"Без табигать дуслары" (экологик кичә)
материал по окружающему миру (старшая группа) по теме
Максат:
1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.
2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакларны, җәнлек - бөҗәкләрне, кошларны таный белергә, аларны карап тәрбияләргә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
3. Табигать кочагында үз - үзеңне дөрес тотарга, җир - суны пычыратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен сакларга күнектерү, балаларда экологик культура, рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bez_tabigat_duslary.docx | 21.04 КБ |
Предварительный просмотр:
Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе.
“Без табигать дуслары”
( тәрбиячеләр, әти – әниләр өчен күңел ачу кичәсе)
Тлякова З.К.
Бала: Минем туган авылымның
Исеме – Нөнәгәр.
Матурлыкны күрмәс идем
Тумасам монда әгәр.
Бала: Ераклардан күренеп тора
Бигрәк матур таулары.
Җырчы кошлар белән тулы
Чишмә һәм су булары.
Балалар тезелешеп басалар.
Тәрбияче: балалар без бүген сеңнең белән туган як буйлап сәяхәткә барабыз. Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз. Юлга кузгалдыкмы? Әйдәгез җырлап барыйк әле.
Җыр: “Сәяхәткә барабыз”
Кулларны кулга тотышып
Сәяхәткә барабыз.
Урманда яшел аланда
Җырлар җырлап алабыз.
Черкиләр очып йөриләр
Баш очында әйләнеп.
Без черкиләрне кайлыйбыз
Кулларны чәпелдәтеп.
Яшел үлән арасыннан
Без җиләкләр кабабыз
Тәмле җиләкләр качмагыз
Барыбер эзләп табабыз.
Тәрбияче: менә балалар җырлый – җырлый без бер сихри аланга килеп чыкканны сизми дә калдык. Нинди алан бу?
(көй ишетелә. Уртада кырмыска оясы, кырмыскалар бииләр)
Бала: Үзләре кечкенә генә булсалар да,
Үзләреннән зур йөк күтәрәләр.
Тәрбияче: нәрсәләр икән болар балалар? (кырмаскалар).
Кырмыскалар:
- Без урман санитарлары.
- Кырмыскалар бик файдалы бөҗәк.
- Без зарарлы бөҗәкләрне юк итәбез.
- Без зарарлы бөҗәкләрне дә йөзәрләп юк итәбез.
Тәрбияче: балалар әйдәгез бер таяк алыйк та, кырмыскалар өен тузгатып атыйк әле. (балалар җавабы). Дөрес, алар файдалы бөҗәкләр. Аларның өен башкалар да ватмасын, тузгатмасын өчен тамга куыйк әле. Балалар кырмыска турында шигырьне сөйләп күрсәтегез әле.
Бала: бер кырмыска арып – талып,
Эштән кайтып килә икән.
Нәкъ шул вакыт җил кузгалып,
Бу мескенем суга төшкән.
Бала(кырмыска): чыга алмас идем бәлки,
Күпме генә тырышсам да.
Бер акыллы бала күреп
Чыбык суза кырмыскага.
Тәрбияче: әйдәгез кырмыскалар белән саубуллашыйк та, юлны дәвам итик
Кырмыска файдалы бөҗәк
Без аларга тимәбез.
Тирә юньне күзәтеп
Юлны дәвам итәбез.
(кошлар тавышы ишетелә)
Тәрбияче: кошлар иленә килеп җиткәнбез икән. Алар безне күреп ничек сөенеп сайрашалар. Кошлар турында без бик күп табышмаклар, шигырьләр беләбез. Әйдәгез табышмаклар әйтешик әле балалар.
Бала: агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
Бала: кулы юк балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.
Бала: гөрли гөрли, җырлый ул,
Кызыл читек кия ул,
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул.
Бала: койрыгын алса, башы ябыша,
Башын алса, койрыгы ябыша.
(әйткән бер кош очып алга чыга бара, сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, алар бииләр)
Тәрбияче: балалар монда кош оясы бар икән. Әйдәгез аның йомыркаларын алып кайтыйкмы бакчага. Җылытырбыз. (балалар җавабы). Әйен, дөрес алырга, кагылырга ярамый, кош оясындагы йомыркаларны тотсаң,ул аларны ташлый. Кошлар да безнең дусларыбыз ( аларга кагылмаска дигән тамга кую).
Җыр: кошлар тавышын тыңладык,
Таңнар аткан чагында.
Бергә күңелле икән,
Табигать кочагында.
Без табигать дуслары,
Саулыгыбыз гел аннан.
Туган җир ул бер генә
Салмыйк без аңа зыян.
Тәрбияче: балалар карагыз әле тирә – юнебездә нинди күп агачлар. Алар сезгә ни диләр икән, тыңлыйк әле.
Имән:
Минем исемем имән,
Мин күптән яшәп киләм.
Бик көчле агач имән
Җил – давылга баш имәм.
Каен:
Минем исеме каен,
Үсәм мин һәр урман саен.
Буем үсә, бик озын
Ак кәгазь кебек тузым.
Чыршы:
Ә мин буламын чыршы,
Чыршы булмый энәсез.
Җәен, кышын яшел мин
Арттырам урман ямен.
Имән:
Без үсәбез һәр кайда,
Без кешеләргә файда,
Бездән салалар өйләр.
Чыршы:
Балаларга карандаш та,
Чаңгылар да , өстәлләр дә,
Агачтан була бар да.
Каен:
Шуңа күрә агачларны,
Сындырмагыз, саклагыз.
Безнең дуслар булыгыз,
Сез агач утыртыгыз.
Тәрбияче: балалар тагын нәрсәләр үсә урманда (агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр)
(куян чыга)
Бала: әй, син, куян нишлисен?
Куян: монда матур чәчәкләр үсә икән, шуларны җыеп букет ясамакчы булам.
Бала: юк, куянкай, урмандагы чәчәкләрне өзәргә ярамый. Аларга күбәләк куна, бал кортлары тәмле суын эчә.
Әгәр мин чәчәк өзсәм,
Әгәр син чәчәк өзсәң,
Әгәр син дә һәм мин
Матур чәчәкләр өзсәкбушап калыр бу алан,
Бетәр шушы матурлык.
Тәрбияче: әйе, балалар чәчәкләрне өзәргә ярамый. Карагыз әле монда агач төпләрендә нидер яшеренгән, ниләр икән болар.
Бала: кигән ап – ак эшләпә,
Төшереп кашына ук.
Эшләпәсен төшерсән,
Каш түгел, баш та юк.
Тәрбияче: нәрсә була ул балалар? (гөмбәләр). Болар нинди гөмбәләр? Нигә аны тибеп атмыйбыз.
Бала: гөмбәләр алар файдалы, урманга ямь өстиләр. Агулы булсалар да гөмбәләрне өзәргә, таптарга ярамый, аларның кайберләре белән хайваннар, кошлар туклана, дәвалана.
(Гөмбәләр биюе, җырлау)
Уздык калын урманны,
Елганы – үзәннәрне.
Очраттык юлыбызда
Шифалы үләннәрне.
Без табигать дуслары,
Саулыгыбыз гел аннан.
Туган җир ул бер генә
Салмыйк без аңа зыян.
(уртада шифалы үләннәр: ромашка, әрем, бака яфрагы)
Бала: ромашка, ромашка кая болай чабасың?
Ромашка: чапмый хәлем юк, Мансур бабайга салкын тигән, тамагы авырткан.
Бала: әрем, әрем кая болай чабасың?
Әрем: йөгерми хәлем юк, Фатыйма әбинең ашказаны бозылган, шуны төзәтергә чабам.
Бала: бака яфрагы, бака яфрагы кая болай чабасың?
Бака яфрагы: чапмый хәлем юк, Наил абыйның күзенә арпа чыккан, шуны дәваларга кирәк.
Тәрбияче: менә ишеттегезме балалар,безнең үләннәрнең шифасын. Балалар көмештәй саф сулы чишмәбез янына кайтып та җиттек.
Чишмә тавышы: исәнмесез, балалар, минем саф һәм чиста, шифалы суымнан авыз итегез. Шуны исегездә тотыгыз, чишмә ул кешеләрнең дусты. Аның шифалы суын эчеп, юлчылар сусауларын басалар, битләрен юалар. Чишмәләрне чиста тотарга кирәк. Хәзер минем янымда уйнагыз, көлегез, җырлагыз, биегез.
Бала: тау астыннан чишмә ага,
Челтер дә челтер,
Аның җырыннан да җирдә
Матур җыр юктыр.
Ярга тулып акмаса да,
Чиста, саф сулы.
Эсседә дә, салкында да
Баса сусауны.
Янындагы үләннәр дә,
Аннан дым ала.
Эше һәм җыры белән ул,
Шулай данлана.
(чишмә җыры. Кызлар биюе “Чишмә янында”)
Тәрбияче: менә балалар, авыл тирәли йөгереп, без бакчага да кайтып җиттек, күңелле булдымы? Һәркешегә туган табигате якын да, кадерле дә булырга тиеш. Авылыбызның табигаттен, урманнарын, тауларын, чиста һавасын, чишмәләрен яратыйк һәм саклыйк!
Бала: туган якның табигате,
Матур булсын.
Җырлардла язылганча.
Гөрләп торсын.
Табигать ул син дә, мин дә
Аны сакларга кирәк.
Утыртыйк без язлар саен
Кимендә утыз тирәк.
Су, һава, кояш, хайваннар
Табигать тереклеге.
Һәркемгә билгеле бит
Аларның кирәклеге.
Табигатьне дус итәргә, аңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга кирәк.
Барысы бергә: без барыбыз да сүз бирәбез , без табигать дуслары булырбыз.!!!
Җыр “ Коткарыйк урманны”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
занятие по теме "Без табигать балалары"
Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...
"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе
Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
"Табигать һәм сәламәтлек"
Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....
Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”
Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...