Конспект занятия
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Гарифзянова Зульфира Лисуровна

Конспект занятия по окружающему миру "Лес наше богатство"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конспект23.42 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыль конспекты

Гарифҗанова Зөлфирә Лисуровна

Смәел авылы “Сандугач” балалар бакчасы

Зурлар төркеме

Әйләнә-тирә табигать белән танышу

Шөгыльнең темасы: “Урман-байлык”

Кулланылган программа: Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы.

                                             М.А. Васильева,

                                             В.В.Гербова,

                                             Т. С. Комарова реакциясендә

Шөгыльгә алдан әзерлек: 1. Пәсхи урманына экскурсия.

                                            2.  Бакчада агачлар белән танышу.

                                            3. Җәйге, көзге яфраклар җыю.

Кулланылган дидактик материал: 1. “Җанлы” картина өчен материаллар. Алар    

                                                                магнит тактага беркетелә (агачлар, чәчәкләр,      

                                                                кошлар, урман җәнлекләре...)

                                                           2. “Кайсы агач яфрагы?” (сары һәм яшел

                                                                 яфраклар)

                                                           3. Дидактик уен “Кошларны аер!”

                                                           4. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (кисәтү

                                                               билгесе эченә ясалган рәсемнәр)

Кереш өлеш (2-3 мин)

1. Кереш өлеш.

- Исәнмесез, балалар?

- Исәнмесез!

- Кәефләрегез ничек?

- Яхшы.

- Балалар, бүген бездә нинди шөгыль?

- Бик күңелле ял иттек,

  Тәмле ботка ашадык.

  Шөгыль башлана хәзер;

  Без инде матур итеп

  Җавап бирергә әзер.

Максат:                Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру, шөгыльгә карата

                              кызыксыну уяту.

Төп өлеш:            (17-18 мин)

Максат:                Урманның табигатьтә, кешелек дөньясында, хайваннар

                              дөньясында тоткан ролен аңлату. Агачларны кәүсә һәм яфрак аша

                              аеру. Урманда үсүче, яшәүче һәр нәрсәгә карата мәрхәмәтле  

                              караш тәрбияләү. Туган ягыбызны ярату хисләре тәрбияләү,

                              матурлыкка соклану һәм мәхббәт тәрбияләү.

Сүзлек: манзара, садәлек, торф.

Йомгаклау.

Кулланма,            1. Программа

Литература:         2. Хрестоматия “Иң матур сүз” К. В. Закирова

                            3. Иң татлы тел – туган тел” М. В. Кашакова

                            4. “Табигатьнең сафлыгы – күңелеңнең пакълыгы” Гүзәл Хәкимова

                            5. “Әхлак нигезе – матур гадәт” К. В. Закирова, Р. Ә. Кадыйрова

                            6. “Көзге яшьләнү” китабы Фоварис Галиев

Туган як табигате белән

Танышуга без әзер

-  Әйтегез әле, балалар, без нинди республикада яшибез?

- Татарстан республикасында.

- Нинди районда, авылда?

- Балтач районы, Смәел авылында.

- Смәел авылы ошыймы? Ни өчен? Безнең авылыбызның нинди күркәм урыннарын беләсез?

2. Төп өлеш.

- Без бүген шуларның берсе турында сөйләшербез. Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз.

  Язын ямь бирә,

  Җәй салкын бирә.

  Көзен тәм бирә,

  Кышын тун бирәю.

  Ул нәрсә? (Урман)

- Бик дөрес әйттегез. Ә урман нәрсә соң ул?

- Урман ул бик күп агачлар үсә торган урын.

- Дөрес. Сезнең урманга барганыгыз бармы?

- Пәсхи урманына экскурсиягә бардык.

- Балалар, бүген без Пәсхи урманын менә шушы тактада “җанлы” картина итеп ясыйбыз (Балалар урманда  күргән агачларны, үләннәрне, кошларны, гөмбә, җиләк, кыргый җәнлекләрне магнит тактага беркетәләр)

Барлык тереклек куелган, урман яшәреп, матурланып киткән. Кошлар сайрый башлаган (Магнитофон язмасында кошлар тавышы). Урман күпкатлы йортны хәтерләтә. Урманда тереклек берсеннән башка берсе яши алмый.

- Балалар, карагыз әле, бу урманда нинди күп агачлар үсә. Мин хәзер табышмак әйтәм, ә сез кайсы агач икәнен әйтерсез һәм күрсәтерсез.

1) Кышын да, җәен дә бертөсле

- Чыршы, нарат.

2) Ап-ак күлмәген кигән,

    Күлмәгенә тап тигән.

   Җәй башында җиләгемне

   Авыз итәрсез дигән.

- Каен.

3) Нинди агач җилсез шаулый?

 - Усак.

4) Ул агачны бик нык диләр,

    Озак еллар яәи диләр.

    Чикләвек күп булса да,

    Аларга яраксыз диләр.

 - Имән.

- Агачларга бер-берсенә охшаганмы?

- Юк.

- Нәрсәләр белән аерыла?

- Кәүсә һәм яфраклары белән.

- Каенлыкның кәүсәсе – ак, татлы, усакныкы – яшкелт, наратныкы – кызгылт көрән, чыршыныкы – көрән, имәннеке – коңгырт, ул озын гомерле агач.

Физкультминутка.

Без зур урманга килдек (бүлмә буйлап йөрү).

Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю).

Туң кигән каен – уңда, (уңга күрсәтү)

Ямҗ-яшел чыршы – сулда (сулга күрсәтү)

Күбәләкләр очалар, (очу хәрәкәте)

Әйләнеп, җир кочалар (әйләнеп, чүгәлиләр).

- Җил исне, яфраклар койды. Балалар җирдән 1әр яфрак алагыз әле. Аның кайсы агачтан өзелеп төшүен билгеләрбез.

- Лилия, синең кулда нинди яфрак?

- Минем кулда яшел төстәге каен яфрагы.

- Альбина, синең яфрак ни өчен сары? Кайсы агачныкы?

- Миндә дә каен яфрагы, ул сары төстә. Чөнки яфраклар җәен – яшел, көзен – сары төстә булалар (калган яфраклар да карала)

- Әйе, бик  дөрес, урман кешенең дусты. Безнең бүлмәдә дә агачтан ясалган бик күп әйберләр бар (санала балалар тарафыннан)

- Балалар хәзер бер уен (дидактик) уйнап алабыз. Ул “Кошларны аер!” дип атала (Җәйге һәм кышкы урман сурәтләнгән 2 картинага кош рәсемнәре куела (Безгә күчмә һәм кышлаучы кошларны аерырга кирәк. (Җәйге урман – күчмә, кышкы урман – кышлаучы кошлар куела)

- Урманда кошлар ни өчен кирәк?

- Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.

- Ә нинди бөҗәкләрне беләсез?

- Күбәләкләр, кошлар, чикерткәләр, шөпшәләр, кырмыскалар, бал котрлары, һ.б.

- Балалар сез санап киткән бөҗәкләр арасында файдалылары да бар. Сез ничек уйлыйсыз?

- Бал кортлары бал җыялар.

- Ә менә кырмыскалар бик тырыш, эшчән бөҗәкләр бик дус яшиләр, кечкенә булсаларда көчлеләр икән. Алар урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, аларны урман сакчылары да дип йортәләр.

- Алар сыеклык бүлеп чыгаралар.

- Дөрес әйтәсең, Кәрим. Аяклары, куллары сызлаган кешеләр өчен бу сыеклыкның файдасы зур икән. Димәк, бөҗәкләр кошларга азык кына түгел, ә файдалы да икән.

- Балалар, сез урманда нишләдегез соң?

- Җиләк, гөмбә, чикләвек, чәчәк... җыйдык.

- Алар ни өчен кирәк?

- Ашау, дәвалану өчен.

- Әйдәгез бергәләп җиләк җыеп алабыз., “Аю-бүре”уенын уйнап алабыз (уен уйнала).

- Сезне нинди хайван куркытты?

- Аю, бүре.

- Урманда тагын нинди җәнлекләр яши?

- Куян, керпе, төлке, тиен.

- Алар ни өчен кирәк?

- Тиресе, ите...

- Дөрес. Җәнлекләр дә бик кирәк икән. Мәсәлән бүрене алыйк. Ул да кирәк. Бүре үзенә ашау өчен авыру җәнлекләрне тота. Шуның белән ул урманда  авырулар таралуга киртә куя.

- Балалар, бүген без карап киткән агачлар, кошлар, бөҗәкләр, чәчәкләр, җәнлекләр... барысы да урманда яши һәм үсә икән. Алар өчен урман-уртак өй. Һәр өйнең хуҗасы була. Урманда ул – урман каравылчысы. Ул урманны саклый. Ә без яңа булышырга тиеш. Урманның үз кагыйдәләре бар. Әйдәгез санап китик әле.

- Урманда агачларны сындырмаска! (кисәтү билгесе эченә рәсемнәр ясалган)

- Кош ояларын туздырмаска!

- Каты кычкырмаска!

- Чүп-чар ташламаска!

- Чәчәк һәм гөмбәләрне тамыры белән җыймаска!

- Учак якмаска!

- Дөрес, балалар, бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Һәммәбез дә белсен өчен бу билгеләрне урман кырына ябыштырып чыгыйк әле.

- Мин сезгә бер мәкаль әйтәм: “Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган (мәгънәсен аңлату).

- Урман тагын да баесын өчен агачлар утыртырга кирәк. Өлкәннәрнең “Бер агач киссәң, икене утырт”, - дигән сүзләрен онытмаска кирәк.

- Балалар, урман турында бик күп нәрсәләр белдек. Урманның зур байлыгы, матурлыгы, кирәклеге хакында  авылыбыз шагыйре Фоварис Галиев менә бу китабында нәрсәләр яза:

... Ап-ак җәймә кебек урман юлы,

Кызганыч та кебек басарга.

Мин сокланып, илһамланып барам –

Тирә-ягым хәйран манзара!

Матурлыктан күңел керләнерме,

Садәлектән туеп буламы?

... Озатып бара мине, якын итеп,

Туган якның ямьле урманы!

                                       (“Урман юлында” 1996)

(Манзара, садәлек сүзләре белән таныштыру)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""

Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука .   Задачи образовательные: 1.            Познакомить детей со звуком ...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...