Интегрированное занятие на тему: “Прогулка по волшебному лесу”
план-конспект урока по окружающему миру по теме
Конспект занятия для второй младшей группы по развитию речи.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
trbiyache.docx | 18.88 КБ |
Предварительный просмотр:
II нче кечкенәләр төркеме өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез кунакларга елмаеп белән матур итеп исәнләшик:
Балалар: - Исәнмесез!
Балалар без сезне бүген тылсымлы урманга сәяхәткә чакырам. Күрәсезме, биредә серле сукмаклар, алар ел фасыллары. Ә сез нинди ел фасыллары беләсез?
Балалар: - Кыш, көз, җәй, яз.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, бирегә килегез әле, сез ничек уйлыйсыз, бу нинди ел фасылы икән?
Балалар: - Кыш.
Тәрбияче: Әйе, нәниләрем, бу кыш, әйдәгез бирегә утырыйк әле. Биредә безнең сәгать бар аның телен дөрес итеп борып куярга кирәк.
Балалар, әйтегез әле әлеге сукмак нинди?
Балалар: Салкын, кар төсле.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес кышын да шулай салкын, кояш кыздырмый. Карагыз әе матурларым, биредә нинди матур капчык бар, ул гади капчык түгел, ә серле капчык. Әйтегез әле кышын безнең нәрсә бик күп?
Балалар: Кар.
Тәрбияче: Әйе шул, биредә кар йомарлары. Мәгез әле тотып карагыз әле алар нинди?
Балалар: Йомшак, салкын.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, алар йомшак, әмма салкын һәм карны авызга кабарга ярамый. Әйдәгез кар йомарлары белән уйнап алабыз, мин сезгә ыргытам ә сез миңа, төшереп җибәрмәскә тырышыгыз яме, ике кул белән тотып алырга кирәк. Бик яхшы булдырдыгыз, әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Балалар, ничек уйлыйсыз, бу нинди ел фасылы?
Балалар: Яз.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, Илһам, бу нинди ел фасылы?
Илһам:Бу –яз.
Тәрбияче: Сәгатьнең телен борып куябыз. Балалар, әйтегез әле яз җиткәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар: Агачлар яфрак яра, җылы яклардан кошлар кайта, бөҗәкләр уяна.
Тәрбияче: Әйе, матурларым, яз җиткәч барлык җан ияләре уяна, карагыз әле биредә дә нинди матур капчык бар, ишетәсезме анда нәрсәдер кыштырдый. Карый әле нәрсә бар икән монда .
Тәрбияче капчыктан күбәләкләр алып өскә ыргыта.
Балалар, әйдәгез тотыгыз күбәләкләрне. Ә хәзер учларыгызга салыгыз һәм аларга өрәбез. Күрәсезме, күбәләкләр нишлиләр?
Балалар: Күбәләкләр очалар.
Тәрбияче: Әйе шул, күбәләкләр ничек матур очалар, ә хәзер күбәләкләрне чәчәкләргә очырыйк һәм ел фасыллары буенча сәяхәтебезне дәвам итик. Сәгатьнең телен күчерәбез һәм кая килеп җитәбез?
Балалар:Җәйгә.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әйтегез әле җәй инди ул?
Балалар: Җылы, кояшлы, якты, ягымы...
Тәрбияче: Ә җәен нәрсә бик күп була, серле капчыкны карыйк әле.
Тәрбияче капчыктан җиләк-җимешләр алып сукмакка сала..
Балалар: Җиләкләр күп була.
Тәрбияче: Әйе шул, җәен безнең берсеннән-берсе тәмле җиләкләр өлгерә. Ә без алардан компот әзерлик.
Тәрбияче балаларга матур савытлар, кашык, җиләк муляжлары бирә.
Регина: Мин слива компоты кайнатам.
Артур: Мин алма компоты кайнатам.
Дилбәр: Мин чия компоты кайнатам.
Илһам: Мин җиләк компоты кайнатам.
Тәрбияче: Бигрәк тырышлар инде үзегез, ә хәзер кайнаткан компотларны кабып карагыз әле, тәмле булганмы?
Балалар: Әйе, бик тәмле.
Тәрбияче: Үзең тырышкач шулай тәмле була ул, балалар. Азрак көч җыеп алдык әйдәгез юлны дәвам итик. Сәгатебезнең угын тагын күчерәбез һәм кая килеп җитәбез?
Балалар: Көзгә.
Тәрбияче: Әйе, әлбәттә бу нинди көз?
Балалар: Алтын көз.
Тәрбияче: Әйдәгез бирегә уңайлы итеп урнашыгыз. Игътибар белән карагыз әле, кем кыштырдап йөри икән биредә?
Балалар: Бу керпе.
Тәрбияче: Балалар керпене кар йомарларын тоткан кебек тотып буламы?
Балалар: Юк, ул энәле, чәнчи.
Тәрбияче: Әлбәттә, керпе энәле, без аңа кул белән тимибез. Балалар, ул кышка үзенә азык әзерли, әйдәгез аңа ярдәм итәбезме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Биредәге серле капчыкта керпе ярата торган әйбер бар, сез ничек уйлыйсыз ул - нәрсә?
Балалар: Гөмбә, алма.
Тәрбияче: Әйе, хәзер без сезнең белән керпегә гөмбәләр җыябыз.
Гөмбә җыю уены.
Тәрбияче: Афәрин, булдырдыгыз, бигрәк уңган, булган балалар инде үзегез. Сезнең белән куе урманга сәяхәткә баырга да күңелле. Ә хәзер мин сезне тылсымлы бүлмәгә чакырам, барабызмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче балаларны сенсор бүлмәгә алып керә һәм шөгыльне психолог дәвам итә.
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ “ДЕТСКИЙ САД №127 КОМБИНИРОВАННОГО ВИДА С ТАТАРСКИМ ЯЗЫКОМ ВОСПИТАНИЯ И ОБУЧЕНИЯ” СОВЕТСКОГО РАЙОНА Г.КАЗАНИ
Интегрированное занятие
на тему: “Прогулка по волшебному лесу”
Подготовила воспитатель
2 младшей группы
Галимзянова Ф.Г.
Казань 2012
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия тема: «Прогулка в осеннем лесу».
Интегрированное занятие по ФЦКМ, тема недели "Осень в гости к нам пришла". (Расширение кругозора детей, речевое развитие, экологическое воспитание.)...
Конспект организованной образовательной деятельности по образовательной области «Рисование» по теме «Прогулка в волшебном лесу"
Конспект занятия с использование элементов арттерапии...
План- конспект развлечения для детей второй младшей группы. Тема: «Прогулка по волшебному лесу».
Интеграция образовательных областей:Познавательное развитие, социально - коммуникативное развитие, речевое развитие, художественно - эстетическое развитие, физическое развитие....
Конспект открытого интегрированного занятия. Тема: «Приключения в осеннем лесу».
Цель: - всестороннее развитие личности ребенка, его ценностных представлений об окружающем мире, кругозора, личностных качеств....
Интегрированное занятие "Путешествие колобка по волшебному лесу"
Занятие для детей подготовительной группы по обучению грамоте и математике....
Конспект занятия . Тема: «Прогулка по зимнему лесу»
Учить детей складывать квадрат приемом сгибания, складывания;продолжать закреплять умение детей читать схемы, чертежи.добиваться согласованности своих действий;развивать художественный вкус, творчески...
Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в средней группе Тема: «Прогулка в волшебном лесу»
Цель: развитие у детей познавательных способностей....