Консультация для родителей "Папа, мама, я - читающая семья"
консультация (старшая группа) на тему
"Если с детствау ребёнка не воспитана любовь к книге, если чтение не стало его духовной потребностью на всю жизнь - в годы отрочества душа подростка будет пустой, на свет божий выползает, как будто неизвестно откуда взявшееся плохое" (В.А.Сухомлинский)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chygysh.docx | 38.92 КБ |
chitat.docx | 19.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Татар шигъриятендә Пространство бирелеше. Фәнни җитәкче: Сибгаева Ф.Р.
Диплом эшебезнең актуальлеге:
- татар теле гыйлемендә лингвомәдәни Пространство концептының каралмавы һәм өйрәнелмәве;
- татар шигъриятендә Пространство бирелешен ачыклау кызык һәм иҗади яктан якын килергә мөмкинлек бирә.
Өйрәнү объекты – Пространство концепты.
Өйрәнү предметы – татар дөнья тел сурәтендә лингвомәдәни Пространство концепты вербальләшүенең үзенчәлекләре һәм аның яшәеше.
Максат – лингвомәдәни Пространство концептын комплекслы өйрәнеп, хәзерге татар шигъриятендә тоткан урынын билгеләү һәм аның бирелешен ачыклау.
Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
– лингвомәдәният фәненең төп компонентлары булган дөнья тел сурәте, концепт төшенчәләрен өйрәнүдәге нәзари карашларны өйрәнү;
– бүтән халыкларда ( япон, рус, башкорт, төрки) телләрдә дөнья картинасының өйрәнелешен күзәтеп, мәкаләләр белән танышу;
– пространство лексемасының этимологик аңлатмасын карау;
– татар шигъриятендә Пространствоны тасвирлау үзенчәлекләрен билгеләү;
– концептның ассоциатив кырын тәкъдим итү;
– шигъри текстлар эченнән дөнья картинисының модельләрен аерып чыгару.
Диплом эшебездә бүгенге шигърияттә укучылар тарафыннан актив укыла торган шагыйрь һәм шагыйрәләрнең (Зөлфәт, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Г. Зәйнашева, Л. Шагыйрьҗан, Ш. Җиһангирова) шигырь җыентыклары чыганак итеп алынды. Төрле җенес вәкилләреннән җыелган мисаллар нигезендә дөнья турында булган күзаллауларын, аңлауның үзенчәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Өйрәнелә торган материалның характерына карап, лингвистик һәм лингвомәдәни методларның, алымнарның тулы бер комплексы кулланылды.
Тикшеренүнең төп методы итеп тел материалын күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фактик материалны өйрәнү, гомумиләштерү, интерпритацияләү һәм классификацияләү кебек эш алымнарын ала.
Бүтән телләр лингвомәдәниятендә Пространство концептының бирелеше чагыштырма метод ярдәмендә каралды.
Лексикографик анализ методы пространство лексемасының лексик деривациясендә вербальләшү үзенчәлекләрен билгеләгән вакытта кулланылды.
Эшнең өйрәнү материалын “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” [1977, 1979, 1981; яңа басмасы: 2005], “Ислам. Белешмә – сүзлек” [1993], Ф.Урманче тарафыннан төзелгән “Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек” [1 том – 2008, 2 том - 2009], Н.Исәнбәт “Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда” [1 том – 1989, 2 том - 1990], Г.Х.Әхәтов “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге” [1982], “Русско-татарский словарь” / Э. М. Ахунзянов, Р. С. Газизов, Ф. А. Ганиев и др. [1985], К. С. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллин “Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге” [1965] тәшкил итте.
Чыгарылыш квалификация эшенең методологик нигезен рус, татар һәм чит ил тикшеренүчеләренең лингвомәдәният, тел белеме, әдәбият белеме, дөнья тел сурәте һәм дөнья картинисында Пространствоның бирелеше мәсьәләләренә багышланган (В. Фон Гумбольдт, А.А. Потебня, Г.А. Брутян, А. Вежбицкая, В.И. Карасик, В.А. Маслова, Б.А. Серебренников, В.Н. Телия, Э.Р. Тенишев, П.А. Решетникова, З.М. Раемгужина, Ф.С. Сафиуллина, Р.Р. Җамалетдинов, Г.Р. Галиуллина, Ф.Р. Сибгаева, һ. б.) хезмәтләре тәшкил итте.
Фәнни эшнең төзелеше. Диплом эшебез кереш, ике бүлек, йомгак, әдәби чыганаклар һәм фәнни әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.
Тел, билгеле булганча, мәдәният белән тыгыз бәйләнештә яши: телдә билгеле бер этник төркем вәкилләренә хас булган сыйфатлары чагылыш таба. Галимнәрнең тел һәм мәдәниятнең бәйлелеген өйрәнү нәтиҗәсендә XX гасыр ахырында яңа – лингвомәдәният фәне үсеп чыга. Лингвомәдәният –тел һәм мәдәниятнең үзара йогынтысын, бер-берсенә бәйлелеген өйрәнә торган, бүгенге көндә актуаль булган, тел белемендәге яңа фән.
Хәзерге тел белемендә концепт катлаулы һәм күпкырлы, күп аспектлы төзелмә буларак аңлашыла. Ул мәдәният өчен әһәмиятле була һәм шул тел вәкилләренең күмәк аңында чагылыш таба, шулай ук чынбарлыкның билгеле бер өлкәсендә урын ала һәм теге яки бу тел формаларында гәүдәләнә. Концептлар – идеяләрдә чагылган төшенчәләрнең вербальләштерелгән символик образлары, алар тел вәкилләренең чынбарлык объектлары турындагы менталь күзаллауларын, индивидуаль һәм иҗтимагый аң берәмлекләрен, булган белемнәрне, халыкның социо-мәдәният һәм тарихи тәҗрибәсен туплаган дөнья тел күренешенең билгеләр (тамгалар) ярдәмендә формалаштырылган кисәкләрен чагылдыралар.
Без татар дөнья тел сурәтендә лингвомәдәни “Пространство” концептының бирелешен тикшерлек. Төрле милләт, халык Пространствоны үзенчә күрә. Төрле милләт вәкилләренең дөньяны төрлечә кабул итүләренә, аларның яшәү рәвеше, географик һәм социаль шартлар, мәдәнияте, традицияләре, йолалары, дини кануннар зур йогынты ясый. Татарлар исә Пространствоны өч катлы итеп күзаллыйлар: Күк (Күк патшалыгы, Югары дөнья, Күк, Тәңре дөньясы), Җир өсте (Урта дөнья, “удук йир-суб” – “изге Җир-Су”) һәм Җир асты яки Су асты дөньялары (үлеләр дөньясы).
Фәнни эшне язу барышында без “Пространство” концептының сүзлекләрдә теркәлгән мәгънәләре белән танышып чыктык һәм шундый нәтиҗәгә килдек: пространство лексик берәмлеген бер генә сүз белән атап булмый, ул төрле мәгънәләрдә килә ала. Димәк, Пространство ул – киңлек; җир, урын; аралык, бушлык; мәйдан; материя яшәешенең төп объектив формаларның берсе; ачык урын, ачыклык; фәлсәфи төшенчә, Җир, Күк, Җир асты һ. б. Татар шигъриятендә аның мәгънәсе тагын да киңәя.
Һәрбер шагыйрь күңел-җанны ашкындырган олы серләргә үзенчә ачкыч табарга алгысый. Һәрбер шагыйрь Пространствоны төрлечә күрә һәм күргәнен төрлечә сурәтли. Аларны берләштереп торган яклар, мотивлар да, әлбәттә, юк түгел. Авторларның Пространствоны ни рәвешле күзаллауларын без модельләргә бүлеп карадык:
Ι. Пространствоны вертикаль яссылыкта күзаллау модельләре;
ΙΙ. Пространствоны горизонталь яссылыкта күзаллау модельләре.
Татар дөнья тел сурәтендә пространствоның вертикаль яссылыгы Күк – Җир – Җир асты, Фани дөнья – Бакый дөнья, өс (биек) – ас (түбән), үзән – үр модельләрендә чагылыш таба.
- Күк – Җир – Җир асты моделе.
Без алып барган тикшерүдән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: Күк – Җир – Җир асты моделен тәшкил итүче Күк – хәзерге шигъриятнең иң актив образ-атрибутларыннан берсе. Чыганак итеп алынган һәрбер шагыйрь иҗатында үзенең чагылышын таба. Р.Харис иҗаты өчен Күк белән Җирне тоташтыру, шул ук вакытта Җир һәм Күк каршылыгында мәхәббәтне тасвирлау үзенчәлеге хас. Ул сөю хисенең катлаулы якларын чагылдыру өчен Пространство категорияләренә мөрәҗәгать итә. Борынгы мифлардагы кебек үк шагыйрь Күк элементлары булган Ай белән Кояшны бергә куллана, тик мәгънәләрен генә киңәйтә. Мәсәлән, мифологиядә Ай белән Кояш бер-берсенә карата туганлык мөнәсәбәтендә сурәтләнелсә, Р.Хариста алар бер-берсенә капма-каршы мәгънәдә килә, ягъни Кояш – Җир йөзендә яшәү, якты көн, ә Ай үлем, Теге дөньяга күчү символы буларак аңлашыла. Р.Харис иҗатыннан аермалы буларак, Зөлфәт Күк – Туфрак тезмәсен куллана. Аның лирик герое Күк – Туфрак аша Алла белән тоташа, шул рәвешле, фәлсәфи уйлануларга юл ачыла. Аның өчен Күк дөньясы ул – Алла яши торган аерым бер илаһи дөнья, Илаһ тарафы. Р.Ф. иҗатында Күк – Җир – Җир асты моделе аеруча киң чагылыш таба.
Мәсәлән, ул үзенең “Ике арада” шигырендә дөньяны өч катлы итеп күрә һәм сурәтли дә:
Планета-Җирнең карыны –
ут оясы, тәмуг, җәһәннәм!
Кара кояш анда!
Ә биектә – Галактика тәхетендә –
күренә торган Кояш үзе!
Ут Алласы! Яна!
Шул ике ут арасында –
Җир-Планета кабыгында
үсә чәчәк,
чаба болан,
оча лачын. [“Ике арада”, 404 б.]
Биредә автор Җир астын “Планета-Җирнең карыны – ут оясы, тәмуг, җәһәннәм” дип характерлый. Аның эчендә “кара кояш” бар, бәлки шагыйрь нефтьны шулай атыйдыр. Күк дөньясы урынына “Галактика тәхете” дигән үзенчәлекле синоним уйлап табып куллана. Анда чын Кояш яши. Хәтта Кояшны “ут Алласы” дип күрә. Кояшны Алла дип атау мифологик карашлар белән аваздаш булып тора. Шул ике ут –“ ут оясы, тәмуг, җәһәннәм”дәге кара кояш һәм “Галактика тәхетендә”ге чын Кояш арасында “Җир-Планета” урнашкан. Җирдә чәчәкләр үсә, лачын оча, гомумән, җан ияләре тереклек итә.
Шулай ук Р.Фәйзуллин иҗатында Кояш еш очрый торган образ. Аның өчен дөнья ул – Кояш. Ул Күк элементлары ярдәмендә фәлсәфи уйлануларга үтеп керә, хәзерге заман проблемаларын яктыртырга омтыла.
Г.Зәйнашева Күк лексемасы белән ясалган гомумпоэтик метафораларны мул куллана: хыял күге, гомер күге һ. б. Кешеләрне, гомерне Күк җисемнәренә тиңли. Шулай ук аның иҗатында планета атамалары еш очрый: Җидегән йолдыз, Чулпан йолдызы, Зөһрә йолдыз. Л.Шагыйрьҗан Күк лексемасын күбрәк күчерелмә мәгънәдә, гомумпоэтик метафоралар составында куллана. Ш.Җиһангирова Пространствоның өске өлешен – Күкне фразеологик берәмлекләр белән сурәтли: җиде кат күк, күккә иңү, җиде кат күккә чөю һ. б.
Күкне галәм, чиксез галәм, киңлек дип атау Г.Зәйнашева, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт иҗаты өчен хас.
Күк – Җир – Җир асты моделендә Җир өстенең бирелеше дә үзенчәлекле. Җир – халыкара мифологиянең фундаменталь категорияләреннән берсе, Җиһанның аерылгысыз табигый өлеше, үзәге дип санала. Р.Фәйзуллин шигырьләре Җир өстен сурәтләгәндә дә үзләренең табигый фәлсәфи эчтәлекләрен югалтмыйлар. Ш.Җиһангирова иҗаты өчен Җирне, Күкне кебек үк, фразеологик берәмлекләр ярдәмендә тасвирлау хас. Аның Җирне Җир – Ана дип атавы фольклор белән аваздаш булып тора. Р.Харис үзенең фәлсәфилеккә корылган шигырьләрендә Җир элементлары аша хәзерге заманга бәя бирергә омтыла. Г.Зәйнашева өчен Җир ул – табигать кочагы, яшеллек, аланлык. Хатын-кызга хас матурлау, бизәү, җанландыру сыйфатлары белән, шагыйрә дә эпитет-метафоралар ярдәмендә Җирнең гүзәл образын тудыруга ирешә. Карлар ява, карлар ява...
Әй, Җир-ана, уян!
Уяныгыз, кошлар!
Әнә шулай тып-тып...
Язлар килә, дуслар! [“Тып-тып... тып-тып...”, 110 б.]
Биредә Ш.Җиһангирова Җир йөзенә яз килүне котлый, шуңа шатлана. Җирне Җир-ана дип атау фольклор белән аваздаш булып тора.
Ике генә бөртек! Ике генә
Бөртек булды бөтен җыешым...
Уңыш кына бирә күрсен берүк!
Җир куенына гына сыенсын! [“Җилләр исә Каф тау артларыннан”..., 130 б.]
Билгеләп киткәнчә, Ш.Җиһангированың шигырьләреннән аның тормыш юлы турында бәян итеп була. Бу шигырь дә шуңа ачык дәлил. Ул “ике генә бөртек булды бөтен җыешым” ди, Ходай аңа бер кыз, бер ир бала бүләк иткән була. Аның бу шигыре шул ике бөртегенә багышланган. Ике бөртек ул – улы белән кызы. Һәрбер ана кеше үзенең баласы өчен кайгырып яши, ананың йөрәгеннән теләкләрнең иң җылысы, иң изгесе чыга. Гадәттә, Җир куены – Җир асты, Үлеләр дөньясы дип бирелә [ТТАС, 2005: 780]. Ә Ш. Җиһангирова аңа яңа мәгънә өсти: үзенең балаларының Җир куенына сыенуларын, ягъни Җир йөзендә үзләренә насыйп урыннарын табып, сөенеп яшәсеннәр иде дигән теләктә тора. “Уңыш кына бирә күрсен берүк”не таза, сау-сәләмәт оныклар, Җир йөзендәге балалары тарафыннан эшәләнәчәк файдалы гамәлләр дип аңларга мөмкин.
Җилләрдә җилфердәдем,
яңгырларда коендым...
Кем ышыкта утырды,
шуңа бүген кыендыр... [“ Җилләрдә җилфердәдем”, 46 б.]
Бу шигырендә Р.Харис Җир ышыклыгы аша бүгенге көнгә, хәзерге заман кешесенә бәя бирә. Җилләр, яңгырлар авырлыклар һәм сынаулар символы булып тора. Аларны күрмәгән кеше ышыкта ял итеп яткан. Автор шулар турында уйланып яза.
Күк – Җир – Җир асты моделендә Җир асты дөньясы шулай ук үзенчәлеке сурәтләнә. Мифологиядә ул – Үлеләр дөньясы дип күзалланса, шигърияттә исә аны аңлау даирәсе киңәя. Мәсәлән, Зөлфәттә Җир асты – шахта, файдалы казылмалар тупланган урын, Р.Фәйзуллинда ул – иминлек, уңыш, икмәк, гомумән, тереклек өчен әһәмиятле булган ашламалар белән тәэмин итүче хәзинә, Л.Шагыйьҗан иҗатында су чыганагы итеп сурәтләнә. Р.Фәйзуллин Җир асты образларына таянып, мөһим мәсьәләләргә туктала: ни өчен сугыш башлана, замана тәрәккыяте кайда тәгәри кебек сорауларга җавап эзли. Зөлфәт иҗатында Җир астының элементы булган чоңгыл образы еш очрый. Ул чоңгыл образына үлем, сөю хисен тасвирлаганда мөрәҗәгать итә. Г.Зәйнашева Җир асты лексемасының категорияләре белән ясалган окказиональ фразеологик берәмлекләрне мул куллана. Мин үлемне таныйм, беләм сыман...
Күзем ачып шахта читеннән мин
Җир төбенә карап таң калдым!
Анда...
кырмыскадай халык эшләп йөри,
Тере җәһәннәмдә эш бара... [“Җирнең түре”, 297 б.]
Җир асты – Үлеләр дөньясы гына түгел, файдалы казылмалар, байлык тупланган урын да әле ул. Көне-төне эшчеләр, якты көнне, җылы Кояшны күрмичә, Җир астында физик яктан авыр эш башкаралар. Әлеге шигырьдә Зөлфәт шушы күренешне үтемле итеп сурәтли. Шахтаны ул Җир төбендә урнашкан тере җәһәннәм дип характерлый. Тере, чөнки шахтада тере кешеләр эшли, ә Җир астында булганы өчен җәһәннәм.
Үткәннәрне сагынмам, дип, күпме
Үз-үземә сүзләр бирсәм дә,
Оныта алмам, яшьлек ярым, сине,
Җаным сүнеп гүргә керсәм дә. [“Оныта алмам”, 134 б.]
Г.Зәйнашеваның “Оныта алмам” шигырендә контаминация, ягъни ике фразеологик берәмлекне кушу күренеше күзтелә: автор фразеологизмы җан сүнү + гомумтел фразеологизмы гүргә керү. Гүргә керү – үлү [ТТАС, 2005: 137]. Берләшүгә дучар ителгән фразеологик берәмлекләр белдерә торган мәгънәләре буенча якын торалар. Автор Теге дөньяга, Үлеләр дөньясына күчү мәгънәсен җан сүнеп гүргә керү контаминацияләнгән фразеологик берәмлекләре аша җиткерә. Бу мәгънәне тагын да тирәнәйтүгә китерә.
Ярый әле, язмыш, насыйп иттең
Сөю дигән чоңгыл-үткелне,
Юкса узып китәр, бетәр идем
Сердән мәхрүм дөнья шикелле... [“Бөек сер”, 73 б.]
Үткел – 1) тау араларындагы тар юл. 2) елга кичүе [ТТАС, 1981: 736].
“Бөек сер” шигырендә Зөлфәт сөю хисен чоңгыл-үткел белән тәңгәлләштерә. Бу аңлашыла да: мәхәббәт тә бит кешене бөтен барлыгы белән үзенә тарта, убарып ала.
- Фани дөнья һәм Бакый дөнья моделе.
Мәгълүм булганча, дөнья ике төргә бүленә: кешеләр яши торган Фанилык һәм Теге дөнья – Бакыйлык. Шигърияттә Фани һәм Бакый дөньларының синонимнары еш очрый. Фани – ахирәт тезмәләре Ш.Җиһангирова иҗатында мул кулланыла. Шулай ук ул Бакый дөньяны ерак әлмисак синонимик варианты аша тәкъдим итә. Ш.Җиһангирова иҗатында теге дөньяга кагылышлы синонимнарның еш кулланылуы аның шәхси тормышындагы югалтулары, күргән-кичергәннәре, борылыш-сикәлтәләр белән аңлатыла.
Зөлфәт иҗатында исә Теге һәм Бу дөньлары мәңгелек – дөньлык төшенчәләрендә конкретлаша. Р.Харис мәхәббәтнең каршылыклы якларын сурәтләү өчен ике дөньны – Теге һәм Бу дөньларын капма-каршы куя. Мәхәббәт дөньсы аның өчен өченче дөнья булып тора. Бакыйлыкны шулай ук Илаһ тарафы, тегеннән, Теге дөнья, ерак әлмисаг төшенчәләре белән, ә фанилыкны якты көн дип атау мисаллары бар.
Ачылганда бу җан өчен
Мәңгелеккә капка. [“Ә ышанасы килә”, 222 б.]
Зөлфәтнең “Ә ышанасы килә” шигырендә мәңгелеккә капка ачылу автор фразеологизмы Бакый дөньяга күчүне белдерә.
Ислам тәгълиматы буенча Бакый дөнья икегә бүленә: Күктә, Алла тарафындагы Оҗмах һәм Җир астындагы Тәмуг дөньяларына. Шигърияттә оҗмах төшенчәсе бик сирәк очрый. Ул Р.Харисның аерым шигырьләрендә генә тасвирлана. Ә менә тәмуг-җәһәннәм синонимнарының кулланылу ешлыгы бер дип әйтергә мөмкин. Гасырлар дәвамында төрки-татар әдәбиятында актив яшәп килгән Җәннәт төшенчәсе безнең көннәр поэзиясендә дә киң һәм бәрәкәтле кулланыла. Р.Харис җәннәт-тәмуг оппозициясендә сөю хисен ачыклауга омтыла. Зөлфәттә исә җәннәт, җәһәннәм лексик берәмлекләре очрый.
- Өс (биек) – Ас ( Түбән) моделе.
Татар шигъриятендә өс (биек) – ас (түбән) моделе киң һәм тирән яктыртыла. Зөлфәт Пространствоны өске һәм аскы катларына бүлеп тасвирлый.
Ал таңның ямен таты! –
Җирнең иң өске каты бу,
Күкнең иң аскы каты... [“Ач ишегең, чык дөньяга...”, 48 б.]
Зөлфәт фикеренчә, дөнья, камил матур тормыш Җирнең иң өске каты һәм Күкнең иң аскы каты арасында урнашкан.
Р.Фәйзуллин иҗатында фразеологик берәмлекләр составына кертелгән ас (биек) – ас (түбән) компонентлары чагылыш таба. Мәсәлән,
Ач ишегең, чык дөньяга,
Дан җыры сезгә –
астан-түбәннән
күтәрелгәннәр!
Ил санлашырлык
биек менгәннәр! [“Күк шундый биек!”, 134 б.]
Түбәннән күтәрелү – иң түбәндәге катлаудан әкренләп рухый вә рәсми зур дәрәҗәләргә ирешү [ТТАС, 2005: 599]. Биредә компонентлар өстәлү күренеше күзәтелә: астан + түбәннән күтәрелү гомумтел фразеологизмы. Ягъни фикерне тирәнәйтү максатыннан Р.Фәйзуллин гомумтел фразеологик берәмлегенә астан сүзен өсти. Ул начар тормыштан, “баткаклыктан” чыгу, рухи чистарыну мәгънәләрен астан-түбәннән күтәрелү гомумтел фразеологизмы аша җиткерә. Бу, автор фикеренчә, Җир йөзендә бәхетле, тулы тормыш белән яшәү һәм Җәннәткә эләгү өчен мөмкинлек бирә.
Р.Харис, Г.Зәйнашева ас сүзе белән ясалган тотрыклы сүзтезмәләрне кулланалар.
- Үзән – Үр моделе.
Үзән – Үр моделе компонентлары күчерелмә мәгънәләрдә, окказиональ фразеологизмнар составында кулланыла. Әгәр кирәк булса,
Менәрмен язмыш үренә
Биек үкчә белән! [“Син көт кенә!..”, 101 б.]
Биредә Ш.Җиһангирова үргә менү гомумтел фразеологизмын үзгәртеп, автор фразеологизмы ясый. Шул рәвешле, ул мәгънәне тирәнәйтүгә, киңәйтүгә ирешә. Үргә менү – алга китү [Әхәтов, 1982: 165]. Шигырьдә язмыш үренә менү индивидуаль автор фразеологизмы – алгы көндәге яшәеш, киләчәк, киләчәктәге тормыш, үсеш-үзгәрешне белдерә.
Татар дөнья тел сурәтендә пространствоның горизонталь яссылыгы ал – арт, (ян-як), киң – тар, чит ят җир – туган ил, туган як, туган җир модельләрендә чагылыш таба.
- Ал – Арт, Ян-Як моделе.
Ал – арт, ян-як моделе шигърияттә үзенең төп Пространствоны горизонталь яссылыкта сурәтләү вазыйфасыннан башка, әлеге сүзләр бүтән мәгънәләрдә дә килә алалар. Р.Харис иҗатында төп фикерне тасвирлау өчен ал – арт, ян-як – ачкыч сүзләр булып торалар. Автор алар ярдәмендә фәлсәфи төшенчәләр турында уйлана. Зөлфәт, Г.Зәйнашева ал лексемасын күчерелмә мәгънәдә кулланып, киләчәк тормыш сүзе белән тәңгәлләштерәлә.
Казан арты – тал бишегем минем,
Канат биргән күгең, кырларың. [“Җырым тарткан”, 270 б.]
Л.Шагыйрьҗан “Җырым тарткан” шигырендә Пространствоның билгеле бер урынын – Казан артын яратып, үз итеп тасвирлый.
- Киң – Тар моделе.
Татар шигъриятендә шагыйрьләр Пространствоны киңлектә, киң итеп сурәтлиләр. Шулай ук киң – тар сүзләре индивидуаль автор фразеологизмнары составында да мул кулланылалар.
Сагынганда күренмәгез –
сагынганда ярсыймын...
Сагыну шундый зурайта –
миңа дөнья тар!.. Сыймыйм! [“Сагынганда”, 232 б.]
“Сагынганда” шигырендә Р.Харис күңел кичерешләрен җиткерү максатыннан тар компонентын куллана Лирик геройның сагыну хисе шулкадәр көчле ки, хәтта ул дөньяга да сыймый, аның өчен дөнья тар булып тоела.
- Чит-ят җир-Туган ил, туган як, туган җир моделе.
Туган җирне олылау – татар поэзиясенең йөрәк түрендә туган олы хис. Чит-ят җир-туган ил, туган як, туган җир моделе татар шигъриятендә киң кулланылыш таба. Күренекле каләм ияләре туган илне ярату, хөрмәтләү, сагыну хисләрен белдерәләр. Татар поэзиясендә чит-ят җир – туган җир капма-каршылыгы, аларны чагыштырып сурәтләү күзәтелә. Туган җир белән бәйле татар халкының милли йөзе дә чагылыш таба. Мәсәлән, Г.Зәйнашева иҗатында бу үзенчәлек зур урын алып тор: яран гөле чәчәк атып утырган татар авылы өйләренең тәрәзә төпләре, Сабан туе әнә шундыйлардан. Чәчәк аткан яран гөле белән
Ямьле безнең авыл өйләре.
Күп күрдем мин тәрәз төпләрендә
Гөл үсмәгән чит-ят илләрне. [“Авылым өйләре”, 81 б.]
Татар авылы өен яран гөлсез күз алдына да китереп булмый. Бу татар халкының канына сенгән, милли бер үзенчәлек булып тора. Кызыл, ал чәчәкле һәм хуш исле яран гөле тәрәз төпләрен матурлый, өйгә ямь кертә. Ә чит-ят илләре халкы тәрәз төпләрендә гөл үстерүне кирәк дип тә тапмыйлар, вакытлары да юк чәчәк белән мавыгып утырырга. Булса да, бик сирәк очрый торган күренеш. Г.Зәйнашева татар авылы өйләренең тәрәзә төпләренә соклана, аларны яратып, хөрмәтләп сурәтли.
Татар поэзиясендә каләм ияләре Пространствоны катларга бүлеп, аерым дөньяларны бүлеп чыгарып сурәтләсәләр дә, аларны берләштерү юлларын да табарга омтылалар. Бу күрәсең, шигърият, татар шагыйрьләренең үзенчәлекле фикерләү дөньясы, хыял киңлекләре белән аңлатыладыр.
Ι. Күк белән Җирне тоташтыра торган элементлар рәтенә: офык, шәфәкъ, горизонт, салават күперен кертеп карарга мөмкин.
Офык, шәфәкъ, салават күпере образлары табигатьның искиткеч матур күренешләрен тасвирлауда катнашалар. Әлеге образларны кулланып сурәтләнгән күренешләрдә Күк белән Җир берләшкән сыман тоела. Аерым очракларда, фәлсәфи уйларны җиткерү, уйландыру чарасы булып та киләләр. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: тикшерү барышында бер үзенчәлеккә тап булдык. Ул үзенчәлек Р.Фәйзуллин иҗаты белән бәйле. Аның аерым бер шигырьләрендә офык Күк белән Җирне тоташтыра торган элемент буларак кабул ителә. Ә “Гармония” шигырендә ул офыкны чик дип билгели һәм Күк белән Җирне үзенчә берләштерә, үзгә тоташтыру юллары таба, шул рәвешле, Күк белән Җир арасында гармонияне үзенчә тудыра. Бу Р.Фәйзуллинның хыял офыгы киң булуы белән аңлатыла булса кирәк.
Кайчан дисез
Күк һәм Җирнең бөек берлеге?
Кышкы кичнең зәңгәрлегендә –
эңгер-меңгердә,
Диңгез өсләп таң беленгәндә
(акчарлакларның канатлары
әллә Күктә ул чак, әллә суда?..)
Карга бураннары иңгән көндезләрдә.
Болыт яңгыр толымнарын төшергән мәлдә.
Дөм караңгы көзге төннәрдә...
Шул чакларда Күк-Җир бер була!
Офык-чикне юкка чыгару,
тоташ бер төс белән
бар дөньяны чолгап алу –
Табигатьнең бөек җиңүе!
Триумфы! [“Гармония”, 140 б.]
ΙΙ. Җир белән Җир астын, Теге дөнья белән бу дөньяны тоташтыра торган элементлар: сират күпере, Каф тавы. Җир белән Җир астын тоташтыру күренеше күбрәк фольклорга, мифологик күзаллауларга кайтып кала. Китеп барам Каф тау артларына. –
Үзем белән берни алмадым...
Йөгереп кенә үттем гомеремне! –
Орлыкларда калсын дәвамым! [“Җилләр исә Каф тау артларыннан”, 130 б.]
Шагыйрә Ш.Җиһангирова Теге дөньяга күчеп китү мәгънәсен Каф таулары артларына китү автор фразеологизмы белән бирә.
Гомумиләштереп әйтсәк, һәрбер шагыйрьнең күңел дөньясы, хыял офыклары үзгә. Һәр шагыйрь – кабатланмас бер дәрья. Һәрбер шагыйрь Пространствоны үзенчә күрә һәм тасвирларга омтыла. Пространство без аерып чыгарган модельләрдә чагылыш таба. Әлбәттә, Пространствоны күзаллау модельләре без тикшергәннәр белән генә чикләнми.
Татар шигъриятендә Пространствоның бирелешендә эпитет-метафоралар, чагыштырулар, тотрыклы сүзтезмәләр, автор фразеологизмнары һәм, әлбәттә, язучының хыял киңлеге, сурәтләү осталыгы бик зур әһәмияткә ия.
Чыганак итеп алынган шигырьләрнең эчтәлек һәм формасына нисбәтле без шундый шундый нәтиҗәгә килдек: шагыйрьләр иҗаты өчен фәлсәфи үткенлек, көтелмәгән алымнар, кыю чагыштырулар, эзләнүчән рух, үзгә шигырь формалары хас. Ә хатын-кыз йөрәге, ана җаны өчен тирән хис-кичереш, көйгә салынып үзеннән-үзе җырлана торган гаҗәеп якты моң тезмәләре, җир-табигатьне кешенең күңел дөньясына тәңгәл итеп сурәтләгән нәфис, һәм шул ук вакытта тирән мәгънәле, кыска лирик шигырьләр иҗат итү хас.
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное оюразовательное учреждение “Детский сад № 53 комбинированного вида”
Кировского района г.Казани
Консультация для родителей “Папа, мама, я – читающая семья”
Воспитатель:
Хафизова А.Ф.
2016-2017
Если с детства у ребенка не воспитана
любовь к книге, если чтение не стало его
духовной потребностью на всю жизнь -
в годы отрочества душа подростка
будет пустой, на свет божий выползает, как
будто неизвестно откуда взявшееся плохое»
В.А. Сухомлинский
В дошкольном возрасте маленький читатель делает первые шаги в мир большой литературы. Проводниками для детей становятся родители и воспитатели. Часто ли мы задаем себе вопрос: « Что принесет книга ребенку? Чему научит? Что запечатлеет в его необъятной, открытой, уязвимой душе. Кто встретится на пути?» От взрослого в большей степени зависит и то, станет ли ребенок настоящим читателем или встреча с книгой в дошкольном детстве станет случайным, ничего не значащим эпизодом в его жизни.
Новая социальная ситуация заставляет искать новые подходы к проблеме «Дошкольник и книга», которые заключаются в следующем:
- Книга и мир видеотехники в жизни дошкольника существуют параллельно, не отменяя и не подменяя друг друга. Надо глубоко осознать сказанное русским писателем Н.Лесковым: «Истинно глаголю вам: дано печатному слову пребыть не только во времени, но и над временем» - и начиная с раннего возраста приобщать ребенка к книге, к процессу чтения обдумывание ее, не считать этот процесс ненужным в жизни современного человека.
- Надо изменить существующее до сих пор отношение к детской литературе и детскому чтению как материалу для решения психолого-педагогических задач, и воспринимать детскую литературу как самостоятельный, специфический вид искусства, специально создаваемый для ребенка, имеющий свою художественную систему воздействия на читателя и не требующий иных средств, приемов и методов с текстом, кроме вдумчивого, выразительного чтения литературного произведения и его анализа. Необходимо с раннего детства приучить ребенка, прежде всего, находить интересное в тексте, а не в различных дополнениях к нему(игры, викторины, конкурсы), которые подменяют искусство слова и зачастую обесценивают его.
Особое значение для читательской судьбы ребёнка имеет семейное чтение. Слушая чтение взрослого, рассматривая вместе с ним книжные иллюстрации, ребёнок активно думает, переживает за героев, предвосхищает события, устанавливает связи своего опыта с опытом других. Совместное чтение сближает взрослых и детей, стимулирует и наполняет содержанием редкие и радостные минуты духовного общения, воспитывает в ребёнке доброе и любящее сердце.
Традиции семейного чтения – очень важная часть в системе семейного воспитания. И не надо думать, что она уйдёт в прошлое потому, то есть телевизор, компьютер и прочие источники информации. Семейное чтение – это не способ получить информацию, это важнейший и лучший способ общения и ненавязчивого воспитания, которое и есть самое действенное. Родители через семейное чтение помогают привить интерес к чтению у детей.
Одна из особенностей семейного чтения состоит в том, что дети занимаются совместно с родителями. Это позволяет:
- родителям глубже понять своего ребенка;
- сплотить семью через чтение художественных произведений;
- развивать индивидуальность ребенка, его нравственные основы.
Эффективная модель семейного чтения должна включать следующие условия:
- Родители должны находить время для чтения с детьми.
- Значение чтения ради удовольствия должно признаваться семьёй как важная часть процесса семейного чтения.
- Дети не должны стесняться показывать, что им нравится читать, слушать и рассказывать о книге.
- Чтение дома должно поддерживаться и поощряться детским садом, библиотекой и родителями.
В дошкольном детстве важно не обучать детей технике чтения, а сформировать у них потребность в чтении книг. Тогда в младшем школьном возрасте ребенок достаточно легко и быстро овладеет умение читать. И еще, в педагогике есть такой принцип – подобное вызывается подобным. Интерес, желание читать проявится у детей в том случае, если взрослые владеют техникой выразительного чтения. Сделать процесс чтения более увлекательным совсем не сложно. Взяв с полки книгу, не забудьте дать ей рекомендацию, предложите детям почитать по ролям, организуйте семейное чтение, по ходу чтения используйте элементы театрализации. Закрывая книгу, не забудьте поделиться своей трактовкой прочитанного.
Десять «почему» детям необходимо читать книжки.
1) Благодаря чтению развивается речь ребенка и увеличивается его словарный запас, книга учит маленького человека выражать свои мысли и понимать сказанное другими людьми.
2)Чтение развивает мышление. Из книг ребенок учится абстрактным понятиям и расширяет горизонты своего мира.Книга объясняет ему жизнь и помогает увидеть связь одного явления с другим.
3) Работа с книгой стимулирует творческое воображение, позволяет работать фантазии и учит детей мыслить образами.
4) Чтение развивает познавательные интересы и расширяет кругозор. Из книг и периодики ребенок узнает о других странах и другом образе жизни, о природе, технике, истории и обо всем, что его интересует.
5) Книги помогают ребенку познать самого себя. Для чувства собственного достоинства очень важно знать, что другие люди думают, чувствуют и реагируют так же, как он.
6) Книги помогают детям понять других. Читая книги, написанные писателями других культур других эпох, и, видя, что их мысли и чувства похожи на наши, дети лучше понимают их и избавляются от предрассудков.
7) Хорошую детскую книжку можно читать ребенку вслух. Процесс совместного чтения способствует духовному общению родителей и детей, установлению взаимопонимания, близости, доверительности. Книга объединяет поколения.
8) Книги – помощники родителей в решении воспитательных задач. Они учат детей этике, заставляют размышлять о добре и зле, развивают способность к сопереживанию, помогают научиться входить в положение других людей.
9)Книги придают силы и вдохновение. Они увлекают и развлекают. Они заставляют детей и взрослых смеяться и плакать. Они приносят утешение и указывают выход из трудного положения.
10) Чтение – самое доступное и полезное для интеллектуального и эмоционально-психического развития ребенка занятие.
РОДИТЕЛИ ПОМНИТЕ: БУДУЩЕГО ЧИТАТЕЛЯ НЕОБХОДИМО ВОСПИТЫВАТЬ, КОГДА ОН ЕЩЕ ЯВЛЯЕТСЯ СЛУШАТЕЛЕМ.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Папа, мама, я – читающая семья
Викторина по обучению грамоте,для читающих детей по сказкам....
Консультация для родителей "Папа, мама, я - читающая семья"
С развитием электронных носителей информации и технологий наши дети будут учиться и работать в более сложное время. В науке требуется нелинейное, креативное мышление. А его может дать только чтение. Д...
родительское собрание на тему "Папа, мама, я - читающая семья"
Родительское собрание в нетрадиционной форме...
Консультация для родителей: "Папа, мама, я - читающая семья".
О приобщении ребенка к чтению....
Положение о конкурсе на самую читающую семью «Папа, мама, я – читающая семья!»
Самое главное в жизни человека – это семья. Большую часть времени ребенок находится с родителями. В современном мире проще включить ребенку мультфильмы, чем прочесть к...
Консультация для родителей "Папа , мама, я - читающая семья
Информация для родителей...
Консультация "Папа,мама,я - читающая семья"
Консультация для родителей...