләнә?”

          1

        1

8

“Кайда соң син һава?”

2

         

        2

9

“Серле вулканнар”

2

         1

         

        1

10

“Ком илендә”

1

       

         1

11

“Төрле ташлар”

1

       

         1

12

“Магнитның сере”

1

         1

13

“Яктылык хикмәтләре”

1

     

          1

14

“Урман – тиңсез       хәзинә”

2

         2

     

         

15

“Бөҗәкләр дөньясында”

           2

          2

16

“Файдалы үләннәр”

2

         2

     

         

17

“Кояш,су,һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте”

1

         

          1

18

 “Салават күпере”

1

         

         1

19

“Табигать белән дус һөнәр ияләре”

1

          1

20

«Тамчыкайның сәяхәте»

1

          1  

     

         

Барлыгы:                                     32 шөг                  20 шөг                 12 шөг

     


                      Түгәрәк эшенең кыскача эчтэлеге

1. “Без – табигать дуслары”

Максат: балаларны шөгыльгә кызыксындыру, сораулар аша табигать турындагы белемнәрен ачыклау. Уңай һәм тискәре факторлар турында сөйләшү алып бару. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм табигатьне саклауда үеңнән өлеш кертү теләген уяту. Балаларның сөйләм телләрен

баету.

   Җиһазлар: тере һәм тере булмаган табигать сурәтләнгән рәсемнәр, глобус.

   2. “Чәчәкләр – тормыш яме”

   2.1. “Чәчәкләр илендә”

   Максат: балаларның чәчәкләр турында белемнәрен баету, исемнәрен       ныгыту. Урман, болын, бакча чәчәкләрен аерырга өйрәнү. Чәчәкләр – дөньяга ямь бирүчеләр икәнлеген аңлап, аларга карата соклану хисе, сакчыл караш тәрбияләү.

   Җиһазлар: төрле чәчәк рәсемнәре, чәчәк үсешенең этапларын чагылдырган гербарий.

   2.2. “Матур чәчкәләр ясыйбыз”

   Максат: балаларны чәчәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Чәчәкләр турында риваятьләр искә төшерү. Табигать материалларын кулланып чәчәкләр ясарга өйрәнүне дәвам итү.

   Җиһазлар: төрле чәчәк рәсемнәре, чәчәкләр ясар өчен табигать материаллары.

   3. “Дүрт теләк” (елның 4 фасылы, 12 ае)

   3.1. “Елның 4 фасылы”

Максат: балаларны ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү, һәр ел                           фасылына, шулай ук фасылның башы, уртасы, ахырына гына хас үзенчәлекле,    эзлекле килгән билгеләрне өйрәнүне дәвам итү.

   Җиһазлар: төрле ел фасыллары сүрәтләнгән һәм төрле рәссам картиналары.

  3.2. “Айлар алышынганда”

Максат: балаларны ел фасыллары, ел фасылларының айлары белән          таныштыруны дәвам итү. Һәр айның үзенчәлеген өйрәнү (март – яз хәбәрчесе,   апрель – кошлар ае, сентябрь – көз авазы, октябрь – алтын көз һ.б.)

   Җиһазлар: төрле ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәр.

   3.3. “Дүрт теләк”

Максат: К.Ушинскийның “Дүрт теләк” хикәятен укып, эчтәлек буенча   сөйләшү. Альбом битен 4 кә бөкләп, 4 ел фасылын сүрәтләп ясау,рәсем ясау һәм кисеп ябыштыруның төрле гадәти булмаган алымнарын куллану.

   Җиһазлар: төрле ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәр, иҗади эшчәнлек өчен  кирәкле материал, аудиоязмада Чайковскийның “Ел фасыллары”ком- позициясе.

4. “Су – яшәү чыганагы” 

4.1. “Су – яшәу чыганагы”

   Максат: тере табигать өчен суның әһәмиятен аңлау; су безнең өйгә килеп      җиткәнче нинди юллар үтүен ачыклау; суның табигатьтәге әйләнешен күрсәтү: яңгыр, кар ничек барлыкка килүен ачыклау. “Кеше суны ничек куллана” соравына ачыклык кертү. Суга сакчыл караш гадәте тәрбияләү.

   Җиһазлар: географик карта, глобус, савытта су, аудиоязма су тавышы белән,

   төрле болыт рәсемнәре, “табигатьтә су әйләнеше”схемасы.

   4.2.  “Суның үзлекләре”

   Максат: суның үзлекләрен өйрәнү, алган белемнәргә таянып нәтиҗә ясау.

Җиһазлар: үтә күренмәле стаканнар, поднос, 2 кашык, сөт, тоз, шикәр комы, елга    комы, акварель буяулар.

Тәҗрибәләр:

   №1 «Су үтә күренмәле»

   №2  « Суның тәме юк »

   №3 «Суның исе юк»

   №4 «Су - сыеклык»

    №5 «Суда кайбер предметлар эри, ә кайберләре юк»

4.3. “Суның үзлекләре”(дәвам итә)

Максат: суның үзлекләрен өйрәнүне дәвам итү.

Җиһазлар: үтә күренмәле стаканнар, төрле температурадагы су, термос белән кайнар су, көзге, боз кисәге, схема “кечкенә кешеләр”; төрле материалдан ясалган уенчыклар.

Тәҗрибәләр:

№6 «Пар – ул су»

   №7 «Суда бата – батмый торган предметлар»

   №8 «Суның формасы юк»

 №9 «Боз – каткан су»

5. “Икмәк – яшәү терәге”

Максат: балаларга көзге байлыкның халыкка куаныч китерүен төшендерү. Икмәкнең табынга нинди юллар аша килүен аңлап, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәтенә хөрмәт хисе тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлар: “Иген кыры”, “Икмәк”, “Тракторчы”рәсемнәре. “Игенче” турында аудиоязмада җыр. Вазада бодай һәм арыш башаклары.

6. “Канатлы дуслар”

6.1. “Күчмә кошлар”

Максат: балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү, исемнәрен ныгыту, ни өчен аларның җылы якларга очып китүләрен ачыклау, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: күчмә кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр.

6.2. “Кошлар ашханәсе”

Максат: балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыруны дәвам итү, исемнәрен ныгыту, нәрсә белән туклануларын ачыклау.Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз соравын куеп сөйләшү алып бару, сөйләм телләрен баету.

Җиһазлар: “Кошларга җимлек”картинасы, кышлаучы кошлар рәсеме.

6.3. “Могҗизалар кыры”

Максат: балаларның кошлар турындагы белемнәрен “Могҗизалар кыры” уены аша ныгыту. Табышмакларга җавап табу.Аерым кошларга гына хас үзенчәлекле билгеләрне камилләштерү. “Оригами”техникасын кулланып карлыгач ясау.

Җиһазлар: кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре, аудиоязмада кошлар тавышы, “ябалак” битлеге, иҗади эшчәнлек өчен кирәкле материал.

7. “Җәнлекләр кышка ничек әзерләнә?”

Максат: балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.Урман җәнлекләре, яшәү рәвешләре турындагы белемнәрен баету,рәсем буенча кыска хикәя төзүләренә ирешү.

Җиһазлар: урман җәнлекләре рәсемнәре, койрыклар гына төшерелгән рәсемнәр. “Кем кайда яши, кем нәрсә ашый?”уены өчен материал.

8. “Кайда соң син һава?”

8.1. “Һава безне биләп алган. Ни өчен җил исә?”

Максат: Һава турында күзаллауларын булдыру.Һава составында кислород булуын ачыклау. Һаваның барлыгын ничек ачыклап булуы турында сөйләшү.Сәламәтлек өчен сулаган һаваның чиста булуы бик мөһим икәнен ачыклау. Балаларны тәҗрибәләр ясарга кызыксындыру.Җил барлыкка килүнең сәбәбен ачыклау.Җылы һава өскә күтәрелә (ул җиңел), салкын һава аска төшә (ул авыр).

Җиһазлар: төрле зурлыктагы һәм төстәге шарлар, һәр балага  полиэтилен пакет, трубочкалар, пластмасс стаканнар, техник чаралар, рәсем «Һава массаларының хәрәкәте», вертушка ясауның схемасы, шәм.

Тәҗрибә.Тәрәзәне әз генә ачып, шәм яндырып, җылы һаваның өске яктан урамга чыгуын(шәм уты урамга таба исә), ә аскы яктан авыр салкын һаваның аска төшеүн күзәтү(шәм уты бүлмәгә таба исә). Күпмедер вакыттан бүлмәгә кергән салкын һава җылыначак һәм өскә күтәреләчәк. Тагын тәрәзәне ачсак, җылы һава өске яктан тышка чыгачак, ә аскы яктан салкын һава керәчәк. Нәкъ менә шулай табигатьтә җил барлыкка килә.Һава хәрәкәте җилне барлыкка китерә.

Урамда җил барлыгын ничек белергә була?

Җил нинди була?

«Җилгеч» ясау (вертушка)

8.2. «Һава үзлекләре» (тәҗрибәләр)

Тәҗрибә №1 «Һаваның барлыгын белү»

Максат: банканың буш түгеллеген исбатлау.

Җиһазлар:

1.     Буш банка 1 литр.

2.     Кәгазъ салфеткалар – 2 данә.

3.    Пластилин кисәге.

4.     Савыт белән су.

Эчтәлек:  Сулы савытка кәгазъ салфетканы салабыз. Әлбәттә ул юешләнәчәк. Ә хәзер шундый ук салфетканы пластилин кисәге белән банканың төбенә эчтән ябыштырып куябыз,банканың авызын аска каратып, сулы савытка, банканы су капларлык итеп утыртабыз. Аннары әкрен генә банканы кире судан күтәрәбез.Салфетка коры калган. Ни өчен? Нәтиҗә: банка буш булып күренә генә, чынлыкта исә анда һава бар.

Тәҗрибә №2 «Һава күзгә күренми»

Максат: Полиэтилен капчыкта һава барлыгын ачыклау.

Җиһазлар:

1.  Үтә күренмәле полиэтилен капчык.

2.  Вак уенчыклар.

Тәҗрибә №3 «Күренми торган һаваны без сулыйбыз»

Җиһазлар:

1.   Стакан белән су.

2.   Трубочкалар.

3.   Җиңел кәгазъ кисәкләре (1,0 х 10,0 см)

Эчтәлек: Кәгазъ кисәген борынга якынайтабыз, сулыш алганда һәм чыгарганда кәгазъ кисәге селкенә. Ни өчен? Тикшереп карыйк:стакан белән су алабыз,трубочка аша өрәбез,күбекләр барлыкка килә,бу бездән чыккан һава. Һава (кислород) йөрәккә, баш миенә, башка органнарга файдалы матдәләргә бай.      

Нәтиҗә:  безне күзгә күренми торган һава биләп алган,без аны сулап, кире чыгарабыз. Һава тере табигать өчен бик кирәк. Без суламыйча яши алмыйбыз. 

Тәҗрибә №4 «Һава күчеп йөри»

 Максат: күзгә күренми торган һаваның күчеп йөрүен исбатлау.  

 Материал:

1.   Үтә күренмәле воронка (пластик бутылканың төбен кисеп кулланырга була).

2.   Кабарта торган шар.

3.   Савыт белән су.

Эчтәлек: Воронкада һава барын беләбез. Воронкадагы һаваны күчереп була микән? Воронканың тар ягына шарны кидерәбез һәм воронканы суга төшерәбез. Суга төшергәндә шар кабара. Ни өчен? Без күрәбез, су воронка эчен тутыра, ә воронкадагы һава кая китә? Су һаваны тар авыздан шар эченә этеп чыгара. Һава үзенең урынын алмаштырды.

Нәтиҗә:  Һава күчә ала.

 

Тәҗрибә №5 «Ябык пространстводан һава күчми»

Максат: Ябык пространстводан һава күчә алмаганын исбатлау.

 Җиһазлар:

1.   Буш пыяла банка 1,0 литр.

2.   Үтә күренмәле савытта су (5 литрлы пластик бутылка)

3.   Пенопластан кораблик,кәгазъ парусник.

Эчтәлек: Корабликны суда йөздерәбез. Паруснигы коры. Без корабльне су төбенә төшерсәк, паруснигы коры кала аламы? Коры калсын өчен ни эшләргә? Банканы  вертикаль рәвештә тотып  корабликны томалыйбыз. Без беләбез, банка эчендә һава, анда су керми, шуңа күрә парусник коры кала. Банканың воронка кебек тишеге юк, шуңа күрә һава күчми.    

Нәтиҗә: Ябык пространстводан һава күчми.

 

Тәҗрибә №6 «Һава гел хәрәкәттә»

 Максат: Һаваның гел хәрәкәттә булуын исбатлау.

 Материал:

1.    Җиңел кәгазъ полоскалары.  

2.     Рәсемнәр:  парусник, ураган һ.б.

3.     Яхшы ябылган банка, эсендә әфлисун кисәкләре.

Эчтәлек:  Кәгазъ полоскага өрәбез.Ул нишли? Ни өчен? Без әкрен генә яисә көчлерәк итеп өрә алабыз.Табигатьтә җил ничек барлыкка килә? Нәрсә ул үтәли җил? Ябык банкадан ис килми, әгәр дә банканы ачсак әфлисун исен тоячакбыз, ис һавага таралачак. Банкадагы исле һава пространствога таралды.

Нәтиҗә: Без җилне, үтәли җилне тоймасак та, һава гел хәрәкәттә.  

 

Тәҗрибә №7 «Һава төрле предметларда була»

Максат: Һава безнең тирәдә генә түгел, ә төрле предметларда да бар.

 Җиһазлар:

1.   Сулы стаканнар.

2.  Трубочкалар.

3.  Су белән савыт.

4.   Губка, кирпич кисәкләре, коры җир, шикәр-рафинад.

Эчтәлек: Трубочка аша сулы стаканга өреп  һава чыгарабыз. Һава судан җиңелрәк, шуңа һава күбекләре өскә күтәрелә. Губканы карыйк, аның тишекләре бар, губканы суга төшерәбез, губкага басабыз, суда күбекләр - һава пәйда була. Кирпич, җир, шикәрне шул рәвешле карыйбыз.

Нәтиҗә:  Һава безнең әйләнә – тирәдә генә түгел, ә предметларда да бар.

Тәҗрибә №8 «Һаваның күләме бар»

Максат:  Һаваның күләме барлыгын исбатлау.

Җиһазлар:

1.    Төрле зурлыктагы 2 воронка.

2.    2 шарик.

3.    Савыт белән су.

Эчтәлек: Зур воронкадагы шар, кечерәк воронкадагы шарга караганда зуррак булып кабарды. Ни өчен икән?    

Нәтиҗә: Билгеле бер пространствода һава билгеле бер күләмгә ия.

Тәҗрибә №9 « Һаваның авырлыгы аның күләменә бәйле»

Максат: Һаваның авырлыгы аның күләменә бәйле икәнлеген исбатлау.

Җиһазлар:

1.     2 бер төрле шарик.

2.     2 чашкалы үлчәү.

Эчтәлек: Үлчәү чашкаларына кабартылмаган 2 шарикны куябыз, алар бер тигез авырлыкта. Бер шарны кабартабыз һәм үлчәүгә куябыз. Ни өчен мондый үзгәреш булды?      

Нәтиҗә: Һаваның авырлыгы бар. Аның авырлыгы күләмгә бәйле, һаваның күләме зуррак булган саен, авырлыгы да күбрәк була.

 

Тәҗрибә №11  “һава балыкларга йөзәргә булыша»

Максат: Һава балыкларга ни рәвешле йөзәргә булышуын ачыклау.

Җиһазлар:

1.  Газлы су.

2.  Стакан.

3.  3-4 виноград.

4.  Балык рәсемнәре.

Эчтәлек: Стаканга газлы су салабыз. Газлы суда һава күбекләре бар. Һава күбекләре җиңел,өскә күтәреләләр. Суга виноград салабыз. Ул судан авыррак, суның төбенә төшә. Тиздән һава күбекләре виноградка утыра башлыйлар, күбекләр күбәйгәч ,виноград йөзеп китә. Су өстендә күбекләр шартлый, һава юкка чыга, виноград төпкә утыра. Яңадан виноград өстенә һава күбекләре утыра, ул йөзеп китә. Судан һава чыгып беткәнче шулай дәвам итәчәк.    

Нәтиҗә:  Һава күбекләре суда предметларны өскә күтәрә алалар.Суда балыклар һава белән тулган күбекләр ярдәмендә йөзәләр.

9. “Серле вулканнар”

Максат:балаларны табигать күренеше вулкан белән таныштыру. Вулкан турында легенда сөйләү. Вулканнар ничек барлыкка килә һәм ничек атып чыгуларын ачыклау максатыннан тәҗрибә үткәрү.

Җиһазлар: безнең илнең геогр.картасы, вулкан рәсемнәре, тәҗрибә өчен: картон, клей,сода,уксус, коры кызыл буяу,сыек сабын, пипетка, буш пластик савыт.

10. “ Ком илендә”

Максат: тәҗрибәләр аша комның үзлекләрен ачыклау: коры, юеш,чәчелә. Юеш комнан әвәләп була. Лупа аша вак ком кисәкчәләрен карау.Нәтиҗәләр ясарга өйрәнү. Коры ком ярдәмендә картина ясау.

Җиһазлар: ком, су, лупа.Иҗади сәнгать өчен кртон, клей – карандаш, коры ком (картонга ясалган рәсемне клей – карандаш белән йөртәбез, өстенә коры ком сибәбез, бераздан артык комны селкеп төшерәбез)

11. “Төрле ташлар”

Максат: ташларны формасы, зурлыгы, төсе, өслегенең үзенчәлекле яклары буенча классификацияләү.

Җиһазлар: төрле ташлар, 4 савыт (4 төрле ташларны җыю өчен), ком белән поднос (ком өстендә ташлардан үрнәк буенча рәсем төзү өчен)

12. “Магнитның сере”

Максат: проблемалы ситуация аша балаларны шөгыльгә  кызыксындыру, тәҗрибәләр аша магнитның үзлекләре турында белемнәрен камилләштерү, сүз байлыгын арттыру.

Җиһазлар: төрле полюслы магнитлар, магнитлы уеннар, компас, төрле предметлар.

13. “Яктылык  хикмәтләре”

Максат: яктылыкның әһәмиятен аңлату; яктылык чыганаклары төрләре белән таныштыру (кояш, ай, учак, лампа, фонарь, шәм).

Җиһазлар: көннең төрле вакытында була торган вакыйгалар сурәтләнгән рәсемнәр; яктылык чыганагы рәсемнәре.

Кыскача эчтәлек:

  • Уен «Яктылык төрле була»(табигый һәм ясалма яктылык чыганакларын аеру)
  • Уен «Яктылык һәм күләгә»
  • «Күләгә театры»

14. «Урман - тиңсез хәзинә»

14.1. “Яшел хәзинә”

Максат: Г. Галиевнең “Аю агачлар белән сөйләшә” хикәясе аша балаларның агачлар турындагы белемнәрен баету, безнең урманнарыбызда нинди агачлар үсүен, аларның кешеләргә нинди файда китерүләрен балалар белән бергә ачыклау, һәр агачның үзенчәлекле яклары белән таныштыру. Табышмакларга җавап табу, сынамышлар белән танышу. Тәҗрибәләр вакытында активлыкны үстерү. Агач төбендәге боҗраларны санап ничә яшь икәнен ачыкларга өйрәтү.

Җиһазлар: безнең якта үсүче агачлар рәсеме, агачларның яфраклары, табигать тавышы белән язма, “Кайсы агач кәүсәсе ныграк” тәҗрибәсе өчен материал.

14.2. “Урман – безнең байлыгыбыз”

Максат: балаларның Татарстан җирлегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү; үз тәҗрибәсенә, белеменә таянып, агачлар турында кыска хикәя төзүдә күнектерү. Балаларда әйләнә – тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары,экологик культура тәрбияләү.

Җиһазлар: аудиоязмада “Урман” музыкасы (Н.Җиһанов, “Кырлай”симфоник поэмасыннан), урман рәсемнәре, агач рәсемнәре, уен өчен аю битлеге.

15. “Бөҗәкләр дөньясында”

15.1. “Кырмыскалар һәм башкалар”

Макат: балаларны  төрле бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Аеруча кырмыска,камка,күбәләк белән тирәнрәк танышу.Төзелеш үзенчәлекләрен, яшәү рәвешләрен,нинди файда китерүләрен өйрәнү.Бөҗәкләргә сакчыл караш тәрбияләү.Гадәти булмаган алымнар кулланып күбәләк рәсемен ясау.

Җиһазлар: төрле бөҗәк рәсемнәре, бөҗәкләрнең тормышын чагылдырган видеоязма, иҗади эшчәнлек өчен материал.

15.2. “Бал кортлары һәм башкалар”

Максат: балаларны бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Аеруча бал корты, шөпшә белән тирәнрәк танышу. Бал кортының гаҗәеп эшчән корт икәнлегенә басым ясау. Бөҗәкләр белән нәрсәләр туклана, табигатьтәге үзара бәйләнешне аңлау.

Җиһазлар: төрле бөҗәк рәсемнәре,умарталык һәм умартачы рәсемнәре, кәсәдә бал, бөҗәкләр белән тукланучы тереклек ияләре.

16. «Файдалы үләннәр»

16.1.2. “Файдалы үләннәр”

Максат: балаларны файдалы, дару үләннәре белән таныштыру, исемнәрен, төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнү.Тузганак, үги – ана – яфрагы, кычыткан, меңъяфрак, бака үләне, мәтрүшкә, ромашка һ.б. үләннәрнең нинди файда китерүләрен ачыклау. “Кызыл китапка”кергән үләннәрне карау.

Җиһазлар: файдалы үләннәрнең рәсемнәре, гербарий.

17. «Кояш,су, һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте »

Максат: балаларда тирә – юньгә кызыксынучанлык тәрбияләү. Гади генә тәҗрибәләр ясап , балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен үстерү, халык авыз иҗатына кызыксынуларын арттыру. Балалар белән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасында үзара бәйләнеш булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

Җиһазлар: ике төрле шартларда үскән бүлмә гөлләре, дидактик уен өчен материал.

18.  “Салават күпере”

Максат: балаларның кызыксынуларын арттыру, салават күперенең ничек барлыкка килүен аңлату. Тәҗрибә аша салават күперен чагылдыру.

Җиһазлар: пыяла призма савыт, “Салават күпере рәсеме”, савытта су, көзге.

19. “Табигать белән дус һөнәр ияләре”

Максат: балаларны тере һәм тере булмаган табигать белән тыгыз элемтәдә торучы һөнәр ияләре белән таныштыру, исемнәрен ныгыту, аларның төп хезмәтен, хезмәтләренең әһәмиятен ачыклау (эколог, урманчы, бакчачы, геолог, ботаник,ветеринар, умартачы һ.б). Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлар: һөнәр ияләре рәсемнәре, аларның эш кораллары рәсемнәре.

20. “Тамчыкайның сәяхәте”

Максат: табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү. Табигатьтә була торган үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын үстерү, яңгырның кайдан килеп чыгуын аңлату.

Җиһазлар: яңгыр сүрәтләнгән видеоязма, табигатьтәге “су әйләнеше” схемасы.

 



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия  һәм белем          бирүче 126 нчы номерлы катнаш төрдәге

балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе

                                                   “___”   ___  2019 елда  

                                           педкиңәшмәнең

                                                            1 нче номерлы беркетмәсе

                                             буенча расланды

                                                             126 нчы номерлы балалар

                                             бакчасы мөдире

_____ Ахмадиева М. Г.

              “Без - табигать дуслары”

эшчәнлеге буенча өстәмә белем бирү программасы

(социаль – педагогик юнәлеш “Мәктәпкәчә белем бирү”)

Төзеде:

                                 1 кв. категорияле тәрбияче

                                         Ахметшина Алсинә Илдусовна


                           Аңлатма язуы  

                                    Туган илнең табигате

                                                  Һәрвакыт матур булсын!

                                                     Зәңгәр күктә кояш балкып,

                                                      Кошкайлар җырлап очсын!

                                                       Су, һава, кояш, хайваннар –

                                        Табигать тереклеге,

                                            Һәркемгә билгеле бит

                                         Аларның кирәклеге!

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү – балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки нәни яшьтән үк әйләнә - тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган балада  табигатьне ярату тойгыларын тәрбияләү – бик кыен эш. Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә, кирәк вакытта ярдәм дә күрсәтә белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү, аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Әйләнә-тирәнең төрле чуп-чар белән пычрана башлавы, хайваннар дөньясына да куркыныч янавын, кышлаучы кошларның азык юклыктан иза чигүен бала кече яшьтән белеп үссә, ул табигатьне яратачак, аны сакларга омтылачак. Баланы табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.Чөнки табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр кеше кылган гамәлен акыл белән башкарырга тиеш, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алабыз. Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша балаларның   белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы.

Балалар үзләренең табигате белән гел нидер эзләнүдә, яңалыкны күреп өйрәнүдә.Тирә-як мөхит белән таныштыруны тәҗрибәләр аша да оештырсаң-балаларның кызыксынучанлыклары тагын да арта, күзәтүчәнлекләре, фикерләү сәләтләре үсә. Тәҗрибәләр һәм күзәтүләр вакытында алган белемнәрдән баланың хәтер сандыгы баей, сөйләм теле үсә. Эзләнүле,өйрәнүле эшчәнлек - баланың гадәти халәте, аның дөньяны өйрәнәсе, танып беләсе килә. Бала өчен өйрәнү, ачыклау, ачыш ясау кебек гамәлләр –таныш булмаган дөньяга адым ясау дигән сүз. Бу - уйлану  һәм иң мөһиме яңа ачышлар ясаганда үзеңне күрсәтү, фикереңне уртаклашу өчен зур мөмкинлек. Минем бурыч – табигать күренешләрен өйрәнгәндә шөгыль барышын һәм тәҗрибәләрне мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештыру, шөгыльләрдә күбрәк уеннар, әдәби сүз куллану.

«Сөйләсәң  – мин онытырмын, күрсәтсәң  – исемдә калмас, ә сөйләп, күрсәтеп тоттырсаң  -  аңлармын» , дип әйтелә кытай мәкалендә. Дөресе дә шул, бала ишетеп, күреп һәм үз кулы белән тотып эшләгәндә генә яңалыкны тиз ота, тоеп аңлый һәм хәтеренә сеңдереп калдыра. Мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясау балага “ничек?” һәм “ни өчен?” сорауларына җавап табарга булыша.Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа белемгә омтыла, иҗади эзләнә, аның күлелендә тагы да яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, гадәти әйберләрдә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә – тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга һәм эзләнергә өйрәтә.

Өстәмә белем бирү программасының актуальлеге

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, экология һәм табигать - ананың халәте мактанырлык тугел.Тагы да аянычлысы - кешеләрдә экологик культура җитми. Шуның өчен мин әлеге өстәмә белем бирә программасын  бик актуаль дип саныйм.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөхит, тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә дип әйтеп үттем инде. Шуның өчен, нәкъ менә балалар бакчасында, тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, экологик тәрбия бирү -  актуаль бурычларның берсе булып тора. Балачак - нәниләрнең үсү-тернәкләнү чоры гына түгел, ә кеше гомеренең башлангыч өлеше , шәхес буларак формалашу вакыты. Әлеге чорда баланы – зиһен, уен, хезмәт, физик, гигиена, культура таләпләренә, әхлак, сәнгать эшчәнлегенә юнәлтә белү кирәк. Баланың шәхес итеп формалашуы әлбәттә, беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Шуңа күрә без әти-әниләр белән берлектә балаларда әйләнә - тирә мохиткә  кызыксыну уятырга, таби- гатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә,табигать һәм анда яшәүче тере җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләргә тиешбез.  Нәкъ менә шушы бик тә әһәмиятле күзәтүләр аша баланың үз - үзен тотышы белән идарә итеп, аның омтылышларын үстереп, аң-зиһенен үстереп була.  Кеше -  табигатьнең аерыл- гысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн, бер генә сәгать тә тора алмый. Аңа су, азык-төлек, җылылык, яктылык кирәк. Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт кешеләргә булган мөнәсәбәт кебек гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. Балаларда шул караш кечкенәдән үк тәрбияләнеп, аларның күңеленә чын гуманлык рәвешендә урын алырлык булсын. Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим.         

Балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш :

          И, күңелле бергә безгә,                 Агачларны сындырмагыз!

     Табигать кочагында.                     Кош оясын ватмагыз!

     Менә шуны истә тоту                    Суларны пычратмагыз,

          Кирәктер шул чагында:                Пыяла-чүп атмагыз!            

                              Эссе чакта, коры чакта

                              Урманда ут якмагыз!

                              Табигать – ул безнең әни,

                              Табигатьне саклагыз! Һәм шуны сез аңлагыз!

Әлеге өстәмә белем бирү программасының башка    программалардан аермасы

Өстәмә белем биру программасының башка программалардан аермасы шунда: бу программа балаларга тирә-як мөхит, аның үзенчәлекләре турында белем биреп кенә калмый, ә аларга әхлакый-экологик тәрбия дә бирэ. Әлеге өстәмә белем бирү программасы тере һәм тере булмаган табигатьтәге экологик бәйләнешләрне аңларга, табигатьне яратырга, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди. Тәҗрибәләр вакытындагы ачышлар балаларның кызыксынучанлыкларын  арттыра һәм алар яңадан-яңа белемгә омтылалар, иҗади эзләнергә өйрәнәләр, күңелләрендә тагы да яңа сораулар туа, үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр.

                   

                   Эшчәнлекнең уткәрелү вакыты

         Әлеге өстәмә белем бирү программасы 5 - 6 яшьлек балалар өчен төзелде. Программа 8 айга исәпләнгән: ул 32 шөгыльдән тора. Түгәрәк эше атнага бер – дүшәмбе яки пәнҗешәмбе, көннең икенче яртысында үткәрелә, 25 минут бара.

                         Программаның максаты:

  • Балаларга тере һәм тере булмаган табигатьтәге үзара бәйләнешне аңларга өйрәтү.
  • Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, табигатькә зыян салмаска, яшеллекне һәм җан ияләрен яратырга өйрәтү, аларга сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү теләген уяту. 
  • Тәҗрибәләр вакытында балаларның тирэ - як белэн кызыксынучан- лыкларын, күзәтүчәнлекләрен, мөстәкыйль эзләнү эшчәнлекләрен үстерү.
  • Шөгыльләрдә төрле уеннар, бармак гимнастикасы, матур әдәбият әсәрләре куллану.
  • Логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү; сүзлек байлыгын арттыру.
  • Балаларда экологик аң, экологик мәдәният, рухи - әхлакый сыйфат- лар тәрбияләү.

                         

                            Программанын төп бурычлары:

  • Шөгыльләрне төрле эшчәнлек аша, балаларны кызыксындырып, мавыктыргыч итеп оештыру.
  • Тәҗрибә эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.
  • Балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.
  • Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.
  • Тирә - як мөхиткә соклану хисләре һәм сакчыл караш тәрбияләү.

                 

                               Эшчәнлекне оештыру формалары:

  • Әңгәмә
  • Тәҗрибәләр
  • Уеннар
  • Әдәби сүз
  • Төрле проблемалы ситуациялэр

         

  Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Балаларның тирә - як мөхиткә карата кызыксы нучанлыкла- рын, күзәтүчәнлекләрен  югары дәрәҗәгә күтәрү, тирә - якны танып беләсе килү теләкләрен тагы да үстерү.
  • Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү, үз көчләренә ышану хисен камилләштерү.
  • Алдан алган белемнәргә таянып, искә төшереп, тәҗрибәләр вакытында нәтиҗә ясарга өйрәнү, кул эшләрен башкарганда иҗади сәләтләрен үстерү.
  • Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, сүз байлыгын баету.
  • Табигатьне яратырга, сакларга, якларга өйрәнү.

Кулланылган әдәбият:

  1. А. И. Иванова  « Экологические наблюдения и эксперименты в детском саду».
  2. Л. Н. Прохорова  « Организация экспериментальной деятельности дошкольников».
  3. В. В. Москаленко, Н. И. Крылова « Опытно -   экспериментальная деятельность».
  4. Н. А. Рыжова « Маленький исследователь в детском саду».
  5. Т. М. Бондаренко «Экологические занятия с детьми 5 – 6 лет».
  6. М. Л. Лазарев «Развивающее учебное пособие для детей дошкольного возраста».
  7.  И. Х. Мияссарова “Табигать һәм балалар”.
  8. Г. Тукай “Сабыйга”.
  9.  “Туган телдә сөйләшәбез”.  Методик кулланма.
  10.  С.Н.Николаева “Экологическое воспитание”
  11.  “Балачак аланы”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

Без-табигать дуслары.

Интегрированное занятие в рамках методической недели  на тему: «Интеграция и реализация образовательной области «Познание.Экологическое воспитание детей дошкольного возраста» на  базе МБДОУ ...

БЕЗ - ТАБИГАТЬ ДУСЛАРЫ

Итоговое занятие по экологии в подготовительной к школе группе.Цель: систематизировать знания детей о природе, развитие речи и логического мышления....

Викторина "Без табигать дуслары"

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. ...

"Без- табигать дуслары".

Экологиядән балалар бакчасының катнаш төркемендә эшчәнлек конспекты....