Без-табигать дуслары.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Интегрированное занятие в рамках методической недели на тему: «Интеграция и реализация образовательной области «Познание.Экологическое воспитание детей дошкольного возраста» на базе МБДОУ №34 «Радуга» города Елабуги ЕМР.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
shogel_baryshy.doc | 427 КБ |
Предварительный просмотр:
Без-табигать дуслары.
(бакча тәрбиячеләре өчен ачык шөгыль)
Тәрбияче:
Хисматуллина Ф.А.
Алабуга шәһәре 2013ел
Белем бирү өлкәсе: “Танып белү эшчәнлеге”, “Аралашу”, “Социализация”, “Музыка”.
Бурычлар:
- Балаларның табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, системага салу. Балаларда табигатьне саклауда казыксыну уяту, балаларны табигатьне саклау билгеләре белән таныштыру.
- Балаларда табигатьне саклауга үз өлешләрен кертү теләге уяту, балаларның уй - фикерләү сәлатләрен үстерү.
- Балаларда табигатькә карата сак караш тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эшләр: матур әдәбият әсәрләре белән танышу, табышмаклар әйтешү, күзәтү, әңгәмә.
Күрсәтмәлелек: Урман күренеше, чишмә күренеше, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре карточкалары, CD-диск, урман, чишмә тавышы.
Шөгель барышы:
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген табигать турында сөйләшәбез. Нәрсә соң ул табигать? (Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Ә хәзер Милена безгә бер шигырь сөйләп күрсәтер.
Если деньги накопить,
Можно многое купить
Дом, одежду и завод,
Самолет и пароход.
Тәрбияче: Балалар, безнең Милена акчага бар нәрсәне дә сатып алып була дип уйлый.
Балалар нәрсәне акчага сатып алып булмый?
Балалар: Кояшны, үләннәрне, һаваны һ.б. йолдызларны.
Тәрбияче: Менә безнең Эльвинаның да бер шигыре бар. Тыңлап карагыз әле.
Но нельзя купить росу
Птичье пение в лесу,
И не спрятать в кошелёк
Родничок и тополёк.
Тәрбияче: Әйе балалар табигатьнең матурлыгын бер нинди акчаларга да сатып алып булмый. Бернинди акчага да зур матур, яшел агачны сатып алып булмый. Агачны балалар утыртырга ул үссен өчен бик күп көч куярга кирәк. Кайбер балалар агачларны атынгыч урынына кулланалар, чәчәкләре өчен сындыралар. Балалар агач та бит безнең тере. (они тоже живые)
Тәрбияче: Әйтегез әле балалар агачлар нинди файда китерәләр.
Балалар: Һаваны чистарталар, урамнарны матурлыйлар, кызудан качарга була.
Тәрбияче: Әйе балалар агачлар бик күп файда китерәләр. Алар кисларод бүлеп чыгаралар, углекислый газны үзләренә йоталар. Җилнең тизлеген киметәләр.(урман рәсеменә куела)
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән хазер урманга сәяхәт итәрбез. Хазер елның кайсы вакыты әле ( әйе көз). Без сезнең белән хәзер урманга сәяхәт итәрбез. Хәзер елның кайсы вакыты әле (әйе көз). Без сезнең белән хәзер язгы урманга сәяхәт итәрбез.
- Балалар урман ул күп катлы йорт бик күп урманда яшәүчеләр өчен. Балалар урманда нәрсәләр яши? (кошлар, хайваннар, бөҗәкләр). Алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Без сезнең белән урманга поезда барырбыз.
Урманга үзебез белән урманда үз-үзеңне дөрес тоту билгеләрен алырбыз
Тезелешеп бастык.
Алга таба барабыз
Пух-пах, пах, пух-пах-пах,
Гөрләп чаба паровоз
Юл тап-тап, юл тап-тап
Ак төтен артка кала
Ах-ух-ах, ах-ух-ах,
Вагоннар җырлап чаба,
Чың-чың, чың, чың-чың,чың,
Бик күп җирләрне үттек,
Пух-пах, пах, пух-пах-пах
Урманга барып җиттек
Чың-чың-чың, чың-чың-чың.
(Урманга килеп җитәләр)
(Каен согы аккан макет )
Тәрбияче: Балалар нишләп шулай тыныч? Нәрсә булган урманга ?
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, бу агачка нәрсә булган? Согын алырга агачны кискәннәр әйеме. Шулай эшләргә ярыймы? Аның бит бөтен согы агап бетә һәм агач корый, үлә. Әйдәгез без аңа ярдәм итәбез. (Бутылканы алып балчык белән салып куя)
Тәрбияче:Агачның бөтен согы агып бетмәсен өчен аны балчык белән сылап куярга кирәк. Әйдәгез үзебез белән алып килгән билгеләрне карыйк әле нинди билге куярга була?
(Агачны чапма – билге күрсәтелә).
Тәрбияче: балалар карагыз әле кем качкан анда? Бу бит балалар куян.
- Кил монда куянкай, әйдә бирегә без сиңа тимибез. Без -табигать дуслары.
Куян : Чынлап та сез миңа тимисезме? Сез миңа тимәсәгез, мин сезгә урмандагы бөтен сукмакларны күрсәтәм.
Тәрбияче: юк без сиңа чыннан да тимибез.
Куян: Мин монда чаба алмаганга качтым. Мин тәпиемне авырттырдым. Ә урманда аптекалар, больницалар юк.
Тәрбияче: И куянкай урман бит ул үзе бер әкият дөньясы. Монда бит бөтен җирдә дарулар үсә. Һәрбер үлән, һәрбер ботак үзе бер дару бит. Ә ничек дәваларга икәнен без сиңа хәзер өйрәтербез.
(бака яфрагы ( подорожник ) рәсеме күрсәтелә)
Тәрбияче: Менә кара әле куянкай , менә бу үләннең исеме бака үләне. Ул үләнне яраланган җиргә куйсаң, яралар төзәлә. Авыртмый да башлый.
(Куянның тәпиенә бака үләне куела)
Куян: Рәхмәт сезгә балалар минем тәпием инде авыртмый
(куян биюе)
Сез чыннан да табигать дуслары икән.
Куян: Балалар, моннан ерак түгел бер чишмә бар. Элек ул шундый чиста, бик матур иде, бөтен җәнлекләр, кошлар, шуннан су эчә иделәр. Туристлар килделәр дә бөтен чишмә янын пычыратып бетердәләр, чүпләрен ташлап калдырдылар.
Хәзер кошларга, хайваннарга су эчәр урын да юк. Бәлкем ярдәм итәрсез.
Тәрбияче: Ярдәм итәбезме?
(Балалар чүпләрне җыеп мусор пакетына салалар)
Тәрбияче: Күңелләр күтәрелеп китте. Әйдәгез чишмә турында җыр җырлап алабыз. (Чишмә җыры)
(Магнитофонда чишмә тавышы ишетелә).
Тәрбияче: Балалар урманда кычкырып сөйләшергә ярыймы?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Ни өчен?
(Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Әйе балалар урманда урман сулышын, урман авазын тыңларга кирәк.
(магнитафонда урман авазы)
Тәрбияче: Балалар табигатьне сакларга кирәк. Үзең генә түгел тирәюньдәгеләрнең табигатьне пычратканнарын күрсәң дә аларны да туктатырга кирәк.
Балалар әйдәгез әле тагын бер кат урманда, табигатьтә нәрсәләр эшләргә ярамаганлыган санап чыгыйк әле.
( “Агачны кисмә!”,”Тавышланма !”, “ Урманда учак якма ! “ , “ Урманда чүпләр калдырма !”).
Тәрбияче: Ә хәзер Раиль белән Кәрим бик матур шигырь сөйләп күрсәтәләр.
Кәрим:
Агач куаклар утыртып,
Урманнар үстерербез
Чишмә-күлләрне һәрвакыт
Без чистартып торырбыз.
Я.Раиль:
Беркайчан да рәнҗетмәбез
Табигать ул - Җир-Ана
Табигатьнең якын дусты
Булсын иде һәр бала.
Куян: Балалар сез бүген безнең урманыбызга бик нык булыштыгыз. Сез урманда, табигатьтә үзегезне ничек тотарга кирәклеген бик яхшы беләсез. Шуның өчен мин сезне гөмбәләр белән сыйлыйм. Рәхмәт сезгә балалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Без табигать дуслары" (экологик кичә)
Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...
"Без табигать дуслары"
Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...
"Без табигать дуслары"
Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...
БЕЗ - ТАБИГАТЬ ДУСЛАРЫ
Итоговое занятие по экологии в подготовительной к школе группе.Цель: систематизировать знания детей о природе, развитие речи и логического мышления....
Викторина "Без табигать дуслары"
Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. ...
"Без- табигать дуслары".
Экологиядән балалар бакчасының катнаш төркемендә эшчәнлек конспекты....
түгәрәк эше "Без табигать дуслары"
quot;Без табигать дуслары" түгәрәк эшенең программасы балаларга тир-як мөхит, аның үзенчәлекләре турында белем генә түгел, ә аларга әхлакый-экологик тәрбия дә бирә, тере һәм тере булмаган табига...